Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
“Азнакай шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп”
гомуми белем бирү дәүләт бюджет учреждениясе
Презентация :
“Озынайтылган көн группасында
тәрбияви бурычларны үтәү”
Әзерләүче: Шарифуллина Г.Г., тәрбияче
2 слайд
“...Балага ышаныч белән караганда гына, тәрбия реаль көчкә әверелә. Ышаныч булмаса, барлык педагогик гакыллыклар да, укыту-тәрбия метод-алымнары да, карточкалардан төзелгән йорт шикелле, җимерелә”
В. А. Сухомлинский
3 слайд
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә тәрбия эшенең төп максаты- җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка җайлашкан, социаль чынбар- лыкта адаптацияләнгән шәхес тәрбияләү. Шулардан чыгып, тәрбияче дә, үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле шәхес тәрбияләү максатын тормышка ашыру юнәлешендә, эш алып барырга тиеш.
4 слайд
Озынайтылган көн группасы түбәндәге тәрбияви бурычларны үтәүне күз алдында тота:
укучыларда гражданлык һәм әхлакый сыйфатларны формалаштыру, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;
тәрбияләнүчеләрне хезмәт сөяргә өйрәтү, тормыш күнекмәләрен булдыру;
балаларның нормаль физик үсешен тәэмин итү;
укучыларның эстетик карашларын һәм зәвыкларын формалаштыру, үз
тормышларын матурлык кануннары таянып төзергә өйрәтү;
балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
5 слайд
Тәрбия системасының юнәлешләре:
Танып-белү ихтыяҗларын тәрбияләү:
-уку-укытуга уңай мөнәсәбәт үстерү;
- уку-укытуны төп эшчәнлек итеп тәрбияләү;
- белемгә хөрмәт тәрбияләү.
Тормышка ашыру формалары: тематик әңгәмәләр, ярышлар, КВН һ.б.
6 слайд
Хезмәт тәрбиясе:
- иҗади хезмәткә ихтыяҗ үстерү;
- үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен тәрбияләү;
- матди кыйммәтләргә ихтирам формалаштыру.
Тормышка ашыру формалары: бүлмәдә дежур тору, бүлмәдә гөлләр үстерү, күргәзмәләрдә катнашу, кул эшләре белән шөгыльләнү, һ.б.
7 слайд
Гражданлык тәрбияләү:
- кануннарга хөрмәт тәрбияләү;
- гражданлык һәм социаль җаваплылык үстерү;
- аралашу культурасы үстерү;
- традицияләр, милли-региональ үзенчәлекләргә таянып патриотик рухта тәрбияләү.
Тормышка ашыру формалары: әңгәмәләр вакытында гаиләгә хөрмәт, ата – ананы ярату, өлкәннәрне хөрмәтләү, кешеләргә шәфкатьле булу, үзара дуслык хисләре тәрбияләнә, бәйрәмнәр, рәсем бәйгеләре үткәрү.
8 слайд
Физик тәрбия:
- физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү ихтияҗын үстерү;
- табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик тәрбия;
- гигиена күнекмәләрен үстерү һәм көн режимын үтәргә өйрәтү.
Тормышка ашыру формалары: хәрәкәтчән уеннарны өйрәнү, физминуткалар үткәрү, спорт ярышлары, экскурсияләр.
9 слайд
Эстетик тәрбия:
-матурлыкка омтылу ихтияҗын үстерү;
-нәфис фикерләү сәләтләрен үстерү;
-индивидуаль сәләтләрне үстерү.
Тормышка ашыру формалары: бәйрәм чаралары, кул эшләре белән шөгыльләнү, бәйгеләр.
10 слайд
Озынайтылган көн группасының көн тәртибе балаларның түбәндәге эшчәнлек төрләреннән формалаша:
-көнкүреш күнекмәләрен ныгыту,
-өй эшен әзерләү,
-ял итү, уйнау, кул эшләре белән шөгыльләнү, урамда йөрү.
Көнкүреш күнекмәләрен ныгыту, тәнне, кием, аяк-киемне, бүлмәне, эш урынын һәрвакыт тәртиптә тотуны тотрыклы гадәткә әйләндерү максатыннан, көн саен гамәлгә ашырыла. Бу эш индивидуаль һәм күмәкләшеп башкарыла.
Өй эшен әзерләгәндә балаларга индивидуаль мөнәсәбәт күрсәтелә. Үзлектән әзерләнү, белемнәрне үзләштерү һәм ныгытуны системага сала.
Бу үз чиратында һәр балада системалы рәвештә индивидуль һәм күмәкләшеп эшләргә сәләт һәм теләк формалаштыра.
11 слайд
Уйнаган вакытта балаларга үз мөмкинлекләрен адекват рәвештә бәяләргә, башкаларны аңлый белергә, тормыш кагыйдәләрен и кешелек кыйммәтләрен өйрәтәм.
Балалар белән бергә китапханәдә булган китаплар, гәҗит-журналлар белән танышабыз. Китапханәче үткәргән төрле чараларда, күргәзмәләрдә катнашабыз.
Төрле халыклар әкиятләрен укып балаларда иҗади күзаллау үстерәм. Әкиятләрне укыганнан соң төрле иҗади эшләр башкарабыз: рәсем, кисеп ябыштыру, театраль куелышлар. Китап буенча шундый эшләр балаларда укуга кызыксыну хисе уята.
Озынайтылган көн группасында төрле кул эшләре белән шөгыльләнәбез.
Мәктәптә үткәрелә торган күргәзмәләргә сәйләннән, кәгазь кисәкләрен әвәләп ясалган әйберләр ясыйбыз. Бу шулай ук балаларда эстетик зәвык үстерергә ярдәм итә.
12 слайд
Тәрбияви бурычларны үтәүдән көтелгән нәтиҗәләр:
озынайтылган көн группасында тәрбияләнүчеләргә үз-үзеңне раслау, формалашуга ярдәм итә торган шартлар тудыру;
уку-укытуда булган җитешсезлекләрне хәл итү;
балаларны тәрбияләү, укыту, сәламәтлекләрен саклап калу буенча сорауларда гаилә белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү;
укучының “Мәктәп тәмамлаучының үрнәге”нә туры килүе.
Тәрбия эшенең нәтиҗәсе – әхлакый сыйфатларны үзләштергән, социаль чынбарлыкта адаптацияләнгән, җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка җайлашкан шәхес тәрбияләү.
13 слайд
Тәрбияләүдән көтелгән нәтиҗәләр
Хезмәт сөючәнлек
Хезмәттәшлек
Кешелеклелек
Сакчыллык
Оешканлык
Намуслык
Мәктәп тәмамлаучының үрнәге
14 слайд
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 799 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шарифуллина Гюзель Гарифзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.