|
**
Дәресэтабыисеме
|
Хәлителергәтиешлебурыч
(дәрестә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүкысаларында)
|
Укучыларныңэшчәнлеген оештыру формалары
|
Укучыларныңэшчәнлеген оештыру буенча укытучылар гамәлләре
|
Укучыларгамәлләре (Предметара,Танып–белү,
Регулятив)
|
Дәреснеңпланлаштырылганнәтиҗәләренәирешүөченукытучыларһәмукучыларүзара
хезмәттәшлек нәтиҗәсе
|
Дәреснең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешү диагностикасы
|
1
|
Оештыруөлеше.
Эмоциональкәефбулдыру.
Мотивлаштыруэтабы
|
|
фронталь
|
Без
дуслар, без акыллылар,
Без
игътибарлы ,тырышлар
Без
укыбыз беренчедә
Без
барысын да булдырабыз.
-Сез
дусларым, дәрескә әзерме?
|
Укытучыны
тыңлыйлар
Дәрескә
әзерлекне тикшерәләр.
|
Уку эш
планы кабул ителә
|
Укытучы
күзәтүе
|
2
|
Актуальләштерү(алдаүзләштерелгәнбелемһәм
күнекмәләрне искә төшерү)
|
Яңа
материалны өйрәнүне әзерләү
|
Фронталь
|
Укучылар
, без бүген сезнең белән сәяхәткә, Тик баштан сез табышмакка җавап табыгыз:
Минем
белән уйныйлар,
Кулларыннан
куймыйлар,
Иркәлиләр,
сөяләр,
Йокла,
бәбкәм дияләр,
Үсә
төшкәч балалар,
Мине
онытып калалар.
|
Курчак
|
Сорау
–җавап кабул ителә
|
Телдән
җавап бирү
|
3
|
Уку
мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.
Яңа
теманы ачу һәм максат кую
|
Дәрес
темасын кую
|
икәүләп
эшләү
|
-Буген нинди тема булыр
икән?
-Ә сезнең курчакларыгыз
бармы?
-Ә сез алар белән нишлисез?
-Ә ничек уйныйсыз алар
белән?
- Безнең әби – бабаларыбыз
вакытында курчак – саклаучы булып саналган.
Йокла курчак, нәни курчак,
Йокласаң ял итәрсең.
Әлли-бәлли итәрсең.
Таза булып, матур булып,
Курчагым, зур үсәрсең.
-Эйе , балалар, без буген курчак ясарбыз. (слайд)
-Карагыз әле, курчаклар төрле була , аларны киемнәре нинди?
Нәрсә кигәннәр?
-Дәреслекнең 69нчы битен ачыгыз .
- Ни өчен кием кирәк?
-Киемнәрнең нинди төрләрен беләсез?
- Кешеләр кыш һәм җәй нинди киемнәр кияләр?
-Кышкы һәм җәйге киемнәрне чагыштырыгыз эле.
-Кызлар һәм малайлар киемнәрен чагыштырыгыз. Алар ничек аерыла?
|
Балалар җавабы
-Әйе
-Уйныйбыз
-Ашатабыз, урамга алып чыгабыз, киендерәбез, йоклатабыз.
Укучылар тыңлыйлар
Укучылар җавабы.
Укучылар җавабы.
|
Ярдәмләшеп
эшләү
|
күзәтү
|
4
|
Уку
мәсьәләсен чишү.
Яңа белемнәр ачу
|
“Җепләрдән курчак” мультимедий фильмын карау, 2 булек, картонга
җеп урыйбыз дигән урынга хәтле.
|
Индивидуаль,
фронталь, икәүләп эшләү
Эшләнмәне
эшләү тәртибен күзәтү.
|
- Киемне нәрсәдән тегәләр?
(слайд)
-Тукыма нәрсәдән тора?
-Җепне нәрсәдән ясыйлар?
(слайд )
-Дәреслектән 72нче битне ачыгыз..
-Нинди җеп төрләре бар?
-Алар ни өчен кулланыла?
-Хәзер курчакларга кайтыйк эле. Кайсыгыз әйтә ала, курчакны
нәрсәдән ясыйбыз?
-Курчак үзеннән үзе барлыкка килми, аны кеше ясый.Иң кадерле
курчак, ул үзең ясаган курчак. Чөнки ул йөрәккә якын була.Курчакларны төрле
материаллардан ясаганнар: агачтан, балчыктан, кайрыдан, саламнан,
тиредән,чүпрәктән,кукуруз яфрагыннан, камырдан, тимер чыбыктан һәм бик куп
төрле материаллардан.
-Буген без сезнең белән бүләк курчак ясыйбыз.
-Ничек уйлыйсыз, эш авыр булырмы?
Сезгә мәкаль
Башланганэш - беткәнэш.
-сез моны ничек аңлыйсыз?
Ял минуты “Курчагым”
Син минем курчагым
Биеп күрсәт әле.
Бер болай,бер болай
Әйләнеп тә ал әле.
Куллар белән чәп-чәп-чәп,
Аяк белән тып-та-тып.
Бармак белән син яна,
Башыңны да селкет син
-Сез кайчан да булса җептән курчак күргәнегез бармы?Бәлки сезнең
өйдә шундый курчаклар барды.Сезнең шундый курчак ясыйсыгыз киләме?
-Игътибарлы булыгыз. Бернәрсәне дә читтә калдырмагыз.
-Курчак ясау аңлашылдымы?
- Ничек итеп курчак малай ясарга була?
Эшләнмәне эшләр өчен нишләргә кирәк?
|
Тукымадан
-Тукыма җептән тора.
-Җепләрне үсемлекләрдән ясыйлар(йон, мамык), хайван йоныннан.
-Тегү, чигү, бәйләү җепләре була.
- Без курчакны җептән ясыйбыз.
Укытучыны тыңлыйлар.
-
Укучылар җавабы.
Укучылар җавабы.
Ял итү
Укучылар җавабы.
Укучылар җавабы.
Укучылар җавабы.
-План төзергә.
|
Эш
кагыйдәсе кабул ителә
|
Укытучы күзәтүе, нәтиҗәләрне тикшерү
|
5
|
Беренчел
ныгыту
|
Авырлыкны чишү өчен план төзергә кирәк. Шушы этапта “яңа”
теманы ачу күзәтелә.
Төзелгән планны укучылар үз планнары белән чагыштыралар, яки 3
өлеш фильмннан карыйлар.
|
Фронталь
эш
Эш
өстәлен әзерләү.
Мөстәкыйль
эшләү.укучы үзе теләгән малай яки кыз курчакны ясый.
Укытучы
шәхси ярдәм күрсәтә.
(Төркемдә дә эшләү мөмкин)
|
План
төзү.
1.10га
10 картон алабыз.
2.Җепне
картонга урыйбыз
3.
Заготовканы (әзерлекне ) картоннан алабыз
4.Кечкенәрәк
заготовка әзерлибез
5.Тагын
җеп алабыз һәм кәгазьгә урыйбыз.
6.Заготовканы
(әзерлекне )картоннан алабыз
7. Зур
заготовканы җепләр белән бәйлибез, курчак башы һәм гәүдәсе килеп чыга
8.Кечкенә
заготовканы җеп белән 2 урыннан бәйлибез, куллар килеп чыга.
9.Заготовкаларны
тоташтырабыз.
10.
Күлмәк астын һәм курчак кулын кисәбез.
11.Чәч
ясыйбыз
12.Чәчне
курчак башына эләктерәбез
13. Күз,
авыз эшләнмәләре ясыйбыз
14.
Килеп чыккан эшләнмәне карыйбыз.
15.Эшләнмәне
бәялибез.
-Укучылар,
эшләү өчен материаллар һәм кораллар өстәл өстендә бармы? Тикшереп санап
чыгыйк.
|
Укучылар
план төзиләр.
Укучылар
өстәл өстен тикшерәләр.
|
Бергәләшеп
план төзү.
|
Укучы
эшен күзәтү
|
6
|
Йомгак ясау Рефлексия.
Бәя
этабы.
Дәрестәге
эшчәнлеккә үзбәя.
|
Курчаклардан
күргәзмә оештырыла.
|
Индивидуаль,
фронталь
|
-Укучылар,
карагыз эле нинди матур курчаклар килеп чыкты! Сезгә ошыймы?
-Сез
бүген нинди ачыш ясадыгыз?
-Хәтерегездә
нәрсәләр калды?
Бүген
алган белемнәрнең кайда кирәге чыгарга мөмкин?
-Дәрестә
сезнең роль нинди булды? Үзегезне бәяләгез. Нәрсәне тагын да яхшы эшләр
идегез?
|
Укучылар
җавабы.
Укучылар
җавабы.
|
Эшне
бәяләү
|
Казанышлар , нәтиҗә ясау ,чагыштыру,
анализлау, гомумиләштерү
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.