Инфоурок Другое КонспектыВнеклассно мероприятие по татарской литературе на тему"Нардаган"(2 класс)

Внеклассно мероприятие по татарской литературе на тему"Нардаган"(2 класс)

Скачать материал

 Тема :«Нардуган».

Максат:.Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Нардуган бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:1.Балаларның сөйләм үстерергә ярдәм итү, бәйрәмнең исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Бәйрәмнәргә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада татар өе, өстәл куела, анда: самавыр, чигелгән тастымал, тәрәзә каршында өстәл, өстәл өстендә самовар, чәй чынаяклары, пешкән ризыклар. уенчыкларга түбәтәй, калфаклар кидертеп куела, йөзек, яулык, 4 урындык, 10уенчык, телеграмма, капчык, биш-алты уенчык.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

Бәйрәм барышы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Арулармы сез, саулармы сез, кадерле дуслар, туган-тумачалар!

Укучы: Исәнмесез,саулармысез?!

Бәйрәмебезне “Бәйрәм бүген” җыры белән кызлар башлап җибәрә.

1.Күтәренке күңелле, 

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшералмый шатлыгын.

 

Кушымта:

Ап-ак карлар явалар

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм дип

Ак карлар да сөенә

 

2.Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч шат бүген.

Бүген әни бәйрәме

Яңа ел бүген.

 

(Простоквашинаның музыкасы яңгырый. Ашыгып почтальон керә.)

-Сез монда нишлисез?

Укытучы: Почтальон, башта исәнләшергә кирәк.

Почтальон(Кузьмина Ильвина): Исәнмесез!

Бергә: Исәнмесез!

Почтальон(Кузьмина Ильвина): Миңа “1нче номерлы Зәй мәктәбе”  кирәк иде.

Укытучы: Ни өчен?

Почтальон(Кузьмина Ильвина): Телеграмма алып килдем.

Укытучы: Дөрес килгәнсең.

Почтальон(Кузьмина Ильвина): Мин сезгә телеграмма калдырып китәм. Мәгез. Минем өле бик күп җирләргә барасым бар. Сау булыгыз.

Укытучы: телеграмма  укып карыйк әле. Аны безгә  Нардуган Ана җибәргән.

Озакламый

Киләм, киләм

Ерак җирдән.

Матур көннәр,

Салкын көннәр,

Бураннар да, карлар да

Алып киләм.

Киләм, киләм,

Бүләк белән

Сезгә киләм.

Сезгә нәни дусларым,

-Нинди бәйрәм турында язган икән Нардуган Ана? Нинди бәйрәмнәрне беләбез әле без?

Балалар җавап бирә. - Сабантуе, Нәүрүз,Карга Боткасы

Укытучы: У татарского народа есть праздник Нардуган. Обычно его начинают праздновать с 22 декабря по 7 января. Нардуган - это, те же Святки. В переводе Нардуган - это «рождения солнца». Праздник символизирует пробуждение природы и торжество жизни. В праздник ряженые с обрядовыми песнями ходили по домам, желая всем радости, здоровья, достатка.

 Укытучы:  

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне Нардуган

Үз янына җыйнады.

 

-Кемдер ашыгып килә. Кем булыр икән ул?(Салмак кына  сихри  көй уйный, Нардуган Ана керә).

 

 

 

 

 

 

 

Нардуган Ана(Валерия): Исәнмесез, балалар.

                             Нардуган, хуҗалар

                            Котлы мөбәрәк булсын,

                            Тормыш түгәрәк булсын,

                            Мал-туарыгыз артсын,

                            Колыннарыгыз чапсын,

                            Игеннәрегез уңсын,-

                            Күкәй кебек тук булсын,

                            Нардуган, Нардуган.

Укытучы: Балалар ,әйдәгез әле, җырлап күрсәтик.

Кыш Бабай җырын җырлау.

 

Нардуган Ана(Валерия): Җырыгыз бар! Бик яхшы. А сейчас мы посмотрим, не боитесь ли вы зимы. Ребята, сейчас мы поиграем в игру.  (уенны анлата. Ватман кәгазеннэн алдан ясалган чыршы һәм йолдыз рәсемнәрен чыгара). Күзне бәйләгән килеш менә шушы йолдызны чыршының очына ябыштырып куярга кирәк.  Йә, кайсыгыз булдыра?
Балалар уйный.
Нардуган Ана(Валерия): А вот стихи о зиме, новом годе знаете?

 

 

 

 

 

Матвеев Динар Һәр җир карланган

Сулар бозланган.

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган?

Балалар: кыш.

 

Амир Амиров:

Без- нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

 

Николаева Вика

Кырга ак кардан

Юрган ябылган

Җир язга чаклы

йокыга талган

 

Эльвина Хуснутдинова

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш.

 

Зайнашев Ришат

Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез,

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын

 

 

Ильвина Фархутдинова

Исәнме кыш, саумы кыш,

Буранлы кыш, салкын кыш.

Син килгәнсең ерактан,

Бик ерактан төньяктан.

Амир Халирахманов

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нардуган анасы:    Әйдәгез әле, нардуганчылар“чабата” биюеп биеп алыйк әле.

“Чабата” биюе.

1нче уен-эстафета. “Кем әйберне тизрәк күчерә?”(чанага салып уенчыклар ташу)

Уен барышы: Залның кара-каршы башларына урындыклар куелган. Сигнал буенча командада беренче торучылар урындыклардагы бер әйберне чанага салып, 2нче урындыкка куялар, артка барып басалар.Әйберне беренче ташып бетергән команда җиңүче була.

Җыр җырлау”Жем-жем комеш тун кигэн”

 Нардуган анасы(Валерия): Ә хәзер “йөзек салыш” уенын уйныйбыз. Тезелешеп утырыйк.(Музыка уйнаган арада Нардуган ана йөзек сала. Соңыннан кемдә йөзек сикереп чык, ди.)

1 нче җәза.  Җыр җырлау.”Әйлән-бәйлән”.

Сез дә безгә кушылыгыз

 Без шатлык таратабыз,      

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

 

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатаып.

Кушымта.

Ягез, сез лә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

2 нче җәза. Биергэ.

3нче җәза. Илфар Шигырь сөйли.

Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә      ерактан.

 

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән- бәйлән уйната.

Биетә һәм җырлата.

 

Безгә конфетлар бирә,

Үзе елмая, көлә.

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

 

 

 

 

 

Укытучы  Бик әйбәт җырулар чыкты. Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле, җегетләр, сез дә белгәннәрегезне күрсәтегез әле – әби-бабаларыгыз өйрәткән акыллы сүзләрне искә төшерик.

Җәй эшләсәң- кыш ашарсың..

Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Уңган кеше, алтын кеше.

Калган эшкә кар ява.

(Төрлечә киенгән чегән хатыны керә.)

Чегән хатыны:  Өйдәме, өйдәме,

Өйдәме, хуҗа?

Нардуган!

Телибез шатлык,

Бәхетле дөнья.

Кая әле, кулыңны бир әле, күрәзә карыйм әле. Бик дәрәҗәле тормышта яшисең икән.

              Ә хәзер бер уен уйнап карыйк. (Капчыгыннан биш-алты уенчык чыгарып, алдан хәзерләнгән өстәлгә куя. Бер баланы чакырып чыгара.) Менә шушы уенчыкларны карап кал. Күзеңне бәйлибез дә уенчыкларның берсен алып куябыз. (Берничә бала белән уйнап алырга була. Уенчыкларның урыннарын алыштырып куеп уйнасан да ярый.)

 

Укытучы. Барыбызга да дәрәҗәле тормышта яшәргә язсын.

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы-мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Нардуган ана(Валерия) Ай рәхмәт! Бар теләкләрегез дә кабул булсын.

Чегән хатыны:  Миңа да китәргә кирәк. Саубулыгыз.

Укытучы.

Гореф – гадәт, йолалардан

Ярамый шул качарга.

Бүгенгедәй һәрчак шулай

Кирәк күңел ачарга!

Нардуган анасы.(Валерия) Ярый, балалар, Миңа да китәргә вакыт та җитте. Менә сезгә безнең күчтәнәчләребез. (күчтәнәчләр таратыла)

Укытучы. Бик зур рәхмәт сезгә, Нардуган анасы.Кадерле кунаклар, шушының белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Сезгә саулык- сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассно мероприятие по татарской литературе на тему"Нардаган"(2 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по автоматизации производства

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 668 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.03.2017 649
    • DOCX 62.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаймарданова Мавлузя Касимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 30310
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой