Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Баланы мактаргамы, җәза бирергәме?" ата-аналар җыелышы өчен доклад
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

"Баланы мактаргамы, җәза бирергәме?" ата-аналар җыелышы өчен доклад

библиотека
материалов



ТР Биектау муниципаль районы Х.Вахит исемендәге Мәмдәл

урта гомуми белем бирү мәктәбе













Чыгыш

БАЛАНЫ МАКТАРГАМЫ,

ҖӘЗА БИРЕРГӘМЕ?

(Әти-әниләр җыелышы өчен)











Гарипова Ләлә Ильяс кызы

22.01.2016

БАЛАНЫ МАКТАРГАМЫ, ҖӘЗА БИРЕРГӘМЕ?

Еш кына ата-аналар баласын тыңлатасы килгәндә аны куркытып яисә өркетеп үз дигәннәренә ирешәләр. Баланың ботка ашыйсы килми, аны бабай белән куркыталар. Урамнан керәсе килмәгән балага убырлы карчык, аю өрәге кулланыла. Бала йокларга теләмәсә, нәрсә генә уйлап чыгармыйбыз, койрыклы җен дә калмый, убыр да, башкасы да ярдәмгә чакырыла. Ата-ана шулай итеп үзеннән кире максатка ирешә. Куркыныч бабай капчыгына эләкмәс өчен авызына ботка тутырган баланың ул ризык тамагыннан үтәр, ашы-аш булып барыр дисезме? Җен-убырдан курыккан бала төн буе саташып чыгачак. Кайбер өлкәннәр беренче класска кергән баласын начар санаган өчен, шапшак язганда куркыту ысулы белән үз дигәненә ирешмәкче була. Курыккан баланың куллары калтырый, күзенә яшь тыгыла, язуы тагын да бозыла. Куркыту чарасы буларак күп вакытта әти кеше сүрәте дә кулланыла. Менә әтиегез генә кайтсын, бу кыланмышыгыз өчен ул сезгә күрсәтер! Гадәттә, күп гаиләләрдә баланы ата карачкасы итеп күрсәтүләр, янауларны еш очратырга була.

Дөрес тәрбия һәм куркыту, өркетүне капма-каршы күрсәтәләр. Дөрес тәрбия бала шәхесенең күркәм сыйфатларын үстерүгә, аның тәртибе, үз-үзен тотышын аңлы - актив итәргә булышса, куркыту, янаулар баланы ихтыярсыз һәм куркак итеп тәрбияли. Кушып, боерып, басым ясап эшләтүгә гадәтләндерә. Шуңа күрә янау, куркытуларга тәрбия эшендә урын юк! Ата-аналарга үз максатларына таләпчәнлек, гаделлек, инандыру юлы белән һәм балаларына яхшы мөнәсәбәт аркылы ирешергә була.

  Баланы ничек мактарга?

Биш яшькә кадәр баланы курыкмыйча мактарга була. Мактау аны бозмаячак. Аннан соң баланың яшь үзенчәлекләренә карап чаманы белергә кирәк. Мактый белү – сирәк талант. Әмма бала тәрбияләүче һәрбер ата-ана моны үстерә ала. Теләк кенә булсын. Мактаган чакта баланың уңай яклары ачыла, күңеле күтәрелә, дәрте үсә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Мактап бер баланың да бозылганы юк әле. Әгәр сезгә балачакта мактау аз эләккән икән, үзегез ата-ана булгач бу хатаны балаларыгызда кабатламагыз, аларны ешрак мактарга тырышыгыз. Тора-бара юмарт мактавыгыз үзегезгә үк яхшы белән әйләнеп кайтыр. Әлбәттә, мактауның үз урыны, чамасы бар. Әгәр адым саен мактап торганда бала үзенең гадәти эшләрен дә зур вакыйга итеп кабул итәргә мөмкин. Кайбер ата-аналар мактау белән генә калмыйлар уч тутырып акчасын, бүләген бирәләр. Тыйнаксызлык, эреләнү әнә шуннан башлана. Шулай да, мактау сүзләренә саранланмыйк. Исегезгә төшерегез әле, балагызны соңгы тапкыр кайчан мактаган идегез?

  Балага телдән мактау да уңай тәэсир итә. Балагыз еш кына өстәл артында дөрес ашамый, ә бүген бик тырыша икән, аны күреп алыгыз һәм мактагыз. "Афәрин!, Булганым!” кебек сүзләр балага бик көчле тәэсир итәр. Юк-барга мактап утыру да урынлы түгел. Баланы, бары тик көч куеп башкарган эше өчен генә мактарга, кызыксындырырга кирәк. "Кара син, ничек яхшы итеп уенчыкларыңны җыйгансың. Киемнәреңне элеп куйгансың”. Хәзер минем сиңа әкият сөйләргә дә вакытым бар. Бу кызыксындыруның иң яхшы формасы. Тик әйтелгән һәр сүзегезне үтәрлек булсагыз гына вәгъдә бирегез.

Тагын бер кагыйдәне истән чыгармыйк: кызыксындыру алдан әйтелми. Ул ниндидер эштән соң гына гамәлгә ашырылсын. Бүләк, акча өчен тырышырга түгел, ә үз хезмәтеннән канәгатьләнү алырга тиеш. Кайбер әти-әниләрдән бишле алсаң, шуны алып бирәм дигән сүзләр дә ишетелгәли. Мәсәлән, шундый бер ситуация тыңлап китегез:

Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, 2 нче класста укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре компьютер алганнар!”

Гаилә тәрбиясендә иң киң таралган метод-конфет, шоколод биреп кызыксындыруны булдырмасак иде.Тормышта һәр яхшы эш өчен бүләк алу каралмаган. Баланы һәр яхшы гамәл өчен бүләк көтәргә өйрәтмәскә кирәк. Кайбер ата-аналарның телләреннән "Мин нәрсә әйттем?”, "Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” Һ.б. шундый сүзләр төшми. Бу гади генә сүзләр түгел. Бу – тәрбияләү методлары(алымнары). Әти-әтиләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар. Гаилә "колы” ирекле шәхес булып формалаша алмавын аңларга кирәк.

Балага җәза бирү дөресме?

Балага җәза бирү – гаилә педагогикасында бик четерекле һәм нечкә мәсьәләләрнең берсе. Түбәндәге кагыйдәләр бозылып киткәндә балагыз тыңлаусыз, үзсүзле һәм киребеткән булып үсәргә мөмкин.

Балагыз бәләкәй булса, аның өчен “ярамый” дигән нәрсәләрне ачык билгеләгез: урамнан барганда кулдан ычкынып китмә, кайнар плитә янына барма, тәрәзә төбенә менмә, шакыган кешеләргә ишек ачма.

Ярамый” арасыннан үзегезгә кагылганнарын сызып ташлагыз: ток сукмасын өчен розетканы каплагыз, ишеккә бикне бала ача алмаслык итеп ясагыз. Пыяла савытларны бала алмаслык җиргә куегыз, пычак, чәнечке бала алмаслык җирдә сакланырга тиеш.

Сезнең тәләпләрегез катгый булсын. Балагыз ни өчен ачык тәрәзәдән башны тыгып карарга ярамаганны беләме? Өлкән кеше дә ялгыш чокырны, чәй тәлинкәсен төшереп ватарга мөмкин. Моның өчен баланы тиз генә сүгәргә ашыкмагыз. Иң мөһиме – балага җаза бирәм дип аны кимсетмәгез, рәнҗетмәгез, авыр сүзләр әйтүдән тыелыгыз. Без һәрберебез үз балабызны яратырга тиешбез.

Кызганычка каршы, кайчагында балага җәза бирергә туры килә. Тик җәза бирүне мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга киңәш ителә. Бала еш кына гаепле булып калмасын дисәк, аңа карата куелган таләпләрне ул үти алырлык дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә кирәк. Баладан озак вакытлар бер үк эш белән шөгыльләнүен, я тыныч кына басып, я утырып торуын таләп итү бөтенләй кирәкми. Кычкырулар, ярамый кебек сүзләр никадәр азрак булса, балалар күпкә тыңлаучанрак була. Әгәр бала дөрестән дә, гаепле булса, аңа нинди җәза бирергә соң? Белинский түбәндәге фикерне әйткән: "Баланы шулай тәрбияләргә кирәк, ягымлы әнинең яки әтинең бер кырыс карашы аның өчен зур җәза булырлык булсын”.Ә шулай да бу караш кына аз булса? Андый очракта мондый сүзләр әйтергә була: "Син бер дә яхшы эшләмәгәнсең, минем синең белән сөйләшәсем килми” һәм әлбәттә, бераз вакыт аның белән сөйләшмәскә кирәк. Бала тарафыннан ертылган китап, махсус ватылган чашка өчен аны берничә көнгә нәрсәдән дә булса мәхрүм итәргә, мәсәлән, ватылган чашка урынына ямьсезрәген бирергә. Баланың сәламәтлегенә тискәре яктан тәэсир итә торган җәза кулланырга ярамый. Мәсәлән, баланы саф һавада йөреп керүдән тыю-тискәре күренеш. Җәза йөзеннән балага кул күтәрү бөтенләй тыела. Истән чыгармыйк, җәза бирү- барлык төр тәрбияви алымнар кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешмәү сәбәпле, иң соңгы чиктә кулланыла торган чара. Җәза бирү һәм мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Боерыкка буйсынса да, бала үзенең фикерендә кала. Шулай итеп ул алдаша башлый, үзенең чын йөзен яшерә (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмый), тормыштан ямь, тәм таба алмый,үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерә; яшерен, астыртын була, иптәшләре белән аралашудан кача. Килешәсездер, хөрмәтле әти-әниләр! Безнең киләчәгебезнең тыныч булуы нинди балалар үстерүебездә, аларның бәхетле булуына бәйле. Тормыш чәчәкләребез - балаларыбызны кырыс җилләрдән саклыйк. Бу чәчәкләргә бары тик шифалы сулар гына сибик. Иң мөһим сыйфатка –бала белән узара аралашуга ирешү өчен бөтен осталык , тырышлыгыбызны куйыйк. Тәрбия процессында ата-ананың балага, баланың ата-анага карата булган мөнәсәбәте зур урын алып тора. Иң мөһиме – әти һәм әнинең балага булган мәхәббәте, аларның балаларына бары тик яхшылык һәм бәхет теләүләре. Ата-ана мәхәббәте белән тәрбияләнгән бала әдәпле булып үсә, башкаларга карата мәрхәмәтле була. Тәрбия өлкәсендә төп алым-ул ышандыру. Моның өчен баланы ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта сезнең уегыз аның уе белән, безнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.








Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-467768

Похожие материалы