Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление "Мое педагогическое кредо"

Выступление "Мое педагогическое кредо"

Скачать материал

 

 

 

 “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны хәзерге заманга яраклы шәхес итеп тәрбияләү

 

 

 

 

 

 

                                             Югары категорияле татар теле              

                                             һәм әдәбияты укытучысы 

                                             Макарова Ирина Александровна

 

 

 

 

 

Казан

 

 

 

Бер мең тугыз йөз дә җитмеш дүрттә

Бер кыз бала туган дөньяга.

Ирина дип исем кушканнар да

Теләгәннәр бәхет  балага.

Бала үскән, укып белем алган,

Хыялы зур булган кызкайның:

Укытучы булып, белем бирү,

 Яхшы кешеләрне тәрбияләү .

Менә инде 23 ел мәктәптә

Татар телен балаларга өйрәтә,

Хәзер Совет районының

144 нче мәктәбендә белем бирә.

Бу  педагог үз эшенә максат куя:

Яхшы укытучы булырга,

Балаларга ныклы белем биреп,

Камил шәхес тәрбияләргә.

Бу максатка ирешү өчен мин үз эшемдә бер система булдырдым. Сезгә хәзер шул турыда сөйләп китәсем килә. Эш-гамәлләрем дәүләт программасына нигезләнеп төзелгән. Мин татар төркемнәрендә дә, рус төркемнәрендә дә укытам.

Һәр яктан да камил шәхес әзерләү өчен  менә мондый бурычлар куйдым:

1)      татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

2)      укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,  үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

3)       татар дөньясы турында  мәгълүмат бирү;

4)      укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.

5)      сәләтле балалар белән иҗади  эшләү.

6)       тәрбияле  балалар әзерләү.   

Үз эшемдә Я.А.Коменскийның шушы сүзләрен күз алдында тотып эшлим: «Белем бирү методы сәнгатькә әйләндерелергә тиеш!”

   Бурычларны үтәр өчен төрле принциплар сайлап алдым:

1)    Психологик принцип (укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру, һәр бала шәхесенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәптә тоту, яшь үзенчәлекләрен истә тоту);

2)    Гомумдидактик принциплардан фәннилек, системалылык,  җиңелдән авырга таба белем бирү, теория һәм практиканың бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык, үстерешле белем һәм тәрбия бирү, күрсәтмәлек куллану принципларын  актив кулланам. Болардан башка интенсивлык (кыска вакыт эчендә тел һәм сөйләм материалын максималь күләмдә куллану ) һәм оптимизация (оптималь вариантны сайлап алу) принципын кулланам;(һәр сыйныфта да)

3)    Методик принциплардан коммуникатив (тыңлау, сөйләү, уку, язу аша белем бирү), туган телнең үзенчәлекләрен исәпкә алу, ситуатив-тематик, дифференциаль һәм интеграль белем бирү принциплары белән эш итәм;

4)    Лингвистик принциплардан системалылык һәм аңа бәйләнгән комплекслылык принципларын, функциональ-семантик һәм культурологик принциплар (халкыбызның милли культурасы) кулланам.

Бу принципларны төрле метод, алымнар һәм технологиялар аша тормышка ашырам.

 а) табигый метод (тирә-яктагы предмет һәм күренешләр белән турыдан туры танышып белем алу);

б) тәрҗемә итү яки  ике телне чагыштырып өйрәнү методы;

в) аңлы - практик метод (лексик-грамматик берәмлекләрне аңлы рәвештә сөйләмдә куллану);

  г) интенсив методлардан: резерв мөмкинлекләрен активлаштыру, эмоциональ – мәгънәле метод, интеграль метод;

д) имитация методы;

Шулай ук аудиовизуаль метод, сүзле, таныштыру методлары. 5 нче сыйныфта Нигматуллина , Фаезова методикасы белән эш итәм. Монда күбрәк коммуникатив методлар кулланам.

Дәресләр нәтиҗәле булсын өчен төрле дәрес формалары һәм чаралар кулланып укытырга туры килә. Төп чаралардан программа, дәреслек,  ярдәмче чаралардан методик кулланмалар, татар телендә төрле газет-журналлар, техник чаралар, таблицалар,  рәсем-картиналар, таратма дидактик материаллар,  белешмә,  сүзлекләр, күрсәтмәлектән һ.б. файдаланам. Хәзерге заманда видеомагнитофон, компьютер, мультимедиалар куллану да бик отышлы. Компакт-дисклар да дәрестә кызыксынуны арттыра.

Камил шәхесне һәркем тәрбияле, зәвыклы итеп күз алдына китерә. Моңа ирешүдә мин халык педагогикасы, К.Насыйри, Хуҗиәхмәтов Ә.Н. һәм В.Казыйханов методикаларын кулланып эшлим.

Тәрбия эшләрен  өч төргә бүлеп башкарам: чаралар, эш-гамәлләр, уеннар. Алар кыска вакытлы, озак вакытлы һәм традицион булалар. Катнашучыларның саны буенча: индивидуаль, төркемләп һәм массакүләм формаларын кулланам.

Тәрбия бирүнең диалоглы формалары (дискуссия һәм диспут) миңа аеруча ошый. Бу балаларда аралашу күнекмәләре, кешеләргә һәм аларның фикерләренә карата ихтирам, толерантлык, такт формалаштыра, фикерләү сәләтен, үз фикерен аргументлап әйтеп бирү осталыгын үстерә.

Дәресләрдә генә бала шәхесен

Тәрбияләп бетереп булмый

Шуңа күрә дәресләрдән соң да

Җыелабыз балалар белән.

Төрле кичә, конкурс, бәйрәмнәр,

Музей һәм түгәрәктә эшчәнлек,

Балаларның фәнни оешмасы

Бар да бирә безгә канәгатьлек.

Төрле класстан тыш чаралар үткәрәм: кичәләр, атналыклар, танылган һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, конкурс һәм смотрлар, олимпиадалар, күргәзмәләр, экскурсияләр.

Менә 2 нче ел инде мин “Илһам чишмәсе” түгәрәген җитәклим. Монда төп эш-алымнарым:

1)    Информация алу (лекцияләр, әңгәмәләр, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр,бәхәсләшүләр);

2)     Күргәзмә әсбаплар аша эш итү (төрле плакатлар, кинофильмнар, диафильмнар  карау);

3)     Практик эшчәнлек алып бару ;

4)    Иҗади эшчәнлек алып бару;

5)    Нәтиҗәне тикшереп – күзәтеп бару (уңышларны, җитешсезлекләрне күрсәтү, анкеталар уздыру, эш турында сочинение, иншалар яздыру һ.б.)

Баланы камил итәр өчен гаилә белән эшләү бик мөһим. Чөнки бала беренче тәрбияне анда ала. Монда мин ата-аналар җыелышы, гаилә бәйрәмнәре, ата-аналар өчен ачык дәресләр, чаралар, ата-аналар арасында төрле конкурслар, гаилә ярышлары үткәрәм. Менә яңа ел алдыннан гына шаулатып ата-аналар алдында сәхнәләштергән концерт куйдык.

Инде менә ничә ел дәвамында музей белән эш алып барам. Бу беренчедән, укучыларда тарих һәм культура өлкәсендә белем бирсә, икенчедән, балаларны мөстәкыйльлеккә, эзләнүгә этәрә . Кызыксыну тудыра. Монда нинди генә кичәләр, очрашулар уздырылмады:

“Шура” ветераннар оешмасы белән очрашу, язучылардан- Г.Ахмадуллина-Архипова, Р.Шәрипов, Ф.Яруллин; артистлардан З.Сәхәбиева, Р.Ибраһимова, актерлардан Дусил Касымов; шулай ук сугыш ветераннары белән очрашулар, башка музейлар белән бәйләнештә тору һ.б. Һәр юбиляр язучыга багышлап күргәзмә оештыру, экскурсияләр алып бару эше дә бик нәтиҗәле.

Бу дәрестән тыш эшләргә мин үзем укыткан сыйныф укучыларын җәлеп итәм. Шуңа күрәме икән балалар минем дәресләремә дә бик теләп йөриләр. Аларның гел мондый чаралар оештырасылары килеп тора.

Белгәнегезчә, менә мондый притча бар: Бер карт үләр алдыннан улларын чакырып алган да аларга себерке тоттырган. Башта берьюлы сындырып карарга кушкан-сындыра алмаганнар, аннан берәмләп һәр ботагын сындырганнар. “Күрәсезме”,- дигән карт. “Бердәм булмасагыз, сезне дә шундый язмыш көтә”.

Минем нәрсә әйтәсем килә. Югарыда сөйләгәннәр барысы берьбөтен булганда гына, аларны уңышлы кулланганда гына максатка ирешеп була.

Һәм мин үземнең бу метод, алым, технологиялар кулланып укыту нәтиҗәсе итеп сезгә укучы моделен тәкъдим итәм. Инде нәтиҗәләр бар дисәк тә була. Чөнки минем чыгарган укучыларымның күбесе югары уку йортларында укыйлар, яныма килеп хәлләремне белеп торалар. Мин аларны кешелекле шәхесләр итеп күрәм. Ә бу- иң мөһиме. Бар кешене дә югары белемле итеп булмый, ә кешелекле итеп була.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление "Мое педагогическое кредо""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Презентация "Крымскотатарские народные праздники"
  • Учебник: «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Хисматова Л.К.
Рейтинг: 1 из 5
  • 16.12.2015
  • 6524
  • 131
«Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Хисматова Л.К.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.12.2015 565
    • DOCX 40.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Макарова Ирина Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Макарова Ирина Александровна
    Макарова Ирина Александровна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 25298
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Цифровые компетенции и навыки: работа с презентациями

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 172 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 42 человека

Мини-курс

Управление персоналом и коммуникация в команде

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 18 регионов

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек