Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар теленнән язма эш графигы һәм текстлар

Татар теленнән язма эш графигы һәм текстлар

Скачать материал

Мөсәлләмова Айгөл Фәнзил кызы,

БР,Илеш районы ,Карабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

9 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан язма эшләр графигы.

Язма эш төре

Тема

Дата

Факт

1

Анлатмалы диктант

“Караидел”

13.10

 

2

Контроль диктант

“Табигатьне саклау-бөтен халык эше”

10.11

 

3

Текстка якын изложение

“Кыр казы”

1.12

 

4

Сочинение

“Утыз Имәни-талантлы шәхес”

26.12

 

5

Контроль изложение

“Акъәби”

19.01

 

6

Конспект төзү.

Ирекле темага.

1.03

 

7

Сочинение

“Мәхәббәт һәм акча”

12.03

 

8

Контроль диктант

“Туган төяк”

22.03

 

9

Контроль диктант

“Тылсымлы тынлык”

26.04

 

10

Сочинение

“Минем хыялым”

10.05

 

 

 

          

Аңлатмалы диктант№1

 

Караидел.

   Караиделне күргәнең бармы?Күрмәгән булсаң,бер күр әле.Хәте

реңдә ул мәңге калыр.

    Мин анын ярында басып торганым бар.Пароход белән йөргәнем,

самолёттан аны күргәнем бар.Колач ташлап та,чалкан да йөзеп йөр

гән чакларым булды.

   Каты ага торган елга ул.Караиделнең суы карарак та,салкынрак та.Калын урманнар белән капланган таулар яныннан үткән урыннары үзенчә матур.Тигезлектән үткән җире үзенчә матур.Тау-

ларны үткәндә,әйтерсең лә сине кочаклап ала;ялангакилеп чыккан-

да,күз карашларынны,тын алуыңны иркенәйтә.

    Көндезен ул көләч,төннәрен аз гына моңайган,кояшнысагынган сыман,айның,йолдызларның нурларын үзенә тартып ала ,көзгедәге кебек чагылдыра.Алар әйтерсең күктән түгел,ә су астыннан килеп чыккан алтын балыклар.

    Караидел-күп сулы елга.Анын аръягында да,биръягында да колхоз-совхоз кырлары  жәелеп ята.Басуларда комбайннар һәм тракторлар гүли.Караидел буенда урман хуҗалыклары,агач эшкәр-

тү заводлары күп.Агач елга буйлап башка урыннарга да озатыла.

Караиделдә Павловка электр станциясе төзелде,анда сусаклагыч барлыкка килде.Яр буенда ял йорты,балаларның җәйге лагере салынган.

    Караидел Агыйдел елгасына коя.Кушылган җирендә аларның берсе-кара,икенчесе ак булып күренә.Шуңа күрә аларны Караидел һәм Агыйдел дип атаганнар.

 

Контроль диктант№2.

Табигатьне саклау-бөтен халык эше.

Туган илгә һәм җиребезгә ихтирам нидән башлана? Ул тәрәзә кар

шысына утыртылган шомырт агачыннан яисә сиреньнән,хәтфә

болын киңлегендә алсу танны каршылаудан,елгага илтүче сукмактан башланадыр,бәлки.Чөнки кеше үзен уратып алган табигать белән бик тыгыз бәйләнгән һәм ансыз гомер итә,ямь таба алмый.

       Русиянең үзәк өлешендәге каен урманнары һәм Карелиянең

салкын сулы күлләре,Себернең иксез-чиксез тайгалары,Кавказның

күккә ашкан тауларыннан котырына-шашына агучы елгалар һәм

Башкортсанның уңдырышлы кара туфрагы-болар барысы да безнең

уртак горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз.Ләкин,кызганычка каршы,та-

бигать белән аралашканда без һәрвакытта да чын хуҗаларча эш итмибез әле.

     Илебезнең барлык республикаларында,шул исәптән Башкорт-

станда да,табигатьне саклау законнары кабул ителгән.Ләкин һәркем табигатьне саклауда актив катнашканда гына,бу законнар үз ролен җиренә җиткереп үтәячәк.

   Дөрес,бу законның үтәлеше үзагышына куелмаган.Суның,һава-

ның,туфракның сафлыгын күзәтү һәм аларны санитария күзлеген

нән саклау чараларын тормышка ашыру өчен Дәүләт санитария

инспекциясе оештырылган.Бу эштә шулай ук киң катлам җәмәгать-

челек зур ярдәм күрсәтергә тиеш.Кыскасы,безнең илебездә табигатьне саклау бөтен халык эшенә әйләнде.

 

Текстка якын изложение№3

Кыр казы.

      Безнен авылдан ике генә чакрым чамасында төшкән ай кебек түгәрәк,көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде Күлнең иңе 4-5 чакрым чамасында булганлыктан,

Аның бер ягыннан икенче ягына булган нәрсәләр күзгә чак-чак кына күренәләр.

    Май ае керү белән,күлнең тира-ягында кешеләр кайнаша башлый

монда тирә-яктагы авыллардан,хозур кылып ятар өчен,әллә ничак-

лы халык җыйналып,шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр.

    Кич булса,күлнең кайбер урыннарында,өелеп-өелеп үскән камыш

лар арасында су кошлары,төрле тавышлар белән кычкырып,чутыл-

дашып,тирә-якны яңгыратып торалар.

  Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы,күнелле булып торса да,

Көз якынлашып,салкын җилләр исә башлау белән,күл бу җанлылы-Гын югалта,әллә нинди моңсу бер хәлгә керә:кыр үрдәкләре һәм башка кошлар өер-өер булып,җылы якка китәләр.Кояш нуры астын

да ялтырап,күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да,си

керенүләреннән туктап,аска төшәләр.Бу вакытта инде күл тирәсен

дә кешеләрне күреп булмый.Алар да монда килми башлыйлар.

  Бу вакытта Ак күл буе төн ягыннан көн ягына таба,җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл җыеп,тамак туйды-

Рып,хозур кылып кита торган урыннары булып әверелә.Бу вакытта һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп,хәл җыеп,юынып,тагын да болыт кебек һавага күтәрелеп,кыйбла ягына очып китәләр.Алар

ның”кыйгак!...кыйгак!...”дип каңгылдашып,бер-берсе белән сөй-

ләшкән тавышлары Ак күл буена ямь җан биреп тора.

   Мин,күл буенда өелеп үскән камышлар янына барып,тирә-якка

Карана башладым.Шул вакытта”кыйгак....кыйгак!...”дигән ялгыз

Каз тавышын ишеткәч ,аптырап киттем.”Бу нинди каз тавышы?..

Бу кайда булырга кирәк?”-дип,колак салып тыңлый башладым.

Тавыш бик якын,үзем янында торган камыш арасында гына.

   Бу нинди эш?..

   Камышларны ике якка ярып,тубыкка чаклы суга кердем.Ни күзем белән күрим:камыш арасында,бер канаты белән генә талпынып,бер

кыр казы очарга азаплана,ләкин булдыра алмый,туктый..йөгерәм

дисә,камышларга эләгеп кала.

    Ул,мине күргәч,куркуыннан бар көчен сарыф итеп,талпына башлады.Ләкин һәммәсе бушка!...Күп тә азапланмый, мин аны то-

тып алдым.

    Кулыма казны тотып,атларны җитәкләп,төш алдыннан гына өйгә кайтып кердем.

   Кыш керер алдыннан казның сынган канаты яхшы ук  төзәлде Сирәк булса да,канатын күтәреп аркасына сала башлады.Күрәсең,

Канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр.Бөтенләй сынган булса,

Бу равешле төзәлә алмас иде.

    Казның бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч,бик вә бик шатлан-

дым.Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башла

дым.

   Иртән сабакка киткәнче,төштән соң сабактан кайткач,аның алды-

на солы,тары кебек азыклар салып,су биреп,кунак итә торган идем.

Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым,кунак иттем.

    Аның канаты төзәлде.

     Менә беркөнне иртәнчәк бик югарыда,еракта:

-“Кыйгак...Кыйгак!..”-дигән,кыр казларының тавышлары ишетелә башлады.

  Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты.Теге,һавадагы кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда,ул артык уйлап та тормый,йөгереп,алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча баш

лады һәм теге кыр казларына таба карап очып та китте.Мин гаҗәп-

ләнеп карап тордым да калдым.(473 сүз).

        

 

Контроль изложение№5

Акъәби.

  Акъәбинең соңгы елларыдагы гомере балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генәуза башлады.Дөрес,моннан ун ел элек,карты үлгәннән соң,балалары карчыкны калага тартып караганнариде каравын,ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде.Шушы Юлкотлыда туган ул,шушында гомер буе яшәгән,уллар-кызлар үстергән.Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы,анасы,күпме туганнары,яшьли үлгән сабыйлары,гомер иткән карты ята-я,ничек шуларның барысын да ташлапкитәсең?Күп торасы да калмагандыр,ят җирнең туфрагынабарып ятканчы,шушында үзенекеләр янында булыр дип уйлаган иде карчык шул чакта.

Һәм  һичнигә карамастан,хәзергә чаклы ул шушы нигезендә нык торды.Бигрәк тә оныкларын нык сагына карчык.Шулар кайтса инде,куанычы эченә сыймый,бөтен дөньясын оныта.Тик бу бәләкәч

ләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар.

    Нишлисең,заманасы шулай туры килде инде.Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар,күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар,һәркайсы,канат чыгарып,кош кебек,Юл-

Котлыдан еракка оча тордылар.Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр.Тагын бер кызы,врач булып чыкканы,Пермь өлкәсендә тора,ә иң кече малае ,институтны бетергач,Казакъстанга җибәрелгән иде,шунда-исеме да билгесез бер шәһәрдә-кемдер бу-

лып эшли.

  Өфедәге иң зур улы Суфиян,кызы Гөлбикә фәнни институтларның

берсендә гыйльми эштә,кияве исә зур,җаваплы урында утыра. Кыскасы,барысы да зур кешеләр булып беттеләр.Кайсы галим,кай

сы инженер,кайсы врач..

 Тик менә бик бәхетле булып киткән балалалары аңардан ,ничектер, ераклаштылар шикелле...

Менә зур улыСуфиян.Беркайда да эшләми,зур пенсия ала,машина

сы бар,аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер...Ләкин ниш-

ләтәсең аны,һаман вакытым юк дип зарлана,ниндидер комиссияләр   дә эшләп йөри,кышын бер-ике айга курортка китә,я булмаса үзе ке-

бек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра,ә җәйгә чыккач,машинасына хатынын,бала-чагаларын утыр-

та да я Кырымга,я хатынының урыс туганнарына-Саратовка китеп бара.Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала,әнисе-карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтен

дә шул килеш эленеп тора.

Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең

машинасында”бабушканы”күрергә дип кайткан.Өч көн торды,өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды,сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утыр-

ды.

  Менә шулай Акъәби,ялгыз башы улларын,кызларын көтеп,оныкла

рын сагынып,исән-имин генә яшәп килде.Әмма быел урынга ук ятарга мәҗбүр булды.(380 сүз).

 

Контроль диктант№8

Туган төяк.

  Көн инде туып килә.Сыгып килүче кояш беленә.Офык өстендәге

җиңел,мамык болытлар алсу нурга манчылганнар...

   Менә мин инде тау итәгенә үк менеп киләм.Күз алдымда нурга чумып биниһая киң зәңгәрлекләр җәйри башлады.Еракка,тагын да ераккарак китеп,киртләч-киртләчтезелешкән тау итәкләренең мәһабәтлегеннән,шул итәкләрдә бер-берсе белән аралашып тезел-

гән урманнар,кырларныңкүплегеннән мин каушап югалып калдым

Ә без су кергәндә тирәнлеге,киңлеге белән шүрләткән Сөлчә елгасы

Моннан көтүче чыбыркысы кебек иләмсезозын һәм артык тар бу-

лып күренә.Өркәчле тау итәгенә керепкысылган авылыбыз өйләре

исә уенчык шакмаклар кебек кенә...

   Тәүге кат туган төягем минем алда шулай галәмәтзур һәм гаҗәп

кечкенә булып ачылды.

  Әмма шул кечкенәлеге белән газизләнә дә бит туган як.Китсәң,са-

гышка батыра,кайтсаң,сөендерә туган як.Киңлекләрендә бер дә,бер дә тынмый торган җыр булып яңгырыйсы,гел һава булып зыңлый-

сы,зәңгәрлекләр булып җәйрисе килә монда кешенең...Ник болай соң бу? Кайда,нәрсәдә туган җирнең бу тарту көче?

 Мөгаен,бу мәңгелек сердер.Һәм аны һәркем үзенчә чишәдер.Миңа исә үз төягем анам рухы сеңдергәнгә газиз тоела.

 

 

 

Контроль диктант№9

Тылсымлы тынлык

Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты.

Гөлшәһидә,күңелендә үтә бер җиңеллек һәм сафлык тоеп,урынын-

нан җәһәт кенә торды,иптәшләрен уятмас өчен аяк очларына гына

баса-баса атлап барып,тулай торакның тәрәзәсен ачып җибәрде.Яң-

гырдан соңшы аз гына дымсу һава,салкынча ефәк сыман,йөзенә,му

енына сарылды..Йокыдан уянып җитмәгән Казан өстенә,әйтерсең

үтә күренмәле алсу өрфия каплаганнар.Шушы алсу өрфия астында матурлыгын бернинди сүз белән дә әйтеп биреп булмый торган тылсымлы тынлык һәм изге тынычлык хөкем сөрә.Кояшның берен

че нурлары бары тик аерым биек йортларның стеналарына төшкән.

Алар исәпсез-хисапсыз таш пулатлар диңгезендә ак кыялар төсле калкып торалар.Бакчалардагы агачларның ябалдашлары ,алтын нурга манчылып,очлы таҗлардай балкыйлар.Һәм барысы да, хәтта

узып киткән паровоздан өзелеп калган сорытөтен йомгагы да,нәкъ

рәсемдәге кебек,хәрәкәтсез.Еракка-еракка җәелгән Идел дә тибрән-

ми,причаллардагы мәһабәтпорт краннары да оеганнар,елга аръягын

дагы карасу-яшькелт хәтфә таулар да,иртәнге тынлыкка һәм тыныч

лыкка әсир булып,нәрсәдер көтәләр сыман.

 

 

 

 

 

 

  

    

 

                             

  

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

  

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән язма эш графигы һәм текстлар"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 348 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2017 4844
    • DOCX 64.5 кбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мусаллямова Айгуль Фанзиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мусаллямова Айгуль Фанзиловна
    Мусаллямова Айгуль Фанзиловна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 27706
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 675 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 384 человека

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе