Инфоурок Другое КонспектыДәрес эшкәртмәсе" Исем сүз төркеме" 2 нче сыйныф

Дәрес эшкәртмәсе" Исем сүз төркеме" 2 нче сыйныф

Скачать материал

                                               Тема: Исем.

Максат: Исем сүз төркеме белән укучыларны таныштыру, теоритик белемнәрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

Иҗади фикерләргә, белемнәрне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү кебек сыйфатларны үстерү.

Җаваплылык, бер-береңә юл кую, активлык, үз-үзеңә бәя бирә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Дәреслек 2 нче сыйныф өчен – Җамалетдинова З.И, “татар теленнән тестлар”, кроссворд, “Исем турында гомуми төшенчә” –компьютер презентациясе, карточкалар.

Дидактик җиһазлау: Исем сүз төркемен өйрәнүче плакат, исем сүз төркеменең “моделе”, карточкалар.

Кулланылган әдәбият: Дәреслек 2 нче сыйныф өчен – Җамалетдинов, З.И.

Дәреснең бурычлары: Исем сүз төркеме турында күбрәк белергә омтылу, күзәтүчәнлек тәрбияләү, төркемнәрдә эшләргә өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә: Исем сүз төркеме турында белемнәрне тирәнәйтү.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

- Дәрескә әзерлекне тикшерү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, утырыгыз! Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестән башлап без сезнең белән исем дип аталган сүз төркемен өйрәнә башларбыз.

II .Уку мәсьәләсен кую.

-​ Тема, максат белән таныштыру.

-​ Әңгәмә кору.

-​ Кроссворд чишү.

Бүгенге дәрестән башлап без сезнең белән исем дип аталган сүз төркемен өйрәнә башларбыз.Безнең бүгенге дәресебезгә исем сүз төркеме белән укучыларны таныштыру, теоритик белемнәрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү, иҗади фикерләргә, белемнәрне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү кебек сыйфатларны үстерү, җаваплылык, бер-береңә юл кую, активлык, үз-үзеңә бәя бирә белергә өйрәтү максатлары куелды.Шулай ук әлеге яңа тема буенча без күнегүләр, биремнәр башкарырбыз. Дәресебезне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

-​ Укучылар , без сезнең белән узган дәресләрдә нинди сүз төркемнәре булуы турында ишеттек?

(Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык).

-Кем ?нәрсә? сорауларын нәрсәләргә куябыз әле?

(Предметларга –нәрсә, тере җан ияләренә- кем?)

-​ Нәрсә? Кем? сорауларына мисаллар китерегез әле, укучылар.

(Парта, өстәл, урындык, әни, укытучы).

-​ Молодцы! Булдырдыгыз!

-​ Укучылар, әйдәгез әле хәзер кечкенә генә кроссворд та чишеп алыйк.Минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, сез “яшерелгән” сүзнең нәрсә икәнен ачыкларсыз.

Кроссворд сораулары.

1.​ Теле юк, үзе аңлата. (китап)

2.​ Без дәрес башында санаган сүз төркемнәренең берсе. (Сыйфат)

3.​ Нәрсә соравының якын дусты. (кем?)

4.​ Кыз сүзенең капма-каршы мәгънәсе.(малай)

-​ Молодцы!

-​ Укучылар, нинди “яшерелгән сүз” килеп чыкты?

(Исем).

-​ Бик дөрес. Димәк без бүген сезнең белән исем сүз төркеме турында белемнәрне тулыландырабыз икән.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

-​ Исем сүз төркемен билгеләгән кагыйдә белән танышу. (презентация)

-​ Исем сүз төркеменә кагылышлы күнегүләр башкару.

-​ Төркемнәрдә эшләү.

-​ Тест чишү.

Исем сүз төркеме турында күбрәк белер өчен әйдәгез компьютер презентациясе белән танышып китик.

(Слайдлар белән танышу)

-Укучылар, әйдәгез, исем сүз төркеме турында белемнәрне тагын да арттыру өчен без сезнең белән төрле күнегүләр дә эшләп китик.

- Дәреслек белән эш.

-Хәзер дәреслекләрнең 41 битен ачасыз, 94 нче күнегүне табасыз. Бирелгән сүзләргә җәя эчендә сорауларын күрсәтеп , сүзләрне күчереп язарга.

Үрнәк: эш(нәрсә?), укучы(кем?), .....

Физкультминутка.(Бармаклар өчен, экраннан карап эшләү).

Карточка белән индивидуаль дифференциаль эш.

Укытучы. Мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкаларда исемнәрне табып, өстенә соравын билгеләргә кирәк булачак.

1вариант.Игенче тарафыннан уңыш җыеп алынган. Сары көз килеп җитте. Вәсилә белән Васил мәктәптә бик тырышып укыйлар. Көнозын туктамыйча яңгыр ява.

2 вариант. Бүлмәдә күз явын алырлык бик матур гөл үсеп утыра. Әти белән әни бүген концерт карарга баралар. Алтын көз килеп тә җитте. Җир өстенә агачлардан сары яфрак коела.

Укытучы. Хәзер укучылар, яңадан дәреслеккә әйләнеп кайтыйк. Һәм анда 95 нче күнегүне башкарып китик.

(Шигырьне укырга һәм күчереп язарга. Исемнәрнең өстенә шартлы билгесен язарга).

Төркемнәрдә эш.

95 нче күнегүдәге шигырь турында әңгәмә корыла.

-Автор кемгә эндәшә?(Ерак илдәшкә)

- Кем ул ерак илдәш?(Еракта яшәүче ватандаш)

- Илдәш ни өчен бәхетле? (Чөнки аның истәлеге булып имән үскән).

- Һәйкәл булып яшьлегеңә үскән монда бу карт имән сүзләре нәрсә аңлата?

(Илдәшнең яшь чагында утыртылган эше мәңгеләшүе. Карт имән һәйкәлгә тиңләштерелә. )

(Тикшерү, үзбәя.)

Физкультминутка.

IV. Ныгыту.

-​ Төркемнәрдә эш.

-​ Тест чишү.

1 төркем.

Укытучы. Төшеп калган сүзләр урынына тиешле исем(сүзләрне) куеп язарга.

......... кешни(ат)

..........укыта(укытучы)

..........дәвалый(табиб)

..........улый(бүре)

...........сикерә(куян)

2 төркем.

...........дулый(буран)

..........укый(укучы)

.........елата(суган)

.........кыштырдый(яфрак)

.........исә(җил)

Хәзер укучылар без сезнең белән кечкенә генә тест биремнәрен үтәп китәрбез.

1.​ Предметларның исемен белдереп, кем? нәрсә? Сорауларына җавап булып килә торган сүзләр ничек атала?

а)сыйфат

б)исем

в)фигыль

2.Исем сүз төркеменең белдергән сораулары:

а)кем? нәрсә?

б) нинди?

В)нишли? нишләде?

3. Кайсы рәттәге сүзләр барысы да исем сүз төркеменә керә?

а) утыра, уйлый, сөйли

б) зәңгәр, караңгы, ак

в)китап, дәфтәр, өстәл.

4. Исем сүз төркеме предметның

а) билгесен

б) исемен

в) эш-хәрәкәтен белдерә.

5.​ Кайсы рәттәге сүз исем сүз төркеменә буйсынмый?

а) ручка, укучы, урындык

б) парта, тәрәзә, шкаф

в)утыра, идән, тартма.

-Молодцы.

96 нчы күнегү.

(Парларда киңәшләшеп эшлиләр).(Тикшерү, үзбәя).

Нәтиҗә. Бу сүзләр кешеләрнең эчке кичерешләрен, хисләрен белдерәләр. Алар кешеләрнең халәтен белдерүче исемнәр дип атала.

Әйдәгез, укучылар, дәреслектәге ребусны чишеп алыйк. (кайчы)

97 нче күнегү.

(Мөстәкыйль эшлиләр. Тикшерү, нәтиҗә ясау, үзбәя.)

98 нче күнегү.

-Биремне укыгыз.

- Кемнәр эшләргә тиеш? (Эшләргә теләүче укучылар өчен генә- мөстәкыйль иҗади эш. )

Сүзлек белән эш.

-​ Рамка эчендәге сүзләр кайсы кагыйдәгә карый?

-​ Сүзләрне истә калдырыгыз, хәтердән языгыз, иҗекләргә бүлегез.

V. Модельләштерү.

Шушы схема-модель безгә һәрвакытта да ярдәмгә килер. Аны исегездә калдырырга тырышыгыз.

VI.Рефлексив бәяләү.

1.​ Рефлексив кабатлау.

-​ Нәрсә белдек? Ничек белдек?

(Сорауларга җавап, фикер алышу).

2.​ Өй эше.

а) Исем турында белгәннәрегезне ныгытыгыз.

б) 98 нче күнегү.

(Сүзләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә бүлеп язарга.)

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Дәрес өчен билгеләр дәфтәрләрегездәге эшләр белән танышканнан соң куелыр. Барыгызга да катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Чыгарга мөмкин!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес эшкәртмәсе" Исем сүз төркеме" 2 нче сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: Исем сүз төркеме белән укучыларны таныштыру, теоритик белемнәрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

Иҗади фикерләргә, белемнәрне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү кебек сыйфатларны үстерү.

Җаваплылык, бер-береңә юл кую, активлык, үз-үзеңә бәя бирә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Дәреслек 2 нче сыйныф өчен – Җамалетдинова З.И, “татар теленнән тестлар”, кроссворд, “Исем турында гомуми төшенчә” –компьютер презентациясе, карточкалар.

Дидактик җиһазлау: Исем сүз төркемен өйрәнүче плакат, исем сүз төркеменең “моделе”, карточкалар.

Кулланылган әдәбият: Дәреслек 2 нче сыйныф өчен – Җамалетдинов, З.И.

Дәреснең бурычлары: Исем сүз төркеме турында күбрәк белергә омтылу, күзәтүчәнлек тәрбияләү, төркемнәрдә эшләргә өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә: Исем сүз төркеме турында белемнәрне тирәнәйтү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 839 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.05.2018 906
    • DOCX 46.5 кбайт
    • 19 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 608500
    • Всего материалов: 54

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Стартап: стратегия, развитие, и инвестиции

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Российское движение школьников (РДШ): воспитательная работа

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек