Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / ИЗО, МХК / Конспекты / Науруз
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • ИЗО, МХК

Науруз

библиотека
материалов

ТАТАРСТАН ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

Әлки районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе















Нәүрүз бәйрәме

hello_html_m32fdbe79.jpg







Педагог-оештыручы: Зарипова Г.Г.

2012 ел.

Нәүрүз

 

"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.

XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:

 

Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.

Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:

 


Нәүрүз килә яшәреп,

Яшәреп тә теш ярып.

Сөләйман абзый, көтәмсең,

Табак-савыт бирәмсең?

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк...

 

Авыл буйлап йөргәннән соң, җыелган күчтәнәчләрдән, уеннар, ярышлар оештырылган.

 Ул көнне зур казанда "карга боткасы" пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

 





hello_html_mf2957e4.jpg



Бәйрәм буласы бүлмә кыш, яз күренешләре ясалган рәсемнәр белән бизәлә.

(Әкрен генә музыка уйный.)
I. алып баручы.
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.

II. алып баручы.
Бүген бе
здә «Нәүрүз» бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең бабалары¬быз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
(Күңелле көй яңгырый.)
Балалар.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез!
Өйдәме, түтәй? Тизрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй!
(Хуҗалар тәрәзәдән ярма, күкәй бирәләр.)
Балалар.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
1 нче укучы. Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде. Былбылдан аваз килде

Нәүрүз мөбарәк булсын!


2 нче укучы.
Абзый эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын —
Нәүрүз мөбарәк булсын!
3 нче укучы.
Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын,
Карама ялтын-йолтын —
Нәүрүз мөбарәк булсын!
4 нче укучы.

Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк,
Ә безгә бәйрәм кирәк,
Нәүрүз мөбарәкбад!
5 нче укучы.
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Бергә.
Нәүрүз мөбарәкбад!
I. алып баручы.
«Нәүрүз» бәйрәме мөбарәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын!
Котлап сәлам бирдегез,
Әйдәгез, сыйланыгыз! (Сый өләшә.)
II. алып баручы. Нәүрүз — Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул — көн белән төн тигезләшкән вакыт. Менә шуннан соң көн озыная башлый.
Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?
Укучылар.
— Яңа ел бәйрәме!
— Яз бәйрәме!
— Кышны озату, язны каршылау бәй¬рәме!
— Дуслык бәйрәме!
(«Яз җитә» җыры башкарыла. Бүлмәгә «карга костюмы» кигән балалар керә.)
I. алып баручы. Балалар, карагыз әле, Кара каргалар килгән, алар — яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар. Исәнмесез, балалар!
II. алып баручы. Кая таба очасыз?
1 иче кара карга.
Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә,
Без кайтабыз сагындырган
Туган, үскән җирләргә.
2 нче кара карга. Көннәрне юлда үткәреп.
Куанышып сезгә очтык,
Канатларга күтәреп,
Сезгә яз алып кайттык.
1 нче кара карга. Яз кызы Нәүрүз¬бикә тиздән сезгә килеп җитә! (Каргалар «очып» чыгып китәләр.)
6 нчы укучы. Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә!
7 нче укучы. Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк!
(Кошлар сайравы ишетелә).

Нәүрүз.
Исәнмесез, балалар!
Бик күп сулар үттем мин,
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбарәк булсын!

(Балалар Нәүрәзне түгәрәккә алалар һәм “Нәүрүз” җырын җырлыйлар.)
8 нче укучы.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.

(«Яз җитә» җыры башкарыла.)

Нәүрүз.
Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Имин йортта торыгыз,
Кәеф-сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз,
Моңаеп утырмагыз —
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз —
Нәүрүз мөбарәкбад!
I.алып баручы.
Әй, дуслар, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Татарча матур итеп
Без биибез, күрегез!
(Татарча күмәк биюе башкарыла.)
II. алып баручы.

Яз иртәсен котлагандай матур булып,
Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт.
Бизәкләгән төсле булды бөтен һава,
Кар өстенә шыбыр-шыбыр ләйсән ява!
(«Ләйсән яңгыр» җыры башкарыла.)

Нәүрүз.
Яратыгыз көзне дә, яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә, яратыгыз язны да.

Балалар.
Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт!
Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт!
(Кыңгырау тавышы ишетелә.)
Iлып баручы. Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.
(Ачуланып Кыш бабай керә.)



hello_html_m2be8c0ec.jpg

Балалар. Исәнме, Кыш бабай!
Кыш бабай (Нәүрүзгә).
Бу нинди бәйрәм монда?
Кем минем биләмәләремә хуҗа булмакчы әле монда?

Миңа әйтми киткәнсең,
Бер өрсәм, җил исәр,
Ике өрсәм — кар явар,
II.алып баручы. Кыш бабай, син юкка ачуланасың. Биләмәләреңне Яз кызы – Нәүрүзбикәгә бирер вакыт җитте бит. Кара әле тирә- якка –шаулап- гөрләп яз килә.

Кыш бабай. Юк, юк! Мин әле үз көчемдә. Сез куасыз хуҗасын.

Тартышмыйча, көч сынашмыйча мин әле китәргә җыенмыйм.

Нәүрүз. Ярар Кыш бабай мин синең бөтен шартыңа да күнәмен.

Кыш бабай
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз килер алдан?
(Нәүрүз, Кыш бабай кашыкка күкәй салып йөгерәләр.).

Кыш бабай

Инде хәзер биеп алабыз.

Биюдә синнән калышмам мин.
(Кыш бабай бии-бии дә егыла.)
Кыш бабай.
Уф, арыдым, арыдым

Җиңелдем бит, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.

Кыш бабай. Кадерле балалар! Сезгә минем үтенечем бар. Табигатьне саклагыз! Агачларны сындырмагыз, җәнлекләрне рәнҗетмәгез, елгларны пычратмагыз. Киләсе буыннарга табигатебезне исән имин тапшырыйк. Мине кышка көтегез. Хәзергә сау булыгыз. Сезнең белән Нәүрүз кала,
ә мин киттем, хушыгыз.
(Саубуллашып китә. Күңелле көй ишетелә.)

Хуҗа Насретдин керә.
Хуҗа Насретдин.
Хуҗа Насретдин товары
Һәркемгә дә җитәрлек.
Тары-бары, растабары
Һәркөн сатыла товары.
Яшьләр өчен шатлык мин д
ә,
Картларга да тансык мин.
Халык үлмәс, мин үлмәсәм.
Мәңге яшә, Насретдин!
I.алып баручы. Әссәламегаләйкем, Хуҗа Насретдин!
Хуҗа Насретдин. Вәгаләйкем әссәлам! Исәнмесез, балалар! Бу базармы?
Алып баручы. Юк, бу базар түгел, бу бит мәктәп.
Хуҗа Насретдин. Яхшы, яхшы, миңа мәктәп тә ярый, бераз ял итеп алырмын.
II алып баручы. Хуҗа Насретдин! Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Ә сез безнең олы кунагыбыз булырсыз. Сез бит бик күп мәзәк, мәкаль, табышмак, такмаклар беләсез. Безгә дә сөйләмәссез микән?
Хуҗа Насретдин. Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмам-ларсыз. Тырышкан табар ... (ташка кадак кагар.) Кем эшләми, ... (шул ашамый.) Ялкау утырып йоклый, ... (ятып ашый.)
Хуҗа Насретдин.
Бүген «Нәүрүз» бәйрәме,
Күңел ачу көнебез.
Тәмле прәннекләр алырга
Минем янга килегез.
Товарымны сатмыйм әле,
Сезне сыйлыйсым килә.
«Нәүрүз» бәйрәмен котлап,
Бүләк бирәсем килә.
Сый-хөрмәтләр сезгә булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар. Рәхмәт сезгә, Насретдин!
Хуҗа Насретдин.
Миңа китәргә кирәк,
Сау булыгыз, балалар! (Китә)
Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бергәләп җырлап алыйк. («Кулчатыр» җыры башкарыла.)
9 нчы укучы.
Җырларыбыз юлдаш булсын,
Юлдаш булсын, яңгырап торсын.
Эшләрегез уңнан булсын,
Илебезне бизәп торсын!
(Җыр башкарыла.)
Нәүрүз.
Кояш, чык, чык, чык,
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда.
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
(Кояш чыга.)
10 нчы укучы.
Кояш, кояш, син биектә
Бар дөньяны күрәсең.
Әйтче, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең?!
Кояш.
Әйе, беләм, мин әйтәм, тыңлап кара:
Иң матур җир — Туган җир ул,
Онытма моны, бала!
I-II бергә алып баручы.
Алдагы көннәрегездә
Телибез зур уңышлар.
Муллыкта, тыныч тормышта
Хезмәт итегез, дусл
ар!


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

«Нәүрүз” сүзе фарсыча «яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:  Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр. Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:  Нәүрүз килә яшәреп, Яшәреп тә теш ярып. Сөләйман абзый, көтәмсең, Табак-савыт бирәмсең? Нәүрүзгә табак кирәк, Табакка кабак кирәк, Май, күкәй, калак кирәк...  Авыл буйлап йөргәннән соң, җыелган күчтәнәчләрдән, уеннар, ярышлар оештырылган.  Ул көнне зур казанда «карга боткасы» пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән.  Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан. 
Автор
Дата добавления 04.04.2014
Раздел ИЗО, МХК
Подраздел Конспекты
Просмотров386
Номер материала 59107040420
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх