Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Другие методич. материалы / Ученическая газета "Перо вдохновения" из работ талантливых детей

Ученическая газета "Перо вдохновения" из работ талантливых детей



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_490a29b.gifhello_html_490a29b.gifhello_html_648175e3.gif

Халкың сөюдән тусын һәр эшең!

hello_html_m1e3c4ec1.png

Илһамлы каләм” түгәрәге әгъзалары газетасы

Гыйнвар - февраль, 2014 ел № 3

Алтын-көмеш яуган җирдән туып үскән ил артык.hello_html_11e71336.jpg




Нәрсә ул туган ил? Изображение 073.tif

Туган ил кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле. Ул син дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә бу йорт бик кадерле санала. Анда син, беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыңны алгансың, газиз әнкәңнең җылы күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне эчкәнсең. Шул нигезгә ата-бабаңның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак кешене гомере буена үзенә тартып тора. Минем туган шәһәрем – Бәләбәй шәһәре. Ул Башкортстан республикасында урнашкан. Мин әлеге вакытта Бәләбәй татар гимназиясендә укыйм. Гимназия – минем өчен туган йорт кебек. Мине монда укытучылар хәреф танырга, укырга, язарга, тәртипле булырга өйрәтәләр. Гимназиядә һәр укучы мәрхәмәтле, рәхмәтле, әдәпле булырга тиеш дип уйлыйм. Әдәпле укучы үз туган йортын яратырга, сакларга, укытучыларны,тәрбиячеләрне хөрмәтли белергә тиеш, ди әнием. Әйдәгез,укучылар, туган җиребезне яратыйк, дип барысына әйтәсем килә.

3 нче класс укучысы

Габдрахманова Эльза.






Туган ягым –яшел бишек.

Минем туган ягым –Башкортстан. Мин үзем Бәләбәй шәһәрендә туганмын. Безнең шәһәр бик матур. Кайсы ягына карасаң да, шәһәребезне таулы калын урманнар уратып алган. Урманда төрле агачлар: чыршылар, наратлар,каеннар,юкәләр үсә. Урманнарында бик күп җиләкләр, гөмбәләр бар. Без ямьле җәй көннәрендә әти-әни белән аларны җыябыз. Бәләбәй ягының горурлыгы булып Өсән елгасы ага. Анда төрле балыклар тотарга мөмкин. Шәһәребез читендә Комсомол буасы да бар Гаиләбез белән анда ял итәргә барабыз, эссе көннәрдә су керәбез. Миңа туган ягым бик ошый.

3 нче класс укучысы

Задорожная Яна.


Изображение 024.jpg

  • Ил намусы — ир намусы.

  • Илен белмәгән игелексез,

Халкын белмәгән холыксыз,

Нәселен белмәгән нәсәпсез.




Туган ягым – яшел бишек.

Минем туган ягым –Башкортстан. Мин анда туып үстем. Башкортстанда бик күп милләт кешеләре дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Һәркемгә үз туган ягы бик якын һәм кадерле. Кайда гына булсаң да,күңел үз туган ягына тартыла.Чөнки яраткан Башкортстаныбызда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Безнең туган ягыбызга кунакка килгән һәр кеше мондагы куе урманнарга, чиста елга-суларга, чишмәләргә,к үлләргә горур тауларга, табигатебезнең байлыгына, кешеләрнең киң күңеллелегенә сокланып китә. Башкортстан файдалы казылмалары, мәдәни байлыклары белән дә тирә-якта дан тота. Туган як - ул минем яраткан гаиләм, туган йортым, туган шәһәрем генә түгел, минем өчен ул бөтен Башкортстан.

3 нче сыйныф укучысы

Шәфиева Аделина.


Ярый әле бар син, чын дустым.http://cs5627.vk.me/u106520991/148455417/x_02f131f5.jpg

Кинәше акыллы иң якын дустымның,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да анлыйсың,
Ярый әле бар син, чын дустым.

Бу җырны ишетү белән күз алдыма иң якын дустым килә. Сезне дә аның белән таныштырасым килә. Аның исеме – Диана Шәрәфутдинова. Ахирәтемә әле 13 яшь. Ул 2000 нче елның 14 нче маенда туган. Без аның белән бәләкәйдән үк дус.Ул бик тырыш һәм түзем, шуңа күрә укуда иң яхшы билгеләр генә ала. Минем дустым рәсем төшерүгә дә оста, матур –матур сурәтләр тудыра. Ахирәтем үзе дә бик матур. Аның күзләре коңгырт, керфекләре озын, чәчләрен дә бик пөхтә итеп җыеп йөртә. Дустымның җыйнак һәм тәртипле булуы минем өчен үрнәк булып тора. Без аның белән бик сирәк үпкәләшәбез. Диана миңа кыен



вакытларда бик ярдәм итә. Мин дустымны бик яратам, хөрмәт итәм. Аңа озын гомер, бәхет, шатлык, сәламәтлек телим.

7 нче класс укучысы

Мөхәммәтҗанова Зарина


Минем дустым.

Бу дөньяда һәркемнең дә ышанычлы дусты бардыр дип уйлыйм. Минем дә шундый дустым бар. Аның исеме - Альмир. Ул Бәләбәй шәһәрендә туган. Алар гаиләсендә дүрт кеше яши: әтисе, әнисе, абыйсы. Бер-берсе белән бик тату яшиләр. Минем дустым бик матур: чәчләре кызгылт-сары, күзләре зәп-зәңгәр.Урта буйлы, ябык булуына карамастан, физик яктан бик көчле. Чөнки ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә. Без аның белән бергәләп футбол, бокс түгәрәгенә йөрибез. Альмир бик тырыш, һәр эшен азагына кадәр җиткерә белә. Акыллы киңәшләре миңа да күп вакыт файдалы булып куя. Мин аннан үрнәк алам.

7 нче класс укучысы

Зиннатуллин Илнур


*Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

*Берлек кайда - көч шунда.

*Дус - акчадан кыйммәт.

*Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.


Кышкы каникуллар.

Менә күңелле кышкы каникул вакытлары да җитте. Бу көннәрдә мин бик яхшы ял иттем. Яңа елны өйдә әти-әнием белән каршылаганнан соң, икенче көнне Октябрьский шәһәренә киттем. Анда мине абыемнар бик яхшы кунак итте. Аннары инде гаиләбез белән авылга кайттык. Авыл урамнарында табигатьнең кышкы матурлыгына сокланып бик озак йөрдем. Бөтен агачлар, куаклар, өйләр, таулар, кырлар ак юрган белән ябынган. Кояш нурында һәммәсе энҗе бөртекләре кебек ялтырый. Һәр җирдә тынычлык, әйтерсең барчасы тирән йокыда. Мин үземне әкият илендә кебек хис итеп йөрдем. Дуслар белән тау шууы үзе бер матур истәлек булып күңелемдә уелып калды. Ләкин санаулы көннәр бик тиз үтеп китте, уку көннәре җитте. Яңа көч, дәрт белән яраткан гимназиябезгә ашкындым. Бу ял көннәрем хәтеремдә озак сакланыр.

7 нче сыйныф укучысы

Зиннатуллин Илнур



Күңелле очрашу кичәсе

31 нче гыйнвар көненең зәмһәрир салкынына карамастан, төрле елларда уку йортын тәмамлаган чыгарылыш укучылары белән тулы залда искитмәле җылылык, рухи якынлык хөкем сөрде бу кичтә. Сагынышып күрешү, җанлы аралашу, кочаклашу, макташу, бер-береңә тирән хөрмәт, җылы сүзләр, горурлану – барысы да берьюлы бар иде монда. Никадәр ихласлык, самимилык, чын дуслык хисләре сакланып калган укучыларыбызда. Тормыш сукмаклары ничек булыр икән дип кайгыручы укытучылар өчен укучыларының бәхетле булуы, үз юлын табулары турында сөйләве чын бәхет түгелмени!

Әйе, кичәбез нәкь без теләгәнчә, күңел таләп иткәнчә килеп чыкты! Алып баручыбыз Финзирә туташның ягымлы тавышы, укучы кызларның җыр-биюе белән үрелеп барган кичә 9,10,11 нче сыйныф укучыларына бик ошагандыр дип уйлыйсы килә. Ашханәдә тәмле чәй янында дәвам иткән сөйләшү янә күңелләрне ашкындырды, сөйләшеп сүзләр бетмәде, чәйләр кат-кат яңартылды. Һи, менә бит, аллага шөкер эшебезнең рәхәт, күңелле мизгелләре дип сөенешеп утырдык. Фотоларга да төштек, алдагы очрашуларга планнар да төзедек, аралашып яшәргә вәгъдәләр дә бирештек ул сихри кичтә. Укучыларыбызның рәхмәтле сүзләре тәнебезгә көч, эшебезгә илһам өстәде. Иншалла, киләсе елларда да шулай очрашып яшәргә язсын, Ходаем.

Кичәдә катнашучы

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәттахова Л.Н.


G:\DCIM\102NIKON\DSCN0479.JPG




******************************************






*****************************************

Кыш бабай

Бүген тышта кар ява,

Кыш бабай эзләр сала.

Тәрәзәне бизәкли,

Балаларны бүләкли.


5 нче класс укучысы

Салихов Рафаэль

******************************************

G:\DCIM\102NIKON\DSCN0494.JPG

*****************************************





G:\DCIM\102NIKON\DSCN0485.JPG




узоры.jpg


Редактор: Фаттахова Л.Н.



































Халкың сөюдән тусын һәр эшең!

hello_html_m1e3c4ec1.png

Илһамлы каләм” түгәрәге әгъзалары газетасы

Апрель – май , 2014 ел № 5

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.hello_html_11e71336.jpg



************************

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.

Татар теле — безнең туган телебез, гомерлек юлдашыбыз.Шуңа күрә туган телебез — татар әдәби теле турында бик күп мәкаль-әйтемнәр, җырлар бар, бик күп шигырьләр язылган.

******************************************


Туган телем – татар теле

Минем туган телем – татар теле. Башкортстан республикасында күп милләтле халык яши. Һәр милләт үз телен өйрәнә. Үзара рус телендә сөйләшсәк тә, татар теле югалмаячак. Чөнки әле мәктәпләрдә татар теле укытыла.Татар теле –бөек тел. Мин дә татар гимназиясендә туган телемне өйрәнәм. Дуслар, телебезне саклыйк! Татарча сөйләшик!

3 нче сыйныф укучысы

Хадыев Илнар

Туган телем –татар теле,

Киңдер сиңа күңел түрем

Минем туган телем – татар теле. Мин татар телен бик яратам. Миңа татарча сөйләшү ,шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау бик ошый.Мин Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең 3 нче сыйныфында укыйм. Без татар теле дәресләрендә дөрес язарга, төрле күнегүләр эшләргә өйрәнәбез, ә уку дәресендә әкиятләр, хикәяләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Укытучыбыз татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтә. Татар теле дәресләре миңа бик ошый.

3 нче сыйныф укучысы

Чанышева Кәмилә


Язгы каникулларым

Менә салкын кышлар үтеп китте, ямьле март айлары җитте. Кояш нурлары безнең күңелгә ныграк тәэсир итә башлады. Сагынып көткән каникуллар да җитте. Мин язгы каникулларымны авылда үткәрдем. Мин анда малайлар белән көймәләр йөздереп уйнармын дип уйлаган идем, ләкин көннәр бик салкын булды. Язның кыштан әллә ни аермасы да юк. Салкын. Бураннар да уйный. Мин моны язның кыш белән тартышуы дип уйладым.

Яз көне җылы якларга киткән кошлар да кайта башлады. Шуңа күрә без аларга оялар ясарга уйладык. Оя ясарга мине Бәхтияр Назирович хезмәт дәресендә өйрәтте. Кошлар ояларын күреп сайраштылар, миңа рәхмәт укыдылар. Шунда ук эшкә дә тотындылар: басу-кырларны кышкы йокыларыннан уянган корткычлардан чистарта башладылар. Кара каргалар да тырышып эшли, гәрчә кешеләр аларга оя ясап бирмәсәләр дә. Кошлар күзәтеп, язгы табигатькә сокланып, язгы каникуллар сизелмичә дә үтеп китте. Хәзер инде мин җәйге ялларны ашкынып көтәм.

5 нче сыйныф укучысы

Нуриахметов Данис

Язгы матур көннәр

Менә яз да килеп җитте. Җир йөзенә ямь тулды. Кошлар җылы яклардан кайта башлады. Көннәр җылынды. Кара каргалар, сыерчыклар иң беренчеләрдән булып кайтты. Кошлар – бик үзенчәлекле җан ияләре. Аларның тормышы, көнкүреше бик кызыклы. Яз - бик матур ел мизгелләренең берсе. Футбол уйнавы да күңелле. Мин язны бик яратам.

5 нче сыйныф укучысы

Уразаев Павел





Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел


Г.Тукай – минем яраткан язучым

Мин татар гимназиясенең 3 нче сыйныфында укыйм. Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнәбез, әкиятләрен, шигырьләрен укыйбыз, мультфильмнарын карыйбыз. Г.Тукайның шигырьләре миңа бик ошый. Без һәр чарада Г.Тукай сүзләренә язылган “ И туган тел” җырын башкарабыз. Ул инде гимнга әйләнгән. Без аны басып җырлыйбыз. Мин Г.Тукай иҗатын алдагы елларда да өйрәнермен дип уйлыйм.

3 нче сыйныф укучысы

Шәфиева Аделина


C:\Documents and Settings\777\Рабочий стол\DCIM\110NIKON\DSCN4783.JPG


Г.Тукай- бөек шагыйрь


Бөек шагыйрь Г.Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә дөньяга килә. Аны бәләкәйдән үк асрамага бирәләр. Г.Тукайның балалык еллары бик тә авыр үтә. Ләкин тормышның авырлыкларына карамастан, ул бик зур язучы булып өлгерә. Аның иҗаты төрле телләргә тәрҗемә ителгән.Г.Тукай белән бар татар халкы горурлана.

3 нче сыйныф укучысы

Габдрафыйкова Диана


Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә, 
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; 
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.

Г.Тукай





Г.Тукай һаман безнең белән


Г.Тукай – татар халкының иң бөек шагыйре. Ул дөньяда нибары 27 ел гына яшәгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик шигырьләр, әкиятләр, истәлекләр язарга өлгергән. Тукай безне кечкенәдән хезмәтне сөяргә, табигатькә сокланырга, туган телебезне яратырга, халкың өчен янып яшәргә өнди. Без, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда “Су анасы “ күңелгә шом сала. Урманга китсәк, “Шүрәле” безне куркыта. Өйдән чыккач, “Туган тел”не җырлап юанабыз.

3 нче сыйныф укучысы

Максимова Эльвина

G:\DCIM\104NIKON\DSCN0993.JPG


Г.Тукай – бөек шәхес

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбиятының бөек классигы, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

1886 нчы елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Белемгә сусаган Тукай өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек,фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. 1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры башлана. 1910 нчы елның башында Тукай бөтен көчен “Ялт –йолт “ журналына бирә.

1913 нче елның башында шагыйрнең сәламәтлеге бик нык какшый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 нче елның 15 апрелендә Г.Тукайның гомере өзелә.

3 нче сыйныф укучысы

Зарипова Лия



Тукай яши безнең күңелләрдә


25 нче апрель.

Бу көнне, татар халкының бөтен дөньяга билгеле булган күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләү өчен, Бәләбәй шәһәре һәм районы мәктәпләренең татар балалары һәм аларның укытучылары безнең гимназия бинасына җыйналды. Укучылар башта Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укуда көч сынаштылар, аннары Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук бу чарада Тукай иҗаты буенча “Рәсем, стенгазета” конкурслары да оештырылды. Жюри әгъзалары итеп төбәк язучылары Фәүзия апа Мәхмүдова, Хәмит абый Тәүхетдинов, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакторы Зәйфә Салихова да чакырылган иде. Укучыларның төрле юнәлештәге эшләрен бәяләүдә татар теле укытучылары да булышты. Һәр катнашучының чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Чара татар гимназиясе укучыларының чагу номерлары белән үрелеп барды. Барлык укучыларга да катнашу сертификатлары тапшырылды. Иң-иңнәре Мактау Ярлыклары белән бүләкләнде. Чараны татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Инзил кызы бик оста итеп алып барды. Тукай бәйрәме күңелләрдә якты хатирәләр генә калдырды.



G:\DCIM\104NIKON\DSCN1003.JPG


Тукай бәйрәме” ннән күренешләр.





Республика “Тукай моңнары” конкурс - фестивалендә катнашу турында

Татар гимназиясенең бер төркем укучылары 23 нче март көнне Уфада М. Акмулла исемендәге БДПУ бинасында үткәрелгән 2 нче республика “Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә катнашып кайтты. Бу чарага республиканың төрле районнарыннан,шәһәрләреннән 200 дән артык укучы җыелган иде. Тукай әсәрләре татар, башкорт, рус, инглиз, мари, чуваш, удмурт телләрендә яңгырады. Бигрәк тә Яңавыл, Чакмагыш, Краснокама районнарыннан укучыларның актив катнашуын билгеләп үттеләр. Безнең укучылар (7 нче сыйныф укучылары Миниханов А., Хабибрахманов И., Зиннатуллин И., 5 нче сыйныф укучысы Бекчанов А.) катнашу турында сертификатка ия булдылар.Ә менә 5нче сыйныф укучысы Салихов Рафаэльгә (җитәкчесе Хөснетдинова Г. К.) уңыш икеләтә елмайды. Беренче тапкыр гына андый урыннарда чыгыш ясавына карамастан, ул “Хәзинә” оешмасының Казан шәһәренә бару өчен турпутевкасы белән бүләкләнде. Әфарин, Рафаэль! Киләчәктә дә сиңа шулай уңышлар елмаеп кына торсын!



G:\DCIM\104NIKON\DSCN0946.JPG

Укучылар жюри әгъзасы якташыбыз татар шагыйре һәм галим, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов белән.





































































































































































































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 25.08.2015
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров145
Номер материала ДA-014920
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх