Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Г. Тукай “Шүрәле” 5 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Г. Тукай “Шүрәле” 5 класс

библиотека
материалов

   Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе.

                                             (5 нче сыйныф).

Тема. Туган илгә мәхәббәт хисе. Хиснең эчтәлеген табу.

Максат. 1. Г. Тукайның туган илгә мәхәббәт хисенә салган эчтәлеген табу.

2. “Шүрәле” әкиятен анализлау; укучыларның сөйләм телен, әсәргә анализ ясау, мөстәкыйль фикерләү һәм эзләнү күнекмәләрен үстерү.

3. Туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Өйрәнелә торган әсәр. Г. Тукай “Шүрәле”.

Дәрес төре. Әдәби әсәрне анализлау.

Методлар. Иҗади уку, эзләнү-тикшеренү.

Алымнар. Әсәрне өлешләргә бүлү, эзләнүчән әңгәмә, әсәрне сәхнәләштерү, әдәби әсәрнең бер өлешен тикшерү, биремнәргә җавап эзләү, сәнгатьле уку, ятлау, иллюстрация ясау.

Җиһазлау. Дәреслек, Г. Тукай портреты, “Шүрәле” әкияте буенча ясалган иллюстрацияләр, “Шүрәле” балетыннан фрагментлар.

 

Дәреснең план-конспекты.

I. Башлам.

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге иртә хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелебездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресебез дә хис темасына багышлана.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

1.     Алдагы дәресләрдә узган материалны түбәндәге сораулар ярдәмендә искә төшерү:

2.     Сорау:                                             Көтелгән җавап:

1. Нәрсә ул хис?                                   Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.

2 Хис туу өчен нинди                Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне

 шартлар кирәк?                          тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.

3.     Хиснең нинди                        Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану

сыйфатлары бар?                       да хиснең бер сыйфаты.

4. Нинди хисләр була?               Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт,

                                                    горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт

                                                        хисләре.

3.     Хисләрнең иң әһәмиятлесе булган ярату, мәхәббәт хисенә аерым тукталып үтү, ярату хисенең төрләрен һәм эчтәлеген искә төшерү. (Мәхәббәт хисенең төрләре һәм эчтәлеге искә төшерелә).

4.     Үткән дәрес материалы түбәндәге тәртиптә искә төшерелә:

-         беренче укучы “Шүрәле” әкиятеннән ятлап килергә кушылган өлешне сәнгатьле итеп сөйли;

-         икенче укучы өйдә ясап килгән рәсеме буенча Кырлай авылы һәм урманының матурлыгын тасвирлый;

-         өченче укучы бу өлештәге соклану хисенең эчтәлеген, сәбәпләрен, дәрәҗәсен билгели;

-         дүртенче укучы Кырлай ягының шагыйрьгә ни өчен якын һәм кадерле булуын аңлата һәм нәтиҗә ясый.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

1.     Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

          2.Без дәрестә нәрсә эшләячәкбез?

Укучы. Без туган илгә мәхәббәт хисе темасын дәвам итәчәкбез.

Шүрәле” әкиятенең икенче өлешендәге мәхәббәт хисенең эчтәлеген табачакбыз; әсәргә анализ ясаячакбыз. Әсәрдән үзебезгә кирәкле сыйфатларны алачакбыз.

                               IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Укучылар, “Шүрәле” әкиятенә анализ ничек ясарбыз икән? (укучыларга уйларга вакыт бирелә, 2-3 укучының фикере тыңлана).

Укучы. 1. Әсәрне ике өлешкә бүлү.

2.     Һәр өлешнең эчтәлеген табу.

3.     Һәр өлешкә аерым анализ ясау.

4.     Беренче һәм икенче өлеш арасындагы бәйләнешләрне табу.

5.     Әсәрдәге образларның мәгънәсен табу.

(Әлеге план дәфтәрләргә яздырыла. Шушы план буенча әкияткә анализ ясатыла).

Укучы. “Шүрәле” әкиятен ике өлешкә бүләбез. Беренче өлештә Кырлай авылы һәм урманы матурлыгы сүрәтләнә. Икенче өлештә шагыйрь Былтыр дип аталган егет белән Шүрәле вакыйгасын сөйли.

Укытучы. Икенче өлеш ул татар халкының борынгы әкияте. Шагыйрь аны үзенчә тасвирлый. Бу өлешнең эчтәлеге - әкият. Урман һәм авыл туган якның бер матурлыгы икәнен исбат иткән идек инде. Әкият тә аның бер матурлыгы, чөнки ул халык иҗаты әсәре. Тукай халык иҗат иткән әсәрне туган як эчтәлегенә кертә, аның бер матур сыйфаты итеп карый. Икенче өлешне аерым өйрәник әле:

-         беренче укучы икенче өлешнең эчтәлеген сөйли,

-         икенче укучы кыскартып сөйли,

-         өченче укучы бу өлештәге төп алымны таба.

Укучы. Бу өлештә төп алым – каршылык. Каршылык көчле Шүрәле һәм көчсез егет арасында.

Укытучы. Кайсы як җиңә һәм нәрсә ярдәмендә?

Укучы. Көчсез булса да егет җиңә. Ул акыл һәм тапкырлык белән эш итә. Утынчы егет Шүрәле алдында куркып калмый, каушамый. Ул җиңү өчен хәйлә кора.

Укытучы. Укучылар утынчы егетнең хәйләсен безгә сыйныфташларыгыз сәхнәдә уйнап күрсәтәчәкләр. Ә сез егеткә хас булган сыйфатларны эзләгез (ике укучы егетнең Шүрәлене хәйләләгән өлешен сәхнәләштерә).

Укучылар. Егет куркусыз

                            батыр

                            тапкыр                

                            зирәк

                            хәйләкәр

                            төп башына утыртучы

                            шаян

Укытучы. Егетнең шаянлыгын күрсәткән өлешне әсәрдән табып укырга кирәк.

Укучы. Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем

           Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Бу өзектә егетнең шаянлыгы иң югары дәрәҗәдә чагыла.

Укытучы. Былтыр сүзе турында уйланыйк әле, бу сүзнең нинди сере бар икән?

Укучы. Үз ишләре Шүрәледән: “Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар”, - дип көләләр. Димәк, узган ел кысканга дигән сүз, ә Шүрәле егетнең исемен Былтыр, ди. Монда “Былтыр” сүзе каршылыкка килә, ягъни башка мәгънәдә аңлашыла.

Укытучы. Икенче өлешкә нәтиҗә ясыйк.

Укучы. Урманчы егет кара урманнан чыккан көчле Шүрәлене курыкмыйча каршы ала, хәйләли, җиңә, көлкегә калдыра, исемен дә “Былтыр” дип ышандыра.

Укытучы. План буенча эшебезне дәвам итеп, өлешләр арасындагы бәйләнешләрне табарга кирәк. (укучыларга уйларга вакыт бирелә).

Укучылар:

-         Беренче өлештә матурлык белән бергә борынгы бабайларның батырлыгы да әйтелә, ә икенче өлештә егетнең батырлыгы сурәтләнә. Ике өлешне бәйләүче сыйфат – батырлык (Ф. Яруллин һәм Ә. Фәйзи иҗат иткән “Шүрәле” балетыннан фрагмент тыңлау).

-         Беренче өлештә урманның матурлыгы белән янәшәдә аның куркыныч урын булуына киная булган иде (әсәрдән өзек укыла, II бүлек). Икенче өлештә утынчы егет шул куркыныч урманнан чыккан дошманны, ягъни куркынычны җиңә. Ике өлешне бәйләүче сыйфат – куркыныч. (“Шүрәле” балетыннан фрагмент тыңлау)

Укытучы. Укучылар, сез “Шүрәле” балетыннан алынган музыкаль фрагментларда батырлыкның һәм куркынычның музыкада ничек бирелүен тыңладыгыз, ягъни музыканың хисне ничек бирүен ишеттегез. Бәйләнешләрне тапканнан соң, кайсы өлешнең төп, ә кайсы өлешнең ярдәмче икәнен дә билгеләп үтик.

Укучы. Минемчә, икенче өлеш төп өлеш, ә беренчесе аңа яңа мәгънә өстәүче өлеш була.

Укучы. Беренче өлеш икенчесенә метафора булып тора һәм үзенең эчтәлеген төп өлешкә өсти. 

Укытучы. Без ике эчтәлекне бергә кушкач, урманның, егет һәм Шүрәленең мәгънәсен табарга тиеш булабыз. Тукай әлеге образларга нинди мәгънә салган соң?

Укучылар:

-         минемчә, егет бу әсәрдә татар халкы мәгънәсендә бирелә. Чөнки беренче өлештә борынгы бабайлар искә алына, Кырлай авылы да шунда ук, ә егет шул авылдан. Димәк, шушы халык баласы.

-         урман – шушы халык, ягъни татарлар, ә элек болгарлар яшәгән урын.

-         әлбәттә, Шүрәле – явыз көч,  ул куркыныч, усал, шушы халыкка яшәргә комачаулый. Шүрәле үзен кети-кети уйнарга гына яратам дисә дә, көлдереп үтерүе турында да әйтеп куя.

Укытучы. Тукай яшергән мәгънәләрне сез бик дөрес таптыгыз. Ә менә шушы әсәрне язучы шагыйрьгә нинди бәя бирерсез, ул әкияттәге кайсы геройга охшаган?

Укучы. Тукай үзенең төп герое Былтырга охшаган. Башта әкият Кырлай авылы, аның матурлыгы, андагы матур әкият турында кебек күренә, ә соңыннан анда борынгы бабаларыбыз, алар яшәгән урын, андагы явыз көчләр дә күрсәтелүен белдек без.

Укытучы. Димәк, Тукай тапкыр да, хәйләкәр дә икән. Ул туган як, аны яратуы турында яза, ә шул вакыйганы үзе яшәгән чорга күчерә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен әкият Тукай яшәгән чорга чагыштыру, ягъни метафора булып килә. Ул егетнең батырлыгына бәя бирә, туган ягын, туган халкын яратуын һәм явыз көчләрне хәйлә һәм зирәклек белән җиңүенә дә басым ясый.

V. Рефлексия һәм бәяләү.

 

1.     Уку мәсьәләсенә кайту, аны искә төшерү. Дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

2.     Бу эшне ничек башкардык?

3.     Әкиятнең эчтәлеген – хисләрне кабат әйттерү.

4.     Сез шушы хисләрнең кайсылары кешеләргә бик кирәк дип уйлыйсыз? Кайсыларын үзегезгә алдыгыз?

Укытучы. Ата-анага, туганнарга мәхәббәт, туган җирне ярату, дуслык хисе кешене баета, бәхетле һәм матур итә. Бу хисләр кешедә игелеклелек һәм гаделлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Бу сыйфатларга әхлак сыйфатлары диләр. Игелекле һәм гадел кешеләрне намуслы, тәрбияле кеше диләр. Һәркем әхлаклы булса гына кешеләр тыныч һәм тату яши. Мин дә сезнең әхлаклы, тәрбияле булып үсүегезне телим. Моның өчен һәр бала үзен тәрбияләргә, тәртипле, игелекле, кешелекле булырга тиеш.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров356
Номер материала ДВ-417337
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх