Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Галләмова Эльвира Рүзәл кызы
Казан шәһәре
132 нче мәктәпнең
10 Б сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Шәрәфиева Мөслимә Равил кызы
2 слайд
Тема:
Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык проблемасы
3 слайд
Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык темасы ни рәвешле чагылыш тапкан соң? Бу хезмәтемнең төп максаты шуны эзләүдән гыйбарәт. Аңа ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:
1. “Рәнҗү” һәм “Гөлҗиһан малайлары” хикәяләрен анализлап, әхлак мәсьәләсенең куелышын яктырту.
2. Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә хикәяләрнең әһәмиятен билгеләү, аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзер дә мөһим икәнлеген күрсәтү.
4 слайд
Фәнис Яруллин - киң колачлы язучы.
Гади телдә язылган кыска гына хикәяләрендә ул үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә, вакыйгаларны тасвирлый. Көндәлек тормышыбызда еш очрый торган ямьсез күренешләр – гамьсезлек, кешелексезлек өчен борчыла, алардан гыйбрәт алырга өйрәтә.
5 слайд
“Рәнҗү” хикәясе.
Кызлары Саҗидәнең фатир алыр вакыты җиткәч, Зиннәтулла карт белән Маһруй карчык аларга бер истәлекле бүләк бирергә телиләр. Зиннәтулла карт үз кулы белән шкаф ясарга уйлый, яшьләр моңа бик шатланыр дип, чын күңелдән ышана. Шкаф ясау - бик мөһим эш. Автор аны болай сурәтли: “Карап торсаң, такта өстендә чигү чигә диярсең”.
6 слайд
Бүләк әзер.
“Ә шкаф үзе шундый җиңел күренә: өф итсәң, очып китәр төсле...Ялт итеп балкый.”
Зиннәтулла ясаган шкафның ачык төстә булуы картның керсез, саф күңелле, изге ниятле кеше булуын ассызыклый. Автор аның шундый кеше булуын чордашы Гарифулла авызыннан да әйттерә: “Күңелең әйбәт синең, Зиннәтулла кордаш”,-ди ул.
7 слайд
Шкаф Саҗидәләр өендә.
Саҗидә белән Зиннәтулла - төрле заман кешеләре, шуңа күрә аларның фикерләүләре дә төрлечә. Холык төрлелеген күрсәтү өчен, Фәнис Яруллин капма-каршы кую алымын бик оста файдаланган. Зиннәтулла ясаган шкаф “бер дә кояш төшми торган бүлмәңне дә нурландырыр”лык булса, Саҗидәнең өендәге заманча җиһаз - кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы. Минем уйлавымча, бу – Саҗидәнең эчке дөньясының чагылышы, рухи бушлыгын ул тышкы ялтырау белән каплаган.
8 слайд
Кунакка килү.
Шкафның кайдалыгын сорагач, Зиннәтуллага Саҗидә исе китмәгән кыяфәт белән: “...комиссионкага олактырдык без аны,” - ди. Баксаң, шкафны, фатирны бозып тормасын дип, яңага алыштырганнар икән.
Моны ишеткәч, Зиннәтулла чак кына егылып китми. Кызының мәнсезлеге әтисенә шул дәрәҗәдә нык тәэсир итә ки, ул чайкалып китә, йөрәге сызлый башлый, иреннәре һәм ияге дерелди. Зиннәтулла кызына бөтен күңеле белән рәнҗи һәм чәй дә эчеп тормыйча кайтып китә.
9 слайд
“Гөлҗиһан малайлары”.
Гөлҗиһанның малайлары өчәү: өлкәне – Хәйри, уртанчысы – Хәбип, төпчеге – Хисмәт. Алар шәһәрдә яшиләр. Һәрберсенең кулында машина, эшләре гөрләп бара. Болар – хәзерге байлар, яңа татарлар.
10 слайд
Тормышка төрле караш.
Тик Гөлҗиһан үзе тәрбияләп үстергән малайларын аңлый алмый. Конфликтның сәбәбе - әхлак нормаларына төрлечә караш.
Малайларның яшәү максаты – байлык туплау, дәрәҗәгә ирешү һәм башкалар алдында “зур кеше” булып күренү.
Ә әниләре өчен “зур кеше” булу ул - ислам дине кушканча яшәү, эчке дөньяң матур булу, башкалардан аерылып тормау, булганына шөкер итеп яшәү.
11 слайд
Кисмә,балам...
Шуның өстенә малайлар - бик үчле кешеләр. Урман каравылчысы Садри, тиешсез җирдән печән чапкансың дип, балачакта Хәйрине имәнгә бәйләп куйган булган. Инде бик күп еллар үтсә дә, Хәйри моны онытмаган. “Аударам мин бу имәнне, хурлык баганасы булып утырмасын”, - ди ярсыган Хәйри. Гөлҗиһан: “Кисмә, балам, мәңге риза-бәхил түгел! - дип әйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады. Бераздан гөрселдәп карт имән ауды”
Имәнне кисү - рухи кыйммәтләрнең тамырына балта чабу дигән сүз.
12 слайд
Мәңге риза-бәхил түгел!
Борчак басуы да юкка гына бирелмәгән. Гөлҗиһан борчакларны гөнаһсыз сабыйлар белән чагыштыра. “Таптатасың бит, әнә ич, күз яшьләре кебек тәгәрәшеп калалар”, – ди ул уртанчы улына.
Гөлҗиһанның күңеле туачак оныкларының язмышын күзаллап әрни. Шундый әти-әниләр тәрбияләп үстергән балалар нинди булыр?
Мал җыеп гөнаһка баткан малайларына рәнҗеп, Гөлҗиһан, машина ишеген ачып, тышка ыргыла. “Аның соңгы сүзләрен җилләр еракка алып киттеләр. “Мин мәңге риза-бәхил түгел!” бу сүзләрнең улларынамы, әллә вәхшәт тулы дөньягамы әйтелүен беркем белмәде”.
13 слайд
Ана рәнҗешен алган бала, туган җирен, туган табигатен рәнҗеткән кеше мәңге бәхетле була алмый.
“Кешегә карап кеше була бел –
Олы җанлының ише була бел”.
Ф. Яруллин.
14 слайд
Тәмам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 075 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шарафиева Муслима Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.