“Азнакай шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
мәктәп”
гомуми белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе
“Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”
Әзерләде: Шарифуллина Г.Г.
Ноябрь,
2015
Балаларның сөйләм телен үстерү мәктәпнең төп бурычларының берсе булып
тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт
эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус
шөгыльләр уздыру.
Укучылар сөйләменең төрле яклап үсеше өчен шартлар тудырылган. Аларга
түбәндәгеләр керә:
·
телшомарткычлар, такмаклар, сюжетлы уенчыклар белән
уеннар, уен-инсценировкалар, җырлы-хәрәкәтле уеннар, авазга өйрәтү уеннары
һ.б.;
·
әкиятләр, шигырьләр уку, балалардан эчтәлеген
сөйләтү;
·
балалар әдәбияты әсәрләренә ясалган
иллюстрацияләрне карау һәм алар буенча фикер алышу;
·
предметлы һәм сюжетлы картиналар белән
уен-шөгыльләр;
·
гади табышмаклар чишү;
·
кече моториканы үстерүче уеннар.
Балаларның сөйләмен үстерүдә бергәләшеп китаплар уку, рәсем-иллюстрацияләр
карау, слайдтан рәсемнәр карау аеруча файдалы. Билгеле бер темага слайд
карау сөйләм үстерүгә булышлык ягыннан телевизордан мультфильмнар караудан
файдалырак. Чөнки телеэкранда бер-бер артлы тиз алмашынучы кадрлар балаларның
игътибарын билгеле бер предметта тупларга мөмкинлек бирми һәм “экран сөйләмен”
дә балалар бик авыр кабул итәләр. Слайдтан караганда исә билгеле бер кадрга
игътибарны туплап, балаларга аңлаешлы итеп сөйләп барып була. Укытучы балаларга
рәсемнәр күрсәтеп барырга, сөйләргә, сораулар бирергә дә өлгерә, балалар җавап
бирергә авырсынганда предметларны, персонажларны, хәрәкәтләрне үзе атый,
балаларны сөйләмгә тарта.
Балаларның сөйләм телен үстерүдә аеруча әһәмиятле урын предметлы һәм
сюжетлы картиналар белән шөгыльләр үткәрүгә туры килә. Укытучы белән
картиналар караганда балалар персонажларны таныйлар, исемнәрен әйтәләр, алдан
өйрәнгән материалны исләренә төшерәләр. Картиналар белән эшдәү күргәзмәле булуы
белән балаларны үзенә тартып тора. Һәр картина аерым бер сүз белән белдерелүче
реаль предметны яки күренешне сурәтли. Рәсемнәрне карап һәм алардагы таныш
предметларны аерып, балалар рәсемдә булмаган, ләкин үзләренең хәтерләрендә
сакланган әйберләрне дә әйтеп бирәләр. Картиналарның бу үзлеге балаларның
сөйләмен үстерүдә аеруча мөһим. Ул сүзнең билгеле бер объектка бәйлелегеннән
акрынлап аерылуына булыша. Картиналар караганда анда булмаган предметларны да
әйтеп бирә алу балаларда күрсәтмәлелеккә таянмыйча гына сүзлек материалы белән
эш итә белүнең барлыкка килүенә һәм аның акрынлап үсешенә китерүче баскыч булып
тора. Шуның нигезендә балалар башта укытучы сөйләгәндә әкиятне тыңларга, ә
соңрак шул әкиятне үзләре сөйләргә дә өйрәнәләр.
Картиналар белән уеннар вакытында балалар аларда сурәтләнгән предмет
һәм хәрәкәтләрне әйтү генә түгел, укытучының сорауларына киңәйтелгән җаваплар
бирергә дә өйрәнәләр. Төрле лото, домино уеннары да, рәсемнәр кулланылучы гади
сюжетлы уеннар да (мәсәлән, “зоопарк”, “кибет”, “курчакны ашату” уеннары һ.б.)
картина белән уеннарга керәләр.
Балалар текстны тыңларга һәм эчтәлеген аңларга, аннары шул текстның
эчтәлеген сөйләргә өйрәнсен өчен балаларга иллюстрациясез хикәяләр уку
да кирәк. Бу балаларда тел ярдәмендә аралашу һәм фикерләү барлыкка килүгә
булыша, баланы сөйләмдә предметларның үзлекләрен һәм хәрәкәтләрен белдерүче
катлаулы җөмләләр куллануга этәрә.
Балаларның сөйләмен үстерүдә табышмаклар чишү һәм аларны
бергәләп уйлап чыгару бик зур ярдәм итә. Табышмаклар чишеп уйнаганда балалар
сүз белән тасвирлау һәм рәсемнәр ярдәмендә предметларны уйлап табалар. Мәсәлән,
укытучы өстәлгә берничә уенчык (яки предметлы рәсемнәр) куя һәм сүз белән
тасвирлау ярдәмендә балага шуның берсен табарга куша. Балалар гади
табышмакларны күз алдына китерү юлы белән генә дә чишә алалар.
Укучылар кисәкләргә бүленгән рәсемнәр буенча сюжет төзи. Әлбәттә, алар
андый рәсемнәрнең эчтәлеген бик теләп өйрәнә. Рәсемнәрне билгеле бер
эзлеклелектә «җыялар» һәм үз гамәлләрен аңлатып та бирә алалар. Аларның
сөләмендә җәенке җөмләләр киң кулланылышка керә. Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади
эшчәнлек ихтыяҗы тудыра (хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен
һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.
Шулай итеп, картина белән уен-шөгыльләр балаларның сүзлек запасын баетырга,
сүзләрнең гомумиләштерелгән мәгънәсен формалаштырырга, грамматик дөрес сөйләмне
үстерергә булыша, сөйләмне актив кулланырга теләк уята. Картиналы уеннар шулай
ук балаларда исемен атаганда предметның образын күз алдына китерү сәләтен
үстерә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.