Инфоурок Родной язык СтатьиМатериал "Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү"

Материал "Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү"

Скачать материал

Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү.

 (Развитие читательской грамотности на уроках родного языка).

31 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Иралия Глимхановна.

 Уку грамоталылыгы-кешенең язма текстларны аңлау һәм куллану, алар турында фикерләү, үз максатларына ирешү, белемнәрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, социаль тормышта катнашу сәләте.

Безнең укучылар укый беләме? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Язылган сүзләрне укый, хәрефләр, иҗекләр, сүзләрне әйтә беләләр.

 Әмма текстны аңлы рәвештә барысы да укырга булдыра алмый, чөнки "укый белүһәм  грамоталы укый белү" – бер үк нәрсә түгел.

   Укучыларның белем казанышларын бәяләү буенча халыкара программа (PISA- Международная программа по оценке образовательных достижений учащихся) тикшеренүләре нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россия укучылары 79 урынның 31ендә генә тора.

  Тикшеренүләргә мөрәҗәгать итмичә, 9 сыйныфта йомгаклау әңгәмәсенең нәтиҗәләрен карасак та билгеле була. Текстны яңадан әйтү дә, монологик фикерләү дә, сөйләм ситуациясен исәпкә алу да укучыларда кыенлыклар тудыра. Уку грамоталылыгын формалаштыру проблемасы бүген актуальләшә бара.

Грамоталылык- ул уку һәм язу осталыгы дәрәҗәсе.  "Уку грамоталылыгы" термины Россия педагогикасында 2000 ел башында барлыкка килгән.

Шул вакыттан белем бирү учреждениеләре укучыларының казанышларын бәяләү буенча халыкара программаларда беренче тапкыр катнашты (PISA).

Уку грамоталылыгының синонимы күп укыганлык яки яхшы уку техникасы түгел, ә укыганны аңлый белү, куллану һәм анализлый алу сәләте.

Уку грамоталылыгы түбәндәге аспектлардан тора: йөгерек уку; текстны туры мәгънәдә аңлату; тел һәм хәбәр итү формасын бәяләү; мәгълүмат эзләү; шәхси күренешләрдән гомумиләштерелгән мәгълүматка әверелдерү; төп идея һәм нәтиҗәләрне формалаштыру; текстны аңлау; эчтәлеге турында уйланулар һәм бәяләү, тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыру.

Бу күнекмәләрнең барысы да үзара бәйләнгән. Укучылар грамоталылыгын формалаштыру эше текстның үзенә генә түгел, өстәмә мәгълүмат алу, нәтиҗәләр ясау осталыгына да таяна.

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартының универсаль уку-укыту гамәлләрендә аерым урынны  укучыларның уку грамоталылыгы формалашуы алып тора.

  Татар  теле һәм әдәбияты укытучысының эш практикасында укучылар грамоталылыгын үстерү буенча алымнар, техника һәм технологияләрнең бик зур арсеналы бар.

  Уку грамоталылыгын формалаштыруның барлык алымнарын шартлы рәвештә өч төркемгә бүлергә була: текстны график эшкәртү алымнары һәм технологияләре, иҗади уку, иҗади сәләтләрне үстерү алымнары һәм технологияләре.

Уку грамоталылыгын формалаштыруга ярдәм итүче биремнәр мисалы.

 5 сыйныф.

Әтисе Рәсимнән: «Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән мәкальне ничек аңлыйсың? дип сорады. Рәсим әтисенә: Аңлашыла бит инде, орлыкны никадәр күбрәк чәчсәң, уңыш шулкадәр бай булачак, дип җавап кайтарган.

 Әтисе Рәсимгә үз фикерен расларга тәкъдим иткән.

 Моның өчен алар бакчада бер үк зурлыктагы өч түтәл казыдылар. Беренчесенә Рәсим 20, икенчесенә 100 һәм өченчесенә 1000 кыяр орлыгы чәчте. Малай җәй буе барлык өч түтәлне дә тырышып карый: чүп үләннәрен утый, су сибә, ашлама кертә. Август азагында әтисе белән беренче түтәлдән 10 кг, икенчесеннән 20 кг, ә өченчесеннән 8 кг кыяр җыеп алалар.

Текстны укырга һәм биремнәрне үтәргә:

1.      Рәсим нинди эксперимент ясарга була?

2.       Эксперимент аның фикерен дәлиллиме? Үз фикереңне аңлат.

Бирем түбәндәге уку осталыклары төркемнәрен тикшерә:

- мәгълүмат табу һәм алу;

-  мәгълүматны чагыштырып, тиңләштереп карау;

-мәгълүматны интерпретацияләү(аңлату);

-үз текстын булдыру максаты белән, мәгълүматны тикшерү.

Башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгы дәрәҗәсе аларның  сыйфатлы уку мөстәкыйльлегенә бәйле. Уку грамоталылыгының югары дәрәҗәдә булуы, укучыларның алдагы белем бирү баскычына әзер булуы турында сөйли. Андый укучылар сәнгать һәм мәгълүмати текстларны аңлау һәм бәяләү өчен ярдәмгә инде мохтаҗ түгел.

 Текстларны уртача аңлау дәрәҗәсе уку нигезләрен тулысынча үзләштермәгән укучылар өчен хас. Тексттагы мәгълүматларны уку һәм үз фикерләрен белдерү өчен, алар ярдәмгә мохтаҗ.  

 Текстларны аңлауның түбән дәрәҗәсе укытучы ярдәменнән башка укучыларның үз фикерләрен белдерә алмавын күрсәтә.

3-4 сыйныфларда уку күнекмәләре инде формалаша. Дәреснең эчтәлекле баскычына әдәби әсәр һәм аның мәгънәсе әверелә.

 Укучыларның уку грамоталылыгын ничек үстерергә?

 Уку грамоталылыгы бүген тормышка әзерлекнең иң мөһим параметрларыннан берсе буларак карала.

Универсаль уку гамәлләре арасында уку һәм мәгълүмат белән эшләү аерым урын алып тора.

Укучыларда уку грамоталылыгы формалашмыйча, башлангыч һәм урта мәктәптә уңышлы белем алу мөмкин түгел.

  Баланың хәтерен, аның фикерләвен үстерүдә китапның роле зур.

 Шул уңайдан, балаларның  уку компетентлыгы формалашуында теоретиклар дүрт этапны билгели:

1 сыйныф- әзерлек этабы;

2 сыйныф- башлангыч этап;

3 сыйныф- төп этап;

4 сыйныф- йомгаклау этабы.

Әзерлек этабы:

Тикшерү барышында шул ачыклана: беренче сыйныф укучысының укуга кызыксыну, уку теләге китапны аңлап укыганда, танып-белү мотивлары үсеш алган очракта барлыкка килә.

  Башлангыч этап-укытучы җитәкчелегендә һәм күзәтчелегендә төрле китапларны укып карап, минималь әдәби үсеш һәм көч туплау этабы. Бу этапта хәтер үсешенә аерым игътибар бирелә. Укучылар активлыгын камилләштерү өчен, балалар укыган китаплардан күргәзмә, уку көндәлекләрен алып бару кебек формадан файдаланырга мөмкин.

Өченче, төп этап- мөстәкыйль рәвештә китаплар укый алган, башка басма материаллар туплый алучы чын укучыны характерлый.

 Сәнгать әсәрен иҗади яктан кабул итү тәҗрибәсен туплау өчен, телдән сүз рәсем ясау алымы яхшы нигез булып тора. Аның барышында балалар укыганнарын, образларын һәм картиналарын, текстта сурәтләнгән детальләрне, төс, формаларны гәүдәләндерә.

 Йомгаклау этабы- китап турында алган белемнәре ярдәмендә мөстәкыйль эш итә белүләре. Әлеге этапның максаты-китап укучы балаларның күзаллауларын киңәйтү, анализлау һәм бәяләү күнекмәләрен формалаштыру.

Шулай итеп, уку грамоталылыгын белү дәрәҗәсе - хәзерге заман укучысының мөһим характеристикаларының берсе.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Материал "Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Медиатор

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 734 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.09.2022 1549
    • DOCX 24.4 кбайт
    • 58 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Иралия Глимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мингазова Иралия Глимхановна
    Мингазова Иралия Глимхановна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7957
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Русский язык")

Учитель русского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 481 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 5 634 человека

Мини-курс

Основы финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Личность в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов

Мини-курс

Психология семейных отношений: понимание, следствия и решения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 18 человек