1449382
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое КонспектыОткрытый урок по татарской литературе на тему: А.Еники "Учагыңда утың сүнмәсен"("Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча)

Открытый урок по татарской литературе на тему: А.Еники "Учагыңда утың сүнмәсен"("Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча)

Международный конкурс
«Час экологии и энергосбережения»
Для учеников 1-11 классов и дошкольников
Принять участие
библиотека
материалов

Тема: “ Учагыңда утың сүнмәсен”.

(Ә.Еники”Әйтелмәгән васыять”әсәре буенча дәрес-уйлану.)

Максат.

1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру; гореф –гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.




Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.


Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.


Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.


Җиһазлау.

  1. Ә.Еники портреты.

  2. Мультимедиа проекторы.

Эпиграф:

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле ,диләр ,далада,

Тик онытмыйк шуны :ике килми

Хезмәт итү ата-анага.

  1. Тактада плакатлар: 1. “Тел югалтса егет – ил югалткан,

Сүз югалтса – иле оялган” (Р.Әхмәтҗанов)

2. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

(Ш.Мәрҗани)

3. “Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил”(Җыр)

4. «Ә.Еники – күңел карурманының тургае”






Дәреснең барышы.

Укытучы сүзе:

1.-Укучылар , мин сезнең игътибарга бер шигырь тәкъдим итәм . Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?

(1 нче слайд)


Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле, диләр, далада,

Тик онытмыйк шуны: ике килми

Хезмәт итү ата- анага.

- Бу шигырьдән нәрсә аңладык?

- Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)


-Әйе ,Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр –ак яулыклы әбиләребез турында. Ана – дөньяда иң бөек зат.


-Үткән дәресләрдә сез әниләр турында иң матур әсәр үттегез.


-Сез нинди әсәр белән таныштыгыз?

-

Әйтелмәгән васыять.”


-Авторы кем?


-Ә.Еники.(2 нче слайд)


-Кайда туган?


-Благовар районының Каргалы авылында.


-Укучылар, мин үзем дә шушы матур әдәбиятка Әмирхан Еникине,иҗат дөньясына Рим Хасановны ,җырчы Рөстәм Асаевны биргән уңдырышлы Благовар җиреннәнмен.

-Безнең бүгенге тема:”Учагыңда утың сүнмәсен “дип атала.Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыяте “буенча дәрес-уйлану. ( 3 нче слайд )

-Безнең бүгенге максат:повестне искә төшереп китеп акъәбинең хис-тойгыларын ачыклау.


2.-Укучылар ,искә төшереп китик әле.

Әдәбиятның нинди төрләре бар?

(эпос ,поэма.драма)


-“Әйтелмәгән васыять”нинди төренә карый?


-Эпос.


-Жанры буенча кайсысына керә?


-Повесть.


3.-Әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала.


-Нәрсә соң ул васыять?(4 нче слайд)

(экранда чыга)


4.-Әсәрдә нинди васыять турында сүз барганлыгы турында сөйләшкәнче,әсәрнең эчтәлеген искә төшереп китик.


1)-Әсәрнең геройларын искә төшереп китик.

Геройларны ничек төркемләп бүлеп була?


-Актив геройлар

Пассив геройлар.

-Актив геройлар:Акъәби,балалары


-Пассив:күршеләре,шагыйрь


2)-Әсәрдә төп герой кем?


-Акъәби.


3)-Кем соң ул Акъәби?Аның турында нәрсә әйтә алабыз?.(5 нче слайд )




Акъәби:


-тырыш


-сабыр


-киң күңелле


-туган җирен,туган телен яратучы


Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Акъәби – тырыш .Һәрвакыт кешеләргә булышып яшәгән, күршеләр белән дус булган. Ирен ихтирам итеп, тату яшәгән, балаларына тәрбия, белем биргән. Ул гел эштә, хезмәттә булган. Гомер буе үзе эшләп ашаган. Балаларын хезмәттә тәрбияләгән, илгә, җиргә файдалы кешеләр булып үсүләрен теләгән.

Бу һәр ата – ананың баласы алдында бурычы, дип уйлыйм мин.

Аның сабырлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

-Без аның бервакытта да зарланганын ишетмибез.

-Ул киң күңелле,күршеләре белән әйбәт мөнәсәбәттә,изге кеше.

-Акъәби туган ягын ,туган туфрагын ,туган телен яратучы.

Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйе ,ул үзенең учагында үтен сүндермәскә тырыша.


5. -Акъәбинең тормыш юлын аның исеме аша күрсәтегез.

-Әйдәгез китаптан табып укыйк(205нче бит) рольләргә бүлеп.(6 нчы слайд)

-Әсәрдә нинди шагыйрь турында сүз бара?

-Баязит Бикбай.Ул Башкортстаныбызның күренекле шагыйре.



6.-Акъәбинең балалары турында нәрсә әйтерсез?(китапта 190 нчы бит)

(укучылар сөйлиләр)

-Суфиян

-Гөлбикә

-Перьмдагы кызы

-Казакъстандагы улы.



7.-Без сезнең белән васыять турында сөйләшеп киттек .Хәзер искә төшерик: Нинди васыять әйтеп калдырырга тырыша Акъәби?

(7 нче слайд )


ВАСЫЯТЬ


-туган җир

-туган туфрак

-туган тел

-халык

-мөселманнарча күмү


8.-Хәзер төркемнәргә бүленеп эшлибез.(класс икегә бүленә)

-Беренче төркем туган җир ,туган туфрак турындагы васыять турында чыгыш ясый,ә икенче төркем туган тел,халык турындагы васыять турында чыгыш ясый.


1 төркем:Башкорт даласы Юлкотлы авылының килеп чыгышы (205нче бит, 211 нче бит)

Туган нигез турында(189 нчы бит)

2 төркем:Туган тел

-Аның туган теле-башкорт теле

Балалары башкортча сөйләшәме?

(Геннадийның “Я, башкир “дигән сүзләре турында 192 бит)

Халык турында.(213 нче бит)


9.НӘТИҖӘ:

- Акъәби уйлаган сүзләрен балаларына әйтә аламы?

-Ни өчен аны тыңламыйлар?(214 нче бит)

-Акъәби гомере буе балаларын көтеп яшәгән.Гомер буена җыйган сүзләрен әйтә алмый.


10.“ҮЛӘСЕ КЕШЕ БЕЛӘН КАЛАСЫ КЕШЕ ТИЗ ГЕНӘ УРТАК ТЕЛ ТАБА АЛМЫЙЛАР ИКӘН”,- ДИП УЙЛЫЙ УЛ.


ЛӘКИН ШУЛАЙ ДА АНЫҢ БАЛАЛАРЫНА ҮПКӘЛИСЕ,РӘНҖИСЕ КИЛМИ.Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй ,ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән юатырга ашыга.(210 нчы бит)


11.-Акъәбинең бер васыятен балалары белә.

-Нинди васыять?

-Әби үзен мөселманнарча кумуне тели.


-Нәрсә соң ул мөселманнарча күмү?(8 нче слайд )

Ак кәфен.

-Аны ак кәфенгә төрәләрме?Ни өчен?(219 нчы бит)

-Юк.


Әби ак кәфенгә мөселман карчыклары төрергә тиеш ди .Моны да үтәмиләр.Аны марҗа хатыннары юып кием кидерә.


-Мулла килүен тели.

(Мулла чакыру,җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар(219 нчы бит)


12.-Кеше үлгәч ,тагын нинди йолалар башкаралар?

(3,7ен укыту )

-Бу йоланы да үтәмиләр.(9 нчы слайд)


-Әби кайда үлә?

-Балалары аны больницага итеп куялар.(218 нче бит)


13. -Акъәби гомере буена ялгыз яши һәм берүзе үлеп китә.(219 нчы бит укыйм)(10 нчы слайд)


14.Бу әсәрдә нинди символлар бар?


-Кылган символы

Әсәр шулай башлана,шулай бетә.Алар мәңгелек образ.Тормыш дәвам итә дигән сүз.

-Учак.

Әсәрнең башында да,азагында да әби учагы сүндерелми.Гомер буена учак сүнмәс дип яшәгән.Учак сүнмәү-ул гомернең дәвам итүе,яшәү образы.

-Шушы учакны кемнәр генә сүндермичә яши?

-Күршеләре.


15.Әсәрдә бер кызганыч вакыйга бар.

-Иске яшел сандыгы килеп төшә.(221 нче бит)

Сандык эчендә нәрсәләр була?(11 нчк слайд)

-кәфен.

Моны күреп малае белән кызы бераз уңайсызлык кичерәләр.

- әбинең бүләкләре.

Ләкин бүләкләре беркемгә дә кирәкми,аны музейга бирәләр.

-Укучылар, автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

-Йолаларыбызның ,гореф-гадәтләребезнең югылып баруын ассызыклый.


16.-Ни өчен Миңлебай карт әбинең үлүенә ышанмый?


-Чөнки Акъәби кебек ак җанлы кешеләрнең җаннары үлмәвенә инанган,аларның ак эшләре гомер буе саклана дип уйлый.


17.-Укучылар Акъәби бәхетлеме?(12 нче слайд)

( әңгәмә)

(13 нче слайд)

18.-Әмирхан Еники шушы әсәре белән нәрә әйтергә тели?

-Әниләрнең васыятен тыңларга.


19. ЙОМГАКЛАУ.

-Укучылар,вакытында әниләребезнең васыятен ишетеп тыңларга тиешбез.Алар бездән акча дә ,күчтәнәч тә ,бернәрсә дә өмет итмиләр.Бары тик аларга безнең җылы караш ,җылы сүз кирәк.

Әмирхан Еникинең сүзләренә кушылып ,мин дә әни кеше буларак сезгә теләкләремне җиткерәсем килә:

-туган телебезне, туган җиребезне ,халкыбызның йолаларын,гореф-гадәтләрен,бәйрәмнәрен онытмагыз.Әти-әниләрегезгә карата игътибарлы,ихтирамлы булыгыз һәм әниләрегезнең изге фатихаларын алып йөрегез. (14 нче слайд


Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз –сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра.

Салисә Гәрәева

-Дәрес тәмам ,чыгарга мөмкин.

Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку
26-28 октября 2019 I МЕЖДУНАРОДНЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ «ИНФОФОРУМ» «Современные тенденции в воспитании и социализации детей» Подать заявку Очное участие Дистанционное участие Курс повышения квалификации (36 часов) + Сертификат участника “Инфофорума”
Международный конкурс
«Час экологии и энергосбережения»
Для учеников 1-11 классов и дошкольников
Принять участие

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
17 курсов по пожарно-техническому минимуму
Обучение от 2 дней
дистанционно
Удостоверение
Программы актуальны на 2019 г., согласованы с МЧС РФ
2 500 руб. до 1 500 руб.
Подробнее