ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ
ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
Заман
мәктәбенең тормышын информацион
технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый.
Педагогик
технологияләр – укытучы эшчәнлеген билгеле бер эзлеклелектә оештыру һәм
фаразланган нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул.
Алар
3 төп төркемгә бүленә :
1)
аңлатмалы-күрсәтмәле
(объяснительно-иллюстративные) технологияләр;
2)
шәхес үстерүне игътибар
үзәгендә тоткан (личностно-ориентированные)
технологияләр. Аңа төрле дәрәҗәдәге укыту (разноуровневое обучение),
күмәк төстә үзара укыту (коллективное взаимообучение), модульле укыту
(модульное обучение) керә;
3)
үстерелешле укыту технологияләре
(технологии развивающего обучения).
Хәзерге вакытта мәктәпләргә кертелә торган барлык
яңалыклар, башлыча, күнегелгән технологияләр кысасына керми торган уку
фәннәре эчтәлеген, укыту рәвешен һәм алымнарын үзгәртүгә кагыла. Аның
максаты укучыларның күпчелеге танып белүнең арта барган ихтыяҗы
дәрәҗәсендә укый алырдай шартлар тудырудан гыйбарәт. Бары тик бик аз
бала өчен генә, искәрмә буларак, теләк-омтылыш уятуның өстәмә чараларын
күрү таләп ителә.
Шәхесне үстерүне игътибар үзәгендә тоткан
технологияләргә :
ü белемне
тулысынча үзләштерү;
ü төрле
дәрәҗәдәге укыту;
ü күмәк
төстә үзара ярдәмләшеп укыту;
ü модульле
технологияләре
кебек
яңа педагогик алымнар керә. Алар уку-укыту процессын балаларның шәхси
сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, һәр мәктәпнең үзенчәлекләренә
яраклаштыру мөмкинлеге бирә.
Укучыларда
уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә
чикләнергә ярамый. Укыту процессында яңа технологияләр куллану дәресне
тагын да кызыклы, отышлы, нәтиҗәле итә. Татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп,
урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият
дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:
·
белем бирүнең чыганагы;
·
мультимедиа һәм телекоммуникацияләр
кулланып күрсәтмәлелекнең сыйфатын яңа биеклеккә күтәрү;
·
тренажер;
·
диагностика һәм тикшерү чарасы;
·
текст редакторы буларак.
Рус телле балаларга татар телен
өйрәтүдә баланың туган теленең бар нечкәлекләрен дә белү зур
әһәмияткә ия. Чөнки беренчел белем һәм күнекмәләр балага аның ана
телендә җиткерелә. Аннан соң фәнни дәрәҗә ике телнең дә фонетика,
лексика, грамматика кара-каршы куеп чагыштыруы технологиясе ярдәмендә
аңлатыла.
Татар теле, чит тел буларак өйрәтелгән
вакытта, укучылар өчен иң катлаулысы – грамматик материал. Шуңа
карамастан, укучыларны грамматик яктан дөрес, төзек, бәйләнешле
монологик-диалогик сөйләмгә җиткерү – уку-укыту процессының төп
максатларының берсе булып кала. Традицион укыту технологияләреннән читкә
тайпылмыйча, катлаулы грамматик материалны заманча технологияләр кулланып
та өйрәтергә мөмкин. Презентация,
проектлар, интерактив такталар
уку-укыту эшчәнлегенең төрле этапларында кулланырга мөмкин.
Мисал өчен :
Ø яңа
материалны үзләштерү дәресендә,
Ø өйрәнелгән
белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү дәресләрендә,
Ø укытучы
дәрескә әзерләнгәндә.
Яңа грамматиканы өйрәтү буенча аңлаешлы, мавыктыргыч
итеп төзелгән презентация, проектлар балада телне өйрәнүгә кызыксыну
һәм стимул булдыра. Дәрестә, дәрес этапларында әлеге технологияләрдән
эзлекле, урынлы куллана белү уку эшчәнлеген мавыктыргыч, кызыклы, һәм иң
мөһиме – нәтиҗәле итә.
Дәрес тагын да кызыклы булсын өчен, ребуслар,
кроссворд, уеннар,рәсемнәр куллану да зур әһәмияткә ия. К.Д.Ушинский
язган “Балага үзенә таныш булмаган биш сүзне өйрәтегез, һәм ул озак
вакыт бушка алар турында уйланыр. Әгәр шундый егерме сүзне рәсемнәр
белән бәйләп өйрәтсәң, бала аларны бик җиңел истә калдырыр”.
Татар теле дәресләрендә уен технологиясен
куллану укытучы эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итә. Яңа лексик-грамматик
материалны формалаштыру, камилләштерү, ныгыту дәресләрендә уен технологиясенең
роле зур.
Соңгы елларда тагын бер уникаль
уку-укыту чарасы барлыкка килде. Ул – интерактив такта. Дәрес
барышында әлеге эш технологиясен куллану процессны
җанландыра, кызыклы итә. Такта бөтен сыйныфның игътибар үзәгенә әверелә һәм
дәрес барышында уңай психологик климатның булуына да нигез булып тора.
Дәрес темпын да җайга сала.
Интерактив тактада дәрес материалы өчен файдалы
булган грамматик материалны, сурәтле рәсемнәрне урнаштырырга мөмкин.
Кирәкле моментта куллану, вакытны да экономияли, уку процессын
да активлаштыра.
Шулай итеп, татар телен укытуда яңа технологияләр
куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә
этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә һәм
югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.