Тема: ,,Исем”, кабатлау.
Максатлар:
Исем турында алган белемнәрне кабатлау, исемнәрне
сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, дуслык хисләре
тәрбияләү.
Дәрес тибы: йомгаклау
дәресе.
Җиһазлау: Р.З.
Хәйдәрова.Күңелле татар теле. 4 сыйныф.- Казань
«Мәгариф», 2014, диск, рәсемнәр, мультимедия, индивидуаль карточкалар.
Дәреснең барышы.
Оештыру. Уңай психологик халәт
тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар:Исәнмесез!
Укытучы: Кәефләрегез ничек?
Укучылар: Кояшлы иртә кебек,
Татар телен -Тукай телен,
Өйрәнергә дип килдек.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар,
карагыз әле, безгә кунакка кем килгән? (куян, аю һәм
төлке)
Укытучы: Алар
кайсы әкияттән? (“Колобок”)
1.сүзлек эше
Укытучы: Ә
татар телендә Колобок ничек була, кем белә? (Кабартма)
Укытучы: Наш колобок очень любознательный и пришел к нам
на урок чтобы закрепить свои знания татарского языка.
2.Дәреснең бурычын һәм максатын ачыклау
А чтобы узнать тему урока посмотрите на доску и
разгадайте её. Дәреснең темасын ачыклагыз. (Исем)
Какая цель появляется перед нами? Безнең алда нинди максат
барлыкка килә?(Закрепить пройденный
материал на тему имя существительное. Исем темасын кабатларга)
Димәк,без бүгенге дәрестә “Исем “ темасын гомумиләштереп
кабатлыйбыз һәмКабартманы да татар теленә өйрәтербез.
|
|
3.“Күмәч”
әкиятен сәхнәләштерү Автор: Яшәгән ди, булган ди, әби белән
бабай. (СЛАЙД) Бабай әбигә күмәч пешерергә кушкан. Алар бу күмәчне
туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, күмәч пешереп, аны
суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Күмәч тәрәзә өстендә
утырган, утырган да тәгәрәп киткән. (СЛАЙД)
Тәгәри
торгач, аңа Куян очраган. (СЛАЙД)
Куян:
Кил әле, тәмле күмәч, ашап куйым үзеңне. Ә минем сорауларга җавап бирсәң, мин
сине ашамыйм.
Укытучы: Укучылар Күмәчкә
булышабызмы? Әйдәгез куянның сорауларына җавап бирик?
Куян:
- Синең
исемең ничек?
- Сиңа
ничә яшь?
- Син
ничәнче мәктәптә укыйсың?
- Син
ничәнче сыйныфта укыйсың?
- Бүген
ничәнче число?
- Атнаның
кайсы көне?
- Хәзер
нинди ел фасылы?
- Яз
турында нәрсә сөйли аласың?
Автор: Шулай
итеп, без Күмәчкә булыштык. Куян аны ашамады. Күмәч тагын тәгәрәп
киткән.(СЛАЙД) Менә аңа бүре очраган. Бүре: “Күмәч, мин сине
ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да”
Укытучы
: Укучылар, әйдәгез бүрегә Күмәчне ашатмыйк инде.
Аның
биреме болайрак икән.
Рәсем
буенча эш
Посмотрите
на слайд. Назовите 5 существительных на вопрос Кем? Нәрсә?
А
на вопрос Кем? (ответа нет, так как в татарском языке на вопрос кем отвечают
только люди)
Күнегү
башкару. Дәфтәрдә эш.
Бирем
: Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп языгыз.
Урман,
кыр, бала, күбәләк, күл, укучы
Укучылар яза: Урманнар,
кырлар, балалар, күбәләкләр, күлләр, укучылар
(слайд
аша тикшерелә)
(Укучылардан җөмләләр
төзеттерү)
Кем?
соравына сүзләр табу.
Нәтиҗә:
Исемнәр берлек санда һәм күплек санда киләләр. Берлек сандагы исем бер генә
предметны белдерә. Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп
булуын белдерә
Автор:
Шулай итеп, Күмәчне Бүредән дә коткардык. Күмәч юлын дәвам иткән. Аңа Аю
очраган.
Аю: “Күмәч,
мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да”
Укытучы:
Без бит Күмәчне ашауларын теләмибез, аңа булышабыз. Ул килешләрдәге
исемнәрнең төрләнешен дөресләп язарга куша.
Ныгыту. 1.
Исем нәрсәне белдерә? (исем предметны белдерә)
(Что
обозначает имя существительное?)
2. Нинди
сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә? сорауларга җавап бирә)
(На
какие вопросы отвечает? )
3.Нәрсәләр
белән төрләнә?
(Как
изменяется?).
VI.
Дәрескә йомгак
1.
Әңгәмә
-
Без бүген дәрестә нәрсәләр кабатладык?
-Сезгә
дәрес ошадымы?
- Нәрсәләр ошады?
2. Билгеләр кую.
3. Саубуллашу.
- Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
V. Өй эше.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.