Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

библиотека
материалов

81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе



«РАСЛАНДЫ»

Педогогик совет беркетмәсе

1 29 август 2014ел

Мәктәп директоры

_____________ Майоров А.А.

____номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде


7 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 3сәгать, елга 105сәгать)



Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Сурия Заһидулловна







КИЛЕШЕНДЕ” “КАРАЛДЫ”

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе

_____________ Хәлиуллина С.З. № _1___ ___28__август 2014 ел

МБ җитәкчесе________ Гарипова Ч.Р.


Яр Чаллы

2014







Аңлатма язуы


7 нче сыйныфта татар теленән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1“ Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. Төзүче авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова

2.“81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 уку елы өчен укыту планы.

3. 81нче «Калкан» полиция кадет мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2017 нче еллар өчен белем бирү программасы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятларыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.(басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтфуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы) “ буенча 7 нче сыйныфлар өчен татар телен укытуга 105 сәгать каралган. Мәктәпнең 2014-2015 елга укыту планы нигезендә татар теленә 105 сәгать (35 атна, атнага 3 сәг., ) карала. Язма һәм телдән тикшерү эшләре :сочинение -4 сәг, изложение -5 сәгать, контроль һәм грамматик биремле диктант язу өчен 7 сәгать, контроль эш башкаруга 2 сәгать планлаштырыла. 7 нче сыйныф өчен әзерләнгән эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Эш программасы структурасы.

Татар теле буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календарь-тематик план, тикшерү характерындагы практик эшләрнең графигы, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары, бәяләү материаллары.

Эш программасының эчтәлеге.

Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.

Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:

  • психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;

  • гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;

  • лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функңиональ-семантик, культурологик;

  • методик принциплар: аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

Рус мәктәпләренең 7 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты –рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала.

Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул,— укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:

1.Үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

4. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

5. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

6. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

7. Татар теле дәресләрендә белем бирү белән бергә тәрбияви бурычны да онытмау. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту. Изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру.

8. Укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү.

9. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аларның рус телендәге үзенчәлекләрен (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Программа системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитү, дәвамчанлык һ.б. принциплар буенча эшләүне истә тотып төзелде.

Эш программасын тормышка ашыру максатыннан түбәндәге укыту – методик комплекты кулланыла:

Программа: 1“ Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”. Казан, Мәгариф, 2011. Төзүче авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова.

Дәреслек: Р.Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова “Татар теле 7 класс. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф өчен дәреслек”

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган. Тулыландырылган дүртенче басма; Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010ел.




































7нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

1. Фигыльнең барлык төркемчәләрен һәм аларның лексик - грамматик үзенчәлекләрен, ясалышын белү. Фигыльләргә морфологик һәм өлешчә синтаксик анализ ясый белү.

2. Хәбәрлек сүзләрнең телебездә тоткан урынын, формаларын, кулланылышын белү. Морфологик анализ ясый белү.

3. Бәйлекләр белән теркәгечләрнең сөйләмдәге әһәмиятен, кулланылу үзенчәлекләрен, аларны төркемләү мәсьәләсен, рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләрен белү. Морфологик анализ ясый белү.

4. Кисәкчәләрнең сөйләмдә тоткан урынын, мәгънәләре буенча төркемләнүен һәм аларның дөрес язылышын белү. Морфологик анализ ясый белү.

5. Ымлыкларның ясалу үзенчәлекләрен һәм төркемчәләрен белү.

6. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

7. Эш кәгазьләреннән дәрестән тыш чара турында белдерү, бәйрәм белән котлау тексты яза белү.

8. Рәсемгә карап, хикәя язу.

9. Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

10. Изложениеләр, грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу















Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге

Контроль төре

белем

күнекмәләр

План

Факт




Морфолгия буенча үткәннәрне кабатлау(Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык) 8сәг. (7сәг. +1 к/эш)

1

Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология.

Туган телем – иркә гөлем”темасына хикәя төзү

1



Тел һәм туган тел төшенчәләре. Тел турында мәкальләр. Тел белеме бүлекләрен (фонетика, лексиколология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, синтаксис) искә төшерү

Телгә ихтирам тәрбияләү. Күзәтүләрне язма сөйләмдә бирә белү. Телдән хикәя төзү. Туган телнең бөеклеген Һәм матурлыгын ачу.

Белем көне турында сөйләшү.

Дәреслек белән эш.

Бирелгән тема буенча 8 -10 җөмләдән торган хикәя язу.

.

2


Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.


1



Классификация принципларын белү.

Татар телендә сүз төркемнәрен классификацияләү



3

Исем сүз төркемен кабатлау .

1



Исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, күплек сандагы исемнәр, исемнәрнең килеш белән төрләнеше, тартым белән төрләнеше, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше турындагы белемнәрне актуальләштерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Исем сүз төркемен танып

белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау.

Өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгеләү. Морфологик анализ ясау.



4

Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

1



Сыйфатның предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе, исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе; дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Ясалышы буенча: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә.

Сыйфат сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау.

Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү.

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.


5

Сан сүз төркемен кабатлау.

1



Предметның санын, исәбен белдерүе, сораулары: ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе.

Сан сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау.

Гарәп һәм рим цифрларын дөрес куллану, язу. Тамырдаш сүзләрне табу, мисаллар уйлау.


6

Алмашлык.

1



Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларңың билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы. Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе.

Алмашлык сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау

Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.


7


Рәвеш.

1



Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы.

Мәгънәләре ягыннан төркемчәләре: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат.

Рәвеш сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау.

Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү


8

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык”темасына кереш контроль эш.

1



Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү.


Язу күнекмәләре формалаштыру

Контроль эш №1




Сүз төркемнәре -93сәг ( 85 +3 изл.+4дик.+1 соч)




Фигыль. (59сәг)


9

Хаталар өстендә эш. Фигыль сүз төркеме.

1



Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү.

Фигыль сүз төркемен танып белү .

Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләрне аеру.


10

Татар телендә фигыльнең нигезе ( башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат.

1



Фигыльнең тамыр һәм ясалма нигезле булуы турында тирәнтен өйрәнү ( башлангыч формасы)

Фигыльнең башлангыч формасын белү.

Фигыльнең нигезен билгеләү.


11

Фигыльнең барлык-юклык формалары.

1



Фигыльнең барлык-юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым. Фигыльне юклык формага кую.


Фигыльнең барлык-юклык төрен аеру.

Фигыльне юклык формага куя белү күнекмәсен камилләштерү.


12

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә күнегүләре

1



Язма сөйләмне үстерү.

Тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.


13

Фигыль юнәлешләре.

1



Фигыльнең биш юнәлеше булуы. Фигыль юнәлешләренең мәгънәләре һәм кушымчаларын белү. Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау.

Фигыль юнәлешләрен аера белү

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү. Рус теленнән аермасын белү


14

Фигыль юнәлешләре.

Ныгыту.


1



Күрсәтмә материаллардан файдалану, нәтиҗә ясау, мисалларга нигезләп ныгыту.

Фигыль юнәлешләрен аера белү

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү. Рус теленнән аермасын белү


15

Фигыль юнәлешләре.

Ныгыту.


1



Күрсәтмә материаллардан файдалану, нәтиҗә ясау, мисалларга нигезләп ныгыту.

Фигыль юнәлешләрен аера белү

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү. Рус теленнән аермасын белү


16

Фигыль төркемчәләре.

1



Фигыльләрнең төрләнеше һәм җөмләдәге роле буенча 7 төркемчәгә бүлү. Күрсәтмә материаллардан файдалану, нәтиҗә ясау, мисалларга нигезләп ныгыту.

Фигыль төркемчәләре турындагы төшенчәне белү.

Фигыль төркемчәләрен тану


17

Балык сөзү”тексы буенча изложение язу


1



Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

.

План төзү һәм эзлекле итеп сөйли, яза белү

Изложеие№1 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 11бит

18

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль.

1



Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүе. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

Боерык фигыльнең мәгънәләрен аера белү.

Дәреслек белән эшли белү. Сөйләмдә боерык җөмләләрне куллану белү.


19

Боерык фигыльләрнең мәгънәләре, зат –сан белән төрләнеше.

1



Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү

Дөрес интонация белән укый белү, басымны дөрес кую.


20

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланышы

1



Боерык фигыльләрне дөрес интонация белән әйтә белү, басымны дөрес кую.

Боерык фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану

Җөмләләр төзү. Рәсем өстендә эш.


21

Эш кәгазьләре. Белдерү язу

1



Белдерү язарга өйрәнү. Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

Грамоталы итеп язу.

Белдерү яза белү.


22

Боерык фигыль темасын ныгытуга диктант язу , “Дөрес сулагыз” тексты.

1



Боерык фигыльләрне табу, зат-санын билгеләү.

Мөстәкыйль һәм грамоталы итеп диктант язу.

Грамоталы язу, мөстәкыйль эшли белү.

Диктант №1 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 11бит

23

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль, аның заман формалары.

1



Хикәя фигыльнең эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык-юклык формаларда килүе, зат-сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең җөмләдә хәбәр булуы

Хикәя фигыльнең мәгънәләрен аера белү.

Таблица белән эшли белү. Дәреслек белән эшли белү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.


24

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1



Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалуы, сораулары, мәгънәләре. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне таба һәм сөйләмдә куллана белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсе, ясалышы

Хәзерге заман хикәя фигыльне танып белү.


25

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары, зат-сан белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерә алу

Таблица белән эшли белү.


26

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

1



Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне таба һәм сөйләмдә куллана белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен белү.


27

Л. Фәттаховның “Бәләкәй Тукай” картинасы буенча сочинение язу

1



Картинага нигезләнеп сыйфатлама элементларын кулланып яза белү.

Грамоталы итеп язуларына ирешү.

План төзү һәм эзлекле итеп сөйли, яза белү.

Сочинение

28

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре .

1



Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерүе. Аның билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заманнарга бүленүе; ясалышы, мәгънәләре.

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен белү.

Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.


29

Билгеле үткән заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнеше.

1



Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.


Билгеле үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. Зат-сан белән төрләндерә белү

Бирелгән фигыльләр белән җөмләләр төзү, зат-санын, заманын билгеләү


30

Билгелесез үткән заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнеше.

1



Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, ясалышы, мәгънәсе, кулланылышы.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. Зат-сан белән төрләндерә белү

Тәрҗемә итү, чагыштыру. зат-санын, заманын билгеләү.


31

Теле татлының дусты күп”темасына хикәя төзү

1



Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, хикәя язу.

Хикәяләү тибындагы текст язуның үзенчәлекләрен актуальләштерү, язу күнекмәсен камилләштерү.



32

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

1



Киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан соң булачак эш-хәлне белдерүе.

Аның билгеле һәм билгесез киләчәк заманнарга бүленүе, ясалышы, мәгънәләре

Дәреслек белән эшли белү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.


33

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль,аның зат-сан белән төрләнеше.

1



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе, мәгънәсе, кулланылышы.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне танып белү..

Таблица белән эшли белү.Тәрҗемә итү, рус теле белән чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын табу


34

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнеше.

1



Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, мәгънәсе, кулланылышы.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне танып белү. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. Зат-сан белән төрләндерә белү

Таблица белән эшли белү.


35

Калада” тексы буенча диктант язу.

1



Укучыларның белемнәрен тикшерү.


Язу күнекмәләре формалаштыру.

Диктант

2 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 35 бит

36

Хаталар өстендә эшләү. Хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнешен кабатлау

1



Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү.

Хаталар өстендә эшли белү.



37

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, аның зат-сан белән төрләнеше.

1



Шарт фигыльне тану, ясый, куллана белү. Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, шартны белдермәве, бәлки теләк, үкенү, үтенү кебек мәгънәләрне белдерүе. Шарт фигыльнең да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерүе.

Сөйләмдә дөрес куллану. Зат-сан белән төрләндерә белү. Шарт фигыльне танып белү

Таблица белән эшли белү, чагыштыру, тәрҗемә итү.


38

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

1



Шарт фигыльнең шартны, теләкне, үкенү, үтенүне белдерүе. Иярчен җөмләнең хәбәре дә булып килүе.

Җөмләләрне үзгәртеп төзи белү, татарчага тәрҗемә итү.

Шарт фигыльне сөйләмдә дөрес куллану.


39

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары.

1



Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе, -са, -сә кушымчасы ялганып ясалуы.

Шарт фигыльне тану, билгеләү күнекмәсен камилләштерү

Сөйләмдә дөрес куллану.


40

Чуар тавык һәм Җамал әби” тексы буенча конторль изложение язу.

1



Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп ,изложение язу.


Язу күнекмәләре формалаштыру.

Изложение. №2 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 52 бит

41

Затланышсыз фигыльләр.Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе,заман формалары.

1



Затланышсыз фигыльләрне өйрәнү. Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди соравына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе.

Сыйфат һәм фигыль белән уртак якларын күрсәтә белү.

Хикәя фигыльләрне сыйфат фигыльдән аера белү. Сөйләмдә дөрес куллану


42


Хәзерге заман сыйфат фигыль.

1



Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары. Гади формасының фигыль тамырына -учы, -үче кушымчасы кушылып ясалуы. Тезмә формасының торган ярдәмче фигыле белән ясалуы.

Дәреслек белән эшли белү.

Хәзерге заман сыйфат фигыльләрне танып белү.


43

Үткән заман сыйфат фигыль.Сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исемгә күчүе

1



Үткән заман сыйфат фигыльнең ясалышы, исемләшү очраклары һәм исем урынында килеп, килеш, сан, тартым белән төрләнүе.

Үткән заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

Морфологик анализ ясый белү.


44

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

1



Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышы. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең билгесез киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

Тамырдаш сүзләр, мисаллар уйлап язу.

Морфологик анализ ясый белү


45

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы. “Минем яраткан ел фасылым “ темасына диалог төзү.

1



Сыйфат фигыльләр кулланып диалог төзү һәм язу.

Сөйләм телен баету.

Бирелгән репликалардан диалог төзү.


46

Хаталар өстендә эш . Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе,заман формаларын кабатлау

1



Диалогны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү.


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.


47

Хәл фигыль ,аның мәгънәләре, формалары

1



Хәл фигыльнең дүрт төре була. 1 төре -п, -ып, -еп , 2 төре -а, -ә, -ый, -и ,кушымчалары ялганып ясала. Хәл фигыльнең 3 төре -гач, -гәч, -кач, -кәч, 4 төре -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалары ялганып ясала. Дүртенче төренең юклык формасы булмавы.

Хәл фигыльне танып белү, төрләрен белү.

Таблица белән эшли белү, чагыштыру, тәрҗемә итү.



48

Хәл фигыльнең сөйләмдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1



Хәл фигыльнең төрләрен ясый һәм урынлы куллану.

Хәл фигыльләрнең сөйләмдә куллана белү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру. Морфологик анализ ясый белү


49

Эш кәгазьләре. Котлау тексты язу.

1



Эш кәгазьләреннән котлау тексты язу.

Язма сөйләм үстерү. Котлау кәгазе язу күнекмәсе булдыру



50

Исем фигыль,аның мәгънәсе, формасы.

1



Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы. Аның эш-хәлнең исемен белдерүе, нәрсә? нишләү?, нишләмәү? сорауларына җавап бирүе. Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала. Исем билгеләре; килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә.

Исем һәм фигыль белән уртак һәм аермалы якларын белү. Сөйләмдә дөрес куллану

. Исем фигыльне таный белү күнекмәсен камилләштерү. Сүзлек белән эш.


51

Исем фигыльнең исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе

1



Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе. Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау.



Исем фигыльне исемнән аера белү..

Исем фигыльгә морфологик анализ ясый белү


52

Исем фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

Минем яраткан әдәби героем” темасына сочинение –характеристика язу

1



Бирелгән сыйфатлардан яраткан әдәби геройга характеристика бирү.

Исем фигыльнең сөйләмдә куллана белү

Язу күнекмәләрен формалаштыру.

Сочинение №3

53


Инфинитив, аның мәгънәсе, формалары.


1



Инфинитив - зат-сан белән төрләнми. Аның нишләргә? нишләмәскә? сорауларына жавап бирүе. Инфинитивның сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга, -ргә, тартыкка беткән нигезгә -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясалуы.

Инфинитивны таный белү күнекмәсен камилләштерү, аның мәгънәсен күрсәтә белү

Инфинитив формаларын сөйләмдә дөрес куллану


54

Инфинитивның сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1



Инфинитивның сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы. Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы.

Инфинитивны сөйләмдә дөрес куллану

Карточкалар, өстәмә әдәбият материаллары белән эш.


55

Диктант язу. “Үз-үземне җиңдем” тексты

1



Укучыларның белемнәрен тикшерү.


Язу күнекмәләре формалаштыру.

Диктант

3 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 9 бит

56

Хаталар өстендә эшләү.Ярдәмче фигыльләр.

1



Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү,

нәтиҗә ясау. Хаталар өстендә эшләү.


Ярдәмче фигыльләрне танып белү.



57

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.

1



Укытучы сүзе, дәреслек белән эш,

танып белү активлыгын үстерү,

эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне

чишү юлларын үзләштерү, дидактик

материал белән эш

Мөстәкыйль фигыльләрне ярдәмче фигыльләрдән аера белү.

Ярдәмче фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану.


58

Кое сере” тексты буенча изложение язу

1



Өйрәтү төрендәге язма эш башкару.


Тыңлаган текстның эчтәлеген тулы, эзлекле һәм дөрес итеп язу.

Изложение. №3 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 64 бит

59

Фигыльләрнең ясалышы.

1



Ясалышы ягыннан тамыр һәм ясалма булулары.


Карточкалар белән эш. Мәгънәле кисәкләргә аера белү.


60

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүе.

1



Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.


Фигыльләрнең нинди җөмлә кисәкләре булып йөрүен белү.

ФД Дәреслек белән эш.

Әдәби әсәрләрдән мисаллар таба белү.


61

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

1



Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү

Фигыльләргә морфологик анализ ясый белү.


62

Кайсы һөнәр яхшырак?”темасына хикәя язу

1



Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, хикәя язу. План төзү.

.

Хикәяләү тибындагы текст язуның үзенчәлекләрен актуальләштерү, язу күнекмәсен камилләштерү


63


Кабатлау. Затланышлы фигыльләр.


1



Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Эзләнү, тикшеренү методларын

кулланыпмөстәкыйль эшчәнлекне

оештыру

Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

Фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу.


64

Кабатлау. Затланышсыз

фигыльләр.

1



Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Тест материаллары белән эшләү. Алган

белемнәрне системалаштыру.

Фигыльгә морфологик анализ ясый белү.

Фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу.


65

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Алган белемнәрен гомумиләштереп

кабатлау. Эзләнү, тикшеренү

методларын кулланып мөстәкыйль

эшчәнлекне оештыру

Фигыльгә морфологик анализ ясый белү.

Фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу.


66

Контроль диктант язу “Артыш куагы” тексты

1



Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Диктант

4“Н.Гыймадиева Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 34 бит

67

Хаталар өстендә эшләү. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне йомгаклау

1



Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү.


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.





Аваз ияртемнәре. 5сәг (4 сәг.+1 изл. )


68

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат

1



Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү. Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрнең аваз ияртемнәре дип аталулары.

Аваз ияртемнәрен сөйләмдә дөрес куллану.

Дәреслек белән эш, тәрҗемә итү.

Аваз ияртемнәрен билгели белү.


69

Аваз ияртемнәренең ясалуы һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

1



Аваз ияртемнәренең морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен күрсәтү .

Аваз ияртемнәренең дөрес язу

Морфологик анализ ясау.


70

Иртәгә бәйрәм” тексты буенча конторль изложение язу

1



Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләре булдыру. Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

План төзү, эзлекле итеп язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Изложение№4 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 48 бит

71

Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

1



Аваз ияртемнәренең исем һәм фигыльләр ясауга нигез булып хезмәт итүләре. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү.

Транскрипция белән язу.

Аларны дөрес язу


72

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ. Кабатлау

1



Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау тәртибен белү. Аларны дөрес язу.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү.


Хәбәрлек сүзләр. 4сәг (3 сәг.+1 дик.)


73

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә.

1



Я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталулары. Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Алар җөмләдә күбесенчә хәбәр булып киләләр.

Хәбәрлек сүзләрне дөрес куллану

Таблица, дәреслек өстендә эш..


74

Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.

1



Хәбәрлек сүзләрнең гадәттә җөмләне тәмамлап куюлары; җөмләнең башка урынында килсә, башка сүз төркемнәре функциясен үтәве һәм җөмләнең төрле кисәге булып килүе.

Хәбәрлек сүзләрнең формаларын һәм җөмләдә кулланылышын белү

. Тәрҗемә итү, диалоглар төзү.


75

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау

1



Хәбәрлек сүзләрләрне таба белү, аларга хас үзенчәлекләрне атый белү, анализ тәртибен истә калдыру.

Морфологик анализ ясый белү.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясый белү.


76

Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр” темасына аңлатмалы диктант язу

1



Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләрне дөрес итеп һәм аңлап язу.

Грамоталы язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Диктант

5 Шакирҗанова Ә.Б. “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” 44б




Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр. 14сәг.

Бәйлекләр. 7сәг (6+1 дик.)

77

Хаталар өстендә эшләү.Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат. Аларның сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.

1



Бәйлек - бәйләгеч сүз төркемнәреннән берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

Бәйлекләрне калган сүз төркемнәреннән аеру.

Бирелгән бәйлекләр белән җөмләләр төзү.Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану


78

Бәйлекләрне төркемләү.


1



Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе: баш килешне таләп итүче бәйлекләр (белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр (башка, бирле, соң, элек).

Бәйлекләрнең төркемчәләрен аеру.

Төркемнәгә аера белү. Күнегүләр системасы.


79

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә күнегүләре

1



Язма сөйләмне үстерү. Тәрҗемә итү.

Сүзлекләр белән эшләү

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.


80

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланышы.


1



Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булулары.

Бәйлек сүзләрне исемнәрдән аера белү

Дәреслек белән эш. Рус теленә тәрҗемә итү, чагыштыру.


81

Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү. Кабатлау

1



Бәйлекләргә морфологик

характеристика бирү тәртибен истә калдыру.

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләргә морфологик анализ ясый белү.


82

Диктант язу. “Ай алдады” тексты

1



Текстны дөрес итеп һәм аңлап язу.

Грамоталы язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Диктант №6 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 15 бит

83

Хаталар өстендә эшләү. Бәйлекләр темасын йомгаклау

1



Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.

Хаталарны төзәтү.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру






Теркәгечләр. 7сәг (5 сәг+1 соч +1 дик.)




84

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы.

1



Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз төркеме булуы.

Теркәгечләрне аера белү, куллану максатын белү.

Таблица белән эш. Күнегүләр системасы.


85

Теркәгечләрне төркемләү.


1



Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе. Тезүче теркәгечләрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре; җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

Теркәгечнең төркемчәләрен белү.

Теркәгечләрне кулланып, җөмләләр төзү, русчага тәрҗемә итү. Сөйләмдә дөрес куллану


86

Минем яраткан бәйрәмем”темасына сочинение язу


1



Бирелгән темага план төзү һәм эзлекле итеп яза белү.

Теманы аңлау

Язма сөйләм күнекмәләре булдыру. Мөстәкыйль эшли белү

Сочинение №4

87

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы

1



Теркәгеч сүзләрнең җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итүе. Аларның ялгызак булганда күрсәтү алмашлыгы белән, ә парлы булганда, сорау һәм күрсәтү алмашлыгы белән белдерелүе.

Теркәгеч сүзләрне белү.

Дәреслек белән эш.

88

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланышы.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

1



Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (-да, -дә, -та, -тә) аеру билгеләрен белү. (1. Урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә бервакытта да басым төшми. 2. Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүзнең кемдә? Нәрсәдә? Кайда? Кайчан? Кебек сорауларның берсенә җавап бирүе. 3. Теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карау

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү. Тәрҗемә итү, чагыштыру.

Теркәгечләрнең дөрес язылышын белү.


89

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү

1



Теркәгечләргә морфологик анализ ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү, күнегүләр эшләү.

Теркәгечләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

Теркәгечләргә морфологик анализ ясый белү.


90

Теркәгеч” темасын йомгаклап диктант язу

1



Белем күнекмәләрен тикшерү


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Диктант №7 Шакирҗанова Ә.Б. “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” 44 б




Модаль сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар. 11сәг.

Кисәкчәләр. 6сәг (5сәг+1 изл)

91

Хаталар өстендә эшләү. Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат.


1



Аерым сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә өстәмә төсмер бирүче сүзләрнең кисәкчәләр дип аталуы. Көчәйткеч кисәкчәләрдән: сүзнең беренче иҗегенә җайлаштырылган артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчәләр сызыкча аша языла; сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла. Һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда кушылып языла. Башка сүз белән килгәндә һич кисәкчәсе аерым языла.

Кисәкчәләрне танып белү.

Кисәкчәләрне дөрес интонация белән уку.


92

Кисәкчәләрне мәгънәләре буенча төркемләү

1



Аерым сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрнең 8 төркемчәгә бүленүе: көчәйткечләр, чикләүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнүне , үтенү һәм теләкне, сорауны, якынлык-ераклык яки тизлекне, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен белү. Сөйләмдә дөрес куллану

Тәрҗемә итү, мисаллар китерә белү.

Кисәкчәләрне дөрес билгеләү күнекмәсен камилләштерү


93

Кошчык” тексты буенча изложение язу

1



Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләре булдыру. Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

План төзү, эзлекле һәм грамоталы итеп язу.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язу.

Изложен-ие№5 Н.Гыймадиева “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы 5-11, 67 бит

94


Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.


1



Кисәкчәләрнең язылышы турында материал бирү. Укучыларның белемнәрен барлау, материалны үзләштерү мөмкинлекләрен карау.

Карточкалар белән эш, морфологик анализ ясау..

Кисәкчәләрне дөрес язу


95

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Ныгыту

1



Кисәкчәләрнең дөрес язылышын ныгыту.

Кисәкчәләрне дөрес язу

Эзләнү, тикшеренү методларын кулла-нып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.


96

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау

1



Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү





Ымлыклар 5сәг (4 сәг+1 к\эш)


97

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат. Ымлыкларны төркемләү.


1



Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярларын кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклар дип аталулары.

Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары, кайвакытта өндәү билгесе куелу, парлы ымлыкларның сызыкча аша язылуы.

Ымлыкларны билгеләү күнекмәсен камилләштерү, дөрес интонация белән уку. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү


98

Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы.

1



Ымлыкларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы турында укучыларга җиткерү. Ымлыкларның, нигездә, кешенең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ягъни якын күрү, кызгану, шелтәләү, шатлану, күңел күтәренкелеге, борчылу, шелтәләү, үкенү, кайгыру, борчылу, икеләнү, гаҗәпләнү, раслау, сызлану, ис китү, аптырау, шелтәләү, тыю, атны туктату, нәфрәт, җирәнү кебек сыйфатларны белдерүе


Дәреслек, таблица белән эш.


99

Ымлыклар янында тыныш билгеләре. Ныгыту.

1



Ымлыкларга морфологик анализ ясау. Эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану.

Ымлыкларга морфологик анализ ясый белү.


100

Фигыль. Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре” темасына йомгаклау контроль эше

1



Белем күнекмәләрен тикшерү


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Контроль эш .№2


101

Хаталар өстендә эшләү. Ымлыклар темасын кабатлау

1



Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.






Морфология буенча үткәннәрне кабатлау гомумиләштереп кабатлау(4сәг)

102


Гомумиләштереп кабатлау. Затланышлы фигыльләр. Акт язу.

1



Ел буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльләргә морфологик һәм морфологик - синтаксик анализ ясау.

Акт язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Алган белемнәрне системалаштыру.

Бәйләнешле сөйләмне үстерү.


103

Гомумиләштереп кабатлау. Затланышсыз

фигыльләр.

1



Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш, күнегүләр эшләү.

Алган белемнәрне системалаштыру.

Затланышсыз

Фигыльләрне тану, аларга морфологик анализ ясый белү


104

Гомумиләштереп кабатлау. Бәйләгеч сүз төркемнәре.

1



Алган белемнәрен гомумиләштереп

кабатлау. Эзләнү, тикшеренү

методларын кулланып мөстәкыйль

эшчәнлекне оештыру

Алган белемнәрне системалаштыру.

Бәйләгеч сүз төркемнәрен тану, аларга морфологик анализ ясый белү


105

Гомумиләштереп кабатлау.Модаль сүз төркемнәре.Йомгаклау дәресе

1



Алган белемнәрен гомумиләштереп

кабатлау. Эзләнү, тикшеренү

методларын кулланып мөстәкыйль

эшчәнлекне оештыру Алган белемнәрне системалаштыру һәм уку елын йомгаклау.

Гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау.

Модаль сүз төркемнәрен тану, аларга морфологик анализ ясый белү



























81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе


«РАСЛАНДЫ»

Педогогик совет беркетмәсе

__1_ _29_август 2014ел

Мәктәп директоры

_____________ Майоров А.А.

____номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде


7 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар әдәбияты буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 1сәгать, елга 35сәгать)



Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Сурия Заһидулловна





КИЛЕШЕНДЕ” “КАРАЛДЫ”

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе

_____________ Хәлиуллина С.З. № _1__ __28___август 2014 ел

МБ җитәкчесе________ Гарипова Ч.Р.



Яр Чаллы

2014


Аңлатма язуы

7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. . Рус теледә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен). Программаның авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева Казан: Татар.кит.нәшр.,2011 ел.

2.“81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 уку елы өчен укыту планы.

3. 81нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2017 нче еллар өчен белем бирү программасы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “ Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятларыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.(басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы) буенча 7 нче сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәресләренә 68 сәгать каралган. Мәктәпнең 2014-15 елга укыту планы нигезендә татар әдәбиятына 35 сәгать (атнасына 1 сәг.) карала. Язма һәм телдән тикшерү эшләре : сочинение -2 сәг, контроль эш башкаруга 1 сәгать планлаштырыла. 7 нче сыйныф өчен әзерләнгән эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календарь-тематик план, тикшерү характерындагы практик эшләрнең графигы, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары, бәяләү материаллары.

Эш программасының эчтәлеге.

Татар әдәбиятыннан бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, аның үсешенә һәм кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.

Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:

психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;

гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;

лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функңиональ-семантик, культурологик;

методик принциплар: аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты — укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала.

Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул,— укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәпләренең 7 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга түбәндәге бурычлар куела:

-матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

-әдәби-теоритик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү;

-текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап,төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;

-халык авыз иҗаты үрнәкләре, музыка һәм,сынлы сәнгате белән таныштыруны дәваи итү;

-укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

-кешенең табигатькә мәрхәмәтле булуына ирешү;

- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру;

-укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

-татар рус һәм башка әдәбиятларны чагыштырып карау күнекмәләре булдыру

Программага әсәрләр киләчәк яшъ буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен яратучы һәм саклаучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

7 нче сыйныфта укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм сәнгатьле уку, аларга карата мөстәкыйль мөнәсәбәтеңне булдыру;

-әдәби әсәрне сюжет-композиция, тел- стиль ягыннан анализлау;

-шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләдән өзекләрне яттан сөйләү;

-сайлап алып яки тәкъдим ителгән язучыларның тормыш юлын, иҗатын үз карашыңа нигезләнеп сөйләү;

-әсәр буенча план төзү һәм алар турында бәяләмә сочинение яки изложение язу;

-әдәби әсәрләр буенча иҗади инша (сочинение) язу;

-рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә татар телендәгеләрен рус теленә тәрҗемә итү.

Укучылар үзләштерергә тиешле мәгьлүмат:

-өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында;

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

-әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

-әдәбиятны татар тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

-әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья,яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

-активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә, шәхес буларак формалашуның дәвам итүе;

-үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

-милли горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру;

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Эш программасын тормышка ашыру максатыннан түбәндәге укыту – методик комплекты кулланыла:

1. Программа: “Рус теледә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)

. Программаның авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева Казан: Татар.кит.нәшр.,2011 ел.

2. Дәреслек:Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. Ф.С.Мусин, Ә.М.Закирҗанов, И.Г.Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева –Казан: Китап, 2011.



















7 нче сыйныфта укучыларның әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләренә гомуми таләпләр

Әдәбият теориясеннән:

-хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

-автобиографик повестьне;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-мәсәл жанрының үзенчәлеген;

-әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

- уңай герой,тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф- гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

-милли орнаментларны аера белү;

-әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

-укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

-укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу;

-тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

-балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.













Дәрес темасы

Сәгать

саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләре

Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге

Контроль төрләре

План

Факт

Белем

Күнекмәләр



Г.Тукай . Иҗатына кыскача күзәтү 5сәг.(4 сәг+1ДТУ)


1


Г.Тукай . Иҗатына кыскача күзәтү.“ Исемдә калганнар” әсәре.

1



Г.Тукай турында сөйләтү,искә төшерү Булачак шагырьнең бала чагы бирелеше. Г. Тукайның тормыш һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү.

Г.Тукай бала чагында яшәгән җирләр

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү.


2

Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы

1



Поэма жанры турында белемнәрен искә төшерү. Туган якка мәхәббәтнең чагылышын, табигатьнең сурәтләнүен күрсәтү. Анализлау.


Эчтәлек сөйләү, сәнгатьле уку


3

Габдулла Тукайның “Китмибез”, “ Татар яшьләре”, “ Милли моңнар”, “Ана догасы” шигырьләре.


1








Шигырьләрен анализлау. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре

Чагыштыру, эпитет турында төшенчә. Лирик герой әйтергә теләгәннәрне үз сүзең белән җиткерү.

Китмибез”, “ Татар яшьләре”, “ Милли моңнар”, “Ана догасы” шигырьләрен уку, анализлау.



4

Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре.


1



Шигырьне сөйләтү, җыр өйрәтү. Әсәрдә туган якка мәхәбәтнең чагылышы, табигатьнең сүрәтләнүе

Авыл сүзенә салынган мәгънә.

Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен белү.


Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Текст белән эш күнекмәсен камилләштерү


5

Г.Тукайның мәсәлләре буенча ДТУ.


1



Мәсәлләр турында төшенчә. Мәсәл жанры турында белемнәрен тирәнәйтү. Мәсәлләр уку,эчтәлекләрен анализлау.Г.Тукай иҗатының кыйммәте. Г.Тукай иҗатын йомгаклау.

Г.Тукай иҗатының хәзерге көндә актуальлеге.

Мәсәлләр буенча фикер алышу, әңгәмәдә катнашу.


Рәссам Байназар Әлменов иҗаты 1сәг.

6

Рәссам Байназар Әлменов . Иҗаты турында белешмә

1



Рәссам Б. Әлменов иҗаты белән танышу. Рәсемне аңларга, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

Рәсемнәрне аңларга өйрәтү.

Әсәрләре турында хакында фикер алышу

Фәрит Яруллинның ”Шүрәле” балеты эчтәлеге белән танышу





Композитор Заһидулла Яруллин иҗаты. 1сәг


7







Композитор Заһидулла Яруллин. Иҗаты турында белешмә “Тукай маршы”ның, язылу тарихы, музыка тыңлау һәм фикер алышу.

1









Композитор З. Яруллин иҗаты турында белешмә бирү. “Тукай маршы” ның язылу тарихы турында сөйләшү, фикер алышу.

Балет турында төшенчә






Дәреслек белән эшләү Текст белән эш; план төзү, тормыш юлларын сөйләү күнекмәсен камилләштерү





Фәрит Яруллин иҗаты (1сәг)



8

Фәрит Яруллин. Иҗаты турында белешмә “Шүрәле” балетының эчтәлеге һәм һәм музыкасы турында мәгълүмат бирү.

Балет карагач” темасына әңгәмә кору.


1



Ф. Яруллин иҗаты турында белешмә бирү.”Шүрәле” балеты эчтәлеге белән танышу.

Шүрәле” балетының эчтәлеген белү

Дәреслек белән эшләү Текст белән эш; план төзү, тормыш юлларын сөйләү күнекмәсен камилләштерү










Фатих Әмирхан . Тормыш юлы һәм иҗаты 1сәг.


9



Фатих Әмирхан . Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Март каһарманы ” хикәясе.

1




Ф.Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, үзенчәлекле якларын билгеләү. Каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнькыйтьләү

Метафора. Миһербанлылык сыйфатының өстенлеген аңлау



Хронологик таблица төзү. Хикәяне укып, эчтәлеген сөйләү, кыскача сораулар буенча анализлау.





Мәҗит Гафури. Иҗаты. (1сәг.)


10



Мәҗит Гафури. Иҗаты турында белешмә. “Сарыкны кем ашаган”,”Ике чебен” мәсәлләренең җанр буларак үзенчәлеге.

1



Әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Мәсәл жанры турында төшенчә. ”Сарыкны кем ашаган?”, “Ике чебен” мәсәлләрен уку. Мәсәлнең идея эчтәлегенә төшенү. Мәсәлләрдәге образлар аша күрсәтелгән кешеләр турында фикерләрен тыңлау.

Мәсәл жанрының үзенчәлеге.”Кем көчле, шул хаклы”гыйбәрәсенә карата үз фикерләрен формалаштыру

Конспект төзү. Дәреслек белән эш. Биография белән эш; тормыш юлын сөйләү күнекмәсен камилләштерү. Мәсәлне аңлап уку күнекмәсен үстерү





Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты 2сәг. (1сәг.+1 ДТУ)


11



Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе.

1




Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, өзекләрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

Төп геройның эчке кичерешләре. Хайваннарга карата миһербанлык хисләрен бирелеше

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, әсәрне анализлау күнекмәсен камилләштерү.


12

Г.Ибраһимовның “Табигать балалары» әсәре буенча ДТУ.

1



Г.Ибраһимовның ”Табигать балалары” әсәре белән танышу.


Мөстәкыйль укылган әсәргә анализ ясау





Гадел Кутуй . Тормыш юлы иҗаты. 3сәг.(1 сәг+1 ДТУ + 1 соч)


13

Гадел Кутуй . Тормыш юлы иҗаты турында белешмә. “Рөстәм маҗаралары”повесте.


1



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Үткән дәрес буенча искә төшерү, повестьтан өзекләр уку, әңгәмә-анализ.

Фантастик повестьның үзенчәлекләрен аңлау, Рөстәмнең эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар , чынлык дөньясы белән белән белән хыял дөньясының аралаштырылып бирелүе, балаларның дошманга каршы көрәшкә омтылуы, ихтыяр көче тәрбияләү мәсьәләләре

Хронологик таблица төзү. Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.


14

Г.Кутуйның “Рәссам”, Г.Гобәйнең “Ләйсән яңгыр” әсәрләре буенча ДТУ.

1



Мөстәкыйль укылган әсәрне аңлау, бәяләү һәм фикер әйтә белү.


План төзү. Өстәмә материаллар белән эшли белү.


15

Сагыну” нәсере.

Әсәрдә Туган ил образы.

Татарстан-минем горурлыгым” темасына сочинение язу


1



Сәнгатьле уку, нәсерне анализлау, әңгәмә.

Нәсер турында төшенчә,үзенчәлекләрен белү, идеясен, сурәтләү алымнарын аңлау.

Сугыштагы кешенең кичерешләрен, туган илгә мәхәббәтен әйтү.


Сочинение №1






Хәсән Туфан.Тормыш юлы һәм иҗаты. (2сәг.)


16

Хәсән Туфан.Тормыш юлы һәм иҗаты.” Киек казлар” шигыре.


1



Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында фикер алышу. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы.

Күчерелмә мәгънә турында төшенчә Күчерелмә мәгънә аша лирик геройның уй-фикерләрен бәяләү, анализлау алымнарына төшенү.

Хронологик таблица төзү. Шигырьне сәнгатьле уку һәм анализлау.


17

Х Туфанның “Талантлы син, кеше туганым” шигыре.

1



Шигырьнең идея эчтәлегенә төшенү. Кешене бәяләү юлларын күрсәтү.

шигырьне укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.

Шигырьне сәнгатьле уку һәм анализлау.





Җырчы Зифа Басыйрова. Иҗаты (1сәг.)


18

Җырчы Зифа Басыйрова. Иҗаты турында белешмә Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше. “Мөслим”

1



Җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү

Җырчы иҗатын белү


Укып чыгып, тезислы план төзү.





Роза Хафизова. Тормыш юлы иҗаты. (1сәг.)


19

Роза Хафизова. Тормыш юлы иҗаты турында белешмә. “Кашкарыйлар озын гомерле”әсәре. Хезмәт сөючән балалар образлары

Кешенең матурлыгы нәрсәдә?”темасына сөйләшү

1



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Повестьның эчтәлеге, геройлары белән танышу

Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне, теманы таба белү. Әсәрдә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен, хезмәт сөючән балалар образы сурәтләнүен күрсәтү.

Эчтәлеген сөйләү; образларны бәяләү,

мөстәкыйль укылган әсәрне аңлый, бәяли һәм фикер әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү





Ибраһим Сәлахов. Тормыш юлы иҗаты (3сәг.)


20



Ибраһим Сәлахов. Тормыш юлы иҗаты турында белешмә.

1



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү.

Язучы иҗатының үзенчәлеген белү

Хронологик таблица төзү.


21






22

И.Сәләховның “Колыма хикәяләре” әсәреннән “Ана тавышы” дигән өзек




И.Салиховның “Колыма хикәяләрен” анализлау .


1






1



Романнан өзек белән танышу. Сталин чоры, тоткыннарның фаҗигале хәле турында әңгәмә кору,

кызның күңел кичерешләренә бәя бирелә.

хикәя язуның осталыгына бәя бирү, идея-тематикасын ачыклау. Язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе

Фикерләрен дөрес һәм тулы җөмләләр белән әйтү күнекмәсен камилләштерү.





Зыя Мансурның тормыш юлы һәм иҗаты 4 сәг (3сәг +1 ДТУ.)


23




Зыя Мансур тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.


1






Язучының тормыш юлы , иҗаты



Язучының стилен, хикәяләү алымнарын бәяли белү.

Хронологик таблица төзү.



24


Зыя Мансуровның “Таңсылу” әкияте.


1



Таңсылу”әкияте белән танышу. Таңсылу язмышына иптәш кызларының карашы.

Табигатьнең матур мизгелләре, кешенең табигатьтәге роленә аңлап бәя бирә белү.

Текст белән эш; сәнгатьле уку. Образларга характеристи

ка бирү.


25






З. Мансур иҗаты. “Таңсылу” әкиятен укып анализлау. Әдәби әсәр идеясе турында төшенчә





1








Әхлакый тәрбия бирүне истә тотып, әкиятнең идея-тематикасын, образ эшләнешен аңлау, бәя бирә белү.

Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе

1.Әкият-поэманы сәнгатьле итеп уку, сораулар ярдәмендә аңлаганны тикшерү, анализлау.

2. Әкияттән чыгып, әдәпле булу турында сөйләшү. (әңгәмә)


26

Г.Кашаповның “Киек Каз юлы”,Ф.Шәрифуллинның“Бер малай, өч аргамак”әсәрләре буенча ДТУ


1



Язучы иҗатына белешмә бирү. Әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикерләр алышу

Мөстәкыйль укылган әсәрне аңлау, бәяләү һәм фикер әйтә белү.

Әсәрнең эчтәлеген анализлау





Әмирхан Еники.Тормыш юлы иҗаты 4сәг. (3сәг+1 соч.)


27

Әмирхан Еники.Тормыш юлы иҗаты турында белешмә.

1



Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли белү.


Конспект төзү күнекмәсен үстерү. Сорауларга җавап бирү


28



Ә.Еникинең “Кем җырлады?” хикәясе

1





Кем җырлады” хикәясе белән танышу. Әсәрнең идея эчтәлегенә төшенү.

Яралы егетнең уй-кичерешләренең сурәтләнеше.


Сорауларга җавап бирү


29

Матурлык” хикәясен укып анализлау. Әдәби әсәрләрдә психологизм


1



Матурлык” хикәясе белән танышу. Әсәрнең идея эчтәлегенә төшенү.

Әдәби әсәрдә психологизм алымны уңышлы

куллану, күңел кичерешләрен сурәтләү алымнарын(эчке монолог, табигать тасвирлары) белү Образларны бирү осталыгы, аларның эчке дөньясындагы күркәм, матур сыйфатларның тасвирлануы.

Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.


30

Ана-бөек исем” темасына сочинение язу

1



Бәдретдин образына бәя бирү, эзлекле итеп язу.Аналарга хөрмәтле булу турында әңгәмә

Аналарга ихтирам тәрбияләү.Аларның кадерен белү кирәклегенә төшенү

Мөстәкыйль язу, план төзү, эпиграф сайлау.

Сочинение

2





Рафаил Төхфәтуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты (1сәг.)


31




Рафаил Төхфәтуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Балам көлүе” хикәясе.

1



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында материал туплау, сөйли белү. Ата-ана һәм бала хисләренең чагылышын, язучының әйтергә теләгән фикерен таба белү

Хикәя төшенчәсе турында белгәнне тирәнәйтү, анализлау алымнарын белү.

Әсәрдә ата- ана һәм бала хисләрнең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән төп фикере

Дәреслек белән эш. Сорауларга җавап бирү, хикәягә анализ ясау.






Гөлшат Зәйнашева. Тормыш юлы һәм иҗаты 2 сәг (1сәг+1к/эш.)


32

Гөлшат Зәйнашева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Туган җирем- Татарстан”, “Күпне күрдем” шигырьләре.

Республикадагы истәлекле урыннар” темасына БСҮ.


1



Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. Җырның сүзләрен өйрәнү, анализлау, башкарырга өйрәнү. “Туган якны ярату, аның белән горурлану хисләренең бирелеше, сүрәтләү чаралары табу.

Туган җирем- Татарстан” шигыренең эчтәлеге белән танышу. Шигырьнең лирик герое хисләренә бәя бирү,анализлау алымнарын тирәнтен белү.

Шигырьне сәнгатьле уку,фикерләрне дөрес һәм тулы җөмлә-ләр белән әйтү күнекмәсен камилләт ерү.




33

Чор һәм әдәбият ” темасына йомгаклау контроль эше.


1



Үтелгән материалны кабатлау.


үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү

Проект эше.




Тәүфикъ Әйди. Тормыш юлы иҗаты 1сәг+1сәг йомгаклау.


34

Контроль эшкә анализ.

Тәүфикъ Әйди. Тормыш юлы иҗаты турында белешмә. “Йөртә безне язмышлар” әсәре.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез” тема-сына әңгәмә

1



Өй эшен бәяләү, тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру.

Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы гәүдәләнү



35


Нәүрүз бәйрәме турында сөйләшү.

Үтелгәнне кабатлау.

1





Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Әңгәмәдә кыю катнашуны камилләштерү, фикерләрне дәлилле итеп әйтергә өйрәнү. Татар халкының бәйрәмнәре турында мәгълүмат туплау

Милли бәйрәмнәр турында белү.

Рәсемнәр, презентацияләр белән эшли белү. Монологик, диалогик сөйләм

.

















Тикшерү характерындагы практик эшләрнең графигы

Практик эшләрнең төре

Тема

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Сочинение

Татарстан-минем горурлыгым”



Ана-бөек исем”



2

Йомгаклау контроль эше.

Чор һәм әдәбият”








Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-116271

Похожие материалы