Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие на тему "Сау бул, башлангычым" (4 класс)

Внеклассное мероприятие на тему "Сау бул, башлангычым" (4 класс)

Скачать материал

       Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

                           Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

                          Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                           Укучымның моңсу карашы

                           Озату сүзен яза йөрәккә.

(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеп чыгалар)

Алып баручы.Сыйныфтагы 3 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кыз-егетләр белем алды.

-Иң тиз фикер йөртүче,

  Иң пөхтә, һәрчак актив,

 Бик тә сөйкемле, чибәр, тыйнак, ярдәмчел кызыбыз - Ильвина.

-Иң тыйнак, оста биюче,

  Һич тә үпкәли белмәүче егетебез-Равиль.

-Иң шаян , һәрчак алга омтылучы,

Җитез,кушкан  һәр эшне төгәл итеп башкаручы,,

Тырыш егетебез –Рамиль.

Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “1 сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.Мәктәптә сезне елмаеп каршы алдык, җитәкләп Белем иленә  алып кердек.  Сүзне сезгә бирәбез.

   1.  Әйе,  хәтердә ул көн . 2012 нче  елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

  Бергә: Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

2.Беренчегә килгән чагым истә

   Бөтерчектәй нәни баланы

   Каршы алды серле белем йорты ,

   Дулкынланып түргә уздырды....

3   Бүгенгедәй күз алдымда тора

    Очар коштай йөргән чакларым ,

    Сумка тотып белем алырга дип ,

    Борма сукмак буйлап атлавым .

    4.Яңа көч,яңа дәрт туплап без

   Мәктәпкә ашкынып атладык.

   Күп төрле китаплар актарып,

   Алда ни көткәнен аңладык.

 Җыр “ Уйларымда мәктәп еллары “

 --- Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .(Слайдлар  карау)

     Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам .

5. Мы были все смешными малышами,

    Когда вошли впервые в этот класс.

   И, получив тетрадь с карандашами,

    За парту сели в первый раз.

   Мы помним тот звонок весёлый,

    Что прозвенел нам в первый раз,

     Когда вошли с цветами в школу,

     В свой самый лучший первый класс

 

Җыр: Учат в школе”(1809)

 6 .Исемдә алтын сукмакка

  Тәүге аяк баскан көнем,

  Тәүге башлап мәктәп ишеген

  Үрелеп ачкан көнем.

  Син бит, апа, шундый назлап

  Карадың күзләремә,

  Сүнми торган дәрт уяттың

  Бәләкәй йөрәгемә.

 

 

7. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

     Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

     Син инде уйнарга бармыйсың,-

     Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

 

 

  Укытучы: Укучылар ишетәсезме кыңгырау тавышы ишетелә. Бу бит безгә таныш тавыш,   ул безне беренче дәрескә алып кергән иде.

   ( Кыңгырау булып киенгән, кулына кыңгырау тоткан укучы кыңгырауны шалтырата – шалтырата керә.)

      Кыңгырау: Кадерле дуслар!  Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.  Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз.  Аннары укытучы апаларыгызга ияреп чиста, якты классларга кердегез. Дөрес утырырга , китап – дәфтәрләрне куярга өйрәндегез. Менә 4 ел узып та китте. Сез хәзер инде зурлар.  Мин сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм.  Ә хәзер мин әзерләп килгән сорауларга җавап бирсәгез мин бик шат булыр идем. 

Кайсы елны укырга кердегез?

Беренче кайсы хәрефне язарга өйрәндегез?

4 нче классны кайчан тәмамладың?

Синең иң яраткан фәнең?

Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

Синең иң яраткан бәйрәмең?

Синең өчен иң кадерле , якын кешең кем?

Киләчәккә иптәшләреңә теләкләрең.

 

Сез бик күп фәннәр үзләштердегез, кайбер белемнәрегезне сынап карыйк әле.

Әдәби уку фәне буенча берничә сорау:

“Туган тел” шигыренең авторы (Г.Т.)

Герой шагыйрь(М.Җ.)

К.Насыйриның кайсы зур әсәрен укыдык?

“Яз башы ” әсәренең авторы.

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, әкиятләр авторы(А.А.)

Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

Мәкальне дәвам ит. Кем эшләми -  (шул ашамый).

Калган эшкә (кар ява.)

         Татар теле, рус теле  дәресләрендә дөрес һәм чиста язарга, җөмлә кисәкләрен табарга, сүз төркемнәрен аерырга  өйрәндегез. Шул белемнәрне кулланып берничә сорауга җавап бирегез әле.

Какие части речи вы знаете?

Кайсы сүз төркеменең дәрәҗәләре бар?(сыйфат)

Кайсы килеш кая? соравына җавап бирә?(ю.к.)

Какой часть речи меняется по временам, по лицам и по числам?(глагол)

Татар телендә ничә тавышсыз хәреф бар?(ь, ъ)

Мәкальләрне әйтеп бетерегез.

 

 Век живи (век учись)

Земля освещается солнцем , а человек (учением).

Всякому мила своя( страна).

4 ел буе математика дәресләре дә бик мавыктыргыч, кызыклы үтте. Һәрберегезгә берәр сорау бирәм, шуларга тиз генә җавап бирегез.

600 санының 2/3 се нинди сан?(400)

Иң кечкенә 4 урынлы сан.

ХХl гасыр ничәнче елдан башлана?

Ничә предмет бер пар була?

Барлык яклары да тигез булган турыпочмаклык нәрсә дип атала?

3 ат җигелгән . Алар 1сәг.тә 15 км. юл үтә. Һәр ат нинди тизлек белән  барган?(15 км/сәг.)

Авырлык үлчәү берәмлеген кечкенәдән зурга таба санарга кирәк.

Тизлекне ничек табабыз?

    Сез туган як табигате, үсемлекләр, хайваннар  турында әйләнә – тирә дәресләрендә өйрәндегез.Хәзер  блиц турнир оештырып алабыз. Мин сораулар әйтәм, белгән укучылар тиз-тиз генә җавап бирәләр.

Блиц турнир

“Кошлар”

1 .Кошларны башкалардан ничек итеп аерып була?(Кошлар канатлы)

2. Кызыл түшле кош. (Кызылтүш)

3. Нинди кошлар хат ташучы була алалар? (Күгәрчен)

4. Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә? (Күке)

5. Көз көне җылы якларга китеп, яз кире кайткан кошлар ничек дип атала? (Күчмә)

6. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта(Ябалак)?

7. Нинди кош балалары үзләренең әнкәләрен белмиләр? (Күке)

8. Чыпчык үзен мин кош дип әйтә аламы? (Юк ,чөнки аның теле юк)

9. Ак сыртлы кош? (Саескан)

“Хайваннар”

Җәнлекләр патшасы? (Юлбарыс)

Буй- буйлы майка кигән ат(Зебра)

Сумкалы сикергәк (Көнгерә)

Иң кире хайван (Ишәк)

Балны бик яратса да , умарта асрамый (Аю)

Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.(Куян)

Иң хәйләкәр җәнлек. (Төлке)

Дүрт хәрефле хайван (Ишәк)

Нәрсәнең мөгезе борынында? (Мөгезборын)

Урман санитары (Тукран)

“Үсемлекләр

Яңа ел агачы. (Чыршы)

Кипкән виноград (Йөзем)

Чәчәкләр патшасы. (Роза)

Җәрәхәткә яба торган яфрак.(Бака яырагы)

Буратино нәрсәдән эшләнгән? (Агачтан)

Сабаклары энәле, җимешләре файдалы. (Гөлҗимеш)

Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар? (Юкә)

Нинди үсемлек безне чага? (Кычыткан)

Агачның җир астындагы өлеше. (тамыр)

  Кыңгырау: Булдырдыгыз. Киләчәктә дә шундый тырыш булыгыз, сынатмагыз.  (Кыңгырау шарлар бирә, чыгып кунаклар янына утыра).

      8  Мәктәбемә озын гомер телим ,

          Чылтырасын мәңге кыңгырау

          Шул тавышка кушылсын тик бары

          Шат тавышлар , серле яңгырау

Җыр: «Кыңгыравым». (880)

9. Сау бул, дүртенче класс,

Башы син олы юлның,

Һәрчак хәтерләрбез сине,

Мизгеле дип бала чакның.

10. Сүз бирәбез укытучым,

   Укырга “4”кә, “5”кә.

   Җиң сызганып өйрәнербез ,

   Өйрәткән һәрбер эшкә.

   Без үсәрбез ,укытучым,

   Белемнәрне нык туплап.

   Әйтерсез “Уңганнарым ” диеп,

   Һәрберебезне хуплап.

11. Без матур , дус яшәрбез,

   Укырбыз һәм эшләрбез.

   Бергәләшеп уйнарбыз,

   Бергәләшеп  уйларбыз.

   Бәхет җирдә үзе килми,

   Бәхет табыла эзләп.

   Бәхетләргә иң якын юл,

   Иң туры юл тик хезмәт

 

12   Укулар бик читен булыр.
Сабырлык бир Ходаем.
Укытучылар һәрвакыт
Булса иде мөлаем.
13. Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул башлангычыбыз.
Һәм мондагы бик кадерле
Беренче укытучыбыз.
Белем бирдегез безгә, 
Тәртипкә өндәдегез.
Рәхмәтләр генә яусын -
Бары шул теләгебез.


14.Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген безнең укытучыбызга
Рәхмәт әйтәсе килә:
Безгә белем биргән өчен,

Кадерләп үстергән өчен,

Назлы карашыгыз өчен,

Дөрес тәрбиягез өчен

Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сезгә укытучым.

Җыр.
” Укытучыма”(   1245 )

   15 Родителей мы всех благодарим,

    За их заботы и тревоги.

    В душе мы их благотворим,

    И вам, «Спасибо» говорим.

Җыр: “Рәхмәт сезгә”.(1537)

    Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык - куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар  безнең  өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән без  үзебезнене бик бәхетле итеп тойдык.    Алдагы уку елларында да без сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калабыз.   Алда сезне мавыктыргыч фәннәр, яңа укытучылар көтә. Авырлыклар алдында югалып калмагыз, тырышып укыгыз, үзара дус, тату  булыгыз. Без  сезгә ышанабыз, уңышлар сезгә.

        

Хөрмәтле әти – әниләр, килгән кунаклар, ә хәзер сезнең игътибарга кечкенә генә концерт тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему "Сау бул, башлангычым" (4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Садовод-декоратор

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 075 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2017 502
    • DOCX 23.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильфанова Фануса Магсумзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11211
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 104 человека

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 952 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 702 человека

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 259 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 73 человека

Мини-курс

Общая химия

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 13 регионов