Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Җ.Рәхимов –тарихчы.Авыллар тарихы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Җ.Рәхимов –тарихчы.Авыллар тарихы.

библиотека
материалов



Республикакүләм “Җәмит Рәхимов укулары-2014”







Эзләнү-тикшеренү эшенең темасы:

Җ.Рәхимов –тарихчы.Авыллар тарихы.

( Язучы- тарихчының “Бәхет биргән авылым” китабына күзәтү)





Башкарды: Лениногорск муниципаль

районы Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гимадиева Гүзәлия Җәмит кызы











2014 нче ел

ЭЧТӘЛЕК



  1. Кереш.............................................................................................................3

  2. Төп өлеш.

2.1. Туган як иҗат чыганагы..................................................................................4

2.2 Җ.Рәхимовның фәнни эшчәнлеге ................................................................. 4

2.3 “Бәхет биргән авылым” китабы .....................................................................5

III. Йомгаклау.....................................................................................................6

IV. Әдәбият исемлеге.........................................................................................7

































КЕРЕШ

Туган як. Туган төбәк. Туган туфрак. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр кеше өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Моның өчен туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары җентекләп өйрәнелү һәм саклану кирәк. Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Әдипләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Ул язучылардан аермалы буларак, халыкның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.Эзләнү эшебезнең юнәлеше: Җ.Рәхимов –тарихчы. Авыллар тарихы.

Тикшерүнең максаты: Җәмит Рәхимовның фәнни эшчәнлеген мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнү , “Бәхет биргән авылым” китабының эчтәлеген ачып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.

Бу максатларга ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды:

1. Китаптагы материалларның чынбарлыкны чагылдыруын ачыклау.

2. “Бәхет биргән авылым” китабының үзенчәлекле якларын билгеләү.

Тикшеренү объекты итеп Җәмит Рәхимовның “Бәхет биргән авылым” исемле күләмле китабы алынды.

Җәмит Рәхимов тормышының бөтен якларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Районыбыз авылларының тарихын язганы өчен язучыга барыбыз да чиксез рәхмәтле.

1997 елда әдипнең “Шөгер төбәге -хәзинәләр чишмәсе” дигән китабы басылып чыкты. Китап киштәсендә күренгән һәр яңа китапны без ,гадәттә, ниндидер дулкынлану белән кулга алабыз. Чөнки һәр китап, беренче чиратта, гыйлем чишмәсе. Нәрсә турында икән соң бу китап дигән сорау кызыксындыра безне. Югары әйтеп үтелгән китап - авылларыбыз тарихы.

Җәмит Рәхимовның тарихчы буларак үзенчәлеге шунда ки, ул авыллар тарихын гына тикшерми, аның өчен беренче урында халык һәм аерым шәхесләр язмышы. Халыкның яшәү рәвеше, аның көнкүреше Рәхимов өчен беренче урында.

Безнең мәктәп музеенда Җәмит аганың “Бәхет биргән авылым” дигән китабы саклана. Бу китапны язучы Ибраһим Туйкинның кулъязма китабын файдаланып төзегән. Бу китап Җәмит аганың тормыш иптәше белән икесенең фәнни-эзләнү эшләре, чөнки Галия ханым китапны тулаем машинкада баскан. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Дөресен генә әйткәндә, бу китап бик кыйммәтле, чөнки анда Зәй-Каратай авылы тарихы , аның кешеләре турында бик кызыклы материал тупланган.

Китап 11 бүлектән тора:

1.Бу минем –туган җирем. 2.Гасырларга тиң еллар.

3.Ак нур белән. 4. Ак өметле буразналар.

5. Әтиләр даны. 6.Ерак-еракларга танылды.

7. Җир хуҗалары. 8.Тыйнак хезмәт кешеләре.

9.Иңгә-иң. 10. Кулга-кул тотынып.

11. Мин гашыйк сиңа, туган авылым!

Безнең авылның колхозы “миллионер колхоз” буларак бөтен илгә билгеле булган. Социалистик Хезмәт Герое Дәһи Шәрифуллин,Татарстанның атказанган агрономы Казаков Җәдит , 20 ел колхоз председателе булып эшәгән,өч чакырылыш рәткә СССР Верховный Советы депутаты булып сайланган, авылдашлары күңеленә легендар булып кереп калган Вагыйз Хафизов һәм башка шәхесләрнең хезмәт җимеше бу. Китап буенча тарих битләренә күз салыйк әле.Сезнең игътибарга китапның “Ерак-еракларга танылды” бүлеген тәкъдим итәсем килә. Бу бүлек районда гына түгел, Татарстанда танылган алма бакчасына багышланган (гәрчә анда алма гына үстерелмәсә дә).

1947 нче елны “Уңыш” колхозы членнары бакчачылык белән чын-чынлап шөгыльләнергә ният иткәч, колхоз идарәсе, бу эшне җайга салу өчен,Бәкер авылында яшәүче һәвәскәр – бакчачы Шәрифҗан Сәлимҗановны чакырырга карар бирә. Берничә көннән ул авылга ике олау “чыбык-чабык төяп” килеп тә җитә. Болар- Шәрифҗанның төп байлыгы – алмагач үсентеләре була. Авыл тирәсен күзәткәннән соң, гомергә кысыр яткан сазлыклы җирләр алмагачлар өчен шәп урын булачак ,ди ул.

Шәрифҗан Сәлимҗанов, махсус белеме булмаса да, шул эшкә күңел биргән, хәтта бөек бакчачы И.В.Мичуринның үзен күреп күп нәрсәләрне өйрәнгән кеше .Үзенең бер улына да Мичурин дип исем куша ул. Зәй- Каратайлыларны да шушы эш белән мавыктыра, сихерли, “җенләндерә”.

Бакча елдан-ел үсә,тулылана. 1952 нче елның язында инде колхозчыларның уртак бакчасы 25 гектар мәйданны били.Язын тагын 25 гектарда җиләк-җимеш куаклары утыртыла.1963 нче елга мәйдан 62 гектарга җитә.Моннан тыш 17 гектарда яшелчә үстерелә. Колхоз бакчасында 55 сорт алма, 8 төрле карлыган, 6 сорт груша, күп төрле чия, крыжовник,слива, җир җиләге һәм 12 сорт виноград үстерелә.

Әйе, виноград!1,4 гектар җирдә көньяк үсемлеген үстерәләр. Нәкъ шул елларда инде

Кырым дисәң,Кырым түгел,

Тик бирешми Кырымга,

Виноград та җимеш бирә

Зәй-Каратай кырында,- дигән җыр туа.

Зәй-Каратайга килү белән ул авыл халкын янбакчалар булдырырга өнди.Каратайлылар аның бу тәкъдимен дә хуплыйлар.Һәркем үз өе янын гөлбакча итә: яшелчәсен, җиләк- җимешен үстерә башлый. Күмәк хуҗалыкта алган тәҗрибә бик ярап куя.

Уңышны үстерү генә түгел, аны урнаштыру да кирәк бит әле, шуның өчен Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә калаларында лареклар ачыла .Әйтик 1948 елда бакчачылыктан 10 мең сум доход алынган булса,1959 елда инде аңардан гына да колхоз кассасына 743 мең сум акча керә. Күп кул хезмәте таләп итә торган хезмәт ,әлбәттә, җиңелләрдән булмый. Ахыр чиктә бакчачылыкны терлекчелек алмаштыра.

Ләкин шунда хезмәт иткән авылдашларга дан җырлаган сыман әле хәзер дә алма бакчасы ел саен шау чәчәккә күмелә.

Бүгенге көндә ямьле яз айларында Лениногорск каласын ак чәчәккә күмә торган алмагачлар да Зәй-Каратай бакчасы үсентеләре.

Тикшерүемнең соңында мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем, чынлап та бу китапны укып чыккан һәр кеше авылның тарихы, аның атаклы кешеләре турында күп мәгълүмат ала ала.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомере буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.







Әдәбият исемлеге

1.Җ.Рәхимов “Бәхет биргән авылым”

2.”Заман сулышы”,2007 ел,март. Р.Кәримовның “Шаулый иде алма бакчалары”мәкаләсе.

3. Н.Степановның “Безнең якташ - мичуринчы” мәкаләсе.





7



Краткое описание документа:

Эзләнү эшебезнең юнәлеше: Җ.Рәхимов –тарихчы. Авыллар тарихы. Тикшерүнең максаты: Җәмит Рәхимовның фәнни эшчәнлеген мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнү , “Бәхет биргән авылым” китабының эчтәлеген ачып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Бу максатларга ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды: 1. Китаптагы материалларның чынбарлыкны чагылдыруын ачыклау. 2. “Бәхет биргән авылым” китабының үзенчәлекле якларын билгеләү. Тикшеренү объекты итеп Җәмит Рәхимовның “Бәхет биргән авылым” исемле күләмле китабы алынды. Җәмит Рәхимов тормышының бөтен якларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Районыбыз авылларының тарихын язганы өчен язучыга барыбыз да чиксез рәхмәтле.
Автор
Дата добавления 27.08.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров498
Номер материала 163175082729
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх