Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа на тему "Татар милли киемнәре".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа на тему "Татар милли киемнәре".

библиотека
материалов



hello_html_2793a640.gifТатарстан Республикасы Әгерҗе бюджет муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4нче санлы урта мәктәп







Фәнни-гамәли конференция













Башкарды:

Ясовиев Рүзәл, 6 нчы сыйныф укучысы

Җ итәкче: Кәримова Альбина Әмир кызы.

татар теле һ ә м ә д ә бияты укытучысы.





ӘГЕРҖЕ

2015





План:

1. Кереш өлеш. 3

2. Төп өлеш. 4-7

1) Милли костюм. 4

2) Түбәтәй. 4-5

3) Калфак. 6-7

3. Йомгаклау. 8

4. Кулланылган әдәбият. 9

5. Кушымта 10-13

























КЕРЕШ ӨЛЕШ

Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәре бар. Мин дә татар халкының берничә милли киеме белән танышырга булдым һәм шуны үземә максат итеп куйдым. Милли киемнәр хәзерге тормыш-көнкүрештә кулланылмый, аларны без сәхнәләрдә генә күрә алабыз.

Элекке заманнан ук халык һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр.

Элекке заманда, фабрикалар барлыкка килгәнче, кешеләр тукымаларны да үзләре тукыганнар. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.

Башта җитен яисә киндер үстергәннәр. Урып-җыйганнан соң, орлыкларын сугып алганнар. Каты сабаклардан йомшак йон ясар өчен, җитенне озак кына суда яисә кар астында тотканнар. Шуннан соң яхшылап киптереп таяклар белән сукканнар. Татар фольклорында “Киндер суктым” дигән җыр да бар.

Йомшаган киндерне язып тараганнар һәм элгәннәр. Туку станогында тукыма, сөлге, паласлар тукыганнар. Бизәкләп туку өчен киндерне төрле төскә буяганнар. Татар милли киемнәрендә ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр өстенлек итә.

Татар халкының милли киемнәрен хәзер без күбрәк Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларында, театр сәхнәләрендә һәм музейларында гына күрәбез.













ТӨП ӨЛЕШ

МИЛЛИ КОСТЮМ


Декоратив-гамәли сәнгатебездә күптөрле чигү һәм туку элементларын, зәрканчелек һәм күн мозайкасы сәнгатьләрен үз эченә алган милли кием әһәмиятле урын тота.

Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме бер төсле иркен күлмәктән торган. Еш кына ул киң бөрмәләр яки бала итәкләр белән бизәлгән. Гадәттә, бер халыкның да милли күлмәкләре аерым гына киелмәгән. Татар киеменә күлмәк өстеннән авыр ефәк бәрхет тукымадан тегелгән һәм төрле декоратив тасма белән бизәлгән камзул хас.

Изү яки хәситә кебек салына торган бизәү элементлары костюмга бәйрәм төсмере өсти һәм аның затлылыгын тәэмин итә. “Изү” - күлмәкнең түшен каплап торган, бер төсле тукымадан тегелгән бизәк. Аның түгәрәкләнгән ягына төрле тәңкәләр, брошкалар беркетелгән декоратив тасма тегелгән.

Милли костюм ансамбленә ука яки энҗе белән чигелгән калфак, каюлы читек кергән, алар костюмны бербөтен итеп тулыландырып торган. Күлмәк һәм алъяпкычтан торган авыл киемнең төп бизәге исә - чигү.

Вакытлар узу белән борынгы кием үзенең монументальлеген (зурлыгын) югалта. Бөнте (вытачка) һәм җиң төбе (пройма) хисабына күлмәкләр тарайтып тегелә башлый. Зур хәситәләр һәм изүләр кулланылыштан төшә.

Милли киемнең гадиләштерлгән төрләре хәзер дә төрле вариацияләрдә кулланыла.

(Кушымта 1)









ТҮБӘТӘЙ

Түбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып санала. Татарларда түбәтәйләрнең ике төре билгеле: ярымшар формасындагы тәкыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш.

Аерым җөйсыман ялгаулардан тегелгән такыя борынгырак төргә керә. Ул, галимнәр фикеренчә, борынгы сугышчыларның шлем астыннан киеп йөри торган баш киеменнән үзгәргән булса кирәк.

XIX гасыр уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр яссы формалы кәләпүш-түбәтәйләр күбрәк кулланыла. Ике төр түбәтәй бар: бернинди чигешсез һәм ефәк җепләр, алтын, көмеш кәнитил, соңрак энҗе һәм сәйлән белән чигелгәннәре. Завык белән чигелгән парча кәләпүшләр бигрәк тә матур күренәләр.

XIX гасыр башында чигелгән түбәтәйләрнең өслекләре дулкынсыман чәчәкле композиция һәм геометрик мотивлар белән бизәлгән булган.

Вакыт узу белән түбәтәй бизәкләре дә үзгәрә. XIX гасырның икенче яртысында түбәтәйләрнең түбәсендәге үзәк чәчәк әйләнәсендә түгәрәк буйлап урнашкан үрнәге өч яисә дүрт зур чәчәк бәйләмнәре булган бизәкләр белән алыштырыла.

XIX гасыр ахыры - XX гасыр башларына инде зур чәчәк бәйләмнәре урынына кечкенә, гади, аерым-аерым урнашкан букетлар кулланыла башлый. Моның белән түбәтәйләрнең матурлыгы, кыйммәте түбәнәя. Шушындый гади ысул белән чигелгән кәләпүшләр безнең заманда да киң кулланыла.

Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмгә кияр өчен затлырак тукымадан (ефәк, парча, бәрхет) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры - XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй – кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлары яратып кияләр.

(Кушымта 2)

КАЛФАК

Калфак - татар хатын-кызларының алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгатъ әсәре. Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан тәкыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була. Тау ягы көрәшен татарлары (Мәлки төркеме) такыя тоташ тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән баш киемен тәшкил итә. Аны буйга җиткән кызлар кигән. Калган төркемнәрдә кызлар калфак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр.

Калфакның төрләре хәйран күп. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Ләкин көрәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен бер-ике кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе көрәшен татарларында XX йөз башларында да сакланган.

XVIII-XIX гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәрә тора. Элек йомшак трикотаж яки бәйләнгән чигүле ак калфаклары популяр булган. Аларны зур, башка киелә торган итеп теккәннәр яки бәйләгәннәр. XVIII гасыр калфаклары бизәлешендә синель ябыштыру һәм “тырнак алмалау” ысулы белән өчпочмакка бөкләнгән кечкенә тукыма кисәкләре кулланып күптөсмерле чәчәк элементлары ясалган.

Шуннан соңгы чорларда чуклары аркага кадәр төшеп торган “капчык” калфаклар булган. Алар ,бәрхеттән тегелеп, алтын ука белән чигелгәннәр.

XIX гасыр урталарында кечерәк “капчыклы” хәтфә калфаклар барлыкка килгән. Еш кына андый калфакларны яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөри торган булганнар.

Әкренләп каты кырпулы зур калфак кечерәя, декоратив каптырмага әверелә. XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр калфакларның бизәлешенә.ука белән беррәттән,ак,сирәк кенә төсле энҗе,сәйлән бөртекләре кулланып чигү керә бара.

Бүгенге көндә кечкенә калфакларны сәхнәләрдә генә кияләр, ә көндәлек кулланылышта түбәтәйгә охшаганрак тәкыя калфаклар йөри. Әбиләребез дини ашларга йөргәндә әлеге калфаклар өстеннән яулык яки шәл ябалар.

(Кушымта 3)







































ЙОМГАК

Шулай итеп, мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм. Без халкыбызның гамәли бизәлеш сәнгате, төрле чигү ысуллары белән тагын да якынрак таныштык. Алар ярдәмендә без, чигү серләрен өйрәнеп, төрле әйберләр бизәргә керешербез, дип ышанасым килә. Элекке заманнардагы кебек, кызларыбыз хәзердән үк үзләренә бирнә әзерли башларлар, әби-бабаларына бүләкләр чигәрләр дип уйлыйм.

Татар милли киемнәре, кызганычка каршы, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре буларак, безнең бүгенге тормышыбызда бары тик сәхнәдә һәм музейларда гына сакланып килә. Форсаттан файдаланып, без үзебезнең мәктәп бинасында урнашкан туган як музеена кереп чыктык һәм “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә булдык, анда үзләре теккән берничә төр милли татар бию киеме мисалларын күрдек. (Кушымта 4)

Безнең ут күршеләребез булган удмурт халкын, менә ичмасам, үрнәк итеп куярга була. Үзен удмурт дип санаган кешенең һәрберсендә дә өендә милли киеме бар. Иң мөһиме: ул киемнәр сандык саклап кына ятмый, ә төрле удмурт милли бәйрәмнәрен үткәргәндә, туйларда, дини йололар вакытында һәрдаим киелеп тора. Шулай да, соңгы вакытта, без татарларда да әзрәк сөенечле күзәтүләр ясарга була: шәрык һәм төрек культурасының илебезгә көчле йогынты ясавы нәтиҗәсе буларакмы, башка сәбәпләр аркасындамы, татар халкының милли бизәнгеч әйберләре гадәти тормышыбызга кире кайта. Әйе, татар хатын-кызлары матур-матур бизәкле, төсле ташлы, милли орнаментлы алкалар, беләзекләр, муенсалар тага башладылар. Казаныбызда милли киемнәр тегү, чигү буенча шәхси эшмәкәрләр кибетләр ача башлады. Модельерлар да татар милли киеме элементларын, нәкышларын үзләренең эксклюзив киемнәренә кертә башладылар: подиумнарда мондый үрнәкләрне дә күрергә бик мөмкин. Милли татар киемнәре, бизәкләре чит ил кунаклары тарафыннан да теләп кабул ителә.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1.Бикбулатова М.З. Чигәргә өйрән.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1970.-67б.

2.Сергеева Н.Г. Тылсымлы энә.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2001.-24б.

3.Сергеева Н.Г.Әбиемнең сандыгы.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1995.-32.

4. Интернет-чыганаклар.

КУШЫМТА 1

hello_html_m363473f0.jpghello_html_m4b158744.jpghello_html_m7911a614.jpg

КУШЫМТА 2

hello_html_m5fcc4b23.pnghello_html_32822531.png

КУШЫМТА 3DSC02801

hello_html_m1f895a3b.pnghello_html_m111e9f34.jpghello_html_m375499dd.jpg

КУШЫМТА4hello_html_74ce5647.jpghello_html_4ed30289.jpghello_html_m121da3d4.jpghello_html_m3ac1bcf7.png

9




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Данная исследовательская работа направлена на изучение истории татарского национального костюма, в особенности национальных головных уборов как мужского, так и женского.

Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәре бар. Мин дә татар халкының берничә милли киеме белән танышырга булдым һәм шуны үземә максат итеп куйдым. Милли киемнәр хәзерге тормыш-көнкүрештә кулланылмый, аларны без сәхнәләрдә генә күрә алабыз. Элекке заманнан ук халык һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр. Элекке заманда, фабрикалар барлыкка килгәнче, кешеләр тукымаларны да үзләре тукыганнар. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән. Элекке заманда, фабрикалар барлыкка килгәнче, кешеләр тукымаларны да үзләре тукыганнар. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.

Автор
Дата добавления 12.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1233
Номер материала 276652
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх