Урок “Тармаклануны Паскаль телендә Программалау”. 9 класс
Учитель информатики Яббарова Айгуль
Ильгизаровна
Тема: Тармаклануны
Паскаль телендә программалау.
Максат: -
укучыларны тармкалануны Паскаль
телендә программалау белән таныштыру;
-
алгоритм, тармакланучы алгоритмнарны ныгыту;
-
укучыларда компьютерлага карата игътибарлык, пөхтәлек тәрбияләү.
Җиһазлау: такта,
компьютер, презентация
Дәреснең тибы: яңа
белемнәрне үзләштерү
Дәресне үткәрү планы
- Оштыру өлеше
- Актуальләштерү
- Яңа материал белән таныштыру
- Теманы ныгыту
- Мөстәкыйль эш
- Өй эше бирү
- Дәресне йомгаклау.
Дәрес барышы:
- Оештыру өлеше
- Актуальләштерү
Яңа темага
күчкәнче, иң элек үткәннәрне кабатлап китик. Белемнәрне тикшерү тест формасында
булачак. Тесетны эшләп бетергәч бер-берегезнекен тикшереп билгеләр куярсыз.
(Слайд 2-6)
1. Паскаль теле кайчан иҗат ителгән?
а) 1971;
б) 1968;
в) 1980.
2. Үзләштерү тамгасы ничек билгеләнелә?
а) =;
б) : ()
в) :=
3. Алгоритм ул-...
а) Алга куелган мәсьәләнең чишелешенә китерүче гамәлләр эзлеклелеге;
б) теорема;
в) мәсьәлә чишү һәм программа төзү
өчен кулланыла.
4. Блок-схема ул...
а) фигуралар;
б) алгоритмны график юл белән сурәтләү;
в) төрле геометрик фигуралар.
5. Идентификаторны табарга
а) мисал1;
б) misal2;
в) misal 3.
6. Тармакланучы алгоритмның форматының төп командалары
кайсы?
а) if…then…else;
б) хәзергә...кабатларга ;
в) әгәр...ул вакытта...башкача.
7. Үзгәрмәләрне тасвирлау
бүлеге дип нинди бүлег атала?
а) const бүлеге;
б) var бүлеге;
в) type бүлеге.
8. Операторлар бүлеге нинди
сүзләрдән тора?
а) write һәм writeln;
б) begin һәм end;
в) write һәм read.
9.
- фигурасы эченә ... языла
а) башы яки ахыры;
б) кертү яки чыгару;
в) шарт.
10. “ln” кушымчасы нәрсәне
аңлата?
а) курсорны яңа юлга күчерү;
б) курсор кую;
в) белмим.
3.
Төп өлеш. Яңа тема
аңлату.
а) Тармаклануның
төрләре һәм блок-схемасы. Тармаклану ике төрле була: тулы булган тармаклану һәм
тулы булмаган тармаклану. (слайд
7)
Тулы булган
тармаклануның форматын һәм блок-схемасы карыйк:
If <логик
аңлатма>
then
<1нче оператор>
еlse <2 нче оператор>;
монда If сүзе -
әгәр, then – ул вакытта, еlse – башкача дигәнне, 1нче һәм 2 нче операторлар –
командаларны аңлаталар.
Тулы булмаган тармаклануның
форматы һәм блок-схемасы
If <логик аңлатма>
then <1нче оператор>;
б) Паскаль бите. (Слайд
8)
Турбо Паскаль битен ачу өчен: пуск-все программы-Турбо Паскаль. Битнең өске өлешендә меню юлы, аста төп
клавишалар справка өчен кулланылалар, калган өлеш эш өлкәсе.
в) Нәтиҗә карау
бите (Слайд
9)
Нәтиҗәне карау өчен
[Alt]+[F5]клавишаларын
басып карыйбыз. Кире программага чыгу өчен теләсә кайсы клавишага басырга
кирәк.
г) Программаны
саклау өчен: (Слайд
10)
- File - change dir -
C:\tp7\tp7\bin - OK
- File - save as - misal1.pas - OK
- Программаны җыеп бетергәннән соң -
file - save ка басасы.
д) Программаны
тикшерү өчен: (Слайд
11)
Программа
эшлиме юкмы икәнен белү өчен: ctrl+F9 га басып карыйбыз;
Программаны
эшкә җибәрү өчен: сtrl+F5 кә басабыз;
Нәтиҗәне
карау өчен: Alt+F5 кә басып карыйбыз;
Программадан
чыгу өчен: Alt+X ка басабыз.
4. Ныгыту.
Бирелгән ике
сан х һәм y. Бу саннарны чагыштырырга
һәм минимумны табарга.
Программасын һәм
алгоритмын төзергә.
Program mis1;
Var x,y:real;
Begin
Write(‘x=’);
Readln(x);
Write(‘y=’);
Readln(y);
If x>y then min:=y
Else min:=x;
Write(‘min=’,min:2:3);
Readln
End.
Алг мисал1
Башы
Кертү х
Кертү у
әгәр х>у ул вакытты min:=y
башкача min:=x
чыгару min
ахыры.
5. Мөскәкыйль эш. (Хаталарны табарга)
Хаталарны табарга
I
вариант
|
Хаталарны
табарга
II
вариант
|
Program missal 1.
var a;b:real;
Begin
write(‘a=’,a);
readln(b):
write(‘b=’);
readln(b),
If a>b then a:=max;
else max:=b,
write(‘max’=,max);
readln;
end,
|
Pragram misal2.
var a,b;real;
Begin
write(‘m=’),
readln(m):
write(‘n=’,n);
readln(a),
If m>n then min:=m;
else n:=min,
write(‘min=’,min);
readln;
end.
|
6. Өй эше бирү. (Слайд
13)
Өйгә эш:
§ 12.4 укырга;
Мисал: бирелгән ике сан а һәм б. Әгәр а>б булса, а га 2 не
кушарга, киресенчә булса б дан 1 не аларга.
Программаны һәм блок-схеманы төзергә.
7. Йомгаклау
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.