Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Исследовательская работа "Шәүкәт Галиев һәм юмор"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа "Шәүкәт Галиев һәм юмор"

библиотека
материалов

Городская научно-практическая конференция школьников









Секция: Татарский язык для учащихся 2-4 классов



«Шәүкәт Галиев һәм юмор»



Ибрагимова Ильвина

4 класс

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 77»

Авиастроительного района г.Казани











Научный руководитель:

Хаметгатина Зиля Асфановна

учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории











Казань - 2015

Эчтәлек


  1. Кереш


  1. Төп өлеш

1) Шигырьләрендәге гадилек

2) Шәүкәт абый һәм Шәвәли

3) Хезмәткә дан җырлап

4) Ш. Галиев иҗатында җәнлекләр һәм кош – кортлар



  1. Йомгаклау


  1. Файдаланылган әдәбият исемлеге
























2

Кереш


Балачак – һәркемгә таныш булган бер дөнья ул. Аның үзенең шатлык-куанычлары, әти-әниләргә, әби-бабайларга аңлатып бетереп булмый торган мәшәкать – борчулары бар.

Бу дөньяга без үзебез хуҗа, өлкәннәрне дә үз арабызга сайлап кына кертәбез.

Ә шагырьләрнең коралы – шигырьләре, безнең өчен куйган хезмәтләре. Без аларны үз итеп, акыллы сердәш итеп кабул итү – шагырь өчен зур дәрәҗә. Менә шундый бәхетле язмышлы икән безнең шагырьләребез.



Төп өлеш


Ш.Галиев - балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда – яңа теле ачылган нәниләрдән алып, олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз - малайларның кызыклы тормышы сурәтләнә.

Максатым – Шәүкәт Галиев шигырьләрендә юмористик геройларның характерлы сыйфатларын ачыклау.

Ш.Галиев фантазиясендә туган Шәвәли хәзер безнең якын героебызга әйләнде. Ул иҗат иткән канатлы, тапкыр сүзләр, мәзәк хәлләр безнең телебездә һәм хәтеребездә урын алды. Тормышчан, кызык булгангамы, Шәвәлине олылар да, балалар да ярата, исендә калдыра.



Шигырьләрендәге гадилек

Шигырьләрнең сүзләре матур, җиңел, аңлаешлы, чишмә кебек челтерәп тора, күңелне күтәрә, шатлык тудыра. Эчтәлекләре кызыклы, аларга ниндидер фикер салынган. Шәүкәт абыйның шигырьләре үзе бер вакыйга булып тора...



Шәүкәт абый һәм Шәвәли


Шәүкәт абыйны Шәвәлидән башка күз алдына китереп тә булмый.

Язучы белән Шәвәли ата белән ул шикелле озак җитәкләшеп баралар,

3

әллә нинди кызык хәлләргә тап булалар, мавыктыргыч ачышлар ясыйлар алар.

Шәвәли күлгә бара,

Шикәрен суга сала:

-Ширбәтле су эчсеннәр,

Балыклар тиз үссеннәр! (“Юмартлык)

Шәвәли - дөнья серләрен белергә омтылучы малай. Ул – кызыксынучан бала. Тәҗрибәсезлеге, гади булуы белән көлке китереп чыгара. Ул эш белән уенны аера белми. Останың сәгать сүтеп җыюын карап тора да, үз сәгатьләрен дә сүтеп карый. Кайбер шигырьләрдә аның тормышка ашмас фантазиясе бездә елмаю тудыра. Ул ат башы кадәр кәбестә үстерү турында хыяллана (“Мин кәбестә үстерәм”), кыраудан, салкыннан саклап калу өчен кыярларга түбәтәй кидерү хыялы белән мавыгып йөри (“Түбәтәйле кыярлар”).

Шәвәлинең - бераз гына мактанчык икәнен дә беләбез без. Мәсәлән, “Сабан туе батыры” шигырендә яңа йөрергә өйрәнгән бала балалар бакчасында уздырылган сабантуйда җиңә:

Быел батыр кем дисәң,

Батыр калды Шәвәли.

Зур мәйданда берүзе

Басып калды Шәвәли!

Басып калды Шәвәли-

Екты ул барчасын да.

4

Батыр калды Шәвәли

Балалар бакчасында!

Ә чынлап уйлап карасак: “Кем соң ул Шәвәли? Шәүкәт Галиев үзенең

бу героен, бу малаен, бу Шәвәлиен каян уйлап тапкан соң? “Шәвәли шәҗәрәсе” шигырендә бу сорауга җавап табып карыйк. Шигырьдә Шәвәлинең гади татар малае икәнлеге әйтелә. Ул авылда туган, аның туган ягы – Тау ягы. Ул эшчән, үзенең татар баласы булуы белән горурлана.

Ул кем?” шигырендә болай диелә:

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Димәк, Шәвәли Шәүкәт Галиевнең дусты булып чыга.

Шәвәли белән бергәләп ат җигә идек,” - дип яза Ш.Галиев. Журналист Азат Сункишев менә болай яза: “Шәүкәт абый үзенең бу героен реаль чын Шәвәлине – балачак дусларының берсе булган , шаян, тапкыр Шәвәлине күзаллап иҗат иткән!”



Хезмәткә дан җырлап

Шәвәли маҗарасы” шигырендә шагыйрь безгә дә татар булуыбыз белән горурланырга; шук булсак та, эшчән булырга куша.

Алтын куллар” шигырендә исә һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган алтын куллы кешеләргә дан җырлый. Хезмәткә дан җырлап, безне төрле һөнәрләр алырга чакыра.

Ш.Галиев – чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл – шәһәр, балалар - өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Мәсәлән, “Ат йөртүче малай” шигыре нигезендә техникадан башканы белмәгән шәһәр малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр ат белән танышуы турында. Биредә табигатькә,

5

анда яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәте, авыл һәм шәһәр балалары арасындагы дуслык та, хезмәткә хөрмәт тә бар. Шигырь әлеге проблемаларның барысын берьюлы үз эченә алган.


Ш. Галиев иҗатында җәнлекләр һәм кош – кортлар


Балалар дөньясы, шул исәптән балалар өчен язылган шигырьләре дә җәнлекләрсез, кош – кортларсыз була алмый. Ш.Галиев җәнлекләрне кызгана, аларга карата игътибарлы булырга чакыра. Шигырендәге җәнлекләр, жирафлар, филләр, аюлар, ташбакалар балалар белән бергә уйнап йөриләр, шаяралар, бер – берсенә ярдәм итешәләр.

Ш. Галиев иҗатындагы юмористик образларның тагын бер төре бар. “Рус казлары: га – га – га” шигырендә, мәсәлән, без каз, үрдәк, әтәч, этләр белән очрашабыз. Алар һәммәсе дә үзләренең туган телләрендә сөйләшәләр, аралашалар һәм аңлашалар.

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди

Татар казы: кыйгак, ди.



Йомгаклау

Ш.Галиевның шигырьләрен ачык буяулар белән, кешегә тәэсир итәрлек итеп яза. Аның барлык шигырьләре дә диярлек җитди төстә һәм үз бурычын яхшы аңлап язылганнар.

Ш. Галиев аларны юморга төреп, елмаеп тора торган, кызыклы итеп яза белә. Юмор – аның талантының бер сыйфаты. Нәтиҗә ясауны, уйлануны Шәүкәт абый безнең үзебезгә калдыра, төп фикерен тел белән әйтми, ә рәсем ясап биргән кебек итеп сурәтләп куя.

Шәүкәт Галиевнең шигырьләре шаярырга, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елыйсы килгән чакларны көлеп үткәрергә , авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә.

Ш.Галиев безгә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе тиктормасрак, берсеннән-берсе тынгысызрак, берсеннән-берсе тапкыррак малайларны һәм кызларны күрсәтә. Ш.Галиев шуңа балалар арасында популяр язучыга әйләнә.

Ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең

6

максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую”- дип язган шагырь Шәүкәт абый Галиев.




Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. ТаРИХ 2003

  2. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 2 том. Юмор-сатира. Хатирәләр. /Ш.Галиев. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2002.-496 б.

  3. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 3 том. Балалар өчен шигырьләр. /Ш.Галиев. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2002.-431 б.

  4. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 4 том. Балалар өчен шигырьләр, шигырь турында хикәяләр. /Ш.Галиев. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2002.-457 б.




























7

Автор
Дата добавления 15.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров158
Номер материала ДВ-530952
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Комментарии:

1 год назад

Воспитание любви к чтению детских шуточных стихов детских писателей. Мы исследовали творчество Ш.Галиева.

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх