Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Классный час на тему: Наша деревня в годы ВОВ.

Классный час на тему: Наша деревня в годы ВОВ.


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе










Тема. Сугыш чорында безнең авыл балалары һәм аларның тормышы

 (Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан) .















Җитәкче: Зарипова Гөлнур Галимулловна

                                                             








Эшнең максатлары:

1. Сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу, әби-бабайлар турында  күбрәк материал туплау. 

2. Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Туган ил тарихына кызыксыну уяту.


Бурычлары:

1. Сугыш чоры балалары турында материал җыйнауның әһәмиятен аңлату.Укучыларны бу эшкә тарту.

2. Сугыш чоры вакытында яшәгән әби-бабайлардан сораштырулар үткәрү, истәлекләрне  туплау.

Эш этаплары.

I. Проектның  беренче этабында укучыга Бөек Ватан сугышы турында белем һәм күнекмәләр бирелде. Укучы сугыш турында әдәби әсәрләр белән танышты, төрле милләт халыкларының бердәм, дус булып сугыш кырында һәм тылда җиңүне якынайту өчен кылган батырлыклары турында белде.Укучыны сугыш чорындагы яшьтәшләренең язмышы бик тетрәндерде. Мәктәптә оештырылган музейга сәяхәт итеп, сугыш чоры балалары турында материал туплады. Шушы этапта укучы сугыш чорында сугышта катнашкан һәм сугыш чорында үскән, яшәгән үзләренең туганнары турында истәлекләр булдыру турында карарга килде. Бу истәлекләрне музейга урнаштырырга, конкурсларга җибәрергә булды.

II этапта куелган сорауларга җавап эзләү буенча юнәлешләр, үтәү вакыты билгеләнде, план буенча укучыга эш йөкләнде.

  III этапта укучы авылдашлар арасында сораштырулар алып  барды, әби-бабайлар белән әңгәмәләр корды. Әти-әниләр һәм минем ярдәм белән материалны җыйды, гомумиләштерде, сочинениеләр язды, фотога төшерде, укучылар ясаган рәсемнәрне җыйды. Шул ук вакытта материалның күләме билгеләнде. Нәтиҗәләр турында фикер алышу булып торды.


Кереш.

 Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Моннан 70 ел элек- 1945 елның маенда- бөтен планетабызны сөендереп, Бөек Җиңү таңы атты. Кешелек дөньясы Җир шарына үлем чире белән янаган фашизмны, үз оясына куып кертеп, тар-мар итте. Халыклар Бөек Җиңү тантанасының шаһитлары булдылар.

Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын-кызлар – тол, бик күп балалар ятим калды, инвалидлар биниһая булды. Илебез ярым җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде?!

Илебез халыклары, якыннарыбыз, туганнарыбыз, якташларыбыз, тир һәм кан түгеп, шушы җиңүне яулады, газиз гомерләрен биреп, бүгенге бәхетле тормышыңны тәэмин итте бит. Безгә бу турыда онытырга ярамый торгандыр...

Тарих сәхифәләрен актарганда, безнең туган авылыбыз Татар Борнаеның үткәне күзгә чалынмый калмый. Бөек Ватан сугышы елларында ул үзенең яңа битләрен ача, күп вакыйгаларга байый. Чыннан да, Җиңү көнен якынайтуда безнең авыл кешеләренең өлеше сизелерлек. 1941 елның июненнән алып сугыш беткәнчегә кадәр, үз илебезне залимнардан саклар өчен, авыл 130 лачынын читкә очыра. Үз гомерләрен туган ил өчен биргән 65 каһарман яу кырында ятып кала, ә калганнарга исә Җиңү көнен, туган җирләрен күрергә насыйп була.

Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан-ел артта калганга, әбиләребез-бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исән авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык. Кызганычка каршы, безнең авылда бер генә сугыш ветераны да калмады, алар турында бары тупланган мәгълүматлар гына бар. Сугыш чорында балалар ничек яшәгән ? Алар ул елларны ничек искә ала?

Эзләнү эше менә шушы сорауларга җавап табу максатыннан  чыгып алып барылды.

Укучының иҗади эшләре.

Гыйләҗева Минзыя Сәхап кызы сөйләгәннәрдән:

  • Мин, Гыйләҗева Минзыя Сәхап кызы, 1923 елның 15 февралендә Сәхап белән Минзифа гаиләсендә җиденче кыз булып дөньяга килгәнмен.

Ун яшемдә колхоз эшенә тотындым. Борчак йолкырга бара идем. Бик кызу көннәрдә эшләү аеруча авыр, әмма иртәдән кичкә кадәр кырдан кайтмый идем. Тиз эшлидер идем, бригадир эшкә гел чакыра иде.

Колхозда тормышлар җайланып, тыныч кына яшәп ятканда, сугыш башланды. Бу хәбәр иртүк билгеле иде. Халыкны эшкә тагын да ныграк җигәләр. Мине һәм тагын берничә кызны трактор ремонтларга куйдылар. Ремонтлый да белмибез, берәр нәрсәсен сүтәбез дә яңадан җыя алмыйча нужаланабыз.

Япь-яшь кызны башта тракторчы ярдәмчесе итеп алалар, аннары Спас районы Чәчәкле авылына ике атналык тракторчылар курсына укырга җибәрәләр.

Ирләрне сугышка алып бетерделәр, техникага утырыр кеше юк. Мине тәгәрмәчле трактор йөртергә куйдылар. И аны кабызуның авырлыклары! Юньләп йөртә белмәгәнгәдер инде, бераз баруга ук тракторың шып туктый – мастерны чакырырга кайтып китәсең.Тора-бара остардым бит тәки! Ватылулар әзәйде, туктаса шалт иттереп ремонтлап, запчастен алыштырып куям да, тагын китәм.

1942 елның кышы иде. Өйдә үзем генә, әни каядыр чыгып киткән. Берзаман кереп, окоп казырга барасың, дип әйттеләр. Сәкедә тәгәри-тәгәри еладым – барасы килми! Киңәш сорар кеше дә юк. Шулай итеп, безне Тәтеш якларына алып киттеләр. Бизнә дигән чуваш авылында фатирларга керттеләр. Кертәсе килмәгәннәрнең капка-ишекләрен бәреп кенә җибәрәләр. Эшләргә биш чакрым юл үтеп йөрдек. Каткан җирне кәйлә белән чокыйбыз. Мунча юк, бетләп беттек.

Сугыш михнәтләре мине Спас якларына алып килде. Бер авылда фатирга урнашып, шуннан 8 чакрым Спаска җәяү йөреп трактор ремонтладык.

Яз җиткәч, кызлар үз авылларына кайтканнар, көзгә кадәр кырда эшләгәннәр: сукалаганнар, тырмалаганнар, чәчкәннәр, урганнар. Комбайнны тракторга да тагып йөрткәннәр.

Юксыл колхоз кыр эшләрендә беренчеләрдән булып бара, Борнай аннан калыша. Начар эшлиләр дип, авылыбыздан мине һәм Хәятне Юксылга җибәрделәр. Юксыл җире безнекенә караганда йомшаграк, сукаларга җиңелрәк икән. Юксыл һаман алда, ә кызларга яхшы эшләгән өчен премия бирәләр.

Көн артыннан көн уза. Авырлыклар бик күп булса да, кызлар үз-үзләрен җәлләмичә, тизрәк җиңү килсен, фашистларны тончыктырсыннар дип, тырышып эшлиләр. Сугыш бетү турындагы хәбәрне алар басуда ишетәләр. Шатлыктан кочаклашалар, сикерешәләр.

-Минем тракторчылык стажым сигез елга сузыла. Тормышып җиңелдән булмаса да, Җиңү көне якынаюын теләп, бар көчемне куйдым. Без күргәннәрне Ходай беркемгә күрсәтмәсен иде. Хәзерге муллык, хәзерге байлык безнең генә түгел, әти-әниләр заманының иң әйбәт чорларында да булмаган. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр, – дип тәмамлады үзенең истәлекләрен 89 яшьлек тыл ветераны.

hello_html_70581cc0.png

Мин Мөхәммәтҗанова Шәһидә апаның сөйләгәннәрен язып алдым. Мөхәммәтҗанова Шәһидә апа 1928 нче елның 25 нче июнендә Кузнечиха районы, Әҗмәр авылында туган. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Шәһидә апа сугыш чорларындагы авырлыклар турында күз яшьләре белән сөйләде. Аның сүзләре буенча: ”Гитлер 10 елга договор төзегән була,тик ул сүзен тотмый һәм алдан сугышны башлап җибәрә. Алар беренче булып Орел, Кировский шәһәрләренә бомбалар куялар, ә Мәскәү белән Ленинград якында гына. Шул вакытта сынаулар була һәм кешеләргә нәтиҗәләрне әйтәләр. Сугыш башлануны әйткәндә, Сталин каядыр киткән була, һәм бу сүзләрне Молотов әйтә. Молтовның сүзләрен кулларын артка куеп тыңлап торалар.

Сентябрьдә Шәһидә апаның әтисе сугышка китә. Шул ук елның 21 декабрендә кулларын өшетә һәм биш бармагын да кисәләр. Әтисе госпитальдә ята, аннан чыккач каравылчы итеп куялар. Барлыгы 25 грамм ипи бирәләр, шуның белән “җан асрарга” кирәк.

Бик башлы укытучылары була, ул география һәм физика фәннәрен укыткан. Шатлыклы хәбәрне менә шул укытучы белгертә дә инде. “Кызлар, торыгыз! Сугыш беткән, беткән!”- дип әйтә. Демонстрациядә 6 дан алып 9га кадәр “Сугыш бетте, без җиңдек”,- дип йөриләр. Бу көнне күп итеп ашаталар. Ул вакытта Шәһидә апа Спаста укый. Спастан авылга кадәр кайтыр өчен бер пар чабата бетә. Чабата алырга акча булмаганга, ул ялларга кайтмый башлый. Һәр гаиләгә задание бирелә: сугышка киткәннәргә азык-төлек әзерләргә. Бармы- юкмы дип сорамыйлар, ә барысын да заданиегә бирергә. Бәрәңгене киптереп тапшырырга, оеклар бәйләп җибәрергә кушалар. Авыл тормышы бик тә авыр була, ачлыктан барлыгы 60 кеше үлә. Исән калыр өчен, үлгән сыерларның, атларның, сарыкларның үләксәләрен пешереп ашаганнар. Шәһидә апаның әнисе бик уңган һәм эшчән кеше була, шуңа балаларын ач тотарга тырышмый. Ул доярка булып эшләгән. Кияргә киемнәр булмый, бер үк киемне берничә айлар кияргә туры килә, шул киемне укыганда да, эшләгәндә дә, йоклаганда да кияләр. Борнайга килгәч тә күп авырлыклар күрергә туры килде. Тик сынмадык, сыгылмадык, бүгенге көнгә шөкер итеп яшим.

hello_html_7ab52ae2.jpg

Мингалеева Разия апа белән очрашу истәлеге

Мингалеева Разия 1925 елнын 1 маенда Татар Борнае авылында туа. 1937 елны 4 класс тәмалый. Сугыш башланган елны үсмер кыз Тумбага утынкисәргә бара. Анда ат җигеп, утынны урман кырыена тарттырып чыгып кубометрлап өяләр, норманы үтәргә кирәк. Эшне көндезгегә кичкә бүлмичә эшлиләр. Эш көне- төне бара, комбайн урып бетерә алмаган урыннарны урак белән урып йөриләр.. Фермадагы барлык эшләрне үгез җигеп эшлиләр.Аның белән бергә Ибәтова Фәһимә, Мингалиева Галия, Гильманова Нурҗихан эшли. Чәчүлекне тартып ташыйлар. -“Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, мин бик бәхетле,- ди Разия апа. -Тырышып укыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз” ,- дип йомгаклады ул үзенең сүзен.

hello_html_77e1607f.jpg

Йомгаклау.

Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да , сындырмаган, шөкер бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган… Әле балалыктан да чыкмыйча, иртә җитдиләнгән унбиш-унсигез яшьлек кызларга җиңел булмый, билгеле. Тик бу авыр сынауны алар җиңеп чыга. Янәшәдә чакта күбрәк хөрмәтлисе иде аларны. Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт. Ләкин бу тормыш күпме корбаннар хакына бирелгән. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Исән чакларында кадерләрен, үлгәч каберләрен онытмыйк!

Толларның күзендә,

Ятимнәр йөзендә

Сугышның шәүләсе бар һаман.

Күңелдә шом яши,

Җәен дә җан өши –

Сугышлар булмасын  яңадан!










Автор
Дата добавления 30.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров161
Номер материала ДВ-110345
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх