Әхмәт Рәшит Төш
Җыр (Радмир, Булат
Кирәкми сугыш):
1. Әтидән сорыйм,
бу нинди йолдыз?
Капкага бик нык
кагып куелган.
Сөйләде әти бу
авыр сугыш
Корбаны бабаңа
дип куелган
2.Әнидән сорыйм
нигә әбиләр
Бик күп әбиләр,
ялгыз торалар
Сөйләде әни, сугыш
рәхимсез
Яуда бабайлар ятып
калдылар.
Малай (Сәгыйд):
- Мин
әтине төштә күрдем бүген –
Яшел чирәм, имеш,
өй алды.
Кырыс кына сорау
бирә әти:
Әти (Эмиль)
- Кая
куйдың минем медальне?
Мин үзем дә эле
такканым юк,
Һәм булмады хәтта
күргән дә...
Сугыш каты иде –
аны мина
Үзем хәлак булгач
биргәннәр...
Малай (Сәгыйд)
И әтием, нишлим,
ач идем шул...
Бик кайгыра идек
син юкка;
Еллар авыр булгач,
син булмагач,
Интектек бит
тәгам-ризыкка.
Ачуланма инде, әти
җаным, -
Бик “шикарный”
туның бар иде;
Бирдек аны бер пот
бәрәңгегә –
Ач үлмәскә шул да
ярады.
Ә беркөнне әни
дәшеп алды,
Йомшак кына әйтте,
җай гына:
Әни(Язилә):
- Әллә,
улым, барып кайтасыңмы
Соранырга
чуаш авылына...
Анда,
улым, сине кем дә белми,
Кем
дә булса үртәп торамы?
Әнә
мулла бабаң карчыгы да
Йорттан
йортка йөри соранып.
Малай(Сәгыйд):
- Шулчак
үксеп елап җибәрдем мин –
- Кимсенүле
иде күңелем.
- Күз
яшьләрем, борчак-борчак булып,
- Әни
итәгенә түгелде.
-
Әни(Язилә):
- И,
елама, - диде – түз генә...
Ничек
тә бер ходай бирер әле...
Елый
иде әни үзе дә.
Исән
калсын өчен мин һәм сеңлем
Авызыннан
өзеп бирде ул.
Түзде
әни, тешен кысып түзде –
Гомер
күрмәгәнне күрде шул.
Җиңү
көне инде килде, дигәч,
Бер
елмаер, дигәч, көн аңа,
Сугыш
чорындагы газаплардан
Китеп
барды теге дөньяга...
Җыр (Бергә)
3. Ходайдан сорыйм
капкада йолдыз
Әбиләр ятим ялгыз
булмасын
Ходаем әйтә
кешеләр җирдә
Сугышны гына
кабатламасын
Һәр
туар таң җирдә
тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне
болыт капламасын
Балкып янсын күктә
йолдызлар.
Һәр
туар таң җирдә
тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне
болыт капламасын
Балкып янсын күктә
йолдызлар
Һәр
туар таң җирдә
тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне
болыт капламасын
Балкып янсын күктә
йолдызлар
Һәр
туар таң җирдә
тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне
болыт капламасын
Балкып янсын күктә
йолдызлар
Һәр
туар таң җирдә
тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне
болыт капламасын
Балкып янсын күктә
йолдызлар
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.