Инфоурок Другое КонспектыРәвеш төркемчәләрен кабатлау

Рәвеш төркемчәләрен кабатлау

Скачать материал

Дәреснең темасы: Рәвеш төркемчәләрен кабатлау.

 

Дәреснең максатлары:

   1) рәвеш төркемчәләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау;                 

   2) укучыларда рәвеш төркемчәләрен текстта таба һәм таный белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

   3) укучыларда укуга аңлы караш, татар теленә, табигатькә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: сәяхәтнең план-картасы, кыз, чәчәк, кояш, болытлар, Шүрәле рәсемнәре, таблицалар.

 

Әдәбият исемлеге:

      1. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б. – Үзгәрт. һәм тулыл. дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 263б.: рәс. б-н.

      2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 нче с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 255 б.

      3. Максимов Н.В., Трофимова С.М. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәкт. 8-11 с-флары: Укытучылар өчен кулланма / Н.В.Максимов, С.М.Трофимова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.

      4. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. – Казан: Мәгариф, 1998.– 176 б.

 

Дәреснең төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, дәрес-сәяхәт

 

Методлар: дәреслек белән әшләү, күнегүләр эшләтү, әңгәмә.

 

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек.

 

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, күрсәтү.

 

Чаралар: такта, акбур.

 

 

Дәреснең планы.

I Оештыру. Дәресне оештыру (исәнләшү, укчыларны барлау).

II Актуальләштерү.          

     1. Өй эшен тикшерү.

     2. Дәрес-сәяхәтнең планы белән таныштыру.

 

III Ныгыту.

     1. Рәвеш билгеләмәсен искә төшерү.

     2. Чәчәк таҗларына язылган табышмаклар ярдәмендә  рәвеш төркемчәләрен кабатлау.

    3. Дәреслектәге  277 нче күнегүне башкару.

    4. Дәреслектәге  278 нче күнегүнең сорауларына җавап бирү.

    5. “Бер сүз белән генә әйтергә” дигән биремне башкару. Берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән бирелгән рәвешләрнең мәгънәсен бер сүз, ягъни рәвеш белән генә әйтеп, төркемчәсен билгеләү.

    6. “Шүрәле” әкиятеннән рәвешләрне табып, таблицадагы графаларга дөрес итеп урнаштыру.

III Өй эше бирү.

1. Рәвеш төркемчәләрен кабатларга.

     2. Дәфтәрләргә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга.  

 

IV  Йомгаклау.

    1. Гомуми нәтиҗәләр чыгару.

    2. Билгеләр кую.

 

 

 

Дәрес барышы.

 

Укытучы:       Якты чырай, яхшы кәеф

                          Күрәм сезнең йөзегездә.

                   Исәнмесез!Хәерле көн

                   Телим һәрберегезгә дә.

Утырыгыз, укучылар! Күрәм күңелләрегез күтәренке. Мин моңа бик шат. Шундый күтәренке кәеф белән татар теле дәресен башлыйбыз. Сыйныфта барыгыз да бармы?

Укучы: Класста барыбыз да бар. Без татар теле дәресенә әзер.

Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, сезгә узган дәрестә өй эшенә сыйфат һәм рәвешләрне кулланып, “Кадерле әниемә” темасына хат язып килергә кушылган иде. Әйдәгез, кайсыгыз хатын укый? (берничә укучының җавабы тыңлана). Инде бүгенге дәрес темасына күчик. Дәресебез бик үзенчәлекле узачак. Безгә, укучылар, урманда адашып калган Таңсылуга ярдәм итәргә кирәк. Ул үз өенә кайтып җитәр өчен “Рәвеш төркемчәләре патшалыгы”н үтеп чыгарга тиеш. Аның юлында патшалык вәкилләре очрарлар, Таңсылуны алга җибәрмәскә тырышырлар, ә сез үзегезнең белемнәрегез белән аңа ярдәм итәрсез. Сез ярдәмгә әзерме?

Укучы: Әйе. Без бик теләп Таңсылуга ярдәм итәрбез.

Укытучы: Иң беренче рәвешнең нәрсә икәнлеген искә төшерик. Бары шул очракта гына Таңсылу патшалыкка үтеп керә алачак. Димәк, укучылар, нинди сүз төркемен без рәвеш дип атыйбыз?

Укучы: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган  сүз төркеме рәвеш дип атала.

Укытучы: Әйе, дөрес. Димәк, рәвеш эш яки хәлнең билгесен белдерә. Рәвешләр мәгънә ягыннан ничә төркемгә бүленәләр?

Укучы: Мәгънә ягыннан рәвешләр 6 төркемгә бүләнәләр: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар! Менә Таңсылу рәвеш төркемчәләре патшалыгына аяк басты. Күрәсезме, аның каршында бик матур чәчәк үсеп утыра. Ләкин ул гади чәчәк түгел, аның үз сере бар. Матурлыгы да алдакчы матурлык кына. Ул - кешеләрне йота торган гөл. Сезнең мондый үсемлекләр турында ишеткәнегез бардыр. Алар куе Амазонка урманнарында үсәләр. Әлеге чәчәкнең Таңсылуга бер шарты бар: әгәр ул аның таҗларындагы табышмакларга дөрес җавап биреп, рәвеш төркемчәләрен дөрес итеп билгеләсә, ул кызга тимәячәк, ә патшалыкка кертеп җибәрәчәк. Әйдәгез, Таңсылуга ярдәм итик инде. Хәзер сез чиратлап такта янына чыгып, чәчәк таҗына язылган табышмакны кычкырып укырга, җавабын әйтергә, аннан соң рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә тиеш буласыз. Әйдәгез, башладык (укучылар берәм-берәм такта янына чыгалар).

             Чәчәк таҗында түбәндәге табышмаклар языла:

1. Иртән килер, кич китәр. (Кояш. Иртән – вакыт рәвеше)

2. Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк. (Табышмак. Сирәк – күләм – чама рәвеше)

3. Ай китте дә ел китте, кичә-көндез юл китте;

    Ни юлы өзелмәде, ни үзе өзелмәде. (Елга. Кичә-көндез – вакыт рәвешләре.)

4. Күп энәле, сукыр күзле. (Чыршы яки нарат. Күп – күләм – чама рәвеше)

5. Кышын ята таштай,

    Язын чаба аттай. (Боз. Кышын, язын – вакыт, таштай, аттай – охшату-чагыштыру рәвешләре)

6. Төнлә өйдә, көндез биләмдә. (Ай. Төнлә, көндез – вакыт рәвешләре )

7. Кышын ката:

    Көмеш сандыкка

    Керә дә ята. (Боз. Кышын – вакыт рәвеше)

8. Соскы борын бакылдык,

    Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк. Күп – күләм чама рәвеше)

9. Язын ямь бирә,

    Җәй салкын бирә,

    Көзен тәм бирә,

    Кышын тун бирә. (Агач. Язын, көзен, кышын – вакыт рәвешләре)

10.      Иртән дә килә Җәмилә,

Кич тә килә Җәмилә,

Калын шәленә төренеп,

Тагын килә Җәмилә. (Болыт. Иртән – вакыт рәвеше)

Укытучы: Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз! Чәчәк таҗларындагы табышмакларның җавапларын дөрес таптыгыз! Инде сәяхәтебезне дәвам итик.   Карагыз әле, явыз болытлар Таңсылуның юлын яктыртучы кояшны капларга омтылалар. Без кояшны болытлардан азат итәргә тиеш. Моның өчен дәреслекнең 172 нче битендәге 277 нче күнегүне  үтәргә кирәк. Әйдә, Алинә биремне кычкырып укып кит әле.

Укучы: Текстны укып чыгыгыз, аңа исем бирегез. Рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләр белән күчереп алыгыз, аларның төркемчәләрен билгеләгез. Бу рәвешләрне нинди синонимнар белән алмаштырып булыр иде?

Укытучы: Рәхмәт, Алинә. Укучылар, бирем аңлашыламы?

Укучы: Әйе, аңлашыла.

Укытучы: Алайса, әйдәгез, башта текстны укып чыгыйк (текстны укыйлар).

Текстка нинди исем бирер идегез?

Укучы: Хушлашу”, “Мәк чәчәге”, “Хәерле юл”.

Укытучы: Җавапларыгызга рәхмәт. Бик матур исемнәр уйлап тапкансыз. Бу өзек, укучылар, күренекле язучы Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәреннән алынган. Сез әлеге әсәр белән өлкәнрәк сыйныфларда танышырсыз. Инде биремне эшләүне дәвам итик. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен, күнегү номерын язып куябыз һәм рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләр белән күчереп алабыз, җәя эченә төркемчәсен, синонимын билгелибез (укучылар биремне башкаралар).

Укытучы: Күрәм, биремне башкарып бетердегез, инде дөреслеген тикшерик. Таңсылу да безне көтеп тора. Әйдәгез, кайсыгыз җавабы белән таныштыра? (бер укучы кул күтәреп җавап бирә, калганнар дөреслеген тикшереп баралар, хаталары булса, төзәтәләр).

Укучы: Мәңге бетмәү (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан, һаман (бетмәү), бервакытта да аерылмау (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан (аерылмау), еракка китү (урын рәвеше, синонимнар - әллә кая, күз күрмәгән якка (китү), ерак юл (урын рәвеше, синонимнар - ), гаять матур (күләм-чама рәвеше, синонимнары – шактый, бик, чамасыз (матур).

Укытучы: Молодец, Илнур, бик дөрес эшләгәнсең. Җавабыңны да матур, тулы итеп аңлаттың. Күрәсезме, Таңсылу  да ничек шатлана. Тик карагыз әле, укучылар, болытлар һаман да кояшны каплаганнар бит. Нишләргә инде безгә? Ә, алар безгә 278 нче күнегүне башкарырга кушалар икән, чөнки әлеге күнегүдә без әле генә танышкан текст буенча сораулар бирелгән, без шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Әйдә әле, Гөлназ, биремне укып кит.

Укучы: Алдагы текстның эчтәлеген киңәйтеп сөйләгез. Монда ялгыз мәк чәчәге кем белән сөйләшә? Кем ул? Кая бара? Ни өчен Кеше сүзе баш хәрефтән язылган?

Укытучы: Рәхмәт, Гөлназ. Ягез, кайсыгыз текстның эчтәлеген киңәйтеп сөйли? (укучыларның җаваплары тыңлана).

Укытучы: Инде беренче сорауга җавап бирик. Ялгыз мәк чәчәге кем белән сөйләшә?

Укучы: Ялгыз мәк чәчәге Кеше белән сөйләшә.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Ул кем икән? Ничек уйлыйсыз?

Укучы: Бу кеше солдат дип уйлыйм.

Укытучы: Әйе. Ул кая бара?

Укучы: Текстан аңлашылганча, солдат Бөек Ватан сугышына туган илен, әти-әнисен  фашистлардан сакларга бара.

Укытучы: Бик дөрес. Инде соңгы сорауга да җавап бирик. Ни өчен Кеше сүзе баш хәрефтән язылган?

Укучы: Минем уйлавымча, Кеше әлеге текстта җыелма образ. Ул туган илен яклап көрәшкән барлык батырларны үз эченә ала. Мәк чәчәге Аңа зур өметләр баглый, фашистларны җиңәсенә ышана. Шуңа күрә дә ул баш хәрефтән язылган.

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Әйткәнемчә, бу әсәр белән сез өлкән сыйныфларда яхшылабрак танышачаксыз әле. Күрәсезме, сезнең матур, тулы җаваплардан күк йөзендәге болытлар да юкка чыктылар, кояш көлә башлады. Инде Таңсылуга ияреп алга таба китик. Монда Таңсылуны явыз бүре сагалап тора. Без, әлбәттә, аңа ярдәм итәчәкбез, шулай бит? Бүре безгә рәвеш төркемчәләре буенча “бер сүз белән генә әйтергә” дигән бирем әзерләп куйган. Хәзер мин сезгә рәвешләрнең мәгънәсен берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән әйтәм. Сез шул мәгънәне белдерә торган рәвешне табарга һәм бер сүз белән генә әйтергә тиеш буласыз. Кем беренче таба, кул күтәреп җавап бирә.  Сез әзерме? Алайса, башладык.

 

1.     Үткән көн (кичә)

2.     Бик биектә (югарыда)

3.     Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт)

4.     Күз ачып йомганчы (тиз)

5.     Шушы елда (быел)

6.     Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (аягүрә)

7.     Ашыкмыйча гына, үз көенә (әкрен)

8.     Санап бетергесез (күп)

9.     Минем уйлавымча (минемчә)

10.  Китаптагы кебек (китапча)

11.  Ахырына кадәр, беткәнче (ахырынача)

12.  Яшен тизлеге белән (бик тиз)

13.  Акча белән, акча килеш, натуралата түгел (акчалата)

14.  Ашыкмыйча эшләү (әкрен)

15.  Кешеләргә хас булганча, яхшы гына, тәртипле итеп (кешечә)

Укытучы: Молодцы, булдырдыгыз! Таңсылу безнең ярдәм белән бу сынауны да үтеп чыкты. Хәзер, укучылар, игътибарны яңадан тактага юнәлтик әле. Таңсылу каршында кем ул, таныйсызмы? Ул кайсы әсәрдән?

Укучы: Әйе, әйе. Бу бит Шүрәле.Ул безгә Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән килгән.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Чынлап та бу нәкъ Тукай әкиятеннән килгән Шүрәле. Ул да Таңсылуга үзенең биремен әзерләгән. Хәзер мин сезгә “Шүрәле” әкиятеннән өзекләр укыйм, ә сез анда очраган рәвешләрне дөрес итеп әлеге таблицага урнаштырырга тиеш буласыз (укучыларга алдан әзерләнгән таблица таратыла). Бирем аңлашыламы?

Рәвеш төркемчәләре

Мисаллар

Саф рәвешләр

тиз, әкрен-әкрен, аягүрә.

Охшату-чагыштыру рәвешләре

 

Күләм-чама рәвешләре

аз-маз, аз, күп, бераз

Вакыт рәвешләре

быел, былтыр, бервакыт, иртәгесен.

Урын рәвешләре

 

Сәбәп-максат рәвешләре

аңламастан

 

 

 

 

 

 

Укучы: Әйе. Без әзер.

Укытучы: Алайса, башладык.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне аз-маз тырмалап чәчкән идем, урган идем...

 

...Зурмы? -  дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә...

 

...Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары...

 

...Һәм дә бар урманында куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше...

 

...Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә, аз гына җырлыйм әле, көйлим әле...

 

...Сискәнеп, безнең егет катып кала аягүрә,

Аңламастан, каршысында әллә нинди “ят” күрә...

 

...Суккалыйдыр балта белән кыстырылган чөйгә бу,

Хәйләсен әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу...

 

...Иртәгесен Шүрәлелеәр бу фәкыйрьне тиргиләр:

-         Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, - диләр.

-         Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!”

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Хәзер эшләрне җыеп алдык. Алар өчен сезгә билге куелачак. Шулай итеп без бүген Таңсылуга рәвеш буенча нинди белемнәребезне кулланып ярдәм иттек?

Укучы: Без Таңсылуга рәвешләрнең төркемчәләрен искә төшереп ярдәм иттек.

Укытучы: Менә сезнең ярдәм белән Таңсылу өенә кайтып та җитте. Ул сезгә бик тә рәхмәтле. Шулай итеп, без бүген алган белемнәребезне ныгыттык. Сез барысын тыңлап, аңлап утыргансыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сездән бик канәгать. Молодцы, укучылар! Бүгенге дәрестә Алинәгә, Айдарга, Лилиягә “5”ле билгесе куйдым, чөнки алар Таңсылуга ярдәм итү өчен барлык көчләрен куйдылар, барлык җаваплары да дөрес, тулы иде, ә Гөлия, Илнур, Гүзәлгә “4”ле билгеләре куйдым, чөнки җавапларында бераз төгәлсезлекләр булды.

     Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз: дәфтәрләрегезгә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга. Өй эше буенча сораулар бармы? Булмаса, бүгенге дәресебез тәмам. Алга таба да шулай уңган, тырыш булыгыз. Сау булыгыз, укучылар! Чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рәвеш төркемчәләрен кабатлау"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәреснең максатлары: 1) рәвеш төркемчәләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау; 2) укучыларда рәвеш төркемчәләрен текстта таба һәм таный белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү; 3) укучыларда укуга аңлы караш, татар теленә, табигатькә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: сәяхәтнең план-картасы, кыз, чәчәк, кояш, болытлар, Шүрәле рәсемнәре, таблицалар. Дәреснең төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, дәрес-сәяхәт Методлар: дәреслек белән әшләү, күнегүләр эшләтү, әңгәмә. Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек. Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, күрсәтү. Чаралар: такта, акбур. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА «Укучы: Класста барыбыз да бар. Без татар теле дәресенә әзер. Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, сезгә узган дәрестә өй эшенә сыйфат һәм рәвешләрне кулланып, “Кадерле әниемә” темасына хат язып килергә кушылган иде. Әйдәгез, кайсыгыз хатын укый? (берничә укучының җавабы тыңлана). Инде бүгенге дәрес темасына күчик. Дәресебез бик үзенчәлекле узачак. Безгә, укучылар, урманда адашып калган Таңсылуга ярдәм итәргә кирәк. Ул үз өенә кайтып җитәр өчен “Рәвеш төркемчәләре патшалыгы”н үтеп чыгарга тиеш. Аның юлында патшалык вәкилләре очрарлар, Таңсылуны алга җибәрмәскә тырышырлар, ә сез үзегезнең белемнәрегез белән аңа ярдәм итәрсез. Сез ярдәмгә әзерме? Укучы: Әйе. Без бик теләп Таңсылуга ярдәм итәрбез. Укытучы: Иң беренче рәвешнең нәрсә икәнлеген искә төшерик. Бары шул очракта гына Таңсылу патшалыкка үтеп керә алачак. Димәк, укучылар, нинди сүз төркемен без рәвеш дип атыйбыз? Укучы: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган сүз төркеме рәвеш дип атала. Укытучы: Әйе, дөрес. Димәк, рәвеш эш яки хәлнең билгесен белдерә. Рәвешләр мәгънә ягыннан ничә төркемгә бүленәләр? Укучы: Мәгънә ягыннан рәвешләр 6 төркемгә бүләнәләр: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре. Укытучы: Бик дөрес, укучылар! Менә Таңсылу рәвеш төркемчәләре патшалыгына аяк басты. Күрәсезме, аның каршында бик матур чәчәк үсеп утыра. Ләкин ул гади чәчәк түгел, аның үз сере бар. Матурлыгы да алдакчы матурлык кына. Ул - кешеләрне йота торган гөл. Сезнең мондый үсемлекләр турында ишеткәнегез бардыр. Алар куе Амазонка урманнарында үсәләр. Әлеге чәчәкнең Таңсылуга бер шарты бар: әгәр ул аның таҗларындагы табышмакларга дөрес җавап биреп, рәвеш төркемчәләрен дөрес итеп билгеләсә, ул кызга тимәячәк, ә патшалыкка кертеп җибәрәчәк. Әйдәгез, Таңсылуга ярдәм итик инде. Хәзер сез чиратлап такта янына чыгып, чәчәк таҗына язылган табышмакны кычкырып укырга, җавабын әйтергә, аннан соң рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә тиеш буласыз. Әйдәгез, башладык (укучылар берәм-берәм такта янына чыгалар).»

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 036 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.12.2012 3569
    • DOCX 83.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингалеева Гузалия Галимулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7217
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 15 регионов

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе