Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарскому языку "Шарт фигыль" (6 класс)

Урок по татарскому языку "Шарт фигыль" (6 класс)

Скачать материал

 

 Тема: Шарт фигыль

 Дидактик максат: 1.Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы турында төшенчә бирү.

                             2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

 Тәрбияви максат: татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның                           

                                игътибарын тирә-як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик  

                               тәрбия бирү.

 Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шарт фигыльне сөйләмдә дөрес  кулланырга өйрәтү.

 

 Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү һәм аны ныгыту.

Кулланылган технологияләр: Ә.З. Рәхимовның үстерелешле укыту, шәхескә якын килү, сәламәтлек саклау,   уен технологияләре.

Кулланылган метод һәм алымнар: фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү,           әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.

Җиһазлау: “Шарт фигыль” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен биремнәр, компьютер.

Кулланылган дәреслек һәм өстәмә әдәбият: 6 нчы класс татар теле, “Татар халык авыз  иҗаты” җыентыгы (сынамышлар). 

 

Дәрес барышы

I.       Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

          1. Уңай психологик халәт тудыру.

Энергизатор.  “Яхшы кәеф”

-     Хәерле көн, укучылар. әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дустыбызның

яхшы билгесен генә әйтик әле. Мәсәлән: Алинә – син бик матур елмаясың, Дилүс – син матур итеп биисең...  бер- беребезнең яхшы якларын санап бетергәннән соң уен тәмамлана.

Максат куйдыру. Дәфтәргә числоларны язып куйыйк. Кем бүген дәрестә нинди билге алырга тели? Дәфтәр поляларына шул билгене куегыз. Бу сезнең максатыгыз. Максатка ирешү өчен дәрестә тырышып эшләргә кирәк булачак.

 

        2. Уку мәсьәләсен кую   ситуациясе.                                                                      1 нче слайд

 

-  Әйе, дусларым, бүген яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать, ягъни табигатьнең бер күренеше булган Тамчыкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр. Без үзебез дә бит – табигать балалары. Бүген тагын бер фигыль төре белән танышырбыз.Тик аның исемен Тамчыкай куйган сорауларга җавап эзләгәннән соң сез үзегез әйтерсез, төрләнешен ачыкларсыз.

 

3. Өй эшен анализлау.           

- Өй эшен тикшереп алыйк әле. Өйдә фигыль турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрне кабатлап, гомумиләштереп килергә кушылган иде.

                                                                                                                                   2 нче слайд

Шуны тикшерү өчен, тест эшләп алабыз (Тест таратыла).

Тест биремнәре

1.      Мин әнигә кер юыштым. Фигыль нинди юнәлештә?

                   А) төп;

                   Б) кайтым;

                   В) төшем;

                   Г) уртаклык;

                   Д) йөкләтү.

2.      Тиздән әниләр бәйрәме җитәчәк. Фигыль кайсы заманда килгән?

         А) хәзерге

         Б) үткән

         В) киләчәк

3.      Син иптәшләреңә булыш. Фигыль нинди төркемчәдә?

             А) затланышлы

             Б) затланышсыз                                 

4.      Без сәламәтлек дәресендә кызык уен уйнадык. Фигыль кайсы зат-санда?

              А) I зат, бер. с.

              Б)  II зат, күп. с.

              В) III зат, бер. с.

              Г) I зат, күп. с.

5.      Кайсы фигыльләр зат-сан белән төрләнми?

           А) хәл, хикәя, боерык.

           Б) исем, шарт, хикәя

                 В) исем, инфинитив, сыйфат, хәл.

     6. Айгөл бүген килмәде.  Фигыль нинди төрдә?

              А) барлыкта

                 Б) юклыкта

 

-          Ә хәзер әйдәгез, дөреслеген тикшерәбез.                                                3 нче слайд

-          Афәрин! Бу эштә дөрес юлны сез дә чамаладыгыз, дөрес башкардыгыз.

 

Билге куйдыру. Кемнең хатасы юк – “5” куя, 1 хатасы булганнар “4” куя, 2 хаталылар “3” билгесе куя, хатасы 3 тән арткан укучылар  “2” куялар.

 

II.     Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

        1нче проблемалы бирем.                                                                               

       Тактада сынамышлар язылган

·         Кояш болытка  капланып баеса, яңгыр явар.

·         Томан җиргә төшсә, аяз булыр.

·         Кар калын булса, ашлык уңар.

·         Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

·         Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

-          Укучылар, тактада язылган җөмләләрне  укып карыйк әле. Алар турында нәрсә әйтерсез. Нинди әсәрләр болар? (Сынамышлар).

-          Сынамышлар әдәбиятның кайсы төренә карый?(Халык авыз иҗатына)

-          Ул икенче төрле ничек атала? (Фольклор)

-          Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итәләр?(киләчәк турында, һава торышы ничек булыр, игеннәр уңармы)

 

Нәтиҗә

-  Әйе. Халык сынамышлары безне, табигать дөньясын танып белергә, киләчәккә карап дөрес яшәргә, тирә-як мохитны сакларга өйрәтә. Димәк, аларның төп максаты: киләчәкне хәбәр итү, һава торышы ничек булыр, игеннәр уңармы. Сынамышлар алдан күрә беләләр. Чөнки әби-бабаларыбыз гасырлар буе табигать белән бергә яшәгән, күзәткән, кояш ничегрәк байый, хайваннар яки кошлар үзләрен кайчан ничек тоталар. Шулардан чыгып, нәтиҗә ясаганнар.

 

 

 

 

 

2нче проблемалы бирем.                                                                                

 – Хәзер әлеге сынамышлардагы фигыльләрне тикшерик.

- Сез биредә үзегезгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез? 

- Алар нинди фигыль төркемчәсенә керә, нинди мәгънә белдерәләр?

- Җөмләләрдә тагын фигыльләр бармы? Алар  ничек ясалганнар?

- Сораулар куеп карагыз. Нинди сорау куеп була?

 

                                                                                                                           4 нче слайд

- Уйлап карыйк әле, алар җөмләдә үзләре генә кулланыла аламы?

- Эш кайчан үтәлә? (Билгеле бер шартларда гына).

- баеса – явар, булса – уңар, төшсә – булыр... Бу фигыльләр нинди мәгьнә? (фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш – хәлне белдерә)

 

Нәтиҗә

- Димәк, әлеге фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә. Ягъни, билгеле бер шартларда гына эш үтәлә. Шулай булгач, без бу фигыльне ничек атарбыз? (Шарт ф.)

- Димәк, бүгенге дәрес темасы да “Шарт фигыль”булыр.                       5 нче слайд

        - Әйтегез әле, шарт фигыльгә нинди кушымча ялганган? (-са/-сә куш.) 

- Әйдәгез шарт фигыльләр уйлыйк . Юклыкка куеп карыйк.(телдән)           6 нчы слайд

 - Фигыльнең юклык төрендә тамырга башта нинди кушымча ялганды? (юклык куш. –ма, -мә)

 - Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечкәлектә ярашып киләләр.)

 

    3нче проблемалы бирем.                                                                                   7 нче слайд       

-       Бирелгән җөмләләрдә шарт фигыльләр бармы?  Алар нинди сүз төркеме белән янәшә килгән? (кисәкчә белән).  Бергә килеп нинди мәгънә белдерәләр? (шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтәләр).

Мондый фигыльләр ничек атала икән? (Кире шарт фигыль)

 

    4нче проблемалы бирем.

Төркемнәрдә эш.

-  Алга таба эшебез эффектлырак һәм тизрәк барсын өчен, безгә тиз генә төркемнәргә бүленергә кирәк. Музыка куела һәм  укучылар  хәрәкәтләнеп йөреп торалар. Музыка туктауга, укытучы әйткән сан буенча төркемләнәләр.  Мәсәлән – 2. Укучылар ике төркемгә бүленәләр. 

13 нче слайд

           Тактада                         бае-                         өз-

                                                  чык-                        ти-

                                                  ян-                          үс-

                                                 ак-                          сип-

                                                                       

Бирем: тактада бирелгән сүзләр белән шарт фигыльнең барлык һәм юклык формаларын төзеп, һәр төркем табигатькә сак караш булдыру турында 2-3 җөмлә уйлый. Мәсәлән, “Гөлләргә су сипмәсәң, шиңәрләр” яки “Урманнарны пычратсалар, сулар һава калмас” .

Җавап җөмләләр тыңлана. Табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохитыбызны саклау турында әңгәмә уздырыла.

 

Нәтиҗә

 

-                Үз туган кырларыбызны, урман-суларыбызны сакламасак, киләчәктә эчәр суыбыз, сулар һавабыз да калмаячак. Табигать турында бүгеннән үк кайгыртмасак, тормышыбыз бозылыр.

 

 

5 нче проблемалы бирем.                                                                                       

- Фигыльләрне сез ике зур төркемгә бүленә дидегез - затланышлы һәм затланышсыз. Затланышлы фигыльләр зат-сан белән төрләнә. Ә шарт фигыль төрләнәме икән? (Һәр төркем бирелгән сүзләрне зат-санда төрләндереп карый. Һәр затта алынган кушымчалар аерым карап чыгыла)                                                                                                            

8 нче слайд

Нәтиҗә

- Шарт фигыль, димәк, затланышлы фигыльләр төркеменә керә.

- Нинди төр зат-сан кушымчасы алды? (кыска төр)

6. Ныгыту

Дәреслек белән эш.

-          143нче күнегү, 80нче бит. 1-3нче җөмлә өстендә эш.

(теләсәң- шарт ф.,II зат берлектә; ышансаң - шарт ф.,II зат берлектә;куй- боерык ф., II зат берлектә;тырышса да – кире шарт ф., III зат берлектә;чыкты- хикәя ф., III зат берлектә)

– “Тамчыдан күл җыела”,- ди халык. Тамчыкай куйган сорауларга без җавап бирә алдык. Әйдәгез аларны тагын бер кат искә төшереп күлне тулыландырабыз. (Сорауга җавап бирү барышында модельне тутыру).                                                                         9нчы слайд                                               

10 нчы слайд

-          Модельләрнең дөреслеген тикшерәбез

-            Модель буенча үзегезгә билге куегыз.

-            Дәреслектән кагыйдәне уку (79нчы бит)

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия. 1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек? Ничек эшләдек?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

- Тестка куелган билгегез һәм җодель өчен куелган билгеләрегез буенча уртача билгене дәфтәрегезгә куегыз.

- Дәрес башында куйган максатыгызга ирештегезме? (Укучылар фиркерләрен әйтә, билге куела.)

 

Энергизатор. “Табигать” (уңай психологик халәт тудыру өчен.) 

-          Табигать яшәсә, без дә яшибез. Без табигатьне саклап кала алабыз, ләкин ничек?

-          Шарт фигыльләрне кулланып, җөмләләрне дәвам итегез ( карточкалар таратыла).

..., без сәламәт булырбыз.

..., сулар һавабыз саф булыр.

..., мәктәп яны матур булыр.

..., моңлы җырларын тыңларбыз.

..., алар да безгә тимәсләр.

V өй эше бирү.

1) репродуктив:  143нче күнегү, 80нче бит.

2) конструктив:  сынамышлар язып килергә

3) иҗади: шарт фигыльләрне кулланып, көзге урман турында кечкенә хикәя язарга.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку "Шарт фигыль" (6 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 236 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.09.2018 363
    • DOCX 626.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнуллина Алсу Ирековна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайнуллина Алсу Ирековна
    Гайнуллина Алсу Ирековна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 1786
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Мастерство PowerPoint: систематизация, интерактивность и эффективность

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1726 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Программы лояльности и организационные аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе