Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен экологик тамаша "Матур җәй"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен экологик тамаша "Матур җәй"

библиотека
материалов


Нуртдинова Л.З.

Экологик тамашаМатур җәйге көн”

(зурлар төркеме)

МАКСАТ: балаларны тирә-як мөһитне күрә һәм таный белергә өйрәтү.

Табигатьне яратырга, хайваннарны, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә өйрәтү. Табигать бурычлары турындагы белемнәрен ныгыту.

Бөҗәк, табигать, кебек сүзләр белән таныштыру.

Бер-береңә, табигатькә карата саклы караш тәрбияләү.

Үз-үзеңне сәхнәдә тота белү, сәнгатьле итеп шигырьләрне сөйләү өстендә эшләү.


МАТЕРИАЛ: көнбагышка киемнәр, кояш макеты,күбәләкләр һәм камкаларга киемнәр, магнитофон һәм кассеталар, чәчәкләр,бакага киемнәр, тоткыч, макмайга киемнәр, агач макеты, экологик сукмак өчен зур стенд.


Тамаша барышы:

( Сәхнә уртасында башын аска иеп көнбагыш утыра. Шул чак ерактан кояш чыга, макет эленә, кошлар тавышы белән кассета куела, көнбагышның уң ягында зур каен агачы макеты тора, көнбагышның тирә-ягында чәчәкләр, таң атуга тыныч музыка)

Көнбагыш: исәнме кояш! (кояшка башын күтәреп)

Кояш: исәнме көнбагыш.

Көнбагыш: һәркөн иртән синең чыгуыңны көтеп алам, син күздән югалгач мин дә йокыга талам. Гел сиңа карап, сиңа елмаеп торам мин кояшкай.

Кояш: мин дә сиңа һәркөн нурларымны чәчәм. Син үссен, яшәсен, ныгысын диеп тырышам..

Көнбагыш: зур рәхмәт сиңа кояш. Син булмасаң яшәү дә булмас иде бит бу дөньяда.

(кояш өскә күтәрелә һәм шунда күбәләкләр киемнәре киенгән очып чыгалар һәм Айгөл җыр башлый, калганнары чәчәкләр тирәли биеп китәләр, алар янына камкалар очып чыгалар һәм әйләнеп биеп йөриләр Ф.Шәймарданова муз., М.Андерьянова сүзләре “күбәләк”).җыр яңгырый:

1. Болыннарда оча күбәләк,

Таң гөлләрен бизи күбәләк.

Кү-кү-кү-кү күбәләк

Кү-кү-кү-кү күбәләк.

Таң гөлләрен бизи күбәләк.

2. Чәчәкләргә куна күбәләк,

Чык суында юына күбәләк

3. Алсу-сары төсле күбәләк,

Бәхет нурын сибә күбәләк.


( күбәләкләр очып-уйнап кереп китәләр).

Көнбагыш: балалар күрдегезме күбәләкләр, камкалар очалар болында, бу кайсы вакыт соң?

Балалар: бу җәй.

Көнбагыш: әйе хәзер урамда җәй., рәхәт . ( шигырь сөйли Ш. Галиев “Тәмле җәй”)

Аланнарда- җиләк исе,

Басуларда- иген исе,

Җәйләүләрдә- сөт исе...

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе-

Шушы булыр җәй төсе!

(Шулчак Лилия керә, җәйге күлмәктән кулында тоткыч, чәчәк өстендә утырып торган күбәләкне күрә һәм әкрен генә тотарга дип килә башлый, күбәләк очып китә, Лилия аны куа)

Күбәләк: тимә миңа Лилия

(Лилия артка китә гаҗәпләнә һәм кире күбәләк янына килеп җыр башлый “ Бала белән күбәләк” Г Тукай сүзләре)

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Лилия : бар оч күбәләк, син бер генә көн яшисең, бүген яшә матурым.(күбәләк рәхмәт әйтеп кереп китә)

Көнбагыш: менә күрәсеңме инде Лилия, күбәләк 1 генә көн яши икән, ә син аны тотмакчы идең.

Лилия: мин бит гербарий ясармын дигән идем, чәчәкләрдән ясармын инде.

(кереп китә, сикереп бака чыга)

Бака: уф, арыдым, күпме качарга була бу Мараттан ( Марат аны тотарга диеп килә һәм тота).

Көнбагыш: ярамый Марат, җибәр баканы, ул әнисе янына ашыга иде. Әнә балалар су коеналар сине дә чакырдылар.

(Марат тоткычын ташлый,)

Марат: Мин дә су коенырга барам, иртәгә мин сине барыбер тотам.(бакага карап).

Бака: рәхмәт сиңа көнбагыш (суга сикерә. Лилия керә кочагында чәчәкләр)

Көнбагыш: Лилия, син нигә шул чаклы чәчәкләр җыйдың?

Лилия: әйттем бит инде, гербарий ясыйм.

Көнбагыш: син бит чәчәкләрне тамырлары белән өзеп алгансың, алар башка үсмиләр инде.

Лилия: иртәгә яңалары үсәр әле ( кереп китә.

Көнбагыш: берни дә белми бу Лилия, ярамый чәчәкләрне тамырлары белән өзәргә, яңалары да үсми хәзер ( башын селки, шулчак күк күкри һәм яңгыр яуган тавыш ишетелә)

Көнбагыш: “яңгыр” шигырен сөйли:

Яңгыр- яңгыр ни өчен

Җирнең битен юасың

Җирнең битен юа,юа

Агартмакчы буласың.

Явам-явам гөлчәчәкләр

Һуш ис таратсын өчен,

Алма, чия, сливалар

Кызарып пешсен өчен.

Рәхмәт инде бик сусаган идем шул, тамырларым ныгып китте.

(Марат чыга)

Марат: Акбай син кайда? (үзе җырлый, үзе сөйли).

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

Кайда икән ул хәзер?(үсеп торучы каен ботагын сындырып алмакчы була)

Көнбагыш: бигрәк усал малай инде син Марат. Нигә агачны сындырасың?

Марат: Акбайны укытасы иде. Әнә үзе дә килә. (Макмай чабып килә дә өрә-өрә кире кереп китә, Марат аның артыннан йөгерә).

Көнбагыш башын ия, кич була. Җыр ишетелә.

Көнбагыш: сау бул кояш, иртәгә кадәр.

Кояш: сау бул көнбагыш иртәгә тагын күрешербез. (кояш макеты югала).

Көнбагыш: балалар сез бер дә Лилия һәм Марат кебек булмагыз.Табигатьне саклагыз, үзегезнең хәлегездән килгәнче изгелек кылыгыз!

Агачлар утыртыгыз, бөҗәкләрне кыерсытмагыз, чәчәкләрне бер кирәкмәгәнгә өзмәгез!.

Ә көнбагыш киткәч сәхнәдә Айгөл чыга. макетлар пәйдә була. Балалар мин күп нәрсәләрне аңладым, сез минем хаталарны беркайчан да кабатламагыз.

  1. Бакаларны үтерергә ярамый!

  2. Чәчәкләрне өзәргә ярамый!

  3. Күбәләкләрне тотарга ярамый!

  4. Агачларны сындырырга ярамый!

Балалар сез бу экологик сукмак макетларын гел исегездә тотыгыз, тиздән күбегез ялга китәрсез. Танышларыгызны да тоя белегез.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-113481

Похожие материалы