|
Хөснетдинова
Хәмзия Хәмбәл кызы.
Казан
шәһәре 33 нче урта мәктәпнең югары категорияле туган тел һәм әдәбияты
укытучысы. “Сәлам” укыту- методик комплектының соавторы.
|
Предмет
|
Татар
теле
|
Сыйныф
|
5
|
Тема
|
Һөнәрләр
|
Максат
|
1) һөнәрләр
темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, лексиканы сөйләмдә кулланырга өйрәнү;
2) сөйләм
калыпларын дөрес әйтергә күнектерү;
3) хезмәткә һәм төрле һөнәр ияләренә мәхәббәт
һәм ихтирам хисләре уяту;
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхескә бәйле: һөнәр ияләренә
карата уңай мөнәсәбәттә булу.
Метапредмет: Белемнәрне
структуралаштыру күнекмәсенә ия булу, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти
белү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу.
Предмет: «Һөнәрләр» темасына
караган лексик берәмлекләрне үзләштерү, аларны дөрес куллана белү, тема
буенча диалог һәм монолог төзи алу.
|
Дәреснең
тибы
|
Кабатлау
|
Төп
төшенчәләр
|
Һөнәр ияләре, аларның эш урыннарын,
эшләгән эшләрен аңлаткан лексик берәмлекләр
|
Предметара
бәйләнеш
|
Һөнәр
ияләренә һәм хезмәткә уңай караш
|
Эшне
оештыру
|
Фронталь,
төркемнәрдә,
парларда, индивидуаль
|
Чыганаклар
|
“Сәлам”
укыту – методик комплекты: рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар
телен өйрәнүче укучылар өчен дәреслек. 5 нче сыйныф. Казан: “Мәгариф – Вакыт”
нәшрияты, 2021. – 164б. Эш дәфтәре, интерактив дәреслек.
|
Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру өлеше
|
1.
Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез
балалар! Хәлләрегез ничек соң?
- Кояшлы
иртә кебек, татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.
2.
Дежур укучы белән әңгәмә.
|
1. Исәнләшү.
Дәрескә әзерлекне күрсәтү (бер- берсен сәламлиләр).
-Сәлам,
дустым!
Хәлләр
ничек?
Син
кайда булдың?
Мин
сагындым, син килдең! Мин бик шат!
2.Укытучының
сорауларына җавап бирү, таләпләрне башкару.
|
ШУУГ: укытучы һәм иптәшләрен хөрмәт итү,
дәрескә әзерлеккә үзбәя.
ТБУУГ:
тыңлап – аңлау, нәтиҗә чыгару.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү.
РУУГ: эшчәнлекне
оештыру.
|
Дәрескә
әзерләү этабы. Мотивлаштыру
|
1.Табышмаклар
уку.
1)
Укырга да өйрәтә, язарга да өйрәтә, аны белә һәр кеше, ул була...? (укытучы)
2)
Көн дә нидер сата ул, булсын гына алучы. Үлчәп бирә, алып бирә кем соң безгә?
(сатучы)
3) Авыруны тыңлый ул, даруын да
бирә ул, уколын да кадый ул. Кем соң ул? (табиб)
2.
Сорауларга җавап алу:
-
Табышмаклар нинди темага? Димәк дәреснең темасы нинди?
3.
Дәрес темасын тактага язу. “Һөнәрләр”. Бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?
|
1. Табышмакларның
җавапларын әйтү.
2. Дәрес
темасын чыгару. Тема буенча фаразлау, уку мәсьәләсен билгеләү
|
ШУУГ: укытучы һәм иптәшләрен хөрмәт итү,
дәрескә әзерлеккә үзбәя.
ТБУУГ: уку
мәсьәләсен аңлау, тыңлап – аңлау, нәтиҗә чыгару.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү.
РУУГ: фаразлау,
уку мәсьәләсен кую, планлаштыру.
|
Белемнәрне
актуальләштерү.
|
1.
3 нче сыйныф электрон дәреслектән “Яхшы һөнәр” җырын тыңлау. Җырда әйтелгән
һөнәрләрне язып бару.
2.
Укучыларга сорау бирү: - Ничә һөнәр атала һәм кемнәр? (11- укытучы,
чәчтараш, шофер, табиб, рәссам, төзүче, язучы, футболчы, хисапчы, пешекче,
җитәкче).
|
1. Сүзләрне,
сөйләм калыпларын игътибар белән тыңлап аңлау, лексик берәмлекләрне аерып
әйтә белү.
2.
Сорауларга дөрес җавап бирү.
|
ШУУГ: һөнәр
ияләрен аңлаткан лексиканы дөрес әйтергә өйрәнү.
ТБУУГ:
тыңлап – аңлау, нәтиҗә чыгару.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү.
РУУГ:
эшчәнлекне оештыра һәм җавапларны бәяли белү.
|
Уку мәсьәләсен
кую.
|
1.Укучыларны
командаларга бүлү һәм чиратлап сораулар бирү:
1)
2 иң кирәкле һөнәр?
2)
2 киләчәк заман һөнәре?
3)
2 хәтәр һөнәр?
2.
Һөнәр төрләре: 1) кеше- кеше; 2) кеше – табигать; 3) кеше – сәнгать; 4) кеше
– техника; 5) кеше – тамгалар системасы. Карточкаларда һәр төргә 2 шәр мисал
язу. Нәтиҗәне тактага элү.
|
1. Лексик
берәмлекләрне әйтә белү һәм нәтиҗә чыгару.
2. Өйрәнгән
лексиканы сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен күрсәтү.
|
ШУУГ: укытучы һәм иптәшләрен хөрмәт итү,
дәрескә үзбәя.
ТБУУГ:
уку мәсьәләсен аңлау.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү.
РУУГ: эшчәнлекне
оештыру, җавапларны бәяли белү.
|
Ял
минуты
|
1. Шигырь юлларына хәрәкәтләр ясау. “Шаян курчак”
- Бигрәк шаян курчак син!
Тик тормыйсың берчак син! Чүгәлисең, торасың,
Башың уңга борасың.
Аннан
сулга карыйсың,
Сикергәли
башлыйсың.
Кулларың
күтәрәсең,
Аннары
төшерәсең.
Шул
арада син иелеп,
Басарга
өлгерәсең.
Тирән
итеп сулыйсың да,
Ял
итәргә туктыйсың.
|
1.
Хәрәкәтләр ясау.
|
|
Уку мәсьәләсен
адымлап чишү.
|
1.
Дәреслектән 27 биттәге 1 күнегүне башкару. Рәсемнәр буенча (видеоблогер,
хәрби, янгын сүндерүче, архитектор) мини монолог сөйләү. Сораулар белән ярдәм
итү:
–
Бу кем?Ул кайсы төргә карый?Бу һөнәргә нинди сыйфатлар кирәк? Ул нишли? Кайда
эшли?
2.
“Конвертта кемнәр бар” уены. Хәрефләрдән сүзләр җыю. Шул һөнәр иясе турында җөмләләр
төзеп әйтү.
3. “Баскетбол”
уены. Укучыларга сорау бирү: - Син кем булырга телисең? Кәгазь
битенә язалар һәм кәрзингә ыргыталар. Кәрзингә эләккән битләр генә санала. Сорауга
хатасыз дөрес җавап биргән кешегә - 1 балл.
4.
Дәреслектән 2 күнегүне эшләү. Төркемнәрдә сорауларны кулланып, диалог төзү:
- Сиңа нинди һөнәрләр ошый? Син кем булырга телисең? Син нәрсәләр эшләргә
яратасың? Сиңа нинди фәннәр ошый? Син нинди түгәрәккә йөрисең? Бу синең өчен
файдалымы? Булачак һөнәрең өчен нинди сыйфатлар кирәк?Синең әти- әниең кем
булып эшлиләр? Бу һөнәрләр файдалы/ кирәкле һөнәрләрме?
|
1. Һөнәрләр
темасына караган лексиканы истә калдыру.
2.Рәсем
буенча сорауларга дөрес җаваплар бирү.
3.
Рәсемнең мәгьнәсен аңлау һәм истә калдыру.
4.
Рәсемнең төп идеясын аңлау.
5.
Сөйләм калыбын истә калдыру.
6.
Сөйләм калыбын төрләндерүне истә калдыру.
7. 3-4 репликалы
диалог төзергә өйрәнү.
|
ШУУГ: һөнәр
ияләренә һәм хезмәткә карата хөрмәтле булу.
ТБУУГ:
рәсем буенча төп фикерне аерып әйтү, нәтиҗә ясау.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү.
РУУГ:
рәсемне өйрәнү барышын планлаштыру, җавапларны бәяли белү.
Предмет
нәтиҗәсе: рәсемнәр, сораулар ярдәмендә 3- 4 репликалы диалогны истә калдыру.
|
Белемнәрне
ныгыту.
|
1.Әңгәмә
үткәрү.
- Син
кем булырга телисең? Бу һөнәр кайсы төргә карый? Нинди сыйфатлар
кирәк? Бу һөнәр иясе нәрсә эшли?Кайда эшли?
2.
Нәтиҗә чыгарту.
3. 5 нче
күн. 27 бит. “Пазл җыю” уенын башкару.
-
Апа укытучы булып мәктәптә эшли.
-Абый
веб – оста булып эшли, аңа ноутбук кирәк.
-Табиб
һөнәре- бик кирәкле һөнәр, мин хастаханәдә эшлим.
- Бабай
хәрби булып гарнизонда шли.
- Минем
өчен җырчы һөнәре кызык, ә сатучы һөнәре кызык түгел.
- Әти
коткаручы булып эшли, аңа каска кирәк.
4.
3 күн. 27 бит. “Минем булачак һөнәрем” темасына монолог төзеп сөйләү.
|
1.
Әңгәмәдә катнашу. Сорауларга җавап бирү.
2.
Нәтиҗә чыгару.
3.4 -5
җөмләле монолог төзеп сөйләү.
|
ШУУГ: һөнәр
ияләренә карата хөрмәт хисле булу.
ТБУУГ:
нәтиҗә чыгара белү.
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес итеп җиткерү, парларда эшли белү,
хезмәттәшлек итәргә өйрәнү.
РУУГ:
эшчәнлекне оештыра белү(үзләре кем сорау, кем җавап бирәсен билгели)
җавапларны контрольдә тота белү.
Предмет
нәтиҗәсе: 4-5 җөмләдән торган монолог төзергә өйрәнү.
|
Рефлексия
|
1.
Рефлексияне оештыру. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү.
Укучыларның дәрестә эшләрен бәяләтү.
- Син
дәрестә нәрсәләр белдең?
- Сиңа
нинди биремнәр ошады?
- Син
кем булырга телисең?
|
1.
Сорауларга җавап бирү.
Әңгәмәдә
катнашу.
2.
Максат, нәтиҗәләрдән чыгып үзбәяләү.
|
ШУУГ:
уңыш һәм уңышсызлыкларның нәтиҗәсен ачыклый алу, “кем булырга тели”
төшенчәсен аңлау.
КУУГ: монолог
төзү, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү.
РУУГ:
җавапларны бәяли белү, үзбәя.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.