Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.

Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.



З.Хәким “Мылтык” (2008) комедиясе. Кеше ялгызы гына дөньяны үзгәртә аламы? Әллә дөньяны үзгәртәм дия-дия, үзе дә агым уңаена йөзеп китәме? Менә ничә ел рәттән инде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә аны искә алу уңаеннан премьера уйнала. Аның 2008 елгысы Зөлфәт Хәкимнең “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән “Мылтык” пьесасы. Пьеса сатирик комедия жанрында язылып, тормыштагы гап-гади нәрсәләр аша фәлсәфи уйлануларга этәрә.

Зөлфәт Хәким әсәрләре, гомумән, фәлсәфәгә корылган. Аның күп кенә геройлары дөньяны сафландыру теләге белән яна. “Мылтык”ның баш герое Уел Гарәфетдинов та шундыйлардан. Укытучылык һөнәрен үзләштергән егетнең закон бозучыларны урыннарына утыртырга теләве, явызлыкка каршы көрәш башлавы нәкъ менә милиционер булып китәргә этәрә дә инде. Егетнең максаты изге: “Мин әшәкелеккә каршы көрәшү өчен килдем”, - ди ул. Әмма бу чынга ашмаслык хыял булып кала. Ул явызлыкны нибары үз участогыңда гына бетерүнең дә катлаулы булуына төшенә. Хыяллары тормышка ашса, егет бөтен карак-угрыны төрмәгә утыртып, ялганчыларны дөрес сөйләргә өйрәтеп, намуссызларны иманга китереп бетерер иде. Әмма... Егерме яшен яңа гына тутырган яшь егет берүзе дөньяны ничек агартсын?! Бу самими егетнең көрәшен, дөресрәге, көрәшергә маташуын күзәткәндә, бик тә-бик тә аның хыяллары чынга ашуын телисең, әмма финалда барысы да тормыштагыча килеп чыга.

Беренче эш көненнән үк милиция подполковнигы Гыймран Гыйльмановтан ау мылтыкларын исәпкә алырга дигән боерык алган Уел, болганчык дөньяның вәхшиләре, "калын кесәле" закон бозучылары белән күзгә-күз очраша. Ләкин гаделлек белән кануннар, вөҗдан белән закон арасында мәңгелек конфликт булган илдә тәртип өчен көрәшергә бик авыр икән шул. Участковый мылтык артыннан йөргәндә халыкның кануннарга битарафлыгы да ачык чагыла. Автор үзенең әсәрендә әйткәнчә, тәртип моңа кадәр дә булмады, хәзер дә юк, аннан соң да булмаячак.

Уелдан кала, әсәрнең тагын бер төп герое, дөресрәге, атрибуты – мылтык. Комедия тикмәгә генә шулай дип аталмаган. Вакыйгалар Уел һәм мылтык тирәсендә куера. Үз участогында теркәлгән Шәкүр исемле кешенең мылтыгы очраклы гына Кәкре Каен авылына барып эләккәнен белгән Уел шуны эзләп юлга чыга. Әнә шунда Сәвия исемле кыз аны үзенә гашыйк итә. Тормышта югары идеаллардан тыш акчага сатылу, көчсезләрне кыерсыту да бар икәнен шунда күрә ул. Уелны бер генә кеше дә милиционер итеп кабул итми. Моңа аптыраган егет: “Кеше туганда ук милиционерга охшап тумый инде”, - ди. Егетне бу гына да туктатып калмый, чөнки аның канатландырып торыр кешесе – чибәрләрдән чибәр Сәвиясе бар! Сәвия – урманчы Самат кызы. Уел кебек үк саф күңелле, самими ул, табигать баласы. Тик бу арада аларның гаиләсендә тынычлык югалган – бал кортлары пүчинкәдән ерак түгел генә төзелгән завод торбаларыннан чыккан төтенгә тончыга, урманны кырып, байлар яңа йортлар төземәкче, ә Кәкре Каендагы бер коттедж хуҗасына әледән-әле “крыша” өчен акча түләп торырга кирәк.

Комедиядә халыкның киләчәккә өметсезлек белән яшәве, авылларның бетә баруы ассызыклана. Кәкре Каен мәктәбендә өч бала укый. Аларның әтиләре бер, әниләре башка һәм өчесе дә “икеле” капчыклары. Хуҗалыкның мал-туары да бетеп бара, эшләргә - кеше, ә эшләгәннәренә түләрлек акча юк. Ирләр үз хәлләрен Татарстан агросәнәгате белән чагыштыралар. Авылда эчәргә ярата торган Гамбәр авызыннан кызык кына сүзләр яңгырый. Гомер буе җитәкче булып утырган Касыйм да туйдырган аны. “Кеше маймылдан яралса, безнең авыл җитәкчесе дуңгыздан яралган”, - ди ул аңа мөнәсәбәтен белдереп. Кыскасы, бүгенге заманның типик проблемалары. Әмма Уел боларны гайре табигый хәлләр дип кабул итә, эшләрнең шулай мөшкел икәнлегенә аның ышанасы килми. Үзе кебек дөреслеккә омтылучылар тагын бар дип уйлый һәм: “Безнең Гыймран Гыймаевич бу хәлләрне белә микән?” – дип баш вата. Тик... Баксаң, Гыймран Гыймаевич та шул сазлыкның бер бакасы икән бит! Коттедж хуҗасының үзенең начальнигы, милиция подполковнигы Гыймран Гыймаевич икәнлеге ачыклангач, Уел көрәштәшләре Самат, Гамбәр, Гөлфидә, Касыйм, Сәвия, Шәкүрләрне “сугыш”тан туктатырга мәҗбүр була. Ахырда Уелны ни көтә? Җитәкчесе кебек булып китүдән үз-үзен тыеп кала алырмы ул, әллә үзен сатып алырга юл куярмы? Автор тормышның парадокс рәвешендәге сәер вакыйгаларын тасвирлауны дәвам итеп, озак та үтми Уел Гарәфетдиновның авылдашлары янына түше тулы медаль шалтыратып, җиңел машинада җилдереп кайтып керүен бәянли. Баксаң, Гыймран Гыймаевич аны үзенең урынбасары итеп билгеләгән, эштән китмәсен өчен машина, фатир белән тәэмин иткән һәм түшенә әледән-әле медальләр кадап тора икән. Иң беренче медален югалган мылтыкны тапканы өчен биргәннәр, ә кәгазьдә бу террорчылыкка каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен дип теркәлгән. Калганнары – Казанның, Алабуганың меңъеллыгы медальләре, районның 50 еллыгы, бүлек оешуга 60 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләр...

Әсәрне укыганда аны еш кына Туфан Миңнуллинның “Дивана”сына охшатасың. Анда да төп герой югары идеяләр белән яна, явызлыкка каршы көрәш турында уйлана бит. Сөйгәне дә самими, чиста җир кызы. Финал гына төрле: “Дивана”дагы герой җүләрләр йортына эләксә, “Мылтык”тыга Уел тормыш агымы уңаена йөзеп китә.

Мылтык” әсәре гади тамашачы өчен – дөрес сүзләрне туплаган гап-гади бер комедия. Көлдерәме – көлдерә, кызыкмы – кызык. Зөлфәт Хәкимнең әйбәт сатирик булуы - бәхәссез. Аның көче – көлүдә. Кешедән көлүме, заманыннанмы, түрәләрдәнме – барыбер укучы яки тамашачы рәхәтләнеп көләчәк. Күп кенә әйберләрнең чынбырлыкта юк һәм булмаячагын белсә дә көләчәк. Әйтик, “Мылтык”тагы берничә кешенең, күгәреп беткән мылтык тотып, коттедж хуҗасына каршы сугышка кузгалуын гына алыйк. Гади авыл кешесе авыл уртасында бер коттедж төзү түгел, бакчасына кереп хан сарае салсалар да, байларга каршы сугыш башламаячак. Башын иеп йөрүен дәвам итәчәк. Аракы эчкәндә генә: “Мин аларны!” – дип күкрәк кага инде...

Зөлфәт Хәким "Чапты атым Казанга", "Кишер басуы" һәм тагын бик күп кенә комедияләрендә милиция хезмәткәрләрен чеметеп кенә узса, бу әсәрендә ул аларны игътибар үзәгенә алган. Гадәттә, драматург үзенең комедияләрендә ниндидер бер хәлне парадокс, ә кайвакыт абсурдка җиткерә дә, шуның социаль нәтиҗәләрен күрсәтеп, тамашачыга тәэсир ясый, уйландыра. Ул тирә-якта хөкем сөргән күренешләргә битараф кала торган кеше түгел. Татарстандагы суверенитет, авыл хуҗалыгы, булачак универсиада, хәтта "зәңгәрләр"не дә "тешләп" ала.

Зөлфәт фикерне сатира төсмере, шулай ук гротеск алымы белән бирә белә, – ди театр тәнкыйтьчесе Гали Арсланов.

Мылтык” комедиясе турында автор үзе түбәндәге фикерләрне җиткерә: “Шәхсән үземнең беркемгә дә мылтык төбәгәнем юк. Әлеге әсәрдә дә шулай ук. Бу безнең чынбарлык. Әсәрдә илебездәге, җәмгыятьтәге персонажларны, күренешләрне һәм үзебез белә торган кешеләрне юмор аша күрсәтәсем килде. Бәйгедә җиңгән пьесаны труппа хуплап кабул итте, тамашачылар торып ун минут кул чапты. Иң зур бәя шул.”

Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Автор комедия дәвамында мылтыкның кем кулында икәнлеген, дөньяга кем хуҗа булуын төшендерергә тырыша һәм ул үзенә куйган миссиясен тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты дип уйлыйм.

Җыеп кына әйткәндә, әлеге комедиясе белән драматург шәхес белән җәмгыять арасында булган һәм яңа туган каршылыкларны күрсәтә, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең шәхескә йогынтысын ачып сала.

Аяз Гыйләҗевнең “Балта кем кулында” (1988-1989) романы. Исеме белән үк игътибарны тарта, сискәндерә торган «Балта кем кулында?» романы — гаять үзенчәлекле, катлаулы әсәр. Авторның игътибары ике мәйданга юнәлтелгән: катлы-катлы баскычлардан торган, үзара хакимлек чылбырлары белән аерылмаслык булып бәйләнгән җәмгыять, аның гади кешеләр белән идарә итүчеләр катламы һәм кеше күңеле, холкы-характеры, яшәү рәвеше, максат-теләкләре. Шушы ике чикнең кайсы хәл итә кеше язмышын? Кеше үз язмышына үзе хуҗа дибез, бу чыннан да шулаймы? Әсәрдә нинди балта турында сүз бара, аңа нинди мәгънәләр салынган һәм ул чынлап та кем кулында? Һәрвакыт, һәркем өчен әһәмиятле булган мәңгелек проблема романда бик калку итеп куелган, һәм Аяз Гыйләҗев геройлары да бу турыда газапланып уйланалар, җавап эзлиләр.

Кеше характеры ни дәрәҗәдә катлаулы, үзгәрүчән, яраклашучан яки, киресенчә, яраклаша алмаучан һәм курку хисенә буйсынучан икәнлеген автор әсәрнең төп герое Нәҗип мисалында исбатлап-сурәтләп бара. Ул аны гел Нәҗип Йосыф улы Нургалиев дип, анкета телендә әйтеп тәкъдим итә. Әйтерсең аның совет чорының бер гражданины икәнлегенә, гади халыкның типик вәкиле икәнлегенә басым ясый. Автор бу героен акламый да, якламый да, аңа идарә итүче системаның рәсми мөнәсәбәтен тасвирлый. Нәтиҗә әсәр ахырында — системага буйсынмасаң, сине шундый язмыш көтә.

Ә системаны тәшкил иткән кешеләр кем соң? Аларның хәле ничек: җиңелме, рәхәтме, бер борчулары да юкмы? Төрле киштәләргә, тармакларга кереп оялаган, үрчегән һәм кешеләр язмышын үз кулларында тоткан «идарәчеләр» әсәрдә шактый күп һәм алар — кафедра мөдире Платон Платонович Захарчук, доцент Юрий Петрович Захаров, профком председателе Изил Латыйпов, партоешма секретаре Иващенко, сары йорт «хуҗасы» Матвей Ионыч, колхоз рәисе Ихлас. Алардан югарырак баскычта «Иван Иванович, Идел буе төбәгендә абруйлы, хөрмәткә ия зат, шәһәр башкармасын җитәкли. Ә Басыйр Бариевичның оясы бераз таррак, ул Юдинодагы тимер юл идарәсен җилкәсенә күтәргән». Менә шундый ике аерылмас җан дус, гәүдә, кыяфәт ягыннан капма-каршы булсалар да, арадан җил дә үтми. Алардан да югарырак — төрле тармак министрлары, Мәскәү үзе.

Болар турында сөйләгәндә, аларның кыяфәт, сөйләшү һәм эш-гамәлләрен тасвирлаганда авторның ирониясе, сарказмы очкын чәчеп тора. Әсәр тулысынча Брежнев чорына, совет системасына пародия булып яңгырый. Аяз Гыйләҗев оста художникларча иң төп сыйфатларга штрихлар ярдәмендә әйтерсең карикатура ясый: министрның балык яратканын белгәч, махсус бригадалар төзеп, Советлар Союзының төрле тарафларына иң затлы балыклар алып кайтырга җибәрәләр. Зәй районының райком секретаре шулай ук зур бер «яңалык» кертә — колхоз председательләре итеп буе 187 сантиметр булган кешеләрне генә куя, аларны Кремль взводы солдатлары тигезлегендә тезеп, югарыдан килгәннәрне каршылый.

Кеше характеры, аның рухи, тирән күңел дөньясы турында хикәяләгәндә дә автор күзгә күренми торган иң яшерен серләрне фаш итеп бара, яшәү шартларына яраклашкан, власть-хакимлек «канын» үзгәрткән, агулаган типларны иҗат итә. Нәҗипнең бертуган абыйсы, колхоз председателе Сабит Йосыпович кулында матди рычаглар булып, ул шулар ярдәмендә югарыга күтәрелсә, Мәхмүт-Мудрый кешеләрнең рухын газаплап тәм таба. «Ай азагында ул чираттагы корбанына барып, үзенең мул яшәве, тәмле ашавы белән мактаначак, күзенә кереп тегенең бурычлы җанын уч төбендә дер селкетәчәк: күп андый бәхетсезләр дөнья йөзендә. Шундыйлар арасында Мудрыйлар гомергә рәхәт яши!».

Роман — жанр буларак катлаулы, төрле сюжет сызыкларыннан, күп геройлар язмышыннан үрелгән күпкырлы, күләмле әсәр. «Балта кем кулында?» романында Аяз Гыйләҗев, куйган соравына конкрет җавап эзләгәндәй, күпмәгънәле төшенчәләрне укучы алдына тезеп кенә тора.

Кечкенә вакытта болыттан, яшен утыннан, күк күкрәүдән курка торган Аязны әтисе Мирсәет ага: «Курку — иң явыз көчләрнең берсе», — дип аңлатып, батыр булырга чакырган. Табигатьнең генә түгел, тормыш-язмышның хәтәр җил-давылларын кичеп, үзендә курку хисен җиңә алганга күрә Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә һәм мәкаләләрендә хакыйкатьне курыкмыйча әйтә алгандыр да.

Романда тасвирланган курку хисе — авторның фикер җебен тәшкил иткән проблемаларның берсе. Курку хисенең күп төре, сәбәпләре белән очрашабыз. Мәскәүдә курсларда укыган вакытта әсәрнең төп герое Нәҗип кинәт хәлсезләнеп, авырып китә. «Үләм! — диде кинәт кенә Нәҗип. — Беттем!» Бу уе шулкадәр ачык һәм төгәл иде, дәү гәүдәсе куырылып, бер йомарлам булып кына калды... Утыз өч яшенә җитеп аның берчакта да үлем хакында уйлап караганы юк иде». Курку хисе Нәҗипнең дәвалап булмаслык бер чире булып әверелә. Бу диагнозны аңа врач Фәридун Фазлыев куя: «Сез «чир вә әҗәл» килеп җитте дип өркеп, уйлаганнарым барып чыкмады дип куркып, бик нык борчылмадыгызмы икән дип уйлыйм». Чынлап та, ихтыяр көчен алган бу курку хисе Нәҗип язмышына чабылган балталарның берсе бит.

Мескен хәлгә төшкән Нәҗип кенә түгел, үзләрен тормышның хуҗалары дип санаган геройлар да курка: председательләр Сабит, Ихлас кырын эшләребез, бозыклыгыбыз фаш булмасын дип куркалар; хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич Мәскәүдән килгән министрларны тиешенчә каршы ала алмабыз, күңелләрен күрә алмабыз дип куркалар, әллә ниләр кыланып бетәләр. Димәк, алар баш өстендә дә балта эленеп тора — үз урының, дәрәҗәңне югалтмаудан курку.

Шулай да курку хисенең иң яманы, кешене кимсетә, ялагайланырга, алдашырга мәҗбүр итә торганы — үзеңнән өстәгеләрдән курку. Бу хис кешене кол хәленә төшерә. Югары авыл колхозчылары — моның ачык мисалы.

Укый торгач сорау туа: бу курку хисе белән көрәшеп, аны җиңеп булмыймыни? Балта бит әле ул төзү коралы да, рухыңны саклап калучы коралга әйләнә алмыймы ул? Бигрәк тә бүгенге буын, XXI гасыр укучысы алдында сорау туа, аның күңелен кузгата, аңын уята, гыйбрәт бирә бу роман. Нәҗипнең үз хыялларын тормышка ашыру өчен омтылышы чын көрәш булып чыкмады. «Ул үзен күпчелектән өстен санап, борын чөеп, һаваланып йөрмәдемени?». Нәҗип кичергән чарасызлыкның бер сәбәбе шулдыр, мөгаен. Чын көрәш гаделлек өчен булганда, дөреслеккә нигезләнгәндә генә нәтиҗә бирәдер, башкаларны да уята аладыр.

Романда матур бер мисал бар — Фәридун Фазлыев. Югары дәрәҗәләре, мактаулы исемнәре булмаса да, ул үзен саклап кала алган. «Хәйләм һәм көнчелегем юклыктан бу дөньяга чак сыеп яшим. Әмма күңелем пакь: пакь күңел җәбер-җәфа тоеп та озак яши!» — ди ул. Чын врач икәнлеген танып алганнар аны хөрмәт итми кала алмый. Лагерьда, төрмәдә ул кешелек сыйфатларын югалтмый, «өстеннәрне» «түбәннәрдән» аерып карамый. Җәмгыятьнең җинаятьчеләрдән түгел, гаделләрдән арынырга, намуслылардан котылырга теләгәнен аңлагач та рухы сынмый, тоткыннар арасында гаделлек вәкиле булып яши. Рухын дәвалый алучы бердәнбер кеше булганга, Нәҗип иң кыен вакытларда аңа килә, хәтта бер батырлык та эшли — үзенә бирелгән ордерның Фәридун Фазлыевка тиеш булганын белгәч, квартирдан баш тарта, ордерны докторга тапшыруларына ирешә.

Кеше характерына, табигатенә хас булган көнчелек сыйфаты турында да сүз бара әсәрдә. «Көнчелек — кешелек җәмгыятендә көрәшне хәрәкәткә китерә торган беренче рычаг ул», — дип ачы көлемсерәп башлаган фикерен автор Фәридунның сүзләре белән дәвам итә: «Әгәр гел-гел көрәш өчен яши икән, кеше рәхәт күрергә дә, бәхетле булырга да өлгерми... Һәр көрәш — яңадан-яңа корбаннар дигән сүз. Йә җаны әрәм була кешенең, йә тәне».

Көрәш идеясе XX гасырның төп лозунгысы-шигаре иде. Ләкин революция, сугышлардан соңгы чорда көрәш кем белән кем арасында бара иде соң? Ни өчен? Нәрсә хакына? Гаделлек өчен булса, нигә әле кеше үзе яшәгән җәмгыять белән көрәшергә тиеш?! Бәлки, идарә итүчеләр үз дәрәҗәләре, рәхәт яшәүләре өчен гади халыкның рәхәтен, бәхетен тартып алу өчен көрәшкәннәрдер, балта күтәргәннәрдер?! Хәер, балта сабын алар йә һәр сүзен үтәргә әзер торучы, үзләреннән түбән торган яраннары, яки берни белән исәпләшмәүче байгышлар кулына бирәләр, балтаны да, кызыл әләмнәрне дә алар күтәрә.

Зур оешмалар, кодрәтле кешеләр арасында да көрәш бара: Идел буендагы иңкүлек җирне үз кулларына төшерү өчен маңгайга-маңгай бәрелешәләр, берсенең дә баш бирәсе, юл куясы килми. Ә үзләре халык мәнфәгате, эшче сыйныфы өчен дигән өндәмәләр артына яшеренгәннәр.

Романның тагын бер әһәмиятле үзенчәлегенә тукталыйк. Әсәрдә персонажлар саны кырыкка якын, әмма араларында без гадәтләнгән герой (йә уңай, йә кире) юк. Төп персонаж — Нәҗип — вакыйгалар җебен бәйләп бара, әлбәттә. Бу мәгънәдә аны герой дип атыйбыз. Әмма ул әсәр ахырында юкка чыга «...аны этап белән Томск ягына озаттылар. Һәм шунда аның эзе югалды». Һәм ул гомумән дә үз эзен таба алмыйча бәргәләнеп яши дә, яшәвенең мәгънәсен аңламыйча югала.

Шулай да романда образлар тезмәсе тыгыз; күп һәм күчерелмә мәгънәләре, символик яңгырашлары белән калку итеп сурәтләнгән, кабатланып торган образлар персонажларның тормышын чорнап алганнар — йә рәхәтлек, йә михнәт символы булып гәүдәләнәләр. Мәсәлән, Нәҗип белән Наилә нинди йорт-куышта гына яшәсәләр дә, өйләре гел тимер юл буенда. «Көне-төне тынмаган, җәһәннәм арбасыдай дөбердәүдән туймаган, өйдә чын кыямәт куптара» торган тимер юл — бу гаиләнең каһәрләнгән язмышы, беркайчан үз өйләре, җүнле торыр урыннары булмаган гаиләнең юлдашы. Хәтта әсәрдәге төп «геройларның» берсе булган сары йорт та тимер юл буенда.

Сары йорт үзе исә — хокуксызлык, чарасызлык, кеше кадере булмауның символы. «Сары йорт шәһәр оешмаларында, милициядә юк санала. Әллә кайчан сүткәннәр дә нигезен бульдозерлар белән тигезләп бакча утыртканнар. Йорт та юк, андагы кешеләрдә юк... Язмыш тәгәрмәче бөтен авырлыгы белән адәм улларын сытып тигезләгән, юк иткән».

Югары авыл, аның юллары — авылның бүгенге язмышы, бетеп баруга йөз тоту. Дөрес, председателе Сабит Йосыпович булган колхоз да бар. Әмма ул — алдашу, хәрәмләшү, башкалар хакын тартып алу хисабына, югарыдагыларга күз буяу өчен кирәк булганга корып куйган ясалма курчак.

Авыл мунчасы, мичтә мәмрәп пешкән каз бәлеше — Иван Иванович белән Басыйр Бариевичларның яшерен оҗмахлары, яшәү мәгънәләре, максатлары. Бәйрәмнең, серләр-планнар коруның югары ноктасы.

Сабитның яшерен урман аланы, ясалма күле — җирдә хуҗа булып яшәтүче бер көч. Бу «хуҗалар» тормыш тәгәрмәчен үзләре өчен генә әйләндерәләр. Нәҗип «ярма ташлары арасына адашып килеп кергән бодай бөртеге иде».

Һәр әсәрендә хикәяләвенең төгәллеге, аһәңлелеге белән рәссам булып сурәт ясаучы Аяз Гыйләҗев бу романында шактый кырыс. Ул үзен сокландырган матурлыкны табигатьтән генә таба, шул арада укучыны да бераз ял иттереп алуга ирешә: «Озакламый җилнең канаты салынды, көн суытты, кояш Кашка тау маңгаен каплаган куе нарат урманының эзмәкәйле очын сыпырып үтте, төссез яшь ай урагына үрелергә чамалап азгын бер йолдыз кабынды, аңа икенчесе иярде, йолдызлар зәңгәр күктән кара ашъяулык тектеләр».

Романны тагын бер кат күздән кичереп, йомгак ясыйк. Нәҗип белән Наиләнең хәлен автор аяусыз дөреслек үлчәмендә, күп кешеләр өлешенә җитәрлек авырлыкларны алар җилкәсенә өеп, бер чылбыр итеп — сәбәп һәм нәтиҗәләр бәйләнеше итеп тасвирлый. Нәҗипкә бу хәленнән чыгу юлын күрсәтүчеләр, һөнәрләре белән генә түгел, иманнары белән кеше җанын дәвалаучы Фәридун Фазлыевлар очрады. Әмма Нәҗип үз чирен җиңә алмады, үз холкының да, иҗтимагый шартларның да корбаны булды.

Аяз Гыйләҗев бу әсәрендә вакыйга гына сөйләми, аның фикер йөртү офыгы киң: ул Вакыт агышын тоеп, дөнья кайсы якка борыла, тормыш ничек үзгәрә, замана татар халкын, аның гасырлар буена килгән яшәү тәртибен ниндигә әйләндерде, авыл ни хәлгә калды, кешенең кыйбласы кайда дип фәлсәфи уйлана. Автор үзенең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тарихи күзаллавы белән уртаклаша, әсәрендә сурәтләнгән чорны «кырлы-мырлы, имансыз дәвер» дип атый.

«Балта кем кулында?» романын 60 — 61 яшьлек Аяз Гыйләҗев моннан 24-25 ел элек язган. Балта идарә итүчеләрнең явызлары, намуссызлары кулында икәнен, тоталитар системада зур «алтын» багана — Мәскәү һәм аңа баш ияргә мәҗбүр ителгән һәм үз буйсынучылары булган шәһри Казанның тормыш күчәре булганлыгын тел яшермичә ачык тасвирлаган. 25 ел эчендә җәмгыять шактый үзгәрешләр кичерде, без, укучылар да, хокукларыбызны аңлый һәм якларга өйрәнә башлаганбыздыр. Әмма әсәрнең актуальлеге аз гына да кимемәгән: идарә итүчеләрнең халыкны кайгыртып, аңа хезмәт итәргә теләүләрен, шул якка үзгәрүләрен әле шактый көтәргә туры килер.

Шул ук вакытта әсәр «балтаны» кеше характерында, үзенә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтләрендә дә икәнлеген искәртә бит. Кеше табигате, аның психологиясе шулай ук акрын үзгәрә, иң мөһиме — бу процесс күзгә күренми, һәм аның белән читтән торып идарә итүе бик кыен. Юкка гынамыни Аяз ага истәлекләрендә «Дөньяда иң авыры — үз-үзеңә хөкем чыгару...» дип нәтиҗә ясап куймаган.

Хөкүмәт тарафыннан кешеләрнең баш өстенә элеп куйган иң хәтәр балта — эшсезлек; өметсезлеккә төшерә, киләчәккә юлны бикләп куя, «син кирәкмисең» дип кешене чарасыз калдыра. Менә шул очракта кеше кулына үз «балтасын» ала — урлый, талый, җинаятькә бара.

Кешенең хәле үз рухи көченә, гаделлеге, сәләтенә, тырыш-үҗәтлегенә дә бәйле. Нәҗип тә бит әнә гаепнең үзендә дә бар икәнлеген танып, «Характерымда бозыклык бар, ахрысы, минем» ди. Автор бик хикмәтле деталь тапкан: Нәҗипнең кул бармакларына эт тырнаклары үсеп чыга башлый, аларны тешләп өзеп, ул кулларын канатып бетерә, яралары үзәгенә үтеп сызлыйлар. Татар халкында, рухы зәгыйфь яки авыру кешене куенында балта йөртә, диләр. Романны укыгач, үзеңне Нәҗип хәленә калдырмаска кирәк; язмышыбыз, теләк-омтылышларыбызның тамырына чаба торган балталарның кайберләре үз кулыбызда да икән бит дип нәтиҗә ясап була

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров363
Номер материала ДВ-045686
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх