Әкиятләр илендә.
1 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара
Садыйкова Фирүзә Илкам кызы,
Ютазы муниципаль районы
Урыссу гимназиясенең татар теле һәм
әдәбияты
укытучысы
Тема: Әкиятләр илендә.
Максат: Әкиятләргә кызыксыну тәрбияләү, укучыларның
иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: ноутбук,
презентация, әкият геройлары рәсемнәре.
Укучылар ике командага бүленә,
капитаннар билгеләнә.
Укытучы. Бу дөньяда бар
серле ил
Ул әкият дөньясы
Гөлчәчәкләр
гел чәчәктә
Күкләр аяз
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек
Жәнлек, кошлар сойләшәләр күрсәң килеп. Исәнмесез, кадерле балалар.
Бүген мин сезне могҗизалы әкият дөньясына сәяхәткә “Әкиятләр илендә” дигән
уенга чакырам.
Бүгенге
уенчылар белән таныштырырга рөхсәт итегез. Менә алар:
I команда, капитаны - ..................................................
II команда, капитаны -...................................................
Безнең,
уеныбыз 5 конкурстан торачак.
Һәр конкурс саен җаваплар
жюри тарафыннан бәяләнәчәк.
Уеныбызны башлыйбыз.
1 нче бәйге “Тел ачтыргыч сораулар”.
Һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә. Ин беренче әйтелгән җавап кына кабул
ителә.
1
командага
|
2
командага
|
1. Шүрәлененең дошманы
|
1. Камырдан ясалган батырның исеме.
|
2. Сугыш чукмарлары әтәчләрнең исемнәре
|
2.
Балалар өчен иң күп әкият язучы.
|
3. Су анасының тарагын кем
|
3. Бүре балыкны нәрсә белән
|
урлаган?
|
тоткан?
|
4. Алтын йомырканы кем ваткан?
|
4. Убырлы карчыкның транспорты.
|
5. Олы кызны тиен нәрсәгә әйләндергән?
|
5. Үрдәк ни өчен төлке авызына эләккән?
|
6. Су анасының
тарагын кем урлаган?
|
6. Кащейның үлеме кайда яшерелгән?
|
7. Үги кыз нинди телдә сөйләшкән?
|
7. Капчыкта ничә
бүре башы булган?
|
8. Бүренең телен кем чүкегән?
|
8. Саламторханның ярдәмчесе кем?
|
9. Аю малай колагына нинди сүз әйткән?
|
9. Кәҗәнең ничә бәтие булган?
|
10.Куянның
тәпие нигә шешкән?
|
10. Көйсез чебеш ни өчен бәхетсезлеккә
очраган?
|
|
Беренче конкурс тәмам. Жюрига сүз бирелә.
2 нче бәйге “Могҗизалы
тартма”.
Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
1 нче командага сорау.
Бу
тартмада принцесса балда төшереп калдырган
предмет салынган.
Ул нәрсә? Кайсы әкияттән? ( Хрусталь туфля, “Көлсылу” әкияте.)
2 нче командага сорау.
Бу
тартмада принцессаның тәнен кара
яндырган музей экспонаты ята. Ул нәрсә? Кайсы әкияттән? (Борчак, “Принцесса на горошине”)
Жюрига сүз бирелә.
3 нче бәйге “Серле кунак”
Серле
кунакның кем икәнен белү өчен 2 командага
да кроссворд чишәргә кирәк
1
нче дөрес
кроссворд өчен 5 балл, 2нче дөрес кроссворд өчен 4 балл куелачак.
1. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай
яхшырак.
2. Гөлдер – гөлдер гел итекле,
Гөлдәй кызыл читекле
3. Сазлык җирләрдә йөри,
Тату торык, - дип сөйли.
4.
Җәен урманга патша Кышын кардан да аста.
5. Әдәпле генә кодача
Тавыкларны ярата
6.
Тычкан аулый төн буе, йоклап ята
көн буе.
7. Табышмак әйтәм мин сезгэ, йон бирә нәрсә безгә?
8. Кош түгел оча.
Ябалактан
курка.
Чикләвекне ярата.
Сызгырса, урман яңгырата.
Димәк, беренче
кунагыбыз - Шүрәле, каршы алыйк, Шүрәлене.
“Шүрәле” керә, уен уйната.
4 нче бәйге.“Син - миңа, мин – сиңа”
Өстәлдә биремнәр, капчыкта номерлар. Номер
туры килгән биремне үтәргә кирәк. Командалар бер — берсенә номер алалар. Һәр дөрес
җавап 2 балл белән бәяләнә.
1. нче сорау. Бу йортларда кемнәр яши? (тавык тәпиле йорт, салам
йорт, умарта, кәрәз, сарай
(дворец). (Рәсемнәр эленә)
2. нче сорау. Бу тылсымлы предметларның хуҗалары (кемнәр?) кайсы әкиятләрдән? (кабак, кечкенә коврик, чүлмәк, тылсымлы таяк).
(Предметлар
күрсәтелә)
3. Музыкаль тәнәфес.
4. нче copay. Әкиятләрдәге алтын
предметларны атагыз. Һәр предметка 1 балл (алтын тарак, алтын чикләвек,
алтын балык, алтын йөзек, алтын йомырка)
5
нче бәйге. Тылсымлы әкиятләрдәге геройларның дошманнарын
атагыз.
(җен, пәри, аждаһа, убыр)
Жюри чыгышы.
6
нчы бәйге. Өй эше.
Ике команда да әкияттән өзек күрсәтә. Рәхим итегез. (3 әр балл белән бәяләнә)
Командалар чыгышы.
Укытучы:
Укучылар, конкурсларыбыз тәмам
булды. Хәзер йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.
Жюри чыгышы. Җиңүчеләрне бүләкләү.
Укытучы: Хөрмәтле укучылар, шуның белән безнең
уеныбыз тәмам. Бүгенге уенда үзегезне акыллы, зирәк итеп күрсәтүегез өчен зур рәхмәт
сезгә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.