Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Класстан тыш чара "Беркемдә, бернәрсәдә онытылмады" әдәби кичә

Класстан тыш чара "Беркемдә, бернәрсәдә онытылмады" әдәби кичә



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “ Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе



hello_html_m5a898a7c.gif




hello_html_6f34042.gif






I категорияле

педагог - оештыручы Усманова Гөлнара

Габдулла кызы





2015



Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.


Җиһаз: “Бөек Җиңүгә - 70 ел”, 9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә,интерактив такта, проектор, компьютер.



Алып баручы: Исәнмесез, дуслар-милләттәшләр!

Хәерле көн, Сезгә, кан-кардәшләр!

Кайнар сәлам туган төбәктән,

Сезгә булган керсез мәхәббәтне,

Телгә булган тирән мәрхәмәтне

Алып мендек йөрәк түреннән.

Рөхсәт итегез Бөек Җиңүнең70 еллыгына багышланган “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады”дигән темага шигырь кичәсен башлап җибәрергә. Безнең әдәби кичәбез илебезнең тынычлыгын яклап сугыш юлларын узган шагыйрь – язучылар , авылдашларыбыз батырлыгын тагын бер кат искә төшерүне максат итеп куя.



Шул вакытта радиодан сугыш башлану турында игълан итәләр: Игътибар, игътибар! Бүген Фашист Германиясе договорны бозып илебезгә басып керде.


Алып баручы: 1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашист Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш ...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.



Республикабыз шәһәрләреннән һәм авылларыннан сугышка 700 мең чамасы күпмилләтле якташыбыз киткән. Бөек Ватан сугышы елларында 104 татар язучысы, Советлар Союзының каһарман әдипләре белән бергә, дошманга каршы көрәште, кулларына корал тотып та, кыю әсәрләре белән дә явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда көчен һәм батырлыгын кызганмады. 33 әдип батырларча һәлак булды.

( Экранда М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов, С.Хәким һ.б.язучы - әдипләрнең фотолары күрсәтелә)





Алып баручы: Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды тумаган.

“Бер кайтырбыз”, диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып – ябып йөри капканы.

Чыгыш :М.Җәлилнең “ Җырларым” шигырен сөйләтү.8 сыйныф.


Алып баручы:Сорау. Хәзер яңгыраячак шигырьнең исемен һәм авторын атагыз.

(экранда фото чыга)

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Үләм икән – үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

(Ф. Кәрим)

Сорау.Кайсы герой – шагыйрьнең бер шигыренә нигезләнеп, танылган рәссам, татар сугышчысының җиңелмәс рухын чагылдырып, картина иҗат иткән? Ул картина ничек атала?

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

( Экранда Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы чыга)

Сорау. Бу нәсернең исеме ничек, аны кем язган, ул туган иленә әйләнеп кайтканмы?


...Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр өйнең капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм , шунда тизрәк кайтып керер өчен , Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам.

(Г.Кутуй”Сагыну” нәсере)

Чыгыш : 5 сыйныф укучысы сугыш турында үзе чыгарган шигырь сөйли



Алып баручы: 1нче хат

Тезгә куеп сезгә хатлар язам

Сугыш тынган алсу таңнарда.

Балаларым ,сезне үбеп калам

Сәлам сезгә - сөйгән ярларга.

Саф мәхәббәт белән язган хатың

Йөрәкләргә дәрт һәм көч бирә.

Дошманнарга каршы ут ачарга

Җитмәс иде безнең көч кенә.

Улым туган, аны ишеттем

Хатка язып исем җибәрәм.

Без җиңәрбез, кайтып күрешербез,

Аерылу булмас яңадан.

Чыгыш: 6 сыйныф. Ә.Еникинең “Бала” хикәясеннән өзек күрсәтү



2 нче хат

Йөрәгемдә туган илкәемне

Сөю уты дөрләп кабынган,

Кем бар икән бүтән минем кебек

өзелеп- өзелеп әнисен сагынган?

Син уйлама минем бөтен көннәр

Ут эчендә генә үтә дип,

Һәрбер минут минем тормышымны

өзәр өчен үлем көтә дип.

Кайгырма син, әнкәй, сине ташлап,

Чит илләргә улың киткәнгә,

Тар- мар иткәч явыз дошман явын

Кайтып килер әле иркәң дә.

3 нче хат

Ярсып- ярсып атам һәр пулямны,

Ватан өчен, туган ил өчен,

Балам өчен, атам – анам өчен,

Назлап сөйгән бил өчен.

Борчылмагыз, мине белгән дуслар,

Шат җырчыгыз сезне онытмас,

Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдән корыткач.


Чыгыш: 7 сыйныф укучысы сугыш турында якташ шагыйрәбез

Д. Камалетдинова шигырен сөйли.



Алып баручы: 1941 нең җәе,

Шомлы хәбәр җиргә китерде.

Дошман безнең илгә бәреп кергән

Диеп радиолар җиткерде.

Күл-Черкен авылында тыныч иде әле,

Аяз иде әле зәңгәр күк йөзе!

Өметсезлек басты авылымны,

Бәхетсезлек басты җир йөзен.

Бер-бер артлы китте ир-егетләр,

Туган йортын ташлап сугышка!

Нишләп дошман безгә бәреп кергән?

Нигә сугыш ачкан кем кушкан?

302 лачын Черкеннән

Арбаларга китте төялеп,

Ә аналар калды, сөйгән ярлар,

Кыр капкага калды сөялеп.

302 ир-ат китте бездән

Килеп торды сәлам хатлары,

Соңгы тапкыр күрү булган икән

163-е кире кайтмады.

Югалтулар, әйе, бик күп булды,

Һәлак булды бик күп батырлар.

Ә аналар һаман көтә бирде,

Кайтырлар дип, алар кайтырлар...

Күп тапкырлар килде кара хатлар

Үлем алып керде өйләргә.

Җылы хәбәр килмәс кебек булды,

Урталарга салып сөйләргә.

Авыл халкы һаман бирешмәде

Кара хатка бергә көенде.

Җылы хатлар килгән саен халык,

Бергә укып, бергә сөенде.

Чыгыш: Ветераннар турында иншалардан өзек укыту

(Экранда фотолары чыга)




Алып баручы: 302 кеше киткән иде,

139 ы гына кире кайтканнар.

Алар саны кимегәннән кими

Сирәгәя исән калганнар.

Былтыр сигез иде Черкендә

Сугыш кырын кичкән батырлар:

Шәйхулла, Сәгъдулла абыйлар

Быел дөнья куйдылар.

Алтау гына калдылар:

Рифкать, Ильяс, Нурислам, Әгъзам,

Газулла, Гарәфетдин абыйлар.

Черкендә тере һәйкәл булып

Маяк булып безгә калдылар.

Чыгыш 8 класслар чыгышы. М.Җәлилнең “ Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштерү.





Алып баручы: Ветераннар алтау калды.

Кадерләрен белик аларның

Күргәннәрне тыңлап язып алыйк,

Тарихларга кертик даннарын.

Өйләренә барыйк үлгәннәрнең

Толлар хәлен белү саваплы.

Мендәрләрен рәтлик, чәйләр бирик,

Алар өчен без дә җаваплы.

Сугыштан соң бик күп сулар акты

65 тапкыр килә безгә яз,

65 тапкыр инде май кояшы

Сибә җиргә җылы, бирә наз!

Күл-Черкен авылы данлы батырларын,

Горурланып искә алып үттек.

Үлгәннәргә башыбызны иик,

Исәннәрнең кадерен белик.




Чыгыш :Сугышта катнашкан бабайлар турында иншалардан өзек укыту (Экранда фотолары чыга)



Алып баручы: Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газапларын күргәндә дә

Ирләр булып сез калдыгыз!

Абыйлар! Без сезнең кебек үк

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Кире кайтмасын! Кабатланмасын!


Чыгыш : 6сыйныф укучысы “ Булмасын сугышлар!” шигырен укый.



Сугыштан кайтмый калганнарны һәм Җиңүнең 70 еллыгын каршылый алмаган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Алып баручы: Һәр көн алсу таңнар атсын,

Күңелне куандырып.

Таңнарда кошлар сайрасын,

Бар җиһанга кушылып.

Сугыш уты җирдә кабынмасын,

Гөрләп үссен игеннәр.

Матур тормыш өчен көрәш барсын,

Ишәймәсен гарип – ятимнәр.

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичәбез.

Мондый бәйрәмнәр еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 14.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров138
Номер материала ДВ-156276
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх