Инфоурок Другое КонспектыВнеклассная работа по татарскому языку «Сөмбелә бәйрәме»

Внеклассная работа по татарскому языку «Сөмбелә бәйрәме»

Скачать материал

“Сөмбелә” бәйрәме.

 

1)Алинә:  Җиләк-җимеш пешкән чакта

        Игеннәр дә өлгерә.

        Уңган-булган ир-егетләр

        Кырга таңнан элдерә.

        Әй,Сөмбелә,Сөмбелә,

        Сөмбеләне кем белә?

        Сөмбеләне шулар белә-

        Кем эшенә өлгерә.

        Мул уңышлы көзге бәйрәм

        Һәркемне сөендерә.

 

2)    Илфат:  Үтте китте матур  җәйләр,

                Көзләр килеп җиттеләр.

                Ак каенның яфраклары

                 Саргаешып киптеләр.

                 Бәйрәм белән сезне,якын дуслар!

                 Уңган-булган олы-кечегез.

                 Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

                 Сәлам итеп кабул итегез.

 

1) Алинә:  Без бүген сезнең белән Сөмбелә бәйрәменә җыелдык.

Сөмбелә,сөмбелә,диләр!? Нинди бәйрәм соң ул Сөмбелә?

“Сөмбелә” гарәпчәдән башак,бөртек,иген,көзге муллык дигән сүз. Көзге икмәкне җыеп алгач, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбел бәйрәмен,аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән.

Сөмбелә бәйрәме өйләрдән урамнарга да чыккан. Авыл халкы иң уңган, иң чибәр кызны Сөмбелә итеп киендереп,мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан.

Без дә сезнең белән бүгенге  бәйрәмдә биербез, җырларбыз, күңел ачырбыз.

 

2)Илфат:

 Укучылар, игътибар белән карагыз әле безнең арада кем җитми?(Сөмбелә)

 

1)    Алинә:    Әйдәгез,Сөмбеләне алкышлап каршы алыйк!

(музыка уйный,Сөмбелә чыга)

 

 

2)Илфат: Төкле аягың белән,Сөмбелә!

 

1)    Алинә:   Әйдүк, түрдән уз!

 

2)Илфат:    Бәйрәмебезгә рәхим ит!

 

1)    Алинә:   Ашлык булып җирдә үсә

                Уңыш бит ул Сөмбелә!

                Бөтен җирне нурга күмә

                Кояш кебек Сөмбелә

                Шатлык булып залыбызны

                Гөлгә күмә Сөмбелә!

 

 

Сөмбелә:   Хәерле көн,укучылар,укытучылар

        Котлы булсын уңыш бәйрәме!

        Бәйрәмебезгә олы ямьнәр биреп,

        Бизәп торсын көлтә бәйләме.

Мин бәйрәмгә буш кул килмәдем. Мин сезгә бүләкләр алып килдем.

 

1)Алинә:  Сөмбеләне тәхеткә утыртыйк.

 

(музыка уйный, 3 укучы кошлар булып чыгалар)

 

1 кош: Киң болыннарда

            Урман,кырларда

            Агачлар,гөлләр

            Кибеп сулдылар.

 

2 кош: Уңыш җыелды,

            Аккошлар китте

            Матур көз ае-

            Килеп тә җитте.

 

3 кош: Сандугачлар,карлыгачлар,

            Очып китте еракка

            Торналар да ялга китте

            Җылы якка, көньякка.

 

Сөмбелә:

- Сыерчыгым, нигә китәсең?

  Сагынырмын сине,киткәчтен.

 

3 кош: Көз җитте бит инде, мин туңам

             Килгән идем җәйге костюмнан. (кошлар китәләр)

 

1)Алинә:  Кошлар безне калдырып киттеләр. Безнең күңел төшмәсен. Яз көне алар кире очып кайтырлар. Әйдәгез, бергәләшеп җырлап алыйк.

 

“Көз” җыры ( укучылар бергәләшеп җыр җырлыйлар)

 

2) Илфат:  Ә хәзер, кадерле укучылар, сүзне сезгә бирәбез.  

Һәрбер сыйныф үз өстәлен якларга тиеш. Иң уңган, иң матур, иң эшчән кызны-Сөмбеләне безнең белән таныштырырсыз.

Ә Сөмбелә һәм жюри әгъзалары сезне карап торыр һәм бәя бирер.

 

1)Алинә:   Эшләребез уң булганнар

                   Җыелдык бүген бергә.

                   Күңел ачып сәйранда,

                   Уйнап-җырлап биергә.

                   Әйдә,дуслар, җырлыйк, биик,

                   Безнең сәхнә киң бит ул.

                   Безнең туган ягыбыз

                   Чәчәк бит ул, гөл бит ул.

      Сүз 6нчы “В” сыйныфына бирелә.

 

2) Илфат:     Атлар килә атлап-атлап,

                       Җиләк бакчасын таптап,

                       Гармун көйләренә җырлыйм,

                       Сез дусларымны мактап.

            Сүзне 5нче “В” сыйныфына бирәбез.

 

1)Алинә:   Алтмыш агач башын киссәң,

                   Күренә безнең өебез.

                   Алтын-көмеш чыккан җирдән

                   Артык туган җиребез.

          Сүз 4нче “А” һәм 4нче “Б” сыйныфына бирелә.

 

2)Илфат:   Усак урган җиркәем лә,

                    Печән чапкан җиркәем,

                    Ал чәчәктәй күкрәп үсә

                    Минем туган илкәем.

       Сүзне 4нче “В” сыйныфына бирәбез.

1)    Алинә:  Таулар әйләнә кырга,

               Чүлдә ясала елга.

               Бар да-кеше кулында.

               Җирнең яме, әлбәттә,

               Күренәдер хезмәттә.

 

       Сүз 3нче “А” сыйныфына бирелә.

 

 

    2)Илфат:  Тыныч-матур киләчәккә

                  Юлларыбыз бергә,димәк,

 

                  Шулай диеп тибә йөрәк.

 

      Сүзне 3нче “Б” сыйныфына бирәбез.

 

 

1)    Алинә: Җир ул безнең газиз әнкәбез,

             Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

             Онытмыйк без Җирнең әмерен,

             Ул чакыра безне: “Белегез!-дип,

             Җир кадерен, икмәк кадерен”.

 

       Сүз 1нче “В” сыйныфына бирелә.

 

2)    Илфат:    Рәхмәт, укучылар! Сез бик әйбәт әзерләнгәнсез. Ә хәзер сюрприз! 2нче “Б” сыйныфы укучылары “Шалкан” әкиятен күрсәтерләр.

 

(укучылар әкият күрсәтәләр)

 

2) (укучылар  башларын игәндә)  2нче “Б” сыйныфы укучылары.

 

1) Алинә:   Укучылар, сезгә өй эше итеп бер яшелчә яисә бер җиләк-җимеш үстерергә әйтелгән иде. Сезне сәхнәгә чакырабыз!!!

 

(Һәр сыйныфтан яшелчә яисә җиләк-җимеш чыга, үзен мактый)

 

Рәхмәт,укучылар, бик тәмле, матур, зур яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үстергәнсез!!!

 

2)Илфат:  Көзен еш кына яңгырлар ява. Әйдәгез яңгыр турында җыр җырлап алыйк әле. 

 

“Яңгыр” җыры ( укучылар бергәләшеп җыр җырлыйлар) 

 

 

 

  1) Алинә:  Ә хәзер жюри әгъзалары сезгә бәя биргәнче, конкурсларда үзебезнең көчебезне сынап карыйк!!!

1нче конкурс: һәр сыйныфка төсле кәгазләр һәм А-3 форматы бирелә. Сез көзне күз алдына ничек  китерәсез,шуны күрсәтергә тиеш буласыз!!! Кайсы сыйныф матур һәм тиз ясый, шул җиңүче!!!

(музыка уйный,балалар эшли)   Молодцы, укучылар!!!

 

2)Илфат:   2нче конкурс: һәр сыйныфка  тәлинкәдә буталган ярмалар бирелә. Сез аларны дөрес урнаштырырга тиеш буласыз!!!

 

(музыка уйный,балалар эшли)

 

Молодцы,укучылар!!!

 

 

1) Алинә: 3нче конкурс: бәрәңге җыю конкурсы. Көз җитү белән, бәрәңге җыя башлыйбыз. Кайсыгыз бәрәңгене әйбәт чүпли микән??? Иң уңган, иң өлгер балалар чакырыла.

 

(музыка уйный,балалар бәрәңге җыя)

 

Молодцы,укучылар!!!

 

Хөрмәтле дуслар! Уңыш бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!! Шундый матур өстәлләр әзерләгәнегез өчен сезгә, сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга бик зур рәхмәт!!! Сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп, мул уңыш үстерергә язсын!!!

 

 Хушыгыз!  Еллар имин,илнең күге аяз булсын.

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Хәерле юллар, хәерле еллар!!!

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассная работа по татарскому языку «Сөмбелә бәйрәме»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по ипотечному кредитованию

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Каждый год в нашей школе(школа №111 города Казани) проводятся национальные праздники. Тем самым мы прививаем любовь и уважение к традициям и обычаям.

Один из таких праздников-это праздник «Сөмбелә» (праздник урожая). “

Сөмбелә” гарәпчәдән башак,бөртек,иген,көзге муллык дигән сүз. Көзге икмәкне җыеп алгач, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

1)Алинә: Кошлар безне калдырып киттеләр. Безнең күңел төшмәсен. Яз көне алар кире очып кайтырлар. Әйдәгез, бергәләшеп җырлап алыйк.
“Көз” җыры ( укучылар бергәләшеп җыр җырлыйлар) 

2) Илфат: Ә хәзер, кадерле укучылар, сүзне сезгә бирәбез. Һәрбер сыйныф үз өстәлен якларга тиеш. Иң уңган, иң матур, иң эшчән кызны-Сөмбеләне безнең белән таныштырырсыз.

1) Алинә: Ә хәзер жюри әгъзалары сезгә бәя биргәнче, конкурсларда үзебезнең көчебезне сынап карыйк!!! 

1нче конкурс: һәр сыйныфка төсле кәгазләр һәм А-3 форматы бирелә. Сез көзне күз алдына ничек китерәсез,шуны күрсәтергә тиеш буласыз!!! Кайсы сыйныф матур һәм тиз ясый, шул җиңүче!!!(музыка уйный,балалар эшли) Молодцы, укучылар!!!

2)Илфат: 2нче конкурс: һәр сыйныфка тәлинкәдә буталган ярмалар бирелә. Сез аларны дөрес урнаштырырга тиеш буласыз!!!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 023 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.11.2013 1238
    • DOCX 22.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрахманова Рафида Рифкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1170
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Маркетплейсы: организационные, правовые и экономические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 15 регионов

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 15 регионов

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек