Биология фәне буенча контроль эш 8
нче сыйныф 2 чирек
1. Организм функцияләрен гормоннар ярдәмендә җайга салучы органнар
системасы?
1) иммун 2) эндокрин 3) бүлеп чыгару 4) сулыш
2. Организмны зарарлы микроорганизмнардан азат итүне нинди органнар
системасы тәэмин итә?
1) сулыш 2)
бүлеп чыгару 3) эндокрин 4)
иммун
3. Кешенең нерв системасы эшчәнлеге
нигезендә нәрсә ята?
1) аңлы эшчәнлек 2) рефлекс
3) тирәлек сигналларын кабул итү 4) фикерләү һәм сөйләм
4. Арка миенең соры матдәсен барлыкка китерә?
1) аксоннар 3)
нейроннарның тәне һәм аларның дендриты
2)
нерв җепселләре 4)
тоташтыргыч тукыма.
5. Сыеклык рәвешендәге күзәнәкара матдәләр нинди тукыма өчен хас?
1) эпителиаль 2) тоташтыргыч
3) нерв 4)
мускул
6. Озынча мидә урнашкан нерв
регуляция үзәге
1) тиеп сизү 2)
йоту 3) күрү 4)
ирекле хәрәкәтләрне (координацияләү)
көйләү
7. Бер катлам эпителий дан тора
1) тиренең тышкы катламы 2)
вена 3) артерия 4)
капилляр
8. Баш миенең нинди өлешендә күрү мәгълүматына анализ ясала торган
үзәкләр урнашкан?
1) маңгай 2) чигә 3) баш арты 4) баш түбәсе
9. Соматическ нерв системасы контрольдә тотучы
эшчәнлек
1) эчке органнар 2) скелет мускулатурасы
3) эндокрин система 4) кан әйләнеше
системасы
10. Тәннең барлык күзәнәкләренә кан тарата торган химик актив
матдәләр ярдәмендә җайга салына торган көйләнү?
1) нерв 2)
автоматик 3) гумораль
4) үзәкләштерелгән
11. Баш мие урнашкан тән
куышлыгы?
1) корсак куышлыгы 2)
күкрәк куышлыгы 3) ми тартмасы
куышлыгы 4) оча
куышлыгы
12. Нинди органнар гормоннар
бүлеп чыгара?
1) эчке секреция бизләре 2)
тышкы секреция
бизләре 3) эндокрин 4) катнаш
секреция бизләре
13. Кешеләрнең баш мие авырлыгы үзгәрү графигын өйрәнегез (х
күчәре буенча яше (елларда), ә у күчәре
буенча - баш мие массасы (г)).
Тәкъдим ителгән тасвирламаларның кайсысы әлеге бәйлелекне 42
яшьтән алып 78 яшькә кадәр төгәл чагылдыра?
1) бераз арта 2)
барлык вакыт дәвамында акрын кими
3) башта үзгәрми, ә аннары акрын кими
4) үзгәрешсез кала
14. Кеше канының формалы элементларына нинди структуралар керә? Өч
дөрес җавапны сайларга..
1) лимфа 2)
плазма 3) лейкоцитлар
4) эритроцитлар 5)
тромбоцитлар 6) миоцитлар
15. Билгеләрне кан күзәнәкләре тибы белән туры китерергә.
Җавапны саннар эзлеклелеге рәвешендә язарга
БИЛГЕ
КАН КҮЗӘНӘКЛӘРЕ ТИБЫ
А) Өлгергән күзәнәкләрнең төше юк 1)
эритроцитлар
Б) чит кисәкчекләрне йоталар һәм эшкәртәләр 2)
лейкоцитлар
В) антитәнчекләр
барлыкка килә
Г) ике ягы батынкы диск
формасына ия
Д) гемоглобинга ия
16. Билгеләрне кан тамырлары тибы белән туры китерергә. Җавапны
саннар эзлеклелеге рәвешендә язарга.
БИЛГЕ
КАН ТАМЫРЛАРЫ
А) канны йөрәккә алып
кайта 1) артерия
Б) канны йөрәктән алып
китә 2) вена
В) бер катлам эпителиаль
күзәнәкләрдән тора 3)
капилляр
Г) газлар алмашы
бара
Д) кан иң югары басым астында хәрәкәт итә
17. «Кеше организмында кан хәрәкәте» текстына төшеп
калган терминнарны куегыз. Җавапны саннар
эзлеклелеге рәвешендә язарга.
КЕШЕ ОРГАНИЗМЫНДА КАН ХӘРӘКӘТЕ
Кешенең йөрәге сул һәм уң як өлешләренә тоташ бүленгән. Йөрәкнең
сул ягында фәкать ___________ (А) кан. Тәнебездәге
кан тамырлары бертөрле түгел.
___________ (Б) - бу кан тамырлары, алар
буенча кан йөрәктән органнарга бара.
Кешенең ике кан әйләнеше түгәрәге бар. Кан
әйләнешенең зур түгәрәге башлана торган йөрәк камерасы
___________ (В) дип атала, ә ___________
( Г) тәмамлана.
ТЕРМИННАР ИСЕМЛЕГЕ:
1) вена 2) артерия 3) капилляр 4) сул карынчык
5) сул йөрәк алды
6) уң карынчык 7) уң йөрәк
алды 8) артериаль 9)
веноз
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.