Инфоурок Другое ПрезентацииИсследовательская работа "Г.Тукай бөек шагыйрь"

Исследовательская работа "Г.Тукай бөек шагыйрь"

Скачать материал

 

 

  Фестиваль

«Любознательные исследователи окружающего мира – 2016»

Лаборатория  «Марафон любителей татарской литературы»

Тема:         «Күп укыган күп белер»

Участник :Хадиуллина Эльмира Эдуардовна

Дата рождения: 1.10.1998г

МБОУ Ерыклинская сош

Ученица :11 класса

 

Руководитель :Хадиуллина Гульсина Наиловна

МБОУ Ерыклинская сош

Учитель татарского языка.

Январь 2016 г

Тезисы:

1- Тема:»Габдулла Тукай-бөек шагыйрь”

Максат:

1.Г.Тукай-бөек шагыйрьнең  тормышы һәм иҗаты белән танышу.

2. .Шагыйрьнең әсәрләрен  искә алу

3. Авторның язган  әсәрләрен яратып уку.

 

 

2- Бөек  шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы .

3-Габдулла Тукайның иҗат итә башлаган чагы.

4-1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр

5. “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә эшләгән еллары

6. 1905 елның сентябрендә «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре .  «Фикер» газетасы чыга башлый. «Әл-гасрелҗәдид» күренә.

7.Габдулла Тукайның дуслары

8.1913 ел үлем түшәгендә

9.Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема:»Габдулла Тукай-бөек шагыйрь”

Максат:

1.Г.Тукай-бөек шагыйрьнең  тормышы һәм иҗаты белән танышу.

2. .Шагыйрьнең әсәрләрен  искә алу.

3.Авторның язган  әсәрләрен яратып уку.

 

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

 

 

Бөек  шагыйрь Габдулла Тукай  Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

 

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

 

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлайга  ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.Ул анда кыш чыга,җәй көннәрен бик яратып су буйларында йөри ,малайлар белән су керә.Шунда ул үзенең шигырен укып китә :

Тау башына  салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул

Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

 

Малайлар башта көләләр ,аннары шаккатып кул чабалар.Апушны кочаклап алалар һәм котлыйлар. Малайларның исләре китеп сорый башлыйлар ,Син кайчан яздың бу шигырьне дип ,ул күптән яздым дип җавап бирә.Кичә мин, йокларга яткач,менә шуны яздым,- дип “Су анасын”сөйләп китә :

Җәй көне.Эссе һавада мин суда коенам,йөзәм

 

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык  Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала.

 

Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. 19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагыйрь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

 

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәһәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул- укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

 

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

 

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор.  Хыялда сатирик журнал чыгару . 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.  1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

 

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

 

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

 

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

 

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый... .

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

 

Казанда 26 апрель көнне һәр елны  зур шигырь бәйрәме үткәрелә.Без дә үзебезнең мәктәптә Габдулла Тукайның  туган көненә багышланган шигырь  бәйрәме ,төрле кичәләр,квн   үткәрәбез.Әкиятләренә карата рәсемнәр ясыйбыз.

Бәйрәмнәребезне Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән башлап китәбез.Бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Исследовательская работа "Г.Тукай бөек шагыйрь""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист органа опеки

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 101 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.05.2016 821
    • DOCX 27.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хадиуллина Гульсина Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хадиуллина Гульсина Наиловна
    Хадиуллина Гульсина Наиловна
    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4715
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Читательская грамотность у школьников

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 68 человек

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе