Инфоурок Иностранные языки Статьи"ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ" мәкалә

"ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ" мәкалә

Скачать материал

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ                                                                       

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре - барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән  кызыклы тапшырулар алып барыла,  интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә.

Тел - кеше томышында иң мөһиме нәрсә дип саныйм.

Туган телебез татар теле - борынгы төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Белгәнебезчә, татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел  туган җир кебек кадерле hәм газиз, чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң көчле чарасы. Ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны  аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. «Һәр илнең ачкычы – тел» дигән мәкаль тирән мәгънәгә ия. Без рус телен яхшы беләбез, шуның белән рус халкының мәдәнияте, яшәү рәвеше, әдәбияты белән яхшы таныш.  Ә менә Татарстаныбызга килгән кунаклар «түбәтәй», «чәк-чәк», «читек» дигән сүзләрне тәрҗемә итеп тә тормыйча аларның мәгънәсен аңлыйлар. «Сабантуй» кебек милли бәйрәмебезне белмәгән кеше юктыр. Татарстанда төрле милләт халыклары дус, тату яши. Аларның күбесе татар телен аңлап, татар халкының гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне бергә күңелле итеп үткәреп яши.

Тел язмышы - милләт язмышы. Моны аңлап, 90 нчы еллар башында бездә шактый күп эш эшләнгән: милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачылган, телгә игътибар да арткан, киләчәккә өмет белән карарга нигезләр дә барлыкка килгән. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә хәл кисенләште. Соңгы вакытта республикабызда телгә караш тискәре якка үзгәрә. Матди проблемаларны чишкән вакытта без тел мәсьәләсен онытып җибәрәбез түгелме?! Ә бит туган телебез – халкыбызның зур казанышы һәм байлыгы!  Бүгенге көндә татар халкы өчен бик кызганыч хәл күзәтелә: республикабызда икенче дәүләт теле  буларак кабул ителгән татар теленең киләчәге куркыныч астында калды.  Бу хәл милләт язмышына битараф булмаган кешеләрне зур борчуга салды. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып торып басты. Чөнки тел - халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан иң кадерле зиhен байлыгы. Шул байлыкны саклап калу өчен, без - татарлар, мәктәп укучысымы, укытучымы, галимме, студентмы, урта яки өлкән  яшьтәге татармы, көчебездән килгәннне эшләргә тиешбез.

Милли телне күтәрү өчен матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, эш кәгазьләрен ике дәүләт  телендә дә алып бару, төрле милләт кешеләре өчен  татар телендә аралашу ихтыяҗы булдыру кирәк дип уйлыйм мин.

Татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев (“Безнең мирас”, №7) телебезне саклап калу өчен шушы юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә тәкъдим итә:

 - шәһәрдә чын татар мохитен булдыру; 

 - сыйфатлы, зәвыклы, шәһәр халкына да, авыл халкына да кызык­лы, яхшы татар телевидениесен булдыру – телне саклауда зарури бер шарт. Хәзерге көндә «Татарстан Яңа Гасыр» бу юнәлештә эшли, «ТНВ-Планета» дигән канал да барлыкка килде. Ләкин кайвакыт бу каналларны карагач, татар тормышы бары тик җыр-биюдән генә тора дигән фикер туа.

 - тагын бер актив үсә торган юнәлеш – интернет һәм компьютер технологияләре. Татар телен саклауда интернет гаҗәеп роль уйнарга мөмкин, чөнки яшьләрнең күбесе көне-төне интернетта аралаша. Бу күренешне без үз файдабызга куллана алабыз.

 - тулы канлы, нәтиҗәле эшли торган, балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итәрлек татар мәгариф системасын булдыру бик мөһим.

 - татар телен оныткан, ләкин татар үзаңын югалтмаган, үзләрен татар дип саный торган милләттәшләребез белән эш алып бару бик тә актуаль бурыч булып күренә, чөнки аларның йөрәкләрендә, күңелләрендә татар рухы әле сүнмәгән.

Мин бу юнәлешләр белән килешәм. Иң мөһиме, туган телгә ихтирам хисен һәркем үзеннән, үз гаиләсеннән башларга тиеш дип уйлыйм мин. Әгәр без үз милләттәшләребез белән туган телебездә аралашмасак, башка милләт кешеләре безнен телебезне хөрмәт итәр микән?! Шушы көнгә кадәр нинди авырлыклар аша үтеп сакланып калган телебезне югалтырга безнең хакыбыз юк! Телебезне югалта калсак, ата-бабаларыбыз хәтере алдында бүгенге буын чын мәгънәсендә хыянәт  кылган булачак!

Татар теле! Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәтелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен  дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Язучыларыбыз, шагыйрьләребез татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр!  “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, - дигән бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт иткән олуг галимебез Каюм Насыйри.

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә”, - дигән М.З.Зәкиев.  Татар халкы теленең барлыкка килүе. Без бу тел  кайчан да булса бетәр,  юкка чыгар дип күркып яшәмик.

Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Мин ышанам: бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән туган телебез бүгенге көндә җәмгыятьтә килеп туган  сынаулардан исән-сау калып, киләчәктә тагын да зуррак унышларга ирешер, республикабызда, Россия җөмһүриятендә һәм дөнья күләмендә хөрмәткә ия тел булып сакланыр!

 

Әдәбият

1. Ватаным Татарстан  газетасы, №236, ноябрь, 2010. 

2. Ф.М. Гараев Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Р.А. Юсупов Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.

4.М.З.Зәкиев Татар халкы теленең барлыкка килүе.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977 .

5. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнеә фәнни – методик нигезләре. – Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2001.-6 -15б.

6.  И. Гыйләҗев.  Татар теле язмышы турында кайбер уйланулар . – “Безнең мирас”,  - № 7.                            

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ" мәкалә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 368 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.05.2018 1021
    • DOCX 16.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Назиля Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мустафина Назиля Камиловна
    Мустафина Назиля Камиловна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5446
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основные методики обучения немецкому языку

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 83 человека

Курс профессиональной переподготовки

Китайский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель китайского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Курс повышения квалификации

Методы билингвального обучения иностранным языкам

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 85 человек

Мини-курс

Архитектурное творчество для подростков (обучение детей от 12 лет и старше)

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Цифровые инструменты и безопасность в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе