5 сыйныфта (рус.гр.) татар әдәбияты дәресе
Укытучы:
Низамиева Р.Ф.
Дәрес үткәрү көне: 12 март, 2015 ел
Предмет: татар
әдәбияты
Предметара бәйләнеш: татар теле
Темада дәрес тәртибе: №4
Аралашу темасы:
Минем дустым.
Дәрес темасы: “Чын
дус нинди була?”
Дәрес тибы: ЛГКК,
кабатлау һәм гомумиләштерү.
Метод һәм алымнар:
сорау-җавап, фронталь һәм индивидуаль эш, күнегүләр башкару.
Дәреслек:
Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Татар теле. 5 сыйныф. Казан, Мәгариф, 2011.
Укыту программасы:
Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева авторлыгы астында төзелгән ”Коммуникатив
технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту
программасы “, Казан, Мәгариф, 2010 ел
Дәреснең максаты (коммуникатив максат): чын дус нинди булуы турында сорауга җавап эзләү, сөйләшүдә катнаша
белү;
Дәреснең бурычлары:
укучыларның бирелгән темага карата сөйләмнәрен үстерү, ягъни фикерләү,
бер-берсен тыңлау, аралаша белү сәләтен үстерү;укучыларның тәрҗемә итү,
өйрәнелгән тематик лексиканы активлаштыру, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау,
сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
-укучыларда дусларына карата хөрмәт
тәрбияләү, чын дус булу өчен үзеңдә уңай сыйфатлар тәрбияләү өчен белемле
булуның мөһимлеген билгеләп үтү;
Нигез грамматик материал: сыйфатлар; фиг.-нең инфинив формасын һәм модал сүзләр белән кулланып,
җөмлә калыпларын төзергә өйрәнү; зат алмашлыкларын килеш белән төрләнүен
кабатлау; хикәя,боерык, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле
белән чагыштырып өйрәнү;
Үзләштерү дәрәҗәсе: тематик лексиканы һәм өйрәнелгән нигез грамматик материалны куллана
алу
Көтелгән нәтиҗә:
чын дусның нинди булуы турында сөйли алулары; өйрәнелгән лексиканы кулланып, үзләренең
дуслары хакында монологик хикөяләүгә чыга алулары.
Контр. төре:
телдән сөйләү
Бирелгән өй эше:
тематик лексиканы кабатларга
Биреләчәк өй эше:
“Минем дустым” темасы буенча хикәя төзеп язарга.
Җиһазлау: дәреслек
(татар теле: рус телендә урта(гомуми) белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен
дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.-
Казан: Мәгариф, 2011 - 111 бит), ноутбук,CD-проектор.
Шартлы кыскартылмалар: ШУУГ – шәхси (әхлакый), РУУГ – регулятив, ТБУУГ –
танып белү, КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Дәреснең барышы
|
ФДББС буенча УУГның кулланышы
|
I.Оештыру этабы. 1 слайд.
Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне ачыклау.
Дежур укучы белән әңгәмә кору.
|
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
Әңгәмәдә катнашалар.
|
II.Укучыларның терәк белем-күнекмәләрен активлаштыру этабы.
1.Күнегүләр өстендә эш: (4 слайд)
Җөмләләрне дөрес тәмамла:
-
Минем дустым .....
-
Мине дустым ......
-
Миңа дустым .....
-
Миннән дустым .....
-
Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки ул ......
- Чын дус - ул ......
2.Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, без үткән дәрестә “Куркак юлдаш” (татар халык
әкияте)н өйрәнгән идек. Өй эшенә , әлеге әкиятне тагын бер кат укырга,кешене
тасвирлаучы сыйфат-сүзләрне өйрәнергә бирелгән иде.
*
(укучыларның белемнәре дәрес эчендә
эш-гамәлләрен башкарулары аша тикшерелә)
|
КУУГ: үз фикереңне тулы төгәл әйтә белү
1. Күнегүләрне телдән башкаралар.
2. Тыңлыйлар
|
III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген
мотивлаштыру. (2 слайд). Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы.
1. Фонетик күнегүләр (3 слайд)
*[къ]:[къ] - карый, [къ] - кайгырта, [къ] –
сер саклый [къ] – калдырмый, [къ] – ялкау, [къ] – холык
*[гъ]:[гъ]- уңган, [гъ]- гадел, [гъ]-
игътибарлы , [гъ]- горур, [гъ]- кайгыртучан, [гъ]- тугрылыклы.
2. Ишетеп аңлау күнекмәсе: Балалар, бу җыр кем турында, тыңлагыз .
(5 слайд)
А.Апанаева башкаруында “Чын дус”җыры.
3. УМ кую һәм әңгәмә кору. (6 -7 слайдлар)
А) Нәрсә ул дуслык? (6-7 слайд)
*
Чын дус - кем ул?
*
«…Дружба – самое необходимое
для жизни, так как никто
не пожелает себе жизни без друзей ,
даже если б он имел все остальные
блага…»
Аристотель (древнегреч . философ)
Ә) Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр: (8слайд)
-
Кош канаты белән,кеше дуслары белән.
-
Чын дуслык авырлыкта сынала (познается).
-
Чын дуска бәя юк.
-
Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.
- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мәстәкыйль
ачыклау һәм максат кую;
ШУУГ: җөмгыятьтә үз урыныңны табу ,
тормышта укуның һәм чын дуслар булу кирәклеген аңлау
1. Фонетик күнегүләр башкаралар.(хор белән эшләү)
ТБУУГ:
2. А.Апанаева башкаруында “Чын дус”җырын тыңлыйлар. Җырның чын
дус турында икәнлеген ишетеп аңлыйлар.
ШУУГ:
3.
А) Тыңлыйлар һәм әңгәмәдә катнашып, УМ чишүгә үз өлешләрен кертәләр.
Ә)рус теленә тәрҗемә итәләр
|
IV.Тема буенча
белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы
Сорау куела. “Чын дус нинди була?” (9 слайд)
“Чын
дус” сыйфатлары:
1.
-яхшы,әйбәт
2.
-эшчән,уңган, хезмәт сөючән
3.
-тырыш
4.
-ярдәмчел; кайгыртучан; игътибарлы
5.
-сер саклаучы
6.
-батыр,кыю
7.
-тугрылыклы; ышанычлы
8.
-юмарт
9.
--әдәпле, тәртипле, тәрбияле
10. -сабыр
11. -тыныч
12. -гадел
13. -тыйнак
14. -акыллы
15. -күңелле һ.б.
|
IV. Сорауга җавап эзләүдә катнашалар.
ШУУГ:
“Чын дус”
сыйфатлары, өйрәнелгән тематик лексик материалны кулланып, белемнәрен
ныгыталар.
|
Чын дусның эш-гамәлләре: (10-11 слайдлар) Чын дус ниләр эшли?
*
- булыша (ярдәм итә)
*
- хөрмәт итә
*
- үз итә
*
- авыр хәлдә калдырмый (не оставляет)
*
- мине аңлый (понимает)
*
- миңа игътибарлы
*
- хәлемне сораша (расспрашивает о моих делах)
*
- һәрвакыт минем белән һ.б.
|
КУУГ:
Чын дус ниләр эшли белә?
|
IV. Йомгаклау этабы. (12-14 слайдлар).
Дәрескә йомгак ясау. Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.
*
Өй эше: Ә сезнең дусларыгыз нинди? Алар чын дуслармы?
Терәк карточкага таянып, һәм тематик лексиканы кулланып, “Минем
дустым” темасына хикәя языгыз
(Дәреслекнең 106 бите, 5 биреме)
|
КУУГ:
IV. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашалар.
Терәк карточка
5 сыйныф дәреслегенең 106 бите,5 биреме.
Бу сорауларга җавап биреп, “Минем дустым” темасына хикәя төзеп яз:
-Дустыңның исеме ничек?
-Аңа ничә яшь?
-Ул кайда яши? Аның гаиләсе нинди?
-Сез кайда таныштыгыз?
-Сез кайчан дуслаштыгыз?
- Ул нинди холыклы (характер)?
-Ул нишләргә ярата? Нәрсә белән кызыксына? Нишли белә?
-Сез бергә нишлисез?
- Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки...
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.