Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 9 нчы класс өчен туган телләрне өйрәнүгә өстәмә сәгатенең ЭШ ПРОГРАММАСЫ

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 9 нчы класс өчен туган телләрне өйрәнүгә өстәмә сәгатенең ЭШ ПРОГРАММАСЫ


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Каралды

Педагогик киңәшмәнең 1нче санлы 28.08.2015нче ел утырышында

Расланды

29.08. 2014нче елның 114 номерлы боерыгы белән

гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры

О.В.Черпакова




ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9 нчы класс өчен

туган телләрне өйрәнүгә өстәмә сәгатенең

ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Төзүче: беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанов Нәзир Вәзир улы


Каралды

МБ утырышы беркетмәсе

1 27 август 2015ел

МБ җитәкчесе ________Габитова С.С.


Килешенде

Директор урынбасары

Михайлова Г.Р.


2015 – 2016нчы уку елы

Аңлатма язуы

    Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

     Туган тел буенча оештырыла торган чаралар укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Эш барышында укучыларның лингвистик компетенциясе (тел һәм сөйләмгә караган белеме, тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, өйрәнгән материалны табып, аны тикшерә белү осталыгы һәм күнекмәләре), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуаңион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм реңептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә.

Балаларының туган телләренә мәхәббәтне саклап калуда, иҗади үсешләргә этәргеч буларак сәләтле балалар белән эшләү өчен кызыксындыру чарасы да бу өстәмә сәгать. Биредә укучыларны татар теленең нечкәлекләренә төшендерү; сөйләм культурасына өйрәтү; язма сөйләмгә куелган таләпләр белән таныштыру; һ.б. типтагы дәресләр каралган. Биредә теоретик материаллар белән беррәттән практик дәресләр үрелеп барачак.

Эш түбәндәге тәртиптә бара: фонетика, морфология, лексика, стилистика һәм сөйләм культурасы.Ул  укучыларда ана телен камил белү теләге уянырлак итеп алып барылырга тиеш. Моның өчен, тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә, татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга туган телнең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк.

    Сүз   сәнгате -  халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.

    Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк.

     Программа 34 сәгатькә исәпләнгән. Программада тәкъдим ителгән темалар, эш төрләре укучылар өчен файдалы. Алар иҗади эзләнергә, фикерләргә өйрәтә; туган телнең үзенчәлекләрен аңларга өйрәтә. Шуның өстенә ул игътибарлылыкны арттыра, кыю булырга, иҗади үсәргә ярдәм итә.

Туган телләрне өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгатьләрнең максатлары:

- балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту;.

-укуга җитди караш, игътибарлылык тәрбияләү;

-укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

-сәләтле балалар белән эшләү;

- үз алдыңа максатлар куярга өйрәтү.




Эш төрләре:

-әңгәмә-лекция;

-текст өстендә эшләү дәресе;

-диспут

-дәрес-эзләнү;










Программаны  тормышка ашыру шартлары


Материалны тирәнрәк үзләштерү өчен яхшы күрсәтмәлелек кирәк.

Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый.

Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра.  Программа  авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып бара.












Тема

Сәгать

Үткәрү вакыты

план

факт

Тел – тарих көзгесе.

Төрки телләр арасында татар теле.

1

05.09


Хәзерге татар теленең үзенчәлекләре. Татар алфавиты.

1

12.09


Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә.

1

19.09


Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы

Сузык һәм тартык авазлар

1

26.09


5.

Сузык авазлар.Аларның саны һәм составы.О,ө,ы, хәрефләренең дөрес язылышы

1

03.10


6.

Сингармонизм законы, аның төрләре

Сузыкларның кыскаруы

1

10.10


7.

Тартык авазлар

[к], [г] һәм [къ],[гъ] тартыклары

[һ] һәм [х], [н] һәм [ң] тартыклары

[w] һәм [в] тартыклары

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше

Тартыклар таблицасын төзү

1

17.10


8.

Иҗек һәм басым

1

24.10


9.

Лексикология һәм сөйләм культурасы.

Татар теленең сүз байлыгы. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.

1

31.10


10.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

14.11


11.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

21.11


12.

Омонимнар. Синонимнар. Антонимнар.

1

28.11


13.

Фразеологик әйтелмәләр.

1

05.12


14

Сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Лексикология бүлеген кабатлау.

1

12.12


15

Сүз ясалышы турында төшенчә. Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча.

1

19.12


16

Сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче һәм бәйләгеч кушымчалар.

1

26.12


17

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы ысуллары.

Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы .

1

16.01


18

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма сүзләр

1

23.01


19

Парлы сүзләр. Тезмә сүзләр.

1

30.01


20

Хат турында сөйләшү. Якын кешеләргә, иптәшләргә хат язу.

1

06.02


21

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы.

1

13.02


22

Морфология һәм орфография турында төшенчә. Сүз төркемнәре

1

20.02


23

Исем сүз төркеме турында төшенчә.

1

27.02


24

Фигыль сүз төркеме турында төшенчә.

1

06.03


25

Алмашлык сүз төркеме турында төшенчә.

1

13.03


26

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр.

1

20.03


27

Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзләр.

1

03.04


28

Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр

1

10.04


29

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр.

1

17.04


30

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

24.04


31

Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше

1

08.05


32

Җөмләдә сүз тәртибе

1

15.05


33

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә

1

22.05


34

Йомгаклау

1

29.05









Әдәбият

1. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Ә.Г. Әхәтова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. Укытучылар өчен методик кулланма. – Чаллы. – 2008.

2. Ф.С. Сафиуллина, К. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен биремнәр, күнегүләр. – Казан: Мәгариф. – 2009.

3. Р.З.Хәйдәрова. Телне эзлекле өйрәтү // Мәгариф № 4, 2006

4. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары” (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. - 2003).

5. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

6. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

7. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2003.

8. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 06.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров238
Номер материала ДВ-034159
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх