Яшел
Үзән муниципаль
районы Осиново бистәсе 25- нче “Алёнушка”
балалар бакчасы
Икенче
кечкенәләр төркемендә аралашу буенча оештырылган белем бирү өлкәсенең
конспекты.
Тема: “Шофер булам ”
Татар
төркеме тәрбиячесе:
Закирова Лилия Галимзановна.
Конспект:
“Шофер булам”
Максат һәм
бурычлар:
1. Шофер һөнәре
белән таныштыру. Шоферларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
2. Сүзлекне
активлаштыру: утырып бару, шофер (машина йөртүче), , төсләр һ.б.
3. Автобуның төп
өлешләрен аера белү күнекмәләрен формалаштыру (кабина, ишек, тәрәзә, тәгәрмәч,
руль)
4. Гомуми сөйләм
күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү.
5. Активлык,
мөстәкыйльлек, тәрбиячене тыңларга этәрү.
Шөгыль
барышы.
1. Кереш өлеш.
Балалар ярым
түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче. Хәерле
көн балалар! Кәефегез ничек?
Балалар. Яхшы.
Тәрбияче. Әйдәгез,
балалар, барыбызга да күңелле булсын – кулларны күрсәтәбез, уч табаннарын
күрсәтәбез, ян белән тотабыз, йомарлыйбыз, күтәрәбез өскә, исәнләшәбез,
“Исәнмесез”
Хәерле көн сезгә!
Тәрбияче: Барыгыз
да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә
карап матур итеп елмаегыз (балалар елмаялар). Дусларыбызның, иптәшләребезнең
көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик
рәхәт булып китте.
2. Төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар,
карагыз әле экранга, анда нәрсә күрәсез?
Балалар: Автобус.
Тәрбияче: Әфәрин,
Автобусның
нәрсәләре бар?
Б: Автобусның
тәрәзәсе
Т: Автобуска
тәрәзәләр нәрсә өчен кирәк?
Б: Автобуска
тәрәзәләр остановкаларны, юл билгеләрен, урамнарны, йортларны кешеләрне карап
барыр өчен кирәк.
Т: Нәрсә ярдәмендә
автобус хәрәкәт итә?
Б: Автобус
тәгәрмәчләр ярдәмендә хәрәкәт итә.
Т: Автобусның бу
нәрсәсе?
Б: Автобусның
ишеге, ишектән керәбез, чыгабыз.
Т: Бу нәрсәсе?
Б: Роле.
Т: Роле нәрсә өчен
кирәк?
Б: Автобусны
йөртер өчен, уңга, сулга борылыр өчен.
Т: Ә безнең
автобусны йортүче “Шофер” була, әйдәгез барыбыз бергә кабатлыйбыз “Шофер”
Тәрбияче: Шофер
кайда утыра?
Балалар: Кабинада
(кабатлау).
Т: Балалар, без
сезнең белән сәяхәткә барырга җыенган идек. Автобусыбыз ватылган (рәсем
күрсәтәм). Аның нәрсәләре юк?
Б: Тәгәрмәчләре
һәм тәрәзәләре юк.
Т: Әйдәгез әле
автобусны бергәләп төзәтик. Балалар өстәл яныны килеп тәгәрмәчләр һәм
тәрәзәләрне ябыштыралар.
Т: Балалар,
автобусыбыз төзәлде инде. Бергәләп утырып сәяхәткә китәбез. Транспортка утыргач
нинди кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк.
Б: Кешеләргә
комачауламаска, кычкырып сөйләшмәскә, этешмәскә- төртешмәскә, өлкән кешеләргә,
әби-бабайларгаурын бирергә кирәк.
Т: Мин Шофер
булам, ә сез пассажирлар, ременнарыгызны эләктерегез, киттек.
Җыр: “Автобус”
Тәрбияче: Балалар
карагыз әле, өч күзле абый тора. Бу нәрсә, балалар, юл читендә?
Балалар: Светофор.
Тәрбияче: Дөрес,
молодцы. Нәрсәгә кирәк ул безгә? (Туктарга һәм барырга яраганлыкны күрсәтә)
Озын
агайның өч күзе –
Кызыл,
сары, яшел ут.
Икесесүнепторганда
Берсеянашундаук.
Сары
күзянса – “Көтеп тор!”
“Тукта”
кызылянганда.
“Тизрәкбул,
алга бар”
Яшелкүзелмайганда.
(Төсләрне,
нәрсәаңлатканынкабатлау)
Тәрбияче: Ә хәзер,
балалар әйдәгез ял итеп алабыз, уен уйныйбыз.
Уен:
“Машина һәм чыпчыклар”
Тәрбияче:
әйдәгез утырабыз автобусыбызга һәм кире кайтабыз. Без бүген сезнең белән
нәрсәләр эшләдек?
Балалар: Автобусны
төзәттек, утырып әйләндек. Автобусны “ Шофер” йортә.
Тәрбияче: молодцы!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.