Татарстан
Республикасы
Яр
Чаллы шәһәре
“10нчы
урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль
бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе
Аваз
ияртемнәре
7 нче сыйныфта татар теленнән
дәрес
эшкәртмәсе
Укытучы: Арсланова З.С.
-2015-
Тема:
Аваз
ияртемнәре
( Звукоподражаемые слова)
Максат: аваз
ияртемнәре белән танышу, яңа сүз төркемен ачу, аның төп грамматик билгеләрен
ачыклау, билгеләмәне формалаштыру, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем
һәм күнекмәләр формалаштыру; аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану; татар
халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту,туган як табигатенә сакчыл
караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: 1)7 нче
сыйныф өчен дәреслек Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова.
2) Хәзерге татар әдәби теле. Д.Г.Тумашева Казан. 1978
Җиһазлау: төрле
хайван, кош-корт, предмет тавышлары, рәсемнәре (слайдларда),кроссворд,
презентация һ.б.
Дәрес
барышы
I.Оештыру
-Исәнмесез,
укучылар. Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?
Хәзер
презентация карап
алыйк. Игътибар
итегез, сез тавышлар ишетерсез. Тавышларны истә калдырыгыз(әтәч , кошлар,
ишек шыгырдавы тавышы ишетелә).
-Без
үткән дәрестә нинди тема үткән идек әле? Татар телендә нинди сүз төркемнәре бар?
-
Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре бар.(Слайд)
-Без
нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
-
Исем, сан, сыйфат, рәвеш, фигыль, алмашлык. (Слайд)
-Нинди
билгеләренә карап, без аларны мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атыйбыз?
-Лексик
мәгънәләренә карап: исем-предметны, сыйфат - предметның билгесен, фигыль –эш
яки хәлне, хәрәкәтне, рәвеш билгенең билгесен, предметның билгесен белдерә;
-морфологик
яктан-төрләнәләр, төрле кушымчалар ялгануы;
-синтаксик
яктан төрле җөмлә кисәкләре булып киләләр.
II.Актуальләштерү
1)Кагыйдәне
искә төшерү
-Мөстәкыйль
сүз төркемнәре- реаль лексик мәгънәгә ия, морфологик яктан
төрләнә(кушымчалар ялгана), синтаксик яктан җөмлә кисәге була.(Слайд)
2)
Презентация өстендә эш
-Табигать
рәсеме- кошлар сайрый, чишмә ага, әкрен генә музыка яңгырый(тавышлар). (Слайд)
3)
Сорауларга җавап бирү
-Нинди
тавышлар ишеттегез? ( су ага, кошлар сайрый, көй бар)
4)
Җөмләләр төзү
-Хәзер
табигать күренешенә карап, гади җөмләләр төзегез әле.(Җәйге урманда кошлар
сайрый)
-Җөмләне
матурайтып җибәрегез әле: чут-чут кошлар сайрый. (Слайд)
-Җөмләне
катлауландырабыз: Җәйге урманда чут-чут кошлар сайрый, челтер-челтер чишмә
ага.(Слайд)
5)
Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү
-Җөмлә
кисәкләре ягыннан тикшерегез(телдән).(Дөреслеге слайдта күрсәтелә).
-Челтер-челтер,
чут-чут сүзләрен билгеләмәдек. (сыйфат-предметның билгесен белдерә, рәвеш
фигыльне ачыклый, эш-хәрәкәтнең билгесен күрсәтә, билгенең билгесен ачыклый,
ничек? соравын куеп була., фигыльне ачыклаган, ә билгене белдерми).
-Нәтиҗә-
бу сүз төркемен беләбезме? Өйрәнергә тиеш булабыз.
-Сез
рәсемнәрдә нинди тавышлар ишеттегез әле? (кошлар, чишмә...) Ә беренче рәсемдә:
ат, арба шыгырдавы, әтәч, эт, сыер мөгрәве)
-Авыл
күренешен күрдек.
III.
Яңа теманы үзләштерү
1)
-Ә хәзер тагы тавышларны тыңлыйк әле (ишек, акча, будильник). Бу тавышларның
яңгыравына охшатып төрле авазлар әйтәбез, шулаймы? Димәк, авазларны предмет,
яки кеше, хайван тавышларына охшатып әйтәбез түгелме? Русча да подражаем-звукоподражаемые
слова дип атыйбыз бу сүзләрне.
2)
Мисаллар китерү (Слайд)
-Мәсәлән:
җил
улавы-у-у-у;
бүре
улавы да-у-у-у;
сызгыру-фью-у-у;
күзгә
бәйле-әлҗе-мөлҗе;
пышылдап
сөйләшү-чыш-пыш;
торналар
кычкыруы-торрыйк-торрыйк;
озынборын
яки чебен-беззз;
флаг-җилфер-җилфер
итә һ.б.
2)
Кроссворд чишү –тавышлар ярдәмендә чишәбез.(Слайд)
-бака
тавышы
-тавык
-карга
-каз
-чишмә
-яңгыр
-сарык
-эт
-чебен
-мәче
бүре
3)
Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз. (Слайд)
-Аваз
ияртемнәре нәрсә белдерәләр?
-Кеше
тавышы, табигать күренешләре тавышлары, төрле җан ияләре тавышлары, предмет
тавышларын белдерәләр.
4)
Кагыйдә:
Аваз
ияртемнәре-
кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм
табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр.
-Ияртем
нәрсә ул? (подражать-иярү) Тавышларга охшатып сүзләр ясыйбыз.
-Аваз
ияртемнәре берничә төркемгә бүленә:
1. Кешеләрнең төрле халәтен белдерә торган сүзләр:мышык-мышык елау, төчкерү,
лач-лоч сагыз чәйнәү, шырык-шырык көлешкән тавышлар һ.б.
2. Кош-корт, җәнлек тавышлары: чирик-чирик кош сайрый, кар-кар карга кычкыруы
һ.б.
3.Төрле предмет чыгарган тавышлар: ишек шыгырдавы, сәгать тавышы, акча шалтыраган
тавышлар һ.б.
4.Күреп-тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләр: караңгыда
күзләр әлҗе-мөлҗе килә, ялт-йолт яшен ялтыравы һ.б.( Слайд)
IV.
Ныгыту
1.
Бирем үтәү (слайд):
Аваз
ияртемнәрен язып алыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз.
1) Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев).
2) Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары
уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов).
3) “Вау!” да “вау!”
да, “һау!” да “һау!”-
Бертуктамый
этләр өрә;
Су анасы,
куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г. Тукай)
4) Төнбоеклы күл өстендә
Йолдызлар җем-җем итә. (Ә. Бакиров)
Тикшерәләр(слайд):
Шырык-шырык - кеше
халәте, көлү.
Ялтыр-йолтыр-
табигать халәте, яшен яшьнәү.
“Вау!” да
“вау!” да, “һау!” да “һау!”- эт тавышы.
Җем-җем – табигать күренеше, йодызлар балкуы.
Бәяләү
критерийлары(слайд):
“5”-
барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4”
– аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
“3”
– биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
2. Бирем үтәү
(слайд)
Бирелгән
аваз ияртемнәренең мәгънәләрен ачыклагыз.
Актив
кулланылучы
аваз
ияртемнәре
|
Мәгънәләре
|
Келт-келт
|
|
Шырык-шырык
|
|
Мыгыр-мыгыр
|
|
Кыйгак-кыйгак
|
|
Һау-һау
|
|
Дер
-дер
|
|
У-у-у
|
|
Фью-у
|
|
Гөр-гөр
|
|
Лач-лоч
|
|
-Нәрсә тавышлары? Нәрсәне белдерәләр?
Стикерларына
(сары кәгазьләренә) критерийларга карап, һәр бирем өчен билге куялар.
Тикшерәләр(
слайд):
Мәгънәләре
|
Сәгать тавышы
|
Көлү
тавышы
|
Мыгыр-мыгыр
|
Казлар
тавышы
|
Эт
өрү
|
Өшүдән
калтырау
|
Җил
улау, бүре улау
|
Сызгыру
тавышы
|
Күгәрчен
гөрләве
|
Сагыз
чәйнәү
|
Бәяләү
критерийлары (слайд):
“5”-
барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4”
– 3 аваз ияртеменең мәгънәсен таба алмадым.
“3”
– биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
3.
Бирем үтәү (слайд):
Бирелгән
җөмләләрдә төшеп калган аваз ияртемнәрен язарга.
1. Сәгать йөри: "..."
-Тиз бакчага кит- кит!
2. Куян .... агач каерысы кимергән.
3. ... сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.
4. Ул күпме су эчмәгәнлектән чамалый−чамалый
.... йотты.
Тикшерәләр(слайд):
1. Келт-келт
2. Кетер-кетер
3. Чут-чут
4. Голт- голт
Билге
куялар(стикерда)
V.
Йомгаклау
1)
Нәтиҗә:
Димәк,
аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип аталалар?(нинди
дә булса тавышка ияртеп ясалган)
-Ни
өчен аваз ияртемнәре кирәк?
-Сөйләмебезне
матурлыйлар.Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады, икенчесендә – матур
җөмләләр төзедек.
2)
Кагыйдә укыла
-
Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясый алабыз, шуңа без аларны мөстәкыйль сүз
төркемнәренә кертәбез.
-
Иң беренче рәсемне искә төшерик әле: ат, арба, яшеллек, авыл күренеше.
-Икенче
табигать күренешен карыйк әле.Төссез, урман үлгән, ямьсез, бернинди дә тавышлар
ишетеп булмаячак бу урманда.
-Табигатебез
матур булсын өчен безгә нишләргә кирәк?
-Дәресемне
шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Күктә кояш
балкып яктыртсын.
Җилләр шаулап иссен.
Чишмәләр челтерәп аксын.
Кошлар сайрап , кәефебезне
күтәрсен!
VI . Өй
эше
1) Кагыйдәне
укырга ( 124 нче бит).
2) Дәреслектәге
221 нче күнегүне эшләргә.
3) Матур
әдәбият әсәреннән аваз ияртемнәре кергән 5 җөмлә язып килергә.
Стикерга (кәгазьгә
) үзләре куйган билгеләр җыеп алына.
Рәхмәт! Сау
булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.