Нәүрүз котлы булсын!
Зал язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар, чәчәкләр, кояш һ.б.
Нәүрүз бәйрәмен хуплап, төрле плакатлар эләргә мөмкин. Мәсәлән, “Яз шатлыгы
күңелегезгә күчсен. Бәйрәмегез якты, матур булсын!”, ”Эштә үтсен көннәрегез,
ямьле булсын кичегез. Ай сокланып йөрсен күктә, күңелле ял итегез!”
Музыка яңгырый, әкренәя. Сәхнәгә алып баручы чыга.
1 Алып
баручы. Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без буген бирегә
язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык.
Бәйрәмдә халкыбызның дәртле
җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле
уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп
биерсез.
Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!
2 Алып
баручы. Нәүрүз бәйрәменең эчтәлеге белән сезне укытучы ... таныштырыр.
Укытучы. Нәүрүз...
Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз
үткәргән язны каршылау бәйрәме
ул.
Мәгьлүм булганча, XVIII гасырга хәтле
татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә -
көн белән төн
тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран
календаре нигезендә "Нәүрүз"
дип аталган. Иранда hәм аңа күрше
илләрдә яңа елны хәзер дә
март аенда каршы алу гадәте яшәп
килә.
"Нәүрүз" сүзе фарсы-таҗик
телендә "Яңа көн"
дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне
атна буе дәвам иткәннәр,
hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе,
язылмаган кануннары булган: 7 көн буена
гайбәт сөйләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә
миhербанлык кылганнар, ата-баба
каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне
яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә
кереп, бәет, шигырь әйткәннәр,
йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет,
уңышлар теләп йөргәннәр.
Бу шәкертләрнең күңел
ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар
авылдашларының күңелен күтәргәннәр,
асылда салкын кышлар бетеп,яз килүгә
бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезне халкыбызның иң изге
йолаларыннан берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме
белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек,
бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез
дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы
булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!
.Алып
баручы. Борын уткән заманнан,
Болгар
белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә
килгән.
Нәүрүз мөбарәкбад!
"Әссәламәгаләйкем " җыры (Р.Ахиярова музыкасы, Р.
Корбанов шигыре).
1 нче укучы. Әйдә,
кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, куңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
2 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар тунып беткәндер,
Иссен җылы җил.
3 нче укучы. Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.
4 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Чыпчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.
5 нче укучы. Урманда бит пешермилэр
Тугәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.
6 нчы укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.
7 нче укучы. Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
"Яз җитә" жыры (Ж.Фэйзи музыкасы, Ф.Кэрим шигыре ) башкарыла.
1 нче укучы. Әй,
малайлар, кызлар!
Әйдәгез, Нәүрүзбикә килгәнче, өйдән өйгә йөреп, нәүрүз әйтик,
сый-хөрмәт җыйыйк.
2 нче укучы. Башланган Яңа ел мул hәм тыныч булсын!
3 нче укучы. Йорт хуҗаларына, барлык кешеләргә исәнлек-саулык, иминлек-байлык
телик! (Чыгып китәләр.)
Музыка.
Сәхнәгә
бер төркем балалар керә.
Кулларында чиләкләр, анда йомыркалар, буләкләр.
1 нче укучы. Ач ишеген, керәбез,
нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
2 нче укучы. Аягым җиңел
булсын,
Яңа ел котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Тутәй: Керегез,
кер, балакайларым, без сезне күптән көтәбез
инде (Сөлге белән кумәч
бирэ). Нэуруз котлы булсын!
3нче укучы. Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннэрегез унсын -
Нэуруз котлы булсын!
4 нче укучы. Корымасын колегез,
Боек Болгар илегез,
Мон - коегез, телегез,
Нэуруз мобарэкбад!
5нче укучы. Сыерыгыз сотле булсын,
Атыгыз кочле булсын.
Абыстайлар, тутэйлэр,
Чыгарыгыз кукэйлэр.
(Булэклэрне тамашачылар арасыннан йореп жыярга момкин.)
2 нче тутэй. Мэгез-мэгез, балалар!
Нэуруз котлы булсын.
(Кукэйлэр тарата.)
6 нчы укучы. Нэуруз эйттек без сезгэ,
Хакын бирегез безгэ.
Яшегез житсен йозгэ,
Малыгыз артсын козгэ,
Нэуруз мобарэкбад!
Чыгып китэлэр. Балалар
музыка астында сэянэгэ килеп керэлэр.
1нче алып баручы. Балалар,
курсэтегез эле, купме жыйдыгыз.
2 нче алып баручы. У-у, куп булган, булдыргансыз.
1нче алып баручы. Эйдэгез
эле, барыбыз да аны шушы табакка салыйк. (Берэм-берэм китереп салалар, уртага
куялар.)
2нче алып баручы. Алъяпкычын чигуле,
Узен чиккэн тугелме?
Жырлап-биеп, уйнап-колеп
Кутэриек кунелне.
1нче алып баручы. Эйдэгез берэр уен уйныйк.
2 нче алып баручы. Нинди уен уйныйк икэн?
Балалар ( бергэ). "Безгэ бер иптэш кирэк" уенын уйныйк.
Укучылар кара-каршы 2 рэткэ
тезелэлэр. Такмак эйтеп, бер- берсенэ якынаялар.
Беренче рэт. Безгэ кирэк
Лилия,
Безгэ кирэк Лилия.
Икенче рэт. Биесэгез бирэбез,
Биесэгез бирэбез.
Парлы бию башкаралар. Калганнар, кул чабып, такмак эйтэлэр.
Сип, сип, сип эйдэ,
Жиргэ каты тип эйдэ.
Малайнын менэ дигэне,
Кызнын да ин чибэре.
Бию беткэч, исеме аталган кыз беренче рэткэ кучэ.
Икенче рэт. Безгэкирэк Салават,
Безгэ кирэк Салават.
Беренче рэт. Жырласагыз бирэбез,. Жырласагыз бирэбез.
Икенче рэттэгелэр бер жыр
башкаралар. Уен шулай дэвам итэ.
1 нче малай. Ачуланма безлэргэ,
Эйтик чынын сезлэргэ.
Без килдек кыз кузлэргэ,
Котлы булсын яз!
Кызлар тиз генэ чаршау артына яшеренэлэр hэм чаршау ярыгыннан карыйлар.
2 нче малай. Чылтырап чишмэ ага,
Астында комы кала;
Чаршаудан кызлар бага,
Котлы булсын яз!
3 нче малай. Сузем шулдыр сезлэргэ,
Карап торган кызларга.
(бармак яный)
Куз тидермэ безлэргэ,
Котлы булсын яз!
4 нче малай. Нинди икэн атасы,
Чибэр микэн анасы?
Бигрэк гузэл баласы,
Котлы булсын яз!
Бергэ. Без-без безелдек,
Без бер рэткэ тезелдек,
Биибез дэ уйныйбыз,
Бер дэ оялып тормыйбыз.
Жырлы-биюле
уен "Челтэр элдем читэнгэ".
Малайлар. Челтэр элдем
читэнгэ,
Жилфер-жилфер итэргэ;
Без килмэдек буш китэргэ,
Килдек алып китэргэ.
Кызлар, чаршау артыннан
чыгып, каршы якка тезелэлэр hэм уенга катнашалар.
Кызлар. Алын алырсыз микэн,
Голен алырсыз микэн?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микэн?
Малайлар. Алларын да алырбыз,
Голлэрен дэ алырбыз,
Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Бергэ. Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Алып баручы. Балалар,
Нэуруз килсэ генэ яз була бит.
Эйдэгез, яз гузэле
Нэурузбикэне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нэуруз, кил тизрэк!
Кыз. Нэуруз килэ яшэреп,
Яшэреп тэ теш ярып.
Дуслар, безне кетэмсез,
Табак-савыт бирэмсез?
Малай. Нэурузгэ табак кирэк,
Табакка кабак кирэк.
Май, кукэй, калак кирэк,
Майланган коймак кирэк.
Шау-гор килеп, Нэуруз,
чэчэклэр керэ. Нэуруз яшел киемнэн.
Нэурузбикэ.
Эссэламегалэйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгэ килеп життек без,
Нэуруз эйтеп уттек без,
Нэуруз мобарэк булсын!
Бергэ. Хуш килэсен! Турдэн уз, Нэуруз!
Нэурузбикэ. Гайбэт бетсен телегездэ,
Орыш бетсен илегездэ,
Ачу китсен йозегездэн -
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Амин!
Нэурузбикэ. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шунын белэн мэрхэмэткэ,
Йорэгемэ юл сызыгыз!
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Нэуруз килде, яз килде!
Нэуруз, мобарэкбад!
Нэурузбикэгэ солге белэн ипи-тоз
тапшырыла.
Нэурузбикэ. Мине сагынып
котеп алганыгыз очен рэхмэт сезгэ!
Жыр.
"Язгы жыр" (Р.Хэсэнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).
Жылы нурлар жир остенэ
боркелэ,
Йорэклэрне жилкендереп, яз килэ.
Кушымта:
Язны мактап жырлыйк, дуслар,
Безгэ кушылып сайрый кошлар.
Зэнгэр куктэ елмаешып,
Яна якты йолдызлар.
Кояшка таба урелэ саф
голлэр,
Хезмэт жырына кумелэ кунеллэр.
Кушымта.
Бэхет балкый hэp кешенен
йозендэ,
Безне сагынып, язлар килде буген дэ.
Кушымта.
Нэурузбикэ (балаларга
кучтэнэчлэр олэшэ).
Игеннэрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьлэнсен,
Сэламэт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын!
Нэурузбикэ. Котлап сэлам бирдегез,
Мине котеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тынлагыз -
Уйнагыз да колегез,
Биегез дэ жырлагыз.
2 нче укучы. Кызлар, кызлар, тынлагыз,
Нэуруз житте, уйнагыз.
Каз, кукэй, коймак, май
Эзерлэек без, давай.
3 нче укучы. Эйдэгез, эйдэгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!
"Коймаклар"
уен - жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.
Буген Нэуруз бэйрэменэ
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларнын килуенэ
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасан,
Менэ шулай купергэн,
Менэ шулай жэелгэн,
Менэ шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Телэгэненне сайлап ал
4 нче укучы. Нэуруз, Нэуруз,
Нэуруз, хужалар,
Котлы, мобарэк булсын!
Тормыш тугэрэк булсын!
Уен-жыр горлэп торсын!
Уен-жыр, бию, такмаклар
давам итэ. Ана ата-аналар, килгэн кунаклар да кушыла.
2 нче алып баручы.
Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Тургайлар - жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар!
1нче алып баручы. Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына
якынлашты. Эллэ нинди авыр елларда да уз йозен югалтмыйча, энэ шу
лай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын
очен мен рэхмэт ана. Мэнге шулай зирэк акыллы булсын, имин яшэсен!
2 нче алып баручы.
Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Бергэ. Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
"Яз шатлыгы" жыры
(Ж.Фэйзи музыкасы, Г.Насрый сузлэре).
.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.