Дәрес
темасы
|
«Исем
һәм фамилияләрдә баш хәреф»
|
Дәреснең
дидактик максаты
|
Исем
һәм фамилияләрне һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген төшендерү.
|
Дәреснең
бурычлары
|
Белем
бирү:
-исем
һәм фамилияләрне баш хәрефтән язарга өйрәтү;
-
.сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап язылган шул ук сүздән аеру
өчен ярдәм итүен ачыклау;
Акыл
сәләтен үстерү:
парларда,төркемнәрдә
эшләү күнекмәләрен үстерү;
укучыларның
чагыштыра, гомумиләштерә белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен,сөйләм телен
үстерү.
Тәрбияви:
язганда
пөхтәлек, игътибарлылык тәрбияләү;
әдәплелек
тәрбияләү;
үз
исемең белән кызыксыну тәрбиләү.
|
Дәрес
тибы
|
Яңа
белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
|
Планлаштырылган
нәтиҗә
|
Шәхескә
кагылышлы – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.
Метапредмет
– күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.
Предмет
– Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән яза белү.
|
Төп
төшенчәләр
|
Төшенчәләр:
-
баш хәреф;
-
предметны белдергән сүзләр;
-
фамилия.
|
Ресурслар:
-
төп
-
өстәмә
|
-
Дәреслек - «Татар теле», 2 нче сыйныф И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова.
– Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.
-
“Татар теле. Методик кулланма” И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова. –
Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.
-
Гомәр Саттар-Муллиле “Татар исемнәре ни сөйли?” – Казан. “Раннур” нәшрияты,
1998.
|
Эш
формалары
|
Фронталь,
кечкенә төркемнәрдә эш, индивидуаль, парлап.
|
Җиһазлау
|
Ноутбук,
проектор, экран.
Дәрескә
әзерләнгән презентация.
Таблица.
|
I.
Оештыру өлеше
Бер кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Бар
кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья...” Бер-бербезгә карап елмаю
бүләк итик.
Йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен.Менә
шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
II.Актуальләштерү.
Артык сүзне тап һәм язып бар.
Болыт, Гөлгенә,солы
яшьлек, егет,Юныс
Вәлиев, вагон,завод
Һәйкәл, Харисова , һөнәр
- Бу сүзләрне язганда сезгә нинди
кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?
- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә
генә языла.
-Я, ю, е хәрефләренең язылышы.
- Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди
кагыйдә бар?
- Бу хәрефләр ике авазга билге булып
йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез.
- В хәрефе в һәм w авазларын белдерә,
язганда в хәрефе белән күрсәтелә.
- Рәхмәт, укучылар.
III Дәрес темасы белән таныштыру
Килеп чыккан сүзләр рәтен укыгыз
Гөлгенә,Юныс,Вәлиева,Харисов
- Алар нәрсәне белдерә?
- Кеше исемнәре һәм фамилияләрен.
- Аларның язылышында нәрсәгә игътибар
иттегез?
Сез
дә исегезгә төшерегез. Партадашыгыз белән фикерләшеп алыгыз әле. (Парларда эш)
1нче
класста өйрәнгән нинди кагыйдә исегезгә төште?
Кеше
исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла.
Бик
дөрес
Бу нинди сүз? Ул нәрсәне белдерә? Кеше исеме булса - баш хәрефтән, предметны
белдерсә – юл хәрефеннән язам, дигән иде.
Димәк,
укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәнербез?
Кеше
исемнәрен, фамилияләрне язарга өйрәнербез.
IV.
Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1)
Ә исем кешегә ни өчен кирәк соң?
Бер-берсеннән
аеру өчен.
Дөрес.
Ә
бер үк исемле кешеләрне икенче төрле нинди сүз белән атыйлар?
Адашлар дип.
Дөрес. Димәк,
укучылар, һәр кешенең үз исеме була. Чыннан да, кешегә бирелгән исем бит ул
баш хәрефтән башлап язылырга тиешле, ул гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә
гомергә йөртү өчен бирелә
- “Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи” дигән мәкаль бар
татар халкында. Исемне ничек бизәп була? (балаларның
җаваплары тыңлана).Әйе, балалар. Сез бик дөрес әйттегез. Исемне яхшы эшләр,
әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исеме бик
матур булып та ул кешенең тәртибе бик начар икән ул кеше инде һәркемгә дә
ямьсез булып күренәчәк. Балалар, үзләренең исемнәрен батырлыклары, матур эшләре
белән мәңгеләштергән нинди кешеләрне беләсез?
Исемнәрегезне бизәр өчен сез дә нәрсәләр эшли аласыз,
нәрсәләр эшлисез дә? (балаларның
җаваплары тыңлана).Исемнәрегез барыгызның да матур сезнең. Күңелләрегез,
башкарган эшләрегез, киләчәгегез дә матур булсын. Сезнең барыгызга да яхшы
ат-исем белән яшәргә насыйп булсын
Киредән
күнегүгә кайтыйк әле. Димәк, без нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Кеше
исемнәре һәм фамилияләре баш хәрефтән языла.
Нәтиҗәне дәреслектән
укып карыйк. (Укучылар нәтиҗәне дәреслектән
укыйлар. Үзләренең җавапларының дөрес
легенә ышаналар.
Парларда – үз –үзләренә ныгыталар)
- Парларда кара-каршы бер-берегезгә
әйтегез.
- Хәзер шуны парлап бергә кычкырып
әйтегез.
- Шуны ук күзләрегезне йомып
үзегез генә әйтегез.
- Аерым гына әйтеп карыйк.
Балалар,
һәр кешенең исеме генә түгел, фамилиясе дә була. Фамилия сүзе – семья, ягъни
гаилә дигәнне аңлата. Бала тугач, аңа әти-әнисенең фамилиясен бирәләр. Бер
гаиләдәге кешеләр бертөрле фамилия йөртәләр. Исем һәм фамилиядән тыш, кешенең
әтисенең исеме, ягъни отчествосы да була. Ул кешенең әтисе исеменнән ясала. Сез
ничек уйлыйсыз, фамилия һәм отчество ничек язылыр?
Баш
хәрефтән языла. Чөнки ул аерым бер кешегә бирелә.
Дөрес уйлыйсыз.
2) Әйдәгез,
кем үзенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен әйтә ала? Мин кемгә туп атам,
шул кеше әйтеп күрсәтер. (Балаларның ИФО әйтүләре).
3.Ә хәзер 26 нчы
битне ачып 36 нчы күнегүне табабыз.
-шигырьне уку
-Ә
“тәүфыйклы” сүзе нинди мәгънә аңлата? Каян карап белербез?
“Аңлатмалы
сүзлек”тән. (Тәүфыйклы – әдәпле, тәрбияле, тыйнак, яхшы, әхлаклы.)
Әйдәгез
хәзер дәреслектән шушы сүз кергән шигырь укыйбыз. 34 нче күнегүдә җәяләр
эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп язалар. Бер-берегезне тикшереп
алыгыз. Ни өчен ике төрле яздыгыз?
Тәүфыйкның
исеме аңа туры киләме?
Һәр
кешенең исеме нинди дә булса мәгънәне аңлата. Сез үз исемнәрегезнең мәгънәсен беләсезме?
Менә ниди матур мәгънә ята икән исемнәрдә.. Шунысы
куанычлы – бу исемнәр саф татар исемнәре. Исемнәрне бозып, кыскартып әйтергә
ярамый. Бу беренчедән – әдәпсезлек, икенчедән – кешене кимсетү, яратмау.
VФизкультминутка
VI
Белемнәрне
ныгыту
1. 36 нчы
күнегү
Текста кем турында
сүз бара? Бу сүз ничек язылган?
Сез Саба
районыннан чыккан танылган шәхесләрне беләсезме?
Төркемнәрдә эш .
2. «Кайда
дөрес язылган?»
Нәтиҗә : Кеше
исемнәре һәм фамилияләре баш хәрефтән языла.
3. Рефлексив
кабатлау.
- Дәрес
башында нинди уку мәсьәләсен куйган идек?
(Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен баш хәрефтән язу)
- Бу мәсьәләне чишү өчен ниләр эшләдек?
* Баш хәрефтән языла
торган сүзләрне тексттан билгеләдек.
* Дөрес язылмаган
сүзләрне үзебез таптык.
* Кеше исемнәре уйладык.
-
Сезгә бигрәк тә кайсы эш төре ошады?
- Кемгә дәрестә авыр булды?
- Кем бүгенге дәрестә
булдырдым ди? (Кулларын күтәрәләр)
Молодцы,
укучылар. Күрәм: барыгыз да бүгенге материалны аңлагансыз. Бүгенге дәрестә бик
актив катнаштыгыз, рәхмәт. Дәфтәрләрегездәге эшләрне тикшереп, билгеләр
куярмын.
IV.
Өй эше бирү.
1. Нәтиҗәләрне ныгыт, әти
- әниеңә сөйләп бир.
2. 35 нче күнегүнең 1 нче
биремен язмача эшләргә. Теләгән кешеләр 2 нче биремне дә эшли.
3. Иҗади эш. Үз исемеңнең
мәгънәсен ачыкларга. Гаиләдәге туганнарыңның да исемнәренең мәгънәсен ачыклап,
аларга сөйләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.