Инфоурок Другое Научные работыИнформацион технологияләр татар телендә

Информацион технологияләр татар телендә

Скачать материал

 

Кереш

     Соңгы елларда мәктәптә  яңа педагогик технологияләр көннән-көн активрак

  кулланыла бара.

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Хәзер әлеге технология кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка  күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Төрле фән дәресләрендә, шул исәптән татар теле дәресләрендә дә мөгаллимнәр әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

·        компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

·        уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;

·        үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

·        Әлеге технологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

 Татар теле дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән  укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

   Туган тел дәресләрендә татар сайтларыннан куллану да искиткеч нәтиҗәләр бирә. Татар теленә өйрәтү сайтлары, андагы кызыклы мультимедиа, рәсемнәр, татар гәзит-журналлары сайты -  болар барысы да иҗади, бары тик алга гына омтыла торган  кызыксынучан укучылар өчен бик мөһим.

   Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану укучыларның актив һәм    аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа  алымы булып тора, дәресне тагы да күрсәтмәлерәк итә. Шуңа да компьютер технологияләрне дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллана белү күнекмәләрен үзләштерү татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мөһим санала.

   “Информацион технологияләр татар телендә” исемле эшебезнең актуальлеге дә иң беренче чиратта, әлеге теманың педагогогик өлкәдә дә, уку-укыту сферасында төп рольне алып торуы белән, хәзерге заманда игътибар нәкъ менә информацион технологияләргә артуына  бәйле.

   Безнең төп максатыбыз -  татар телендә эшли торган сайтларны күзәтеп, аларның телләрен, уңайлыкларын,үзенчәлекләрен тикшерү.

   Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды:

1.     Информацион технологияләрнең педагогогия өлкәсендәге роле һәм әһәмиятен тикшерү.

2.     Сайтларның татар телен өйрәтүдәге ролен күзәтү.

3.     Татар телле сайтларны карап, барлап, үзләштереп анализ ясау.

   Хезмәтнең өйрәнү объекты итеп интернет челтәрләрендәге татар телле сайтлар алынды. Өйрәнү предметы – татар телен үзләштерүдә сайтларның рольләре, аларның әһәмияте.

   Хезмәтнең фәнни-теоретик нигезе итеп К.С.Фатхуллова, Р.Р.Замалетдинов, А.Ш.Юсупова, Е.С. Полат, М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева, А.Е.Петров хезмәтләре алынды.

   Хезмәтебез  кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт.

   Төп нәтиҗәләр йомгак өлешендә гомумиләштерелеп бирелә. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге хезмәтнең ахырында урнаштырыла.  

 

 


 

Төп өлеш

   Глобальләштерү һәм информация заманында һәрбер мөстәкыйль тел алга таба үсәр өчен, сакланып калыр өчен информацион технологияләрнең дә теленә әверелергә, бөтендөнья интернет челтәрләрендә аралашу коралы булырга тиеш. Әлеге тезис белән килешмәү мөмкин түгел. Татар телендә интернетта аралашу, информацияләр тарату телнең вазыйфаларын арттыра,  шул җирлек, халык, гореф-гадәтләр, менталитет хакында бөтен җирдә сибелеп яшәүче халыкларга белдерә.

   Бүгенге көндә телебез информацион технологияләрнең теленә әйләнеп бара. Татарча клавиатуралар, шрифт бар. Компьютер ярдәмендә без татарча яза алабыз. Шулай ук генератив морфологиягә нигезләнгән  корректорлар да эшләнелгән. Татар җырчыларының, артистларының татарча сайтлары эшләп килә. Интернет битләрендә төрле темаларга туган телебездә басылган мәгълүматлар таба алабыз. Бу -  бик мөһим күрсәткеч. “В контакте” сайты да татар телендә эшли. Аларның тәрҗемәләре дә күңелгә ятышлы:    

 Моя страница – сәхифәм

 Мои друзья – Дусларым

Мои фотографии – фотосурәтләрем

Мои видеозаписи – Видеоязмаларым

Мои сообщения – Хатларым

Мои группы – Төркемнәрем

Мои новости – Яңалыклар

Мои ответы – Җавапларым

Мои закладки – Кыстыргычларым

Мои настройки – Көйләүләрем

Приложения - Кушымталар

Документы – Документлар

   Татар гәҗитләрен дә интернет битләрендә табып була. Әйтеп үтәргә кирәк, телефон компанияләренең  (Билайн. Летай)   операторлары да татарча сөйләшәләр, татарча хатлар җибәрәләр.

   Яшәгән саен кешеләрнең, җәмгыятьнең ихтыяҗлары арта бара. Шуларның берсе яңа инновацион технологияләр. Аларның да теле бар. Инновацион технологияләрдә татар теленең кулланылышы яхшы күренеш. Хәзерге күп кенә сайтлар татар телендә эшли: в контакте социаль челтәре, татар электрон китапханәсе, татар радиосы сайтлары, татар матбугаты һ.б.

   Информацион технологияләр дә безгә ярдәмгә киләләр. Алар аша зур аудиториягә татар телен чит тел буларак өйрәтеп була, техниканың уңышлары ярдәмендә матур, кызыклы дәресләр үткәрү мөмкин. Төрле схемалар, таблицалар, слайдлар, аудио, видео язмалар кулланып үткәрелгән дәресләр онытылмаслык була.  Безнең туган телебез – татар теле дә башка  телләрдән калышмыйча, интернет челтәрендә үзенең татар теле өйрәтү ресурсларын булдырды. Алар хәзер бик актуаль. Татар телендә эшләүче шундый сайтларга да анализ биреп китик әле.

   “Татар иле”татар теленә өйрәтү өчен мәгълүмати-социаль челтәр

“Татар иле”электрон ресурсын түбәндәге сылтама буенча табарга була – http://tatarile.org. Бу сайтта күп кенә кызыклы бүлекләр бар, алардан “Төп бүлек”, “Аралашу”, “Татар теле”, “Каталог”,  “Энциклопедия”, “Китапханә”, “Даталар”, “Конгресс”, “Яңалыклар”, “Сораштыру”, “Аудиолар”, “Видеолар”, “Фотолар” дип исемләнгәннәре бар. Шунысы яхшы, сайтның “Төп битендә” төрле татар язучыларының уңышлы һәм акыллы фикерләрен күреп була. Мәсәлән, “Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! Г.Гыйльманов”, “Сүзеңнең кадерен белергә теләсәң, телеңнең урынын бел. А.Гыйләҗев” һ.б. Бу фикерләр төрле бүлеккә кергән саен үзгәрә. Шунысы яхшы, бу сайтны татар телендә дә, рус телендә дә, инглиз телендә дә укып була, шулай итеп, бу сайт татар кешесенә генә түгел, рус, инглиз телендә сөйләшүче кешеләр өчен дә татар дөньясы турында мәгълүмат чыганагы булып тора. Бу сайтта теркәлергә дә, теркәлмәскә дә була. Татар телен өйрәнүче кешеләр монда “Туган тел” ресурсыннан аермалы буларак, теркәлергә мәҗбүр, аның каравы, монда татар телен өйрәнер өчен күптөрле кызыклы мәгълүмат бар.

   “Татар теле” бүлегенә кереп теркәлгән кешегә ресурс иң беренче татар телен өйрәнү дәрәҗәсен билгеләргә тәкъдим итә. Гадәттә, татар телен өйрәнә башлаган кеше беренче дәрәҗәдәге өйрәнүче була. Шушы ук биттә укучыга татар әлифбасын өйрәнү яки шунда ук дәресләргә күчүне сайлау тәкъдим ителә. Шунда ук бу – татар телен өйрәнү өчен төзелгән ресурс турында язылган төрле фикерләр күрсәтелә. Мәсәлән, “Просто приятно заниматься! Задания разнообразны, не вызывали скуку – на мой взгляд. Данный курс оказался весьма полезным для меня.” һ.б. Әлифба исә бик матур итеп төзелгән, аны ачып бер хәрефкә баскач, ул хәреф саф татарча дөрес итеп әйтелә, шунда ук шул хәреф кергән бер татар сүзе язылган була, һәм ул сүзне диктор бик яхшы итеп әкрен генә әйтә. Шунда ук бу хәрефнең әйтелеше транскрипциядә бирелгән була. Мәсәлән, татар “а” хәрефенең әйтелеше [аº:] дип тә билгеләнгән, аны дөрес итеп олаштырылган “а” итеп әйтә диктор, рус телендәге “а”ны [а:] дип  билгеләгән, һәм аны да диктор дөрес рус ачык “а” хәрефе итеп әйтә. Дөрес, бер дә татар телен белмәгән һәм ишетмәгән кешегә бу хәрефләрнең ни өчен шулай төрле әйтелеше аңлашылмаячак, шуның өчен мондый төрлечә әйтелә торган хәрефләрнең кайсы очракта ничек итеп әйтелүләрен аңлатып китү уңышлы булыр иде, безнеңчә. Мәсәлән, “а” хәрефе очрагында аның саф татар сүзләре составында әйтелгәндә олаштырылган “а” итеп, ә рус теленнән кергән алынма сүзләрдә ачык “а” итеп әйтелүен аңлатып китү кирәктер. Шулай, укучы татар әлифбасы белән, татар  теленә генә хас булган хәрефләр белән танышып, аларны диктор артыннан кабатлап чыккач, инде беренче дәрәҗәгә күчәргә “хаклы” дип саныйбыз, һәм ул беренче дәрәҗә дәресләренә күчә.

   Дәрәҗәне билгеләгәч, укучыга дәресләп бирелгән темалар ачыла. Аңа – яңа гына теркәлеп башлангыч дәрәҗәдә булган укучыга, дәресләргә бүленгән темалар күренә, ләкин аларның беренчесен генә ачарга мөмкин, ә башка темалар яки дәресләргә әле ул керә алмый, аларга керер өчен, ул баштагы темаларны үтәргә тиеш. Темаларны билгеләгән сурәтләргә баскач, анда кулланучыга өч төрле эш төре тәкъдим ителә – “сүзләр”, “диалог”, “тест”. “Сүзләр” категориясен сайлап алганда, анда татар сүзләре языла һәм диктор тарафыннан әйтелә, һәм аларның тәрҗәмәсе рус телендә чыга. Укучы киләсе сүз чыксын өчен, кырыйдагы укка гына басып барырга тиеш. Шуннан соң, укучыга татар телендә төзелгән диалог укырга тәкъдим ителә. Бу диалог гадәттә 10-13 репликадан тора һәм ул алда өйрәнелгән сүзләрне үз эченә ала. Шунда ук бу диалогның, укылу барышында, кырыенда тәрҗәмәсе дә чыгып бара, бу бик уңайлы. Диалогын да укып, ишетеп карагач, укучыга тест узарга тәкъдим итә ресурс. Тестта бөтен өйрәнелгән сүзләр була, аларны ишетеп-танып тиешле җиргә язып куярга, әйтелгән сүзне (сүзтезмәне, фразаны) аңлап, тиешлесен билгеләргә һ.б. бик кызыклы биремнәр бирелә. Укучы тестны узгач, ул инде автоматик рәвештә икенче дәрәҗәгә күчә. Анда да шул ук – сүзләр өйрәнү, аннан соң шул сүзләр белән диалог, соңыннан тест үтү.

   Ресурсның телне өйрәнүчеләр өчен тагын бер яхшы мөмкинлеге – ул башка кешеләр белән аралашу. Шушы ресурста теркәлеп, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны күбәйгәннән күбәя бара. Монда һәр кеше үзенә татар телендә аралышырга дуслар таба ала, үзенең татар телен кирәк дәрәҗәдә төзәтә, башкалар белән фикерләре белән уртаклаша, телне өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Мондый тәҗрибәне ресурсның “Аралашу” бүлегендә алып була.   Бүлек белән бары теркәлгән кулланучылар гына куллана ала.

   Укучы бу ресурста телне өйрәнеп кенә калмый, ә татар дөньясы, аның мәдәнияте белән дә таныша. Мәсәлән, “Энциклопедия” дигән бүлегендә ресур татар телендә бик күп төрле мәгълүмат туплаган. Алар – төрле темага багышланган мәкаләләр. “Энциклопедия” бүлегенең төп битендәге материал “Мәкалә”, “Шәхес”, “Бүген иң күп укылганнары”, һәм “Ә сез беләсезме?” исемле бүлекчәләр бар. “Мәкалә” бүлекчәсендә төрледән-төрле темага язылган мәкаләләр тупланган. Мәсәлән, “Бала тууга бәйле йолалар”, “Автобиография”, “Зәй”, “Базар” һ.б. “Шәхес” исемле бүлекчәдә татар гына түгел, рус зыялылары турында да мәгълүмат бар.

    “Аудиолар” бүлегендә татар җырларын тыңларга була. Алар рубрикалап урнаштырылган. Рубрикалардан: “Жанрлар буенча”, “Туган җир”, “Әти-әни”, “Мәхәббәт”, “Дуслык”, “Табигать”, “Такмаклар”, “Бәетләр”, “Аудиоспектакльләр”, “Төрлесеннән”, “Аудиокитаплар”, “Кулланучы аудиоязмалары” исемлеләре бар. “Жанрлар буенча”, “Аудиоспектакльләр”, “Аудиокитаплар” исемле рубрикаларда әлегә бернинди мәгълүмат та юк, ләкин якын киләчәктә анда мәгълүмат булырына ышанып калабыз.

   “Видеолар” бүлегендә исә татар телендәге фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр урнаштырылган.

   “Ана теле”онлайн мәктәбе

   Бу ресурска түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин: http://anatele.ef.com.  Бу ресурста татар телен өйрәнү өчен кулланучыга теркәлү мәҗбүри булып тора. Бу – түләүле татар телен өйрәнү курсларның бер өлеше булып тора. Аның уңайлыгы шунда – бу ресурсны теләгән вакытта теләгән телгә күчереп була, татар, рус, инглиз, алман, француз һ.б. Димәк, бу ресурс белән татар телен җир шарындагы барлык диярлек милләт тә өйрәнә ала. Теркәлү процессында ресурс кулланучыдан татар теленең нинди дәрәҗәдә икәнен, аннан нинди дәрәҗәгә кадәр өйрәнергә теләвен сорый, бу вакытта ресурс кулланучыга үзенең дәрәҗәләрен тәкъдим итә. Алардан А1, А2, В2, В2 һ.б. дәрәҗәләр тәкъдим ителә. Татар телен белү, өйрәнү дәрәҗәләре билгеләгәннән соң, ресурс кулланучыга үзенең беренче дәресләрен ача. Беренче дәресләрдә укучыларга гади генә темалар ачыла, мәсәлән, беренче бүлек өчен булган темалардан “Исәнләшү”, “Танышу”, “Нәрсә һәм нинди төстә?”, “Сез кайдан?”, “Гаиләм”, “Эш”, “Ул нинди?”, “Кием-салым”, “Ашамлыклар һәм эчемлекләр”һ.б. Бу темаларда төрле биремнәр тәкъдим ителә кулланучыга: язу, тыңлау, видео карау – барысы да эченә алынган. Шулай ук өйрәнүчеләргә мондый дәресләр белән беррәттән, онлайн курслар да тәкъдим ителә. Андый дәресләрдә гадәттә 5-6 укучы була һәм бер укытучы. Бу дистанцион уку-укыту була. Бу процесс мәктәптәгечә бара – укучы, укучылар бар, такта рәвешендәге онлайн язу өчен урын, укучылар белән язып та, телдән дә, күреп тә сөйләшеп була.

   Беренче дәрәҗәнең дәресе үтүен карап үтик. Укучы системага кергәч, ул үзенең дәрәҗәсендәге темага эләгә. Беренче дәрәҗәнең беренче бүлегенә керик: анда укучыга “Сәләмләшү һәм танышу” дигән тема тәкъдим ителә. Аның 4 бүлекчәсе бар, алар – түбәндәгечә урнашкан була:

Бүлек 1 Сәләмләшү һәм танышу

1 Сәләмләү

2 Үзең белән таныштыру

3  Телефон номерын әйтәбез

4 Электрон хат аша үзең белән таныштыру

Һәр бүлекчәнең үз эчтәлеге була, ул 4 тема буенча исемләнгән өлештән тора. Мәсәлән, безнең бүлектәге беренче “Сәләмләү” исемле бүлекчәнең эчтәлеге: укучыга бер-бер артлы 4 төрле бирем тәгъдим ителә, алар – “Сәлам" дип исемләнгән “Видеоязма”, “Куллану” дигән өлештә аудиоязма тыңлау һәм тыңлау процессында җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштыру (тема буенча диалогны), шул ук биремнең үзгәртелгән варианты итеп аудиоязманы тыңлап исемнәрне рәсемнәргә туры китерү, диалогны тыңлау барышында сүзләрне тиешле тәртиптә куеп, җөмлә төзү, ахырда – өйрәнелгән материалны кулланып, үзең турында сөйләп бирү. Икенче “Куллану” дигән өлешендә укучыга диалог тыңлап, шуның буенча диалогтагы репликаларны тиешле тәртиптә урнаштыру сорала. Соңгысы – йомгаклау биреме итеп - “Күршең белән танышу”.

   Алар түбәндәгечә урнаштырыла:

1.    Фильм Сәлам.

2.         Куллану Кем сез?

3.         Куллану Кешеләрне бер-берсе белән таныштыру.

4.         Йомгаклау биреме Күршең белән танышу.

   Шунсы әйбәт, эчтәлектәге биремнәрнең икенчесенә укучы алдагы биремнәрне үтәмичә күчә алмый, шунлыктан аның икенче биремнәргә күчеп аларны эшләр өчен, мотивациясе була.

   Бүлекчәләрдәге видеолар бары татарча гына алып барыла. Укучы аннан бер яки берничә сүзне аңламаса, ул видеоны кире ачып карый ала.

“Үзең белән таныштыру” бүлекчәсендәге эчтәлек:

1.         Фильм Хәлләрең ничек?

2.         Яңа сүзләр Татар әлифбасы.

3.         Грамматика Сорау төрләре.

4.         Йомгаклау биреме Таныш булыйк.

“Яңа сүзләр: Татар әлифбасы” дигән бүлекчәдә, исеменнән аңлашылганча, татар әлифбасы өйрәнелә. Монда иң беренче укучыга татар әлифбасы тәкъдим ителә. Монда татар әлифбасының хәрефләре әйтелешләре һәм транскрипцияләре белән бергә тезелгән. Мәсәлән, хәреф, аның кырыенда гына аның транскрипциясе, аннан соң аның әйтелешен тыңлап карау өчен ясалган төймә бар. Укучы шул төймәгә басып, татар хәрефенең ничек әйтелешен белә. Монда, “Татар иле” ресурсындагы кебек, “әлифба”ны “алфавит” дип тәкъдим итүне күрәбез. Безнеңчә, моны татарчалаштырырга кирәк, “алфавит”ны  “әлифба” дип язу уңышлырак булыр бу очракта. Моны үткәч, укучыга татар әлифбасын тагын бер кат тәкъдим итеп, аудиоязма ярдәмендә хәреф әйтелә, укучы шул хәрефнең тәкъдим ителгән карточкадагы хәрефләрдән кайсысы икәнен билгеләргә тиеш. Шундый берничә биремне үтәгәч, укучыга үзенең татар авазларын әйтеп тыңлап карау тәкъдим ителә. Бу исә бәяләнми.

   Соңгысы итеп йомгаклау биреме бирелә. Монда аудиоязманы тыңларга һәм дөрес җавапны сайларга кирәк. Бу инде, алдагы бирем-күнекмәләрдән соң укучыга авыр булмый.

   “Телефон номерын әйтәбез” бүлегенә баскач шулай ук эчтәлек чыга. Эчтәлеге түбәндәгечә:

1.         Видеоязма Телефон номеры

2.         Яңа сүзләр Саннар

3.         Куллану Исемнәрне һәм саннарны тыңлау

4.         Йомгаклау биреме Телефон номерлары

   Видеоязманы тыңлагач, укучы икенче биремгә күчә. “Яңа сүзләр: Саннар” бүлекчәсендә саннарны аудиоязма ярдәмендә татарча әйтергә өйрәтү күренә. Монда сан языла (цифра белән), аның татарча язылышы һәм әйтелеше тәкъдим ителә укучыга. Моны уңышлы гына үткәч, саннарны карточкалар белән истә калдырырга сорала. Монда карточка, анда сан язылган, һәм ул санны карточкага беркетелгән аудиоязмада татарча әйтеп бирә, укучы ул санны карточка астындагы тәрәзәгә татарча язып куярга тиеш. Бу биремне үтәгәч, карточкалар кулланып тагын бер бирем була. Монда бер төркем карточкаларга саннар язылган (цифрлар белән) һәм икенче төркем  карточкаларга ул саннар татарча язылган, шуларны бер-берсенә туры килерлек итеп күчерергә. Мәсәлән, түбәндәгечә:   

өч

 

алты

 

Биш

 

5

 

3

 

6

 
 

 

 

 


   “Куллану: Исемнәрне һәм саннарны тыңлап аңлау” бүлекчәсендә өч аудиоязма теркәлгән һәм өч телефон номеры язылган карточка. Шуларны – аудиоязманы тыңлап, бер-берсенә туры килерлек итеп күчерергә.  Бу 27түбәндәгечә була:

Аудиоязма 1

 

Аудиоязма 2

 

Аудиоязма 3

 

8 917 363 55 67

 

8 976 434 23 43

 

8 977 335 76 34

 
 

 

 

 


   Шул рәвешле берничә бирем үтәгәч, укучы киләсе биремгә күчә. Анда аудирование була, һәм шуны тыңлап, бирелгән диалогтагы репликаларны үз урыннарына урнаштырырга кирәк. Моны да үткәч, укучы киләсе күнегүгә күчә. Киләсе биремдә укучы тәкъдим ителгән текстны укып, аны төймәгә басып, микрофонга кабатларга тиеш була. Текст якынча мондый булырга мөмкин: “Сәлам! Минем исемем – Гадел. Телефон номерым – 89674563265.”

   “Йомгаклау биреме”ндә исә укучыга бирелгән аудиоязманы тыңлап дөрес җавапны сайларга тәкъдим ителә. Җавап вариантлары бирелгән була. Бу бирем, әлбәттә, алда үтелгән тема белән бәйләнгән була. Мәсәлән, ул болай булырга мөмкин: аудирование төймәсенә басасың, аны тыңлыйсың, аның астында тәкъдим ителгән җавап вариантларыннан аңа туры килерлеген сайлап алып басарга. Җавап вариантлары мондый булырга мөмкин:

Надпись: Гадел
89172653456
Надпись: Гүзәл
89174437909
Надпись: Таңсылу
89174465089
 

 

 


   Бү бүлекчәне үтеп бетергәч, укучы соңгы – дүртенче бүлекчәгә күчә. Ул - “Электрон хат аша үзең белән таныштыру” дип исемләнгән иде. Аңа күз салыйк. Аның эчтәлеге түбәндәгечә булыр.

1.                   Видеоязма Исәнме һәм сау бул

2.                   Грамматика Күрсәтү алмашлыклары

3.                   Куллану Электрон хат

4.                   Йомгаклау биреме Электрон хат язу

   Укучы видеоязманы карап, “күрсәтү алмашлыклары” өлешенә күчә. Монда күрсәтү алмашлыклары турында беркадәр мәгълүмат бирелә, мәсәлән:

28

Бу, теге – курсәтү алмашлыклары. Мәсәлән: бу кеше, теге кеше; бу телефон, теге телефон.”

   Шуннан соң киләсе күнегү: монда шулай ук аудирование белән диалог бирелә, аудированиене тыңлап, укучы шулай ук буш тәрәзәгә күрсәтү алмашлыкларын язып куярга тиеш була. Мәсәлән, бирем мондый булырга мөмкин:

                   Исәнләшү                                 Саубуллашу

Сәлам!

 

Хуш!

 

Исәнбул!

 

Саубул!

 
 

 

 

 


Киләсе өлештә, “Электрон хат” дип исемләнгәнендә укучы татарча электрон хат язарга өйрәнә. Моның өчен аңа башта татарча электрон хатның үрнәге бирелә, аннан соң бирелгән сүзләр язылган карточкаларны җөмлә төзерлек итеп урыннарын алмаштырырга сорала. Мәсәлән, үрнәге мондый булырга мөмкин:

Сәлам Гүзәл!

Минем исемем – Әминә.

29

Хәлләр яхшы, рәхмәт!

Телефон номерым – 8 918 324 4487.

Хуш, Гүзәл!

    Шуннан соң сүзләр язылган карточкалар тәкъдим ителә. Аларны укучы урыннарын күчереп, җөмлә төзергә тиеш була. Алар мондый тәртиптә төзелгән булырга мөмкин:

Гүзәл!

 

Сәлам,

 

Әминә.

 

исемем

 

Минем

 
 

 

 


                                                                        һ.б.

 “Йомгаклау биреме”ндә укучыга үзенә электрон хат язарга тәкъдим ителә. “АНА ТЕЛЕ” ресурсында татар телен өйрәнү болай гына бетми. Төп биттә “Уку бүлмәсе” дип исемләнгән төймә бар, укучы анда басса, чын укытучы белән сөйләшә ала. Бу укытучы – саф татар телендә сөйләшүче кеше булырга тиеш.

   Без - укучылар өчен хәзерге информацион заманда татар матбугатының да интернет битләрендә булуы мөһим. Татар телендә берәр китап яки яңа басылып чыккан әсәрләрне уку өчен,  без татар гәҗит, журналлар сайтларына мөрәҗәгать итәбез.  Мисал өчен, безгә укытучыбыз татар матбугатыннан берәр яңа басылган мәкалә укып килергә, я булмаса, сүзләр язып килергә куша. Шәхсән мин, рәхәтләнеп  татар телендә эшләп килә торган сайтларны кулланам. Шундыйларның берсе, “Салават күпере” журналы сайты. Бу ресурска түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин: http://salavatkupere.ru/. Әлеге сайт аша балачак дөньясына кереп чумасың! Бу дөнья – иң күңелле, матур,тылсымлы рәхәт җир. Иң сөендергәне – сиңа ничә яшь булуы мөхим түгел.  Әлеге татар әдәби-нәфис журнал балалар өчен иң әйбәт журнал. Әлеге сайт яхшы гына үзебезнең туган телебездә эшләп килә. Сайт искиткеч  балачак атмосферасы тудырылып эшләнгән. Анда бер кереп китсәң, тиз генә чыга алмыйсың. Бүлекләрнең исемнәре дә татар телендә бик матур уйланылган:

-         салкүперстан

-         нәниленд

-         зурсити

-         әкиятханә

-         шигырьләр

Сәхифәләр дә кызыклы:

-         3 телдә сөйләшәм

-         шигырьләр

-         әдип

-         әкиятханә

-         комикслар

-         буяугыч

-         бәйгеләр

-         бәйрәм белән

-         күңелле тәнәфес

-         алтын куллар

   Әлеге сайтта пароль сүзе дә бик матур итеп “серсүз”дип үз татар телебезгә тәрҗемә ителгән. Сайтта татар телендәге әкиятләр, шигырьләр, мәкаләләр белән танышып була. Рәсем сәнгатен үз итүчеләр дә үзләренә шөгыль таба алалар. Шулай ук балалар өчен башваткычлар да бирелгән.

   Интернетта, яңа технологияләрдә татар теленең кулланылышы шатлыклы күренеш. Алар татар телендә аралашырга, татарча язарга, татарча укырга, татар телен чит тел буларак өйрәнергә ярдәм итәләр. Без туган телебездә эшләп килгән сайтлар күбрәк булсын дигән теләктә калабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак

   Глобальләштерү һәм информация заманында һәрбер мөстәкыйль тел алга таба үсәр өчен, сакланып калыр өчен информацион технологияләрнең дә теленә әверелергә, бөтендөнья интернет челтәрләрендә аралашу коралы булырга тиеш. Әлеге тезис белән килешмәү мөмкин түгел. Татар телендә интернетта аралашу, информацияләр тарату телнең вазыйфаларын арттыра,  шул җирлек, халык, гореф-гадәтләр, менталитет хакында бөтен җирдә сибелеп яшәүче халыкларга белдерә.

   Бүгенге көндә телебез информацион технологияләрнең теленә әйләнеп бара.

   Татар телендә сайтларның эшләве безнең өчен бик мөһим. Мисал өчен, әлеге эшебездә тикшереп үткән “Татар иле”, “Ана теле”, “Салават күпере” сайтлары татар телен өйрәнүдә укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бик кирәк. Туган телебездә эшли торган сайтлар күп, ләкин без язмабызда үзебез өчен мөһимрәк булганнарын сайлап алдык.

   Татар сайтларының татар телендә эшләве, компьютерларның татарча аңлавы искиткеч алгарыш. Бу милләтебез үсешенә дә зур йогынты ясый. Бер сүз белән әйткәндә, туган телебезне өйрәнү, башкаларга өйрәтү, бик күп кызыклы мәгълүматлар табу чыганагы булып тора. Барысы да үзебездән генә тора. Татар телендә сөйләшергә, интернет челтәрләрендә туган телебездә аралашырга, үз телебездә иҗат ителгән әдәби хәзинәләребез белән танышып барырга, милләтебезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге

1.Новые педагогичексие и информационные технологии в системе образования: Учеб.пособие для студ.пед.кадров/ Е.С. Полат, М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева, А.Е.Петров; Под ред. Е.С.Полат. - М.; Издательский центр «Академия», 2002. - 272 с. 2. Ибрагимов И.М. “Информационные технологии и средства дистационного обучения”. - Москва: Изд-во «Академия», 2007 г., 336 с.

3.Перевод: традиции и современноые технологии. Сб. статей/Отв. Ред. И.И.Убин. – М.: ВЦП, 2002. 4. Полат Е.С.докт. пед. Наук, профессор Института общего среднего образования РАО  “Дистанционное обучение”

6. Хортон У., К.Хортон. Электронное обучение: инструменты и технологии. - Москва: Изд-во КУДИЦ-Образ, 2005 г., 450 стр.

 7. К.С.Фатхуллова, Р.Р.Замалетдинов, А.Ш.Юсупова. Методикаиспользованияонлайновыхкурсовв обучениитатарскому языку//Филология и культура. PhilologyandCulture” - 2013 - №3

 

Кулланылган электрон ресурслар

1)http://anatele.ef.com/

2) http://www.tugan-tel.com/

3) http://tatatile.org/

4)http//www.web-learn.ru/biblioteka-online/ («Библиотека онлайн» рубрикасының «Дистанционное обучение» бүлеге)

5)www.necroford.ru/forum/treet/katalog/uchebnic-tatarskogo-yazika/, http://do.gendocs.ru/docs

6)  www.tatshop.ru

 7)  vk.com/tugan_tel/

8) http://vk.com.ru      

9) http://www.mtss.ru/?page=tat_lang_it

10) http://kitap.net.ru/suleiman.php

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Информацион технологияләр татар телендә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный архитектор

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 064 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2016 2024
    • DOCX 42.9 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галяутдинова Гульшат Ильшатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 8138
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 242 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 66 человек

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек