Эзләнү эшен оештыруда төп, өстәмә белем бирү
эшчәнлегенең бәйләнеше.
Сабирова Ралена Даимовна,
Түбән Кама шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүгенгесе
көндә мәктәпләрдә укучыларны эзләнү эшенә җәлеп итү актуаль мәсьәләләрнең берсе
булып тора.
Мәктәптә
эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар
була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне
оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә өлкән сыйныф укучыларына кирәк мондый
ярдәм.
Бу эшне оештыруда үзем өчен түбәндәге төп бурычларны куйдым:
- сәләтле укучыларны ачыклау,
- фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү,
- танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер
йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
Фәнни-тикшеренү
эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы
булып тора, шуның нигезендә укучы үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган
белемнәрен практик кулланырга өйрәнә. Һичшикшез, бу юнәлештә эшне оештыруда
өстәмә белем бирү түгәрәкләренең урыны зур. Мин үземнең түгәрәк эшен балаларны
эзләнү эшенә тарту максатын күздә тотып оештырам да. Ул минем эш юнәлешемнең
бер блогы булып тора.
Фәнни-тикшеренү
эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының
логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне
укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.
Эзләнү
эше белән шөгыльләнгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң
кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне
ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак.
Шулардан
чыгып, фәнни –эзләнү, тикшеренү эше төп бурычларны билгели:
1.
Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү.
2.
Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.
3.
Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү.
4. Аны
бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү
күнекмәләрен булдыру.
5.
Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү.
Югарыда
санап кителгән бурычлар түгәрәк планының теоритик темасына да кертелә, чөнки
без балаларны ничек, нәрсә, кайдан эзләргә дә өйрәтергә тиеш.
Эзләнү
эшен оештыру – заман таләбе.
“Үзеннән
бер башка сәләтлерәк укучысын әзерли алмаган остазны үзеннән ун башка
сәләтсезрәк укучысы таптап китә”, - ди Марсель Галиев
Менә шушы юнәлешләрнең барысын да түгәрәк
программасына кертәм.
“Табу
өчен, нәрсә эзләгәнеңне белергә кирәк!”- ди Ш.Галиев. Мин тулысынча аның белән
килешәм.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.