Урок по татарскому языку в 3 классе «Авылда кемнәр яши? текстындагы лексик-грамматик материалә

Предпросмотр материала:

Тема: «Авылда кемнәр яши?» текстындагы лексик-грамматик материал

(3 сыйныф, рус төркеме)

Максатлар:

Белем бирү максаты:

Өйрәнгән лексик-грамматик материалны актив сөйләмгә кертү,  сүз ясагыч 

-чы,-че кушымчаларын дөрес куллануны камилләштерү, дөрес уку һәм язуны, сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү эшен дәвам итү.

2) Коррекция  максаты:

Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен коррекцияләү, диалогик. һәм монологик сөйләм телен үстерү.

3) Тәрбия бирү максаты: Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, укучыларда бер-берсенә карата игътибарлы булу, укуга  теләк, татар теленә кызыксыну,үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Кулланылган метод һәм алымнар: уен, аудирование, күрсәтмәлелек,

Эшчәнлек төрләре: диалогик сөйләм, телдән һәм язма күнегүләр эшләү,

Җиһазлау: ноутбук, проектор, дидактик РӘСЕҺмнәр, дәреслек,

инд.карточкалар, дидак. карточкалар.

 

 

 

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты

Исәнләшү. Дежур укучының рапорты.

Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терсәкләр? Парта читендә.

 

2. ”Тылсымлы чылбыр”уены

- Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

1 вариант: Чисталыколакул

2 вариант: Саулыкерфекаш

 

3) Укучылар, ә сез нинди һөнәрләр беләсез? Слайд №  1

Балалар карточкадагы сорауларны бер-берсенә бирәләр.

а) Ул мәктәптә эшли. Балалар укыта. (Укытучы. Әйе, экранда укытучы рәсеме чыга).

б) Ул хастаханәдә эшли. Анда кешеләрне дәвалый.

в) Ул кибеттә эшли. Төрле әйберләр сата.

г) Ул безгә матур йортлар сала

 

4). Ситуатив эш:  Бу кем? (Укытучы) Укытучы кайда эшли? (Мәктәптә) Дөрес! Хәзер укучылар өй эшен “Мәктәптә” ситуациясен күрсәтә. Рәхим итегез. (үрнәк)

У: - Исәнмесез, укучылар!

у: - Исәнмесез!

У: - Хәлләрегез ничек?

у: - Бик яхшы.

У: - Утырыгыз. Без бүген һөнәрләр темасын кабатлыйбыз.

 У: - Беренче бирем: - Бу кем? (рәсемнәр күрсәтә). – Бу укытучы. Һ.б.

У: - Икенче бирем: Кем нишли? (Сатучы нишли? – сата. Укытучы нишли? – укыта. Төзүче нишли? – төзи. Табиб нишли? – дәвалый.

 

5) Офтальмотренинг

 

6)Әңгәмә: Мин укытучы, ә син кем? Әниең кая эшли?

Балалар без сөйләгән һөнәр ияләре шәһәрдә яшиләр,  ә тагын нинди һәнәрләр бар икән соң?

 

7) “Авылда кемнәа яши?”  текстын уку

а) текстны укытучы укый;

б) текстны пышылдап уку;

в) текстны чылбырлы укыйбыз һәм –ЧЫ/-ЧЕ кушымчалары ялганган сүзләрне табабыз.

 

8) Яңа теманы аңлату  Кайбер һөнәр исемнәре тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -че кушымчалары ялганып ясалалар.  Слайд № 2

9)  Парлы эш: Сорауларга җавап бирү -2 бирем, 85 бит

 

10) “Буталган хәрефләр” уен.  Слайд №3

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

б, и, т,а,б. (Табиб)

з,ө,ч,ү,т,е (Төзүче)

а, т, у, с,ы,ч (Сатучы)

е,г,ч,е,ү,т  (Тегүче)

ә,х,р,м,т,ә (Рәхмәт)

11) Физкультминутка

12) Сайланма уку:  Тексттан КЕМ? һәм НИШЛИ? соравына җавап биргән сүзтезмәләрне  сайлап укыгыз СЛАЙД № 4

 

13)  Грамматик бирем.   Буталган җөмләләрне дөресләп языгыз!  Слайд № 5

 

14)  Өй эшен бирү.

1 төркем: Хезмәт турында 3 мәкаль яза;

2 төркем:  Хезмәт турында 2 мәкаль яза;

3 төркем:  Карточкадагы җөмләләрне тәрҗемә итә

 

15) Уйлап карагыз. Кем нишли?

Тегүче … тегә.

Төзүче … төзи.

Сатучы … сата.

Көтүче ...  көтә.

Укытучы, укучылар, нинди генә һөнәр сайласагыз да эшегезне яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Һәр хезмәт иясе хөрмәткә ия.

.

16) Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Урок по татарскому языку в 3 классе «Авылда кемнәр яши? текстындагы лексик-грамматик материалә

  • DOCX

Файл будет скачан в формате:

  • DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Газимова Разида Суфияновна

  • На сайте: 11 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 3763
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 3763
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Газимова Разида Суфияновна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Выберите инструмент

~1540

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: