ГБОУ “Корсабашская школа-интернат
для детей с ограниченными возможностями
здоровья»
Сабинского муниципального
района
Разработка внеклассного
мероприятия
(класстан
тыш чара)
Урман аланына сәяхәт-уен
Автор: Саляхиева Аниса
Кутдусовна,
учитель-дефектолог,
ГБОУ «Корсабашская
школа-интернат
для детей с ограниченными
возможностями здоровья»
Сабинского муниципального
района
2024 г.
Класстан тыш чара “Урман аланына сәяхәт-уен”
Класстан
тыш чараның әһәмияте: Экологик
тәрбия әхлакый тәрбиянең бер олеше булып тора. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларда әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә,
табигатькә һәм үз-үзеңә дөрес мөнәсәбәт формалаштыруда экологик белем һәм
тәрбия бирү мөһим шартларның берсе. Балалар тере табигать, бигрәк тә хайваннар,
кошлар тормышы белән кызыксыналар, аларны күзәтергә яраталар. Әлеге
кысыксынулары аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башлангыч экологик белемнәр
бирү зарур һәм нәтиҗәле дип саныйм. Укучыларга экологик тәрбия бирү өчен
мәктәбебездә урманчылык юнәлеше буенча “Имәнлек” исемле түгәрәк эшчәнлеге
оештырылды. Әлеге түгәрәктә укучылар әйләнә-тирә дөнья белән танышалар,
экологик белемнәрен тулыландыралар, хайван, кош, үсемлек төрләрен, туклану
ысулларын, яшәү үзенчәлекләрен өйрәнәләр, сүз байлыклары арта, сөйләм телләре
үсә.
Сезнең
игътибарыгызга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Урман аланына сәяхәт-уен”
дигән темага сыйныфтан тыш чара сценариясен тәкъдим итәм.
Сыйныфтан
тыш чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларга экологик культура
нигезләрен бирү, эйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
Бурычлар:
-
Укучыларның экология буенча
белемнәрен тулыландыру;
-
Тирә-юньгә шәхси җаваплылык
хисе формалаштыру;
-
Игътибарны арттыру, образлы
фикер йортүне, сүзлек күләмен арттыру;
-
Табигатьтә үз-үзеңне тоту
кагыйдәләрен ныгыту;
-
Табигатьне тою, хөрмәт итү,
сакчыл караш тәрбияләү;
Сыйныфтан тыш чараның барышы
Оештыру өлеше.
Тактада плакат (урман, балалар).
Шигырь укыла
Биредә кошлар, җәнлекләр
Читлеккә ябылмаган.
Урманы да койма белән
Уратып алынмаган.
Ул куяннар, ул пошилар,
Ул керпеләр, тилгәннәр
Казандагы зоопарктан,
Ахры качып килгәннәр.
Роберт
Миңнуллин
Укытучы: Һәркөнебез
беренче кояш нуры белән башлана. Кояш назлы елмаеп «Хәерле көн!", дип эндәшә.
Әйдәгез, без дә кояш, күк, урман, чишмә һәм җир белән исәнләшик.
Сәлам, алтын Кояш,
Сәлам, зәңгәр Күк йөзе,
Сәлам, ирекле Җил,
Сәлам, зәңгәр Чишмә,
Сәлам, бай Урманыбыз,
Сәлам, Җир анабыз!
Без сине бик яратабыз.
Укытучы:Балалар, бүген сезнең белән урман аланына уен-сәяхәткә чыктык. Әлеге
сәяхәттә миңа табигать турында кайгыртучы укучылар кирәк иде. Сез ярдәм итәргә
ризамы?
Балалар: Әйе, без риза!
Укытучы: Мин сезгә “Табигать сакчылары” булырга тәкъдим итәм.
Ләкин башта сезнең
табигать турындагы белемнәрегезне тикшерергә телим. Сез минем сорауларга җавап
бирергә һәм сынаулар үтәргә тиеш. Сез әзерме?
Балалар: Әзер!
Укытучы: Молодцы! Уеныбызны башладык, хәерле сәгатьтә!
Төп өлеш.
Уен “Тапкырларга - табышмак”
Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары,
Ни кош түгел, ни корт тугел,
Тезе билдән югары.
(Чикерткә)
Агачлардан агачларга
Мин бик оста сикерәм.
Чикләвек, нарат күркәсе
Ашап кына көн күрәм.
(Тиен)
Хәйләкәрнең хәйләкәре,
Ялагай, дип атыйлар.
Туны белән коерыгын
Бөтен җирдә мактыйлар.
(Төлке)
Кыш буе өнендә
Йоклый көнен-төнен дә
Бик яратканга күрә,
Төшенә дә бал керә.
(Аю)
Җәй такылдый бу чүкеч
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)
Җәй дә егет, кыш та егет
Караймый да, гел егет
(Чыршы яки нарат)
Укытучы: Ә хәзер без сезнең урманда үз-үзегезне тоту кагыйдәләрен никадәр
яхшы белүегезне тикшереп үтәчәкмен. Сезгә «Әгәр мин урманга килсәм» уенын
уйнарга тәкъдим итәм. Мин сезгә биремнәр әйтермен, ә сез җавап бирерсез. Дөрес,
дип уйласагыз, “Әйе” дип кулларыгызны күтәреп елмаерсыз, әгәр дөреслеккә туры
килми, дип фикерләсәгез "Юк" дип аякларыгызны тыпырдатырсыз!
Уен “Әгәр мин урманга килсәм”
Әгәр мин урманга килсәм, чәчәкләр
таптасам? (юк)
Әгәр мин пирожки ашап кәгазьләрен
ташласам? (юк)
Әгәр мин икмәк кисәген бер түмгәктә
калдырсам? (эйе)
Әгәр сынган ботакны турайтып, тукыма
белән бәйләсәм? (әйе)
Учак ягып сүндермәсәм? (юк)
Чүпләсәм, җыештырмасам? (юк)
Чүп-чарларны җыештырып, әйбәтләп
күмеп куйсам? (әйе)
Табигатьне яратып, гел ярдәм итеп
торсам? (әйе)
Укытучы: Молодцы,
балалар! Урманда үзе-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйбәт беләсез икән.
Фикультминут
Бергәләшеп басабыз,
Сәяхәткә барабыз. (бер бер артлы
басалар)
Без атлап та барабыз, (атлап баралар)
Без йөгереп тә барабыз (йогерәләр)
Арып китсәк без туктап,
Аякларны язабыз (туктыйлар, бер
урында тыпырдыйлар)
Уен “Урман аланы”
Укытучы:
Балалар, без “Урман аланы”на килеп тә җиттек. (Зур өстәлдә “Урман аланы”
урнаштырылган. Чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр “үсеп утыра”) Хәзер өч командага
бүленәбез. Капитан сайлагыз, аларга кәрҗин тапшырам. “Урман аланы”нан чиратлашып,
ипләп кенә бер команда “Чәчәк”, икенчесе “Гөмбә”, өченче команда “Җиләкләр”
җыячаклар. Җыеп бетергәч һәрбер чәчәкнең, гөмбәнең, җиләкнең исемнәрен, файдалы
үзлекләрен эйтерсез.
Укытучы: Укучылар,
сез бик игьтибарлы икәнсез. Әйдәгез, тагын бер уен уйнап алыйк әле. Күз
алдыгызга китерегез, без урман аланына сәяхәткә килдек, төрле хайваннар,
кошлар, үсемлекләр белән таныштык, уйнадык, шаярдык һәм бик сусадык. Кызганыч,
сәяхәткә дип алган суыбызны инде эчеп тә бетергәнбез. Тирә-юньдә саф сулы чишмә
дә күренми, нәни генә күл бар, ләкин суы бик үк чиста түгел шул. Ә кояш
кыздыра, бик тә су эчәсе килә. Күлнен суын чиста, эчәргә яраклы хәлгә
китерергә мөмкин микән? (укучыларның җаваплары тыңлана, фикер йортелә)
Укытучы: Әйдәгез,
сезнең белән “Чиста су” эксперименты үткәреп карыйк әле.
Укытучы үтә күренмәле стакан ала,
аңа бүрәнкә урнаштыра. Бүрәнкә өстенә фильтр кәгазе урнаштырыла. Болганчык су
салынган стакан күрсәтелә һәм әлеге су фильтрлана. Балалар сунын чистарганын
күзәтәләр.
Укытучы: Укучылар,
суны сөзеп чистарттык. Ничек уйлыйсыз, элеге суны эчәргә яраклымы? (җаваплар
тыңлана, анализлана)
Укытучы: Фильтрланган,
су ничек кенә чиста күренмәсен, эчәргә яраклы түгел. Аның составында төрле
авыру тудыручы бактерияләр, паразит суалчан йомыркалары булырга мөмкин. Башка
су чыганагы таба алмаган очракта гына, күл суын сөзеп, яхшылап кайнатып, суытып
эчәргә кирәк булачак. Ә иң яхшысы, үзегез белән эчәргә яраклы суны җитәрлек
күләмдә ала килү.
Уен “Урман җәнлекләре”
Укытучы: Урман
кадәр урманга килеп җәнлекләре белән танышып үтмәсәк күңелле булмаячактыр, дип
уйлыйм. Сезнең алда урман җәнлекләре рәсеме яшерелгән пазллар. Аларны дөрес
итеп төзеп җәнлекне табарга, исеме, яшәү тирәлеге, туклануы турында
белгәннәрегезне сөйләп үтәргә кирәк булачак.
(Әлеге уен алда төзелгән өч команда катнашында
оештырыла)
Укытучы: Әфәрин,
балалар! Урманда яшәүче җәнлекләр турында никадәр мәгълүмат алдык. Яшәү
тирәлекләре, тукланулары, әһәмиятләре белән таныштык.
Рефлексия.
Укытучы: Балалар,
сезнен каршыгызда Кояш. Мин сезгә аның нурларын таратам. Әлеге нурларны,
табигатькә карата нинди файдалы эшләр башкарырга мөмкин дип уйлыйсыз шуларны
әйтеп Кояшка беркетегез.
Йомгаклау өлеше.
Укытучы: Балалар,
сез барлык биремнәрне дә башкарып чыктыгыз. Үзегезне табигать белгечләре, чын
дуслар буларак күрсәттегез. Мин сездән бик кәнәгать калдым. Бергәләп саклаганда
гына Җир-анабыз тагын да матурланыр, безне шатландырыр, тәмледән тәмле
нигъмәтләре белән сыйлар.
Агачларны
сындырмагыз,
Кош оясын
ватмагыз
Суларны да
пычратмагыз,
Пыяла, чүп
атмагыз.
Эссе чакта,
коры чакта
Урманда ут
якмагыз.
Табигать-
уртак йортыбыз,
Аны берүк
саклагыз!
Ирина Рәҗәпова
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.