Муниципальное бюджетное дошкольное
образовательное учреждение « Детский сад №21 г. Лениногорска муниципального
образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Яңа
ел турында әкият.
(Яңа
ел бәйрәме.)
Музыкальный
руководитель : Брагина Гузель Рашитовна
РТ
г. Лениногорск -2017
Максат: Бәйрәм
оештырырга һәм балаларга шатлык өләшергә. Төрле уеннар аша балаларның талантын
ачарга.
Мәсъәләләр:
-Балаларның
бер-берсенә эмоциональ карашларын үстерергә өйрәтү.
-Биергә.җырларга.уйнарга
өйрәтү.
-Бәйрәмдә
үз-үзләрен тотарга,шатлана белергә һәм башкаларны шатландырырга өйрәтү.
Музыка
астында балалар залга керә һәм елка тирәли баса.
1-бала.Безгә
кызык,бик тә рәхәт,
Нилектән
микән.
Чөнки бүген бездә бәйрәм
Яңа
ел килгән.
2-бала.
Бергәләшеп гөрләп уйныйк,
Чыршы тирәли.
Әйлән-бәйлән бездә бәйрәм,
Уйныйк әл-лә-ли.
3-бала. Килсен
безгә яңа еллар,
Шатлыклар белән.
Һәрбер кеше каршы алсын,
Туган ил белән.
4-бала. Әйдә
килсен яңа еллар,
Төкле аягы белән.
Кыш
бабай һәм кар кызының,
Бүләк
капчыгы белән.
(Елка турында
җыр.)
Җыр бетүгә телефон
шалтырый.
А.Б.-
Алло, “Тургай”
балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар тыңлагыз әле Кыш бабай
нәрсә әйтер икән?
Кыш бабай тавышы.
Оныгым Кар кызы
белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык Без бик шатландык. Тиз генә
җыендык та юлга чыктык. Тик менә:
Өем-өем карлар
тулган,
Барасы юлыбызга.
Җил бик ачуланган
ахры,
Үтә алмый кыш
бабай да.
Шуңа күрә без
туктап калдык Юлларны чистартырга аюларны җибәрә алмассызмы икән?
А.Б. Хәзер,хәзер бабакай.
Тиз генә киңәшләшик тә,берәр чарасын табарбыз.
1-аю. Кыш
килде,кыш килде,,
Безгә
яңа эш килде.
Мамык
карлар көрибез,
Юллар
ясап йөрибез.
Юллар
такыр киң булсын
Асфалт
юлга тиң булсын.
(Аюлар биюе.)
А.Б. Чыршы
төбендә бураннан куркып куяннар утырган булган,аланны чистарткач алар да биергә
чыкканнар. (Куяннар биюе.)
А.Б. Билгеле бу
кара урманда
Һәртөрле
ерткыч та бар,
Юк
түгел аю,бүре
Төлке
дигән ерткыч та бар.
Бик куе
булганга монда,
Җен
пәриләр бар диләр.
Төрле
албасты,убырлар,
Шүрәлеләр
бар диләр.
(Ут сүнә,Убырлы
карчык керә.)
Убырлы: Нәрсә бу?
Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә менә мо-о-ондый кар көртләре
иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин Убырлы карчык,мин аларга
күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кая соң әле бу Шүрәле? Аңа әйтергә кирәк.
Ә-ә-әй,Шүрәле..
(Шүрәле
керә.Шүрәле биюе.)
Ш. Нәрсә убыр?
Нәрсә кычкырасың?
У.К. Шүрәле карале
кемдер юлны чистартып куйган,кем өчен ачып куйдылар икән аны?
Ш. Әй,аңгыра,юләр
карчык,надан карчык,
Кыш бабайга
куйганнар бит юлны ачып.
У.К. Ха-ха-ха! Ул
балалар бакчасына бара торгандыр,капчыгында бүләкләре дә бардыр әле. Менә без
аны шушы урманда көтеп торабыз да бүләкләрен тартып алабыз.
Ш. Мин аны баштан
кытыклап үтерәм,аннан соң кәнфитләрен берүзем ашап бетерәм.
У.К. Ә миңа нәрсә
кала?
(Тарткалашып
алалар да бергә җырлап чыгып китәләр.)
Жырлыйлар: Ах,кыш
бабай,кыш бабай,таныш бабай,капчыгыңны чиш бабай.
(залда ут
яна,телефон чылтырый.)
А.Б. Алло,Кыш
бабай безнең эшләр бик яхшы. Аю балалары сез киләсе юлны чистартты. (ут сүнә,)
(Кыш бабай белән
Кар кызы керәләр.Алар артына посып кына Шүрәле белән Убырлы карчык керәләр)
Ш. Тукта!
Кулларыңны күтәр!(Кыш бабай кулларын күтәрә,капчыгы төшеп китә.)
Мин сине хәзер
кети-кети итәм. Әй,Убырлы,ал тизрәк капчыгын. (Убырлы карчык капчыкны ала,шул
вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар белән ата)
Ш. А-а-а! Кмиңа
кар белән атты? Синме Убырлы карчык? Мин сине хәзер!... (куа башлый,Убырлы
капчыкны ташлап йөгерә,Кыш бабайның артына кача.)
У.К. Коткар мине
Кыш бабай,бу җен котырган бугай!
К.Б. Менә хәзер
икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз. (икесенең дә колакларыннан эләктереп
ала.)
Ш. Барысына да
Убыр гаепле.
У.К. Кыш бабай,мин
түгел,Шүрәле гаепле. Ул сине кытыклап үтермәкче,кәнфитләрне ашап бетермәкче
иде.
К.Б. Икегез дә
гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкка салабыз да бәйләп куябыз.(Шүрәле
белән Убыр капчыкка кермәскә тырыша, Кыш бабай капчыкларның авызын бәйли дә
аларны шулай чыгарып җибәрә.)
Кар кызы: Кыш
бабай, әйдә тизрәк “Тургай”балалар бакчасына,менә бит алар нинди матур чакыру
кәгазе җибәргәннәр.
Кыш бабай син кил
безгә,
Яңа ел бәйрәменә.
Ел буе көттек
сине,
Соңга калма син
инде.
К.Б. Соңга
калырга ярамас кызым,әйдә киттек тизрәк.(чыршыны әйләнеп узалар,ут яна.)
К.Б.
Исәнмесез,балалар!
К.к. Исәнмесез
,кадерле дуслар!
(Балалар жыр житэкчесе эзерлэгэн
жырларын,эйлэн-бэйлэн уены, уеннарын, шигырлэрен башкардылар,
Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга капчыктан
булэк тараталар)
К.Б. Кадерле
балалар,сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм.
Яхшы билгеләргә
генә укып,әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсүегезне телим.
Рәхәтләнеп ял
итегез,чаңгыда йөрегез,тимераякта шуыгыз.
( Кыш бабай һәм Кар кызы саубулашып чыгып
китәләр)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.