Татарстан
Республикасы Чүпрәле муниципаль районы
”Иске
Шәйморза гомуми белем бирү мәктәбе”
Мастер-класс
Бәхеткә
юл кайдан?
(Ф.Хөснинең “Йөзек кашы”әсәре буенча)
Төзеде:югары квалификацион
категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фатхуллина Миләүшә Җәмил кызы
2017 ел
Тема: Бәхеткә юл кайдан? (Ф.Хөснинең”Йөзек кашы”әсәре буенча)
Максат: бәхет төшенчәсенең мәгънәсен
ачыклау;һәр кешене үз фикерен әйтергә өйрәтү; бәхетле
һәм бәхетсез язмыш
турында сөйләшү;әсәрнең идеясен ачыклау;игелек,сабырлык
шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү;
Җиһазлау: карточкалар,таратма материаллар,төрле карточкалар,презентация
Мастер-классның тематикасы: төрле технологияләр куллануның аспектлары
һәм алымнары
Класс белән эш: Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш
Мастер-классның
структурасы: яңа белемнәр кертү,
шул белемнәрне ныгыту, рефлексия (йомгаклау).
Мастер – классның барышы
1.Оештыру.Уңай
психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез,хәерле көн.Бүген без
мастер-класска җыелдык.Аның матур һәм эчтәлекле үтүе сездән тора.Белгәннәрегезне
күрсәтеп, тырышып катнашырсыз дип ышанам.Мастер-классның исеме”Бәхеткә юл
кайдан?”дип атала.Мин бу дәрестә төрле структуралар кулланырга тырышам.Алар
балаларның фикерләү дәрәҗәләрен,бәйләнешле сөйләм телләрен үстерергә ярдәм итә.”Бәхет”
төшенчәсе һәрберебезгә таныш,киң мәгънәгә ия.Һәркем аны үзенчә аңлый. Әйдәгез,җавап
бирик әле. Нәрсә ул бәхет?Аңа нинди юллар аша ирешеп була?Язып куегыз һәм дәрес
ахырында без моңа җавап бирербез.
2.Уку мәсьләсе кую
Тактада төрле
рәсемнәр күрсәтү (арбалы ат,кыз һәм малайлар рәсеме,алма һ.б.) слайд
Ә хәзер мин сезгә рәсемнәрне тулыландыру өчен
бер өзек укып китәм.
“Ул
арбага килеп тотына, аннары тәгәрмәч өстенә менә, ахыр чиктә кызның чәченнән
тарта. Ул үзенекенә барыбер ирешә, кыз аңа борылып елмая. Ә инде кыз аңа алма
ыргыткач, ул үзен иң бүхетле кеше итеп тоя”
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар
- Бу кайсы әсәрдән алынган өзек?
- Монда кемнәр
турында сөйләнелә?
- Алар турында
нәрсә әйтә алабыз?(к.н.Ф.Хөснинең”Йөзек кашы”әсәре.Җаваплар.)
Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы:димәк,бүген
без нәрсә турында сөйләшербез икән?(көтелгән җаваплар: кешенең холкы,аның язмышы,бәхете
турында сөйләшәбез)Тагын яңа төшенчә “язмыш”сүзе килеп чыга.
-Нәрсә соң ул язмыш?(слайд)
-Ә кеше язмышы аның холкына бәйлеме?Шушы
сорауга җавапны без әсәр аша ачыкларбыз,әсәрнең төп проблемасын,идеясен ачуда
әсәр төзелешенең әһәмиятен ассызыкларбыз.
Идея сүзен без
гадәти тормышта кулланабызмы?(көтелгән нәтиҗә:минем идеям,минем фикерем).Ә
әсәрнең идеясе нәрсәдә күренә соң?
Идея ул—сәнгать
әсәренең эчтәлегенә салынган төп фикер (слайд)
Бүген без сезнең белән шушы сорауга бергәләп
җавап эзләрбез.Моның өчен мин сезгә менә шундый формула тәкъдим итәм.
И=А (С-С-С-С)
Г (С-С-С-С)
Формула нигезендә без нәрсә эшләргә тиеш
булабыз? (к.җ.конфликтка кергән геройларның сыйфатларын чагыштырырга)
сыйфатларда килеп чыккан аерма әсәрнең идеясе була.
Төркемнәрдә эш.
Әсәрдә конфликтка кергән геройларны
күрсәтергә,аларга характеристика язарга
Геройларга хас сыйфатлар
|
Айдар
|
Госман
|
А акыллы
|
|
|
Т тәвәккәл
|
|
|
К көчле
|
|
|
Ч чибәр
|
|
|
К кешелекле
|
|
|
С сабыр
|
|
|
К көнче
|
|
|
Т түзем
|
|
|
Я ялганчы
|
|
|
Д дуамал
|
|
|
М мәкерле
|
|
|
Ү үчле
|
|
|
Сез бу сыйфатларны нинди вакыйгалар аша
билгеләдегез соң? (слайд)
1.Авылга алма сатучылар килгәч булган вакыйга.
2.Сабантуйда ат чабышында булган вакыйга.
3.Кыз урлау вакыйгасы.
4.Никахтан соң булган вакыйга.
Моннан чыгып нәрсә әйтә алабыз соң? (к.н. Бәхетсезлек)
Укытучы:ничек
уйлыйсыз,Айдар һәм Госман тормышта бәхетле булдылармы? Айдарның холкында нинди
сыйфатлар күбрәк урын алды.(к.н.кызу канлылык, дуамаллык,сабырсызлык,һ.б.)
Айдарның бәхетсезлеге нәрсәдә? (к.н.уйламыйча эшләвендә, ашыгып карар кылуында)
Хәзер мин сезгә эш тәкъдим итәм.Ул
синквейн төзү.
Ә нәрсә соң ул синквейн?(слайд)
Синквейн-француз
сүзе,биш юлдан торган рифмалашмаган шигырь дип атала.Билгеле план буенча языла.
1 юлга бер сүз-исем языла;(бу синквейнның
исеме)
2 юлга теманы ачучы ике сыйфат языла;
3 юлга өч фигыль языла;
4 юлга темага карата үз мөнәсәбәтеңне
белдерүче фраза, мәкаль, цитата, әйтем,җөмлә языла;
5 юлга бер төп сүз,нәтиҗә языла;
Мин сезгә үрнәк синквейн тәкъдим итәм.(слайд
Кыш рәсеме)
Бирем: 1.Синквейн төзергә
(әсәрдән мисаллар китереп) слайд
Язмыш
Матур,бәхетле
Шатлана,акча эшли,кайта
Минем холкым-минем язмышым
Бәхет
Госман һәм Айдар образларына бәйләп ясарга
Укытучы:димәк,
нинди язмышлы кешеләр була инде(к.н.бәхетле язмыш, бәхетсез язмышлы кешеләр)
Бирем: 2.Кластер
төзү (слайд)
- Кластер
-мәгълүмат туплау;
- Тупланган мәгълүматны системага салу;
Без сезнең белән гипотезалар яздык.Хәзер
шулар белән сораулар төзергә һәм шул ук сорауларга чишелешне тексттан табарга.
Мәсәлән,(берәр үрнәк мисал китерү) сорау:
Айдар ни өчен шатланып кайта?
Чишелеш: чөнки ул кайткач
кызын күрә.
Госман кайчан
үчләшә?Кыз Айдарга алма бәргәч. (һ.б.)
Укытучы:
Тормышта Айдар да,Госман да бәхетле
булдылармы?Ни өчен?Алар кебек бәхетсез булмас өчен,үзебезне бәхеткә алып баручы
сыйфатларны билгелик.
Үз-үзенә бәя кую
Без аны”Бәхеткә юл” дип атыйбыз. Тормышта
бәхетле булыр өчен үзеңдә нинди сыйфатларны булдырырга кирәк.(һәр төркем үз
формуласын тәкъдим итә)Укытучы белән укучылар гомуми сыйфатларны язып ала.
БӘХЕТКӘ ЮЛ КАЙДАН?
Түземлелек
Яхшы холык
Яхшы гамәлләр
Сәламәтлек
Рефлексия:Укучылар,
дәрес башында куйган сорауларга әйләнеп кайтыйк әле. Нинди нәтиҗә ясый алабыз?
-(Безнең
тормышыбызда кылган гамәлләребезгә бәя бирелә. Нинди генә язмышлы кешене алып
карасак та,һәрберсе аның холкына бәйле. ягъни кайсы гына тәрбияви тәгълиматка
кагылсак та, аларда гомумкешелек кыйммәтләре булган шәфкатьлелек,
игелек,түземлек кебек сыйфатлар зурлана.Димәк,алда санап үтелгән сыйфатларга ия
булганда гына кеше бәхетле була ала.Бер дә юкка гына әйтмәгәннәр бит:”Кешенең
бәхете үз кулында”.)
- Укучылар, дәрестә
нәрсә эшләргә тиеш идек?
- Нәрсә башкардык?
- Нинди нәтиҗәгә
килдек?
(Һәр төркем дәрестә
өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.