Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление на тему "Әдәбият дәресләрендә укучыларда кешелек сыйфатларын тәрбияләү"

Выступление на тему "Әдәбият дәресләрендә укучыларда кешелек сыйфатларын тәрбияләү"

Скачать материал

Әдәбият дәресләрендә укучыларда кешелек сыйфатларын тәрбияләү

 

  Күренекле педагог А.С.Макаренко: «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен  ил алдындагы  гаебебез», – дип яза. Бу сүзләр татар халкындагы бер мәкаль белән аваздаш: «Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр».

Димәк, иманлы, акыллы, тәүфыйклы балалар үстерсә, кеше үзе дә тыныч картлык кичерә.Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган вакытта зур зыян балаларга төшә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил була. Рухи үсеш тоткарлана, кимчелекләрнең барлыкка килү сәбәбе булып тора.

Белгечләр әйтүенчә, бала тәрбиянең 60%ын – гаиләдә, 10%ын – мәгълүмат чараларыннан, 10%ын – урамда һәм 20%ын мәктәптә ала. Күренгәнчә, гаилә бала тәрбияләүдә төп рольне уйный. Гаиләсендә төпле, ныклы тәрбия алган бала урам йогынтысына бирешми.

Баланың бәхете – аның шәфкатьлелегендә. Шәфкатьлелекнең нигезе – матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

     Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул        

 Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык, байлык артыннан куу кебек күренешләр чәчәк атканда, балаларыбызны   шәхес итеп тәрбияләү бик авыр.  

Укытучы – тәрбияче дә ул. Тәрбияченең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе – кешелеклелек, балаларны ата – аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән өретелгән эчкерсез ихтирам итү. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә – тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим.Укучыда тормышта яхшылык һәм гаделлек булуына ышаныч тудырылмаса, ул беркайчан да үзен чын кеше итеп сизмәячәк, үз дәрәҗәсен белү хисен татымаячак. Ә инде яшүсмер чорына кергәч, ул ачу саклый башлый, аның өчен тормышта бернинди изге һәм кыйммәтле нәрсәләр калмый, һәм ул укытучының, башкаларның сүзенә игътибар итми.              

     “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас,”- ди халкыбызның атаклы улы Р. Фәхретдинов.Ләкин хәзерге катлаулы заманда бүгенге көн таләпләренә дә җавап бирерлек нинди тәрбия алымнары кулланырга соң? Әлеге мәсьәлә галимнәрне, әдипләрне мөгаллимнәрне дә борчый.  Минемчә, бабаларыбыз үрнәгендә, гаилә үрнәгендә, әдәби әсәрләр  нигезләренә таянып тәрбияләргә кирәк яшь буынны. Шул очракта гына без үзебезнең киләчәкне ышанычлы кулларга тапшырырбыз.

 Билгеле булганча, кешенең шәхес булып формалашуында әхлак тәрбиясе төп урынны алып тора.

 Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле дәресләрдә әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә кирәк. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара .

   Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы - һәръяклап камил шәхес тәрбияләү.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Һәрнәрсәгә мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Бу гамәлдә олуг мәгърифәтчеләребез хезмәтләрен куллану бик уңай нәтиҗәләр бирә. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә ата-анага ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, ата-ана хакын хаклау балаларның төп бурычы булуы, игелеклелек, шәфкатьлелек, хезмәткә хөрмәт мәсьәләләре күтәрелә. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Шушы сүзләргә таянып, мин, укытучы буларак, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән файдалануны  зур уңышка китерүен ассызыклыйм. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да татар халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык, акыл, әхлакый тәэсир көченә ия булуларына, аларны тирәнтен өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. “Халык ядкарьлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки халык җырлары – халкыбызның күңеленең  һич кенә дә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, - дигән Габдулла Тукай.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыгынагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә  туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Балачакта сөйләгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”ди Р.Фахретдин.. Чыннан да, шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең нигезе булып балачак тора.  

Мәктәп бусагасын атлап кергән укучы бала халкыбызның милли йөзек кашы булган әкитләре, бишек җырлары, табышмаклары, мавыктыргычлары, сөрән салулары, эндәшләре, әйтенүләре, үртәвечләре, такмаклары, такмазалары, мәзәкләре, санамышлары, алдавычлары белән дуслаша. Татар халык календаре, аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән йола фольклоры белән таныша. Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз бәйрәм-йолаларын өйрәнә.  

Укытучы халык фольклорын, аның йола-бәйрәмнәрен һәрвакыт исәптә тотып эш йөртә. Ел әйләнәсендә бу бәйрәмнәргә укучылар бик теләп әзерләнәләр. Халкыбызның милли йолаларын, уеннарын башкаралар.

   Шәфкатьлелек,яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

Мин дәресләрдә мәкальләрне дәвам иттерү, аерым сүзләрдән  җыйдырту,әсәргә туры килгән мәкальләрне таптыру кебек эш төрләре алам Көчлерәк укучылар аерым мәкальләргә кроссвордлар төзиләр, кечкенә күләмле иншалар язабыз.Кешелеклелек темасына  багышланган мәкальләр бик күп.Мәсәлән: 

   Гөл кадерен былбыл белер.
  Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.
  Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
  Кадерләгәннең кадерен бел.
Олылар сүзен тыңламасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.

 Кайбер мәкаль мәгънәләрен укучыларым ачыклаганча язып үтәм: “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” - әти-әниеңне, әби-бабаңны  тыңласаң,, үз балаларың да сине тыңларлар.  “Ни чәчсәң, шуны урырсың” – яхшы уңыш чәчсәң, урган вакытта мул уңыш булыр; яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайтыр.

Кешелек сыйфатларын тәрбияләү борынгыдан ук безнең татар халык әкиятләрендә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, “Үги кыз” әкиятен генә алыйк. Ике кызны чагыштырып карыйк.

-Бу әкияттән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

-Өлкәннәрне хөрмәт итәргә,хезмәтне яратырга кирәк. Кешеләргә яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылык белән җавап бирерләр.

 Әхлак сыйфатлары эчтәлеген тәрбияләү бүгенге көндә аеруча мөһим бурыч булып тора. Җәмгыятебездәге үзгәрешләрне истә тотып әйткәндә, әхлакый тәрбия төрле дәресләрдә дә алгы рәткә чыгып каралырга тиештер.

   Әлбәттә, Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең әһәмиятен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Бу мөһим эштә һәр кеше актив катнашырга тиеш. Кешелекнең киләчәге бүгенге газиз сабыйлар кулында. Аларның сәламәт, бәхетле, кешелекле булып үсүен без-өлкәннәр кайгыртырга тиешбез. “Кече күңеллелек. Кешелеклелек”.Кешеләрдәге матур сыйфатлар” дигән темаларга дәрестән тыш чаралар үкәрергә мөмкин ,ә мин үзем өлешчә дәресләрдә үткәрәм. Тәрбияви моментларда Вил Казыйхановың “Әхлак дәресләре”; Әнвәр Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә”китапларын кулланам. 

      К.Насыйриның”Китаб-әт–тәрбия”се әдәплелек дәресе алып баручы укытучылар өчен өстәл китабы булырга тиеш. Бу китапта татар халык педагогикасының төп таләпләренә туры килә торган 113 нәсихәт – тәрбия, киңәш бирелә. Бу кыска хикәя – нәсихәтләрдә халыкның никадәр зирәклеге чагыла һәм алар, яшьләрне тәрбияләү чыганагы буларак, гасырларга җитәчәк.
   Татар теле тел һәм әдәбияты дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл, дип саныйм мин Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла.        Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.Кешеләргә генә түгел, табигатькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы  булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк икәнен Г.Тукайның  «Ташбака илә Куян»,Р. Миңнуллинның «Акбай шулай ди» ,С. Шакирның «Песинең зары», Д.Аппакованың «Йолдызкай», Ф.Каримнең «Гармунчы Аю белән жырчы Маймыл» һәм башка әсәрләр аша укучыларга  җиткерергә мөмкин.Балалар бик теләп бу әсәрләр буенча рәсемнәр төшереп, кыскача үз фикерләрен язып киләләр. Ел саен үткәрелә торган “Җимлек” акциясеннән дә читтә калмыйбыз. Ата-аналарны да җәлеп итәбез.Сүзләребезне эш белән ныгытбыз.   Шулай ук   Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»  әсәре, күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еникилар  иҗатлары кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә.  Тагын да  мисал итеп Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” , Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” повестьларын, “Матурлык” хикәяләрен  китерергә була. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар системасы бик бай. Шул образларның иң әһәмиятлесе – Акъәби һәм васыять образлары. Нәкъ менә шушы образларга мөнәсәбәтләре аша башка образларның да ни дәрәҗәдә әхлакый сыйфатларга ия булуы ачыклана. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә.Еникиның “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге, шәкертләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең матурлыгы да, бала һәм ана арасындагы мәхәббәт матурлыгы та бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Мондый темалардан  соң үткәрелгән әңгәмәләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур, дип саныйм. Укучылар матурлык сүзенең башка мәгънәләрен дә күрә башлыйлар, ә бу алар яшендә бигрәк тә мөһим. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык, гуманлылык, игелеклелек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү белән бергә, аларда табигатькә якынлык, мәхәббәт, туган җирне кадерләү кебек хисләрне дә булдыруга нигез булып тора. Шуның белән бергә, татар әдәбиятының олпат классигы – Г. Ибраһимовның әсәрләре кыйммәте еллар үткән саен арта гына бара.   Шагыйрьләребезнең   шигырьләреннән тәрбияви моментларны үз эченә алган өзекләр белән эшләтү дә бала күңеленә берникадәр тәрбия орлыклары салынуга хезмәт итә. Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигырен генә искә алыйк.  
 

        Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә,  язмыш кимсеткән кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр., кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.    Шундый игелекле эш-гамәлләр кылучы кешеләр турында газет-журналдан мәкаләләр табып , алар буенча укучыларбелән   әңгәмә үткәрү дә отышлы алымнарның берсе дип саныйм мин.   Кешенең эчке культурасы аның үз–үзен тотышында чагылыш таба. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Үзебезнең тәртибебез, кылган эшләребез, бер–беребезгә карата мөнәсәбәтебез теләсә нинди үгет–нәсихәтләргә караганда да балаларны көчлерәк тәрбияли. Безнең мәктәп коллективы бу турыда һәрчак истә тота.     Ел саен  балаларның үзләре катнашлыгында, мәктәбебездә хәйрия  акциясе үткәреп,  инвалидлар йортына   ярдәм күрсәтәбез. 
  
Дәресләрдә өлешчә “Уен”технлогиясен куллану, эшлекле уен рәвешендә алып барылган дәресләр дә  уңай нәтиҗәләр бирә.Мәсәлән: “Төен”уены,”Серле тартма” һәм башка уеннарны балалар бик яратып уйныйлар.Балаларга индивидуаль якын килергә безгә карточкалар белән эш ярдәм итә.Әдәплелек темасына  9 карточка һәм һәр каточканың үз биреме. Карточкалардагы биремнәрне үтәсәләр рәсем  пәйдә була.

1 карточка – "Ихтирам”

 2 карточка – "Ялган”

 3 карточка "Тәртип”.

 4 карточка "Усаллык”.

5 карточка "Шифалы сүзләр”.

 6 карточка "Әдәплелек”

 7 карточка "Шәфкатьлелек”

 8 карточка "Юмартлык”

 9 карточка "Дорфалык”

 

  Сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк Татар теле дәресендә дә   әхлакый белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре чиксез.   Тәкъдим ителгән тема гаять катлаулы, киң колачлы. Шуңа күрә бу теманы тулысынча ачу кыска гына чыгыш кысаларына сыеп бетмәгәндер дә. Ләкин мин бер нәрсәгә ышанам: кеше күңеле төбендә, кеше җанында, явызлыкка караганда, изгелек күпкә артык!

  

 Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

 

  

 

 

 

              

 

 

                    

                                            

                               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

https://direct.yandex.ru/?partner

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему "Әдәбият дәресләрендә укучыларда кешелек сыйфатларын тәрбияләү""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Корреспондент

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 136 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.04.2018 476
    • DOCX 33.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гареева Гульназ Миннебаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гареева Гульназ Миннебаевна
    Гареева Гульназ Миннебаевна
    • На сайте: 5 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1777
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 490 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 329 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Создание и продвижение сайтов для достижения максимальных результатов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 15 регионов

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов