Инфоурок Другое Другие методич. материалыДоклад по татарскому языку

Доклад по татарскому языку

Скачать материал

Иҗади конкурсларда катнашу аша укучыларда уңыш ситуациясе тудыру.

Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә  ала торган хезмәтләрнең иң зурысы.

Галимҗан Ибраһимов.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе мәктәп эшчәнлегендә төп урын алып тора. Тормышта шундый хәлләр дә очрый: бала кече яшьтән үк я рәссам, яисә музыкант, яки галим булып таныла. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булалар. Бу очракта ата-аналар, укытучылар баланың сәләте ачылуга әллә ни көч куймыйлар. Чит ил һәм үзебезнең ил галимнәре тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшчәнлекнең теге яки бу төре белән җитди шөгыльләнгәндә, теләсә нинди кеше иҗат сәләте ачылуга билгеле бер көч, юнәлеш ала.

Һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа, анда туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы-күпме күнекмә була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, дип язган Лев Толстой.

Заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Менә шуңа күрә баланың иҗади сәләтен ул бәләкәй вакытта ук ачу һәм үстерү аеруча мөһим. Моның өчен укытучы иҗади сәләткә ия булуы - балаларның иҗади сәләтен үстерә белүе мөһим. Балада яңа фикер, омтылыш, идеяләр барлыкка килүдә ярдәм итәрлек иҗади халәт тудырырга, аның белән җылы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иҗади сәләтне үстерү өчен бала һәм ата-ананың, укучы һәм укытучының һ. б. иҗади хезмәттәшлеген булдыру да аеруча мөһим. Бу вакытта өлкәннәр сизгер, игътибарлы, бала фикерен аңлый һәм түземле рәвештә тыңлый, укытуның төрле метод һәм алымнарын сайлап  ала һәм  куллана белергә тиеш.  Укучы фикерен  кискен тәнкыйтьләргә ярамый, ә бәлки үз фикереңне тәкъдим, киңәш рәвешендә әйтү зарур. Чамасын белмичә тәнкыйтьләү, кисәтүләр ясау баланың мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтен үстерергә комачаулый.

Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белү дә зур әһәмияткә ия. Бу сыйфатка ия булучыларны хупларга һәм аларны күңелдә «образ», «ачышлар» булдырырга өйрәтергә, моның өчен балаларда хыяллана, күз алдына китерә белү күнекмәсе тәрбияләргә, төрле көтелмәгән хәлләр туганда аптырап калмаска өйрәтергә, хыялны үстерү өчен төрле күнегүләр үткәрергә кирәк.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үзем сәләтле укучылар белән эшне укучыларда туган телебезне, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру аша оештырам. Укучылар белән дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда, тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә үзебезнең данлы, бай тарихлы татар милләт вәкилләре булуыбызны, халкыбызның элекке заманнардан бирле аңлы, белемле. Югары мәдәниятле, зур мираслы булуын аңлатам, татар халкының олпат кешеләре турында мәгълүмат җыйдырып, татарлыгыбыз белән горурланып яшәргә тиешлегебезне күңелләренә салырга тырышам.

         Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгалләмә һәм үзара дуслык урнаштырыла. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эш-гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш.

         Мин укучыларны фән олимпиадаларына, иҗади һәм фәнни-гамәли конкурсларга еш катнаштырырга тырышам. Олимпиада һәм иҗади конкурсларда катнашу – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга. Талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Конкурсларга әзерләнгәндә төрле эш алымнары кулланам. Укытучы белән укучы арасында әңгәмәләр, фикер алышулар, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Укучыларга өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла. Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк. Иҗади конкурсларга әзерлек барышында укучылар фәнни уйлый белергә һәм тикшеренү методикасын өйрәнәләр. Эшләренә анализ һәм нәтиҗә ясыйлар, публика алдында чыгыш ясарга әзерләнәләр. Иҗади кокурсларда, фәнни-тикшеренү конкурсларында катнашу укучыларның характерын тәрбияли, иҗади хезмәттәшлеккә этәрә, максатка ирешү юлында ныклыкка әзерли, укучы үзенә һәм үзенең эшләгән эшләренә таләпчән мөнәсәбәт булдыра. Укучылар үз фикерләрен яклый белергә, аны яклау өчен, дәлилләр фактлар китерергә, белем һәм тәҗрибә туплауның төрле ысулларын кулланырга үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таба белергә тиешләр.

Иҗади конкурсларда катнаштырып, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны милли җанлы итеп тәрбияләү, сәнгатьле һәм образлы сөйләм формалаштыру, мөстәкыйль шәхес итеп үстерү дигән сүз.

Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарыбыз да бар. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүен күзәтү максаты белән мониторинг алып барам.
Киләчәктә мин үз укучыларымны иҗади фикерләү сәләтенә ия булган, туган илебезне, туган телебезне яратучы, гореф – гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыра алучы, тормышта үз максатларына ирешүче шәхесләр итеп күз алдына китерәм.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Главный хранитель

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 221 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.08.2017 612
    • DOCX 16.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гульфия Фирдавесовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Гульфия Фирдавесовна
    Галиева Гульфия Фирдавесовна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17492
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 493 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 330 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические методы и тесты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе