Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә хатын-кыз язмышы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә хатын-кыз язмышы.

библиотека
материалов

Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә хатын-кыз язмышы.

Г.Ибраһимов - бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзи белән бергә XX гасырның беренче чирегенә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы. Ул безнең күз алдыбызга зур әдип булып килеп баса. Чөнки ул күп тармаклы әдип. Ул ялкынлы публицист һәм журналист, галим-филолог, тарихчы, күпләрне сокландырган педагог, олуг әдип.

Г.Ибраһимов үзенең иҗатында татар хатын-кыз образларын революциягә кадәр һәм революциядән соңгы чорда иҗат итә. Аларның тормышын гаять тулы һәм тирән итеп ачып бирә.

Әйе, революциягә кадәр хатын-кыз образын иҗат итүче беренчеләрдән Галимҗан Ибраһимов булды. Хатын-кыз образына күбрәк басым ясады. Аларның тормышта азатлыкка гына түгел, рухи байлыкка омтылышларын да сурәтләргә тырышты. Хатын-кызларның тормыш-көнкүрешләрен, аларның гореф-гадәтләрен, тормышны яратуларын ачып бирде. Гөлбану, Гайшә, Нәгыймә, Мәрьям кебек образлар тудырды.

Ә менә "Казакъ кызы" романын язганда, казакъ җирләрендә торды. Аларның тормыш-көнкүрешләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, аларның холкын өйрәнде.

"Татар хатыны ниләр күрми" дәге Гөлбану, "Тирән тамырлар" дагы Гайшә, "Яшь йөрәк"ләрдәге Мәрьям образларыннан аермалы буларак, Карлыгач-сылуны көчле, ирекле дала кошы иттереп алды.

Г.ИбраҺимов үзенең иҗат дәверендә хатын-кыз образлар галереясен тудырды. Татар хатын-кызларының гореф-гадәтләре, традицияләре, гаилә мөнәсәбәтләре, аларның хезмәте авыл тормышы панорамасында сурәтләнә. Беренче булып бөтен авырлыкларга да каршы тора алучы мөселман хатын-кыз образын иҗат итте.

Иң әүвәл, шушы текстны һәм өзекне сайлап алуның сәбәбен ачыклап китәсем килә. Галимҗан Ибраһимов иҗатының бай булуын, татар телен генә түгел, казак телен дә яхшы белүен ассызыклап, “Казак кызы” романыннан тыш башка әсәрләр барлыгын искәртеп үтү зарури, алар арасында "Кызыл чәчәкләр", "Тирән тамырлар" романнары, “Алмачуар” һәм "Яңа кешеләр" повестьләре лаеклы урын тота һәм ул үзенең сәнгатьчә осталык белән язылуы һәм югары дәрәҗәдә эшләнелгән булуы белән үзенә тарта. Галимҗан Ибраһимовка яшь чагында Кустанай белән Төньяк Казахстанда укытучы булып эшләргә туры килде, шуңа күрә ул казак телен дә, гореф-гадәтләрен дә бик яхшы белә иде.

Исеменнән күренгәнчә, романның төп герое булып Карлыгач-сылу тора. Ул Сарсымбай кызы. Мул, иркен тормышта яши, әтисенең яраткан кызы булганга, әлегәчә теләкләренә җиңел ирешеп килгән. Автор аның портретын яратып, сокланып сурәтли. Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның якыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар. Билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-сылу дип атыйлар иде. Кыз яшь ярымлык вакытта ук, аны кара айгыр ыругының ай ярымлык Калтай исемле малаена ярәшәләр. Кызның әтисе моның өчен кылым ала: 100 баш терлек, 400 алтын, 2 сандык асыл зат. Сылулыгы өстенә кыюлыгы белән аерылып торган, инде буйга җиткән кыз, ярәшелгән егетен кабул итми. Чөнки аның күңеле башкада - Арысланбайда. Горур табигатьле, хөр күңелле кыз, әнә шул рәвешле гасырлар дәвамында сакланып килгән, дала гадәтләренә каршы чыга. Мәхәббәте өчен, шәхес иреге өчен, көрәшергә әзер булуын күрсәтә. Һәм моны эш-хәрәкәте белән дә раслый: башта сөйгәненә качып кияүгә чыга, аннан ире артыннан сөргенгә китә. Дөрес, Карлыгач кебекләр бик аз, күпчелек хатын-кызлар, Сарсымбайның яшь хатыны Тукал , кызның яшьлек дусты Чулпан һ.6 кебек үзязмышларына буйсынып яшиләр. Шулай да Карлыгач-сылуның кыю адымнары күпләрнең күзләрен ачачакка шик юк. Әнә шул рәвешле бу герой Карлыгачның сөйгәне, Табануга ыругының башлыгын тышкы кыяфәтен автор болай сурәтли: “Башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң карасу йөзле, сузылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы буйлы бер җегет ",- ди.

Аның тугры сүзле, горур, батыр икәнен дә әйтеп китә, ә ярәшелгән егетенең портретын автор Карлыгачның үзеннән бирдерә. Буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, тәненнән яман ис килеп тора,- ди.

Ләкин бит Карлыгач үзендә көч табып әтисенә, гомумән гореф-гадәтләренә каршы чыгып, үзенең мәхәббәте өчен, шәхес иреге өчен көрәшә.

Г.Ибраһимовның Карлыгач-сылу образында табигый гүзәллекне генә түгел, хатын-кызның рухи азатлыкка омтылышын да күрсәтә. Мөселман хатын-кызы табигатендә тирән яшерелгән рухи азатлыкка омтылыш хисләре чагылдыра. Карлыгач-сылу иркенлектә үсүе аркасында, элекке гадәт буенча әзерләнеп куелган язмыш белән генә килешә алмый. Аның олы мәхәббәте булуы сәбәпле, ул үзен кыюрак, көчлерәк хис итә. Әсәрдән күренгәнчә, Карлыгач-сылу ахыргача үзенең мәхәббәтенә тугрылыклы булып кала. Г.ИбраҺимов бу образда мөселман хатын-кызларының үзләренең хокукы өчен көрәш үрнәген күрсәтте.

Г.Ибраһимов саф мәхәббәт, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең аерым кешеләрнең баш күтәрүе белән генә хәл ителмәслеген, казакъ илендәге тәртипләрне нигездән үзгәртеп кору юлы белән генә чишәргә мөмкин икәнлеген раслый.Ул төрки язучылардан беренче буларак, гаиләдәге һәм иҗтимагый изүгә каршы күтәрелгән казакъ кызының гүзәл образын тудырды.Моның белән хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшкә зур өлеш батырлыгына, тапкыр акылына сокланмый мөмкин түгел.Әйтерсең ул башка мөселман хатын-кызларын үзе кебек көрәшче табигатьле булырга өнди.



Краткое описание документа:

Этот материал раскрывает образ женщин в произведениях великого писателя,историка,драматурга Галимзяна ИбрагимоваТворчество писателя объединяет республики. В Аургазинском районе собрались поклонники Галимзяна Ибрагимова. Знаменитый драматург родился в башкирской деревне, а продолжил творческий путь в Татарстане. Жизнью и творчеством Галимзяна Ибрагимова увлекся художник Анатолий Загребельный. Причем заинтересовался настолько, что решил изготовить макет его родного дома: он смоделировал его двор и каждую деталь хозяйства. Теперь этот макет хранится в доме-музее писателя.
Автор
Дата добавления 04.04.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров1896
Номер материала 59140040432
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы
The seasons
04.04.2014
Просмотров: 276
Комментариев: 0

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх